12.03.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Чыршы урманнары исе, каен җиләге тәме...

Моңның хуш исе яки тәме буламы? Була! Чыршы урманнарындагы шифалы ылыс исе, сирәк төбәкләрдә генә үсә торган әҗәл даруы — каен җиләге тәме килә Хәния Фәрхи җырлаганда.  Язгы сандугачлар хоры кебек  тә, җидегән чишмәләр чылтыравына да охшаш бу моң. Кечкенәдән музыка сәнгате белән мавыгып, махсус мәктәпләрдә укып җыр дөньясына килүчеләр бихисап, ата-аналары ярдәме белән йолдыз булучылар да җитәрлек, аларны да яратып тыңлыйбыз, алкышлап каршылыйбыз. Ә Хәния Фәрхи... ул башка дөньядан... Ул  җырлаганда күңелнең заман битарафлыгыннан утырган юшкыннары кубарыла да, җан иреккә чыга, илаһи табигый моң сине  мең төрле чәчәкләр хуш исенә төреп, җиләкле аланнар буйлап алып китә, сөңгеләрен күккә төбәгән мәгърур чыршылар  гаскәре белән очраштыра да, урман чишмәсенең салкын, саф суы белән сыйлый. Елата Хәния Фәрхи моңы, әллә нинди сагышлы да, татлы да шатлык яшьләре белән елата, туган якның илаһи хозурлыгына чумдыра да, балачакка, яшьлеккә алып кайта, яшәүгә яңа көч уята, үзенең хуш исе белән сихәтли, кәефне күтәрә, дәртләндерә, туган як, туган халкың өчен горурлык хисләре уята торган үзгә моң ул.

Хәния Фәрхинең моң чишмәсен, күңел дөньясын аңлар өчен, бәлки, бер генә тапкыр булса да Башкортстанның төньяк чигендәге Тәтешле районының Бәдрәш, хәзер инде адәм балалары ташлап киткән Салаевка авылы табигатен күрергә, андагы сандугачларны тыңларга, чишмә суын авыз итәргә кирәктер. Ходай Тәгаләнең мондый илаһи хозурында дөньяга килгән кыз баланың әнә шундый кабатланмас моңга ия булуы да гаҗәп түгелдер, бәлки. Шөкер, мең төрле тавыш арасыннан халык аның  моңын таныды, үз бәясен бирде. Якташлар гына түгел, Җир шарының теләсә кайсы кыйтгасында яшәүче кеше  аның җырларыннан җанына шифа ала икән, димәк, Хәния Фәрхи өчен иҗат капкаларын Ходай Тәгалә үзе ачкан, ак бәхете аягына уралган аның.

Тиздән, 19-22 мартта,  Уфада якташыбыз — Татар­станның халык артисты Хәния Фәрхи “Яратуыңны белсәм”  дигән яңа концерт программасы белән чыгыш ясаячак.

— Хәния ханым, халык җыр­чысы булу иңнәрдә  очар канатмы, әллә җавап­лылык йөгеме?

— Якташым, бөек шагыйрь Әнгам Атнабаев “Халык шагыйре исеме бирелгәч,  үзегезне ничек хис итәсез?”  — дигән сорауга: “Мин үземдә икеләтә җаваплылык хисе тоям”, — дип җавап биргән иде.  Минем өчен дә халык җыр­чысы булу, иң беренче чиратта, җавап­лылык тойгысы өсти, аеруча якташларым алдында. Туган як — минем өчен изге җир,  һәрвакыт сагынып, сагышланып, дулкынланып кайтам. Авылымнан, әти-әни кочагыннан 17 яшьтә чыгып киткән идем. Чыгып китүемә 36 ел булса да, еллар үткән саен сагынуым арта гына бара. Һәркемнең туган ягы,  якташлары изге булып күренәдер. Кая гына бармадым, нинди илләрне, сәхнә-ләрне күрмә­дем, әмма минем өчен иң якын, иң ихлас, ачык күңелле халык — ул безнең Тәтешлебездә!

 —  Уфага нинди уй-хисләр белән кайтасыз, кемнәр тарта Сезне Уфага? Яңа программагыз нидән гыйбарәт?

