14.03.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Офыкта - “Ак пароход”!

Казанга зур гастрольләргә юлланыр алдыннан Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры тамашачыга Чыңгыз Айтматовның киң билгеле “Ак пароход” повесте буенча сәхнәләштерелгән премьера тәкъдим итә. Әсәрнең режиссеры — Линас Зайкаускас. Повестьның инсценировка авторлары — Л. Зайкаускас һәм Олег Ханов, рәссамнар — Альберт Нестеров, Маргарита Мисюкова, композиторы — Урал Иделбаев.

М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында Чыңгыз Айтматов әсәрләре буенча “Ана — Җир ана” (1967), “Хуш, Сарыгөл” (1968) (реж. Лек Вәлиев), “Юлларым — сагышлы моңнарым!” (2003, реж. Р. Хәкимов) спектакльләре куелды һәм зур уңыш белән барды.

Чыңгыз Айтматовны байтак төрки халыклар үз язучысы дип кабул итә. Язучының югары рухлы, яшәештән өстен булган геройларына карап, кешеләр бүген дә яшәргә көч, илһам ала.

Миһербанлылык, йөрәк җылысы, әдәп-намус кебек төшенчәләр кыйммәтен югалта барган бүгенге көндә театр ни өчен Чыңгыз Айтматовның тетрәндергеч, уйландыргыч, тормышчан әсәрләренең берсе — “Ак пароход”ка мөрәҗәгать итүен аңлавы кыен түгел. Чөнки әдип әсәрләренең нигезендә кеше рухының бөеклеге, “тере” кичерешләр иң югары художестволы телдә бирелә.

Чыңгыз Айтматов әсәрләрендә вакыйгалар барган урын-җир-вакыт артык мөһим түгел. Фикер һәм вакыт кеше табигате тирәли әйләнә. “Ак пароход” повестенда вакыйгалар саф күңелле, могҗизаларга ышанучан, мифлар илендә картәтисе белән яшәүче һәм аяусыз чынбарлыкны кабул итә алмаган 7 яшьлек малай күзлегеннән тасвирлана. Спектакльдә Малай ролен Фәнис Рәхмәтов белән Айнур Ситдыйков башкара.

Әйткәндәй, М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының Татарстанда 18-23 апрельдә үтәчәк гастрольләре дә “Ак пароход” премьерасы белән башланачак.

Рәмилә Яһүдина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»