09.03.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Сәнгатьнең күңелләрне җилкендерерлек канаты

Башкортстан дәүләт филармониясе музыка сәнгатенең барлык тармакларын үз эченә ала. Башкортстан Республикасының халык уен кораллары милли оркестры белән академик хор капелласы, музыкаль-әдәби лекторий һәм эстрада-джаз оркестры тамашачы зәвыгына җавап бирерлек чагу, үзенчәлекле программалар белән чыгыш ясыйлар. Һәр иҗади коллективның, шул исәптән быел унбиш еллыгын билгеләүче эстрада-джаз оркестрының да, бай, кызыклы тарихы бар.

Оркестр билгеле джаз музыканты Олег Кирәев һәм җырчы Ринат Баемов тарафыннан 1998 елда оештырыла. Яңа аякка баскан коллективны Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Георгий Макаров җитәкли. Уфа сәнгать училищесының эстрада бүлегендә егерме биш елга якын эшләгән белгеч филар­мониядә джазны үстерүгә көч сала.

Эстрада-джаз оркестры үз эченә эстрада-симфоник һәм джаз юнәлешләрен ала