— Уфаны мин бик яратам. Һәрвакыт шыгрым тулы заллар, диңгез шавыдай алкышлар, якын дуслар... Инде егерме елга якын аралашкан гаилә дусларыбыз бик күп.  Язучылар, артистлар белән дә бик дустанәбез. Фидан абый Гафаров, Айдар Галимов, Идрис Газиев...

  Күптән түгел Уфада минем өчен иң кадерле кешем, мәрхүм энем Нурислам­ның оныгы Әмир туды!  Бәхеттән, рә­­хәт­тән еладым...

Быелгы программабыз үзенчәлекле булачак. Тамашачы аны үзе күрер. Актер, җырчы, якташыбыз  Рамил Миндияр белән бергә һәм, әлбәттә, “Бәйрәм” ансамбле.  Ничек кенә булмасын, мин залда утырган тамашачының язмышын үз йөрәгемнән уздырып җырлыйм.  Әлбәттә, беренче урында — мәхәббәткә мәдхия. Популяр җырчының, халык артистының  һәрвакыт янәшәсеннән  мәхәббәт атлый. Мәхәббәте булган кеше әҗәлне дә җиңә ул, башкаларга да мәрхәмәтле була, шуның өчен нинди хәлләрдә калсаң да, йөрәктәге сөюне сүндерергә ярамый. Тамашачыга  җит­керәсе килгән фикерем шул.

Җитди операция кичерү сәбәпле, Башкортстанда  гастроль графикларын үзгәр­тергә туры килде. 19нчы мартта Уфада башланган концерт программасы белән туган республикамны гизәсе дә гизәсе әле: Стәрлетамак, Ишембай, Салават, һ.б.

—  Әйе, мәхәббәт җырлары мәң­гелек. Ләкин яшәеш үзгәреп тора. Кешенең әхлагы да, зәвыгы да үзгәрә, тормыш адәм баласына яңа сынаулар куя. Җыр сәнгате моңа битараф кала алмыйдыр?

—  Мин инде 29 ел сәхнәдәмен. Тормыш үзгәрә, ул җырларның эчтәлегендә дә чагылып килә. Аны үзегез дә күрәсез. Заман кешеләрне алдый да, адаштыра да. Һәр заманның тәрбияле кешеләре һәм оятсызлары бар.  Җырның көче бик зур. Мин бик күп хатлар алам.  “Синең җырың мине үлемнән коткарды”, — дип елый-елый язучылар бар.  Җырларым белән кеше күңеленә бер тамчы гына булса да миһербанлык, җаваплылык, әхлак, намус, тугрылык тойгысы салсам, аларның яшәүгә, мәхәббәткә ышанычын арттырсам, Ходай алдында бурычымны үтәдем, дип уйлар идем. Сәхнә нотацияне яратмый. Тамашачының күңеленә керә белү юлларын уйларга кирәк.  Программаны төзе­гәндә төп һөнәрем актриса булу да ярдәм итә. 25 ел эстрада концертларында  үзем режиссер, үзем сценарист, үзем сәнгать җитәкчесе булдым. Камиллекнең чиге юк. Мин һаман да “Җырланмаган әле безнең җыр”, дип яшим. Әлбәттә, көе дә, сүзләре дә мәгънәле җырлар белән эшлисе килә. Ә программаны кеше уйлана да, ял да итә алырлык итеп төзи белергә кирәк.

 —  Сез бик зәвыклы киенәсез.   Тамашачының күзен кыздырып, бер концертта әллә ничә  костюмда чыгасыз...

— Бала чактан ук киемнән бәхетем булды. Төпкел авылда яшәсәк тә,  шәһәр­дәге туганнарым посылка белән матур-матур киемнәр сала иде. Зәвык та, мөм­кинлеккә карап, балачактан тәрбияләнә торгандыр.  Сәхнә киемнәремне 15 ел инде   художник-модельер Чаллы егете Дмитрий Юрьевич Овчинников тегә.

 —  Матур булуның серләре турында ни әйтә аласыз?

— Тышкы матурлык эчке халәттән, сәламәтлектән тора, әлбәттә. Минем әтием бик оптимист кеше иде, шаян, беркайчан да кәефен төшермәс. Әни — акыллы, сабыр, аз сүзле. Миндә икесенең дә сыйфатлары бар бугай. Кайгы кешене ямьсезли, шатлык, әлбәттә, бизи. Мин һәрвакыт якын кешеләремнең, там­а­ша­чы­­ларымның хөрмәтен, яратуын тоеп яшим. Дәваханәгә кергәч тә  халыктан килгән хатлар бик зур көч бирде.

