20.03.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Моңнар кайтты авылга!

Хәбәр ителүенчә, февраль башында Балтач районы Мәдәният сараенда “Уйна, гармун!” бәйгесе узды. Быел ул җиденче тапкыр оештырылды. Бәйгедә сигез яшьтән алып, сиксән сигез яшькә кадәр 66 гармунчы, баянчы, башка уен коралларында уйнаучыларны да кертеп, җәм­гысы 150дән артык кеше катнашты. Бүгенге язмада гармунчылар бәйгесендә өченче дәрәҗә дипломга лаек булган оста тальянчы, 79 яшьлек Фәнәзип Җиһангиров белән таныштырабыз.

Хәер, “таныштырабыз” дип әйтү, бәлки, дөреслеккә туры килеп тә бетмидер, чөнки театрларда, мәдәният учреждениеләрендә оештырылучы концертларга, чараларга даими йөрүчеләр фойеда килүчеләрне тальян моңнарын сыздырып каршы алучы бу мөлаем абыйны яхшы белә. Шушы рәвешле концерт башланганчы ук ул тамашачыларны мәдәни дөньяга алып кереп китә, биетеп, җырлатып күңелләрен күтәрә. Чыгышы белән исә Фәнәзип Җиһангиров Балтач районының Чиятау авылыннан. Гомеренең байтак өлеше Уфа шәһәрендә үтсә дә, “Уйна, гармун!” бәйгесенә ашкынып кайткан. Быел ул бу бәйгедә икенче тапкыр катнашкан. Былтыр гармунчылар бәйгесендә икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән булган.

— Балтач районы Мәдәният сарае сәхнәсендә чыгыш ясау минем өчен икеләтә дулкынландыргыч һәм кадерле. Эш шунда, моннан нәкъ утыз ел элек мин шушы бинага нигез ташы салуда һәм аны төзүдә катнаштым. Ахыр чиктә шушы төзелеш минем язмышымны да тамырдан үзгәртте. Мәдәният сараен төзегән оешма җитәкчелеге соңыннан мине балта остасы буларак үзләренә эшкә, Уфага чакыртып алды. Бер ел эчендә фатир бирделәр, шушы рәвешле мин көтмәгәндә олыгаеп барган көндә уфалы булып киттем. Шуңа да Балтач районы Мәдәният сарае сәхнәсендә чыгыш ясау миндә һәрвакыт Чиятауда үткән яшьлек хатирәләрен, әлеге мәһабәт объектны төзүгә бәйле истәлекләрне яңарта, — ди Фәнәзип Кәшфулла улы.

“Уйна, гармун!” бәйгесендә Фәнәзип Җиһангиров ике көй — Алик Локмановның Абдулхак Игебаев сүзләренә язылган “Ал булыйммы сиңа” һәм Ризван Хәкимовның Рамил Чурагулов сүзләренә иҗат ителгән “Моңнар кайтсын авылга” җырларын тальянда уйнап башкара. Аннары ул Вятский гармунын иңбашына элеп, яшь чагында авыл яшьләрен биеткән көйләрне яңартып, сәхнә тирәли әйләнә.

— “Моңнар кайтсын авылга” җырының исемен мин “Моңнар кайтты авылга” дип үзгәрттем. Ни өчен дигәндә, беренчедән, моннан җиде ел элек Балтач районы хакимияте башлыгы “Уйна, гармун!” проектына старт биреп, халыкны уятты, авылларга моңнарыбызны кайтарды. Икенчедән, Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов бай рухи-мәдәни традицияләребезне тергезү, үстерү буенча республика күләмендә колачлы эш җәелдерде. Дәүләт җыелышы-Корылтайга агымдагы елга Юлламасында мәдәниятне үстерү буенча Президент билгеләгән бурычлар да чын-чыннан яшәешебезгә моңнарыбызны кайтаруга, тормышны моңлы итүгә юнәлтелгән. Шулай булгач, “Моңнар кайтты авылга” дип шатланырга ныклы җирлек бар, — ди бу уңайдан Фәнәзип Җиһангиров.

Менә шундый рухи-мәдәни тормышта кайнап яшәүче, бу өлкәдәге һәр мөһим башлангычны хуплап, күтәреп алучы талантлы да, актив та кеше ул Фәнәзип Кәшфулла улы. Алдагы елларда да аңа тән һәм җан сәламәт­легендә иҗтимагый-мәдәни тормышта шулай кайнап яшәргә язсын!

Илдар Камилов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»