—  Сез  —  зур биеклеккә иреш­кән җырчы.  Ничек уйлыйсыз, бу язмышмы, Ходай биргән сәләтме, әллә тырышлык нәтиҗәсеме? Башка язмышларга кызыкканыгыз юкмы?

—  Үз тәкъдиремне бернигә дә алыштырмас идем. Ходай Тәгалә, әти-әнием биргән моңым, тырышлыгым — болар барысы да минем бүгенге булмышым. Язмышыма чиксез рәхмәтле мин.  Ата-анам­ның яраткан кызы, иремнең кадерле хатыны, ике кызымның   газиз әнисе (ки­я­вем дә, әни, дип өтәләнеп тора), оны­гым­ның дәү әнисе һәм  еллар буе мине озатып йөрүче тугры тамаша­чымның яраткан җырчысы булуым белән чиксез бәхет­ле­мен. Һәм бу бәхетнең Аллаһ бүләге икәнлеген аңлыйм. Булдыралган кадәр дини йолаларны үтәргә тырышам.

— Сәхнә күп корбаннар сорый, диләр. Бик арыган чакларыгызда җиңелрәк  яшәүчеләргә кызыкмыйсызмы?

—  Әлбәттә, арыган чаклар була. Ерак чакрымнар үтелә, йокысыз төннәр  җи­тәрлек була. Ләкин мин мохитне алыштыру белән дә ял алырга өйрәндем.  Туган ягыма, туганнарым янына кайтсам, яңа энергия алып киләм. Ирем Габдел­хәйнең авылы Казанга якын, ял көннәрендә анда кайтабыз, мунча кереп, карурманга чыгып, су коенып кайткач, җаным тагын да яшәреп китә. Алга таба иҗат итәргә көч керә.

—  Бик бәхетле гаилә булуыгыз аңлашылып тора. Алиядән калышмыйча Алсу да үсеп җиткән. Гәзит укучыларга гаиләгез турында ниләр әйтә аласыз?

— Хатын-кызның бәхете, әлбәттә,  үз тиңеңне табып, гаилә корып, Ана булуда.  Шөкер, бу яктан үземне бәхетлемен дип исәплим. Минем ирем беренче карашка бик кырыс  тоелса да, чынында исә акыл белән эш итүче кеше. Иҗат кешесе буларак  иң киеренке вакытларда ул мине аңлый. Әлбәттә, авыр минутларсыз да булмыйдыр инде. Кеше сүзе кеше үтерә, ди халык. Ләкин ул төрле ыгы-зыгыдан өстен була белә. Иң җаваплы минутларда ул – минем терәгем.

—  Кызларыгыз Сезнең иҗатка ничек карый? Сез ярган сукмактан атларга уйламыйлармы?

— Кызларым минем иҗатыма хөрмәт белән карый, горурланалар да дип уйлыйм. Икесе дә музыка мәктәбен тәмам­лады, тавышлары да матур, тик иҗат юлын сайламаслар ахры. Әтиләре гаиләдә бер артист  җитә, ди. Әгәр инде кызлар үзләре сәхнә белән “чирләп” атлыгып торсалар, мин аларга булышыр идем.  Мөмкинлекләрем бар. Хәзерге көндә Алия Финанс министрлыгында эшли.  Киявем Илнур белән 5 яшьлек оныкам Әминәне үстерәләр. Алсу — 10 сыйныф укучысы. Кайда һәм кем генә булсалар да —  бәхетле  булсыннар.

— Киләчәгегезне ничек күз алдына китерәсез? Нинди яңа ният­ләрегез бар?

 — Мин әллә нинди  тормышка ашмас  хыяллар белән яшәмим.  Уңышны Ходай уйламаган җирдән юлыма чыгарып куя. Булганнарын түкми-чәчми, тагын да арттырып, тиң-тигез тормышта яшәргә язсын.

— Әңгәмә өчен рәхмәт. Сезгә имин юллар, шатлыклы еллар, иҗат уңышлары, гаилә бәхете телибез.

Ләйсән Кәшфиева әңгәмәләште.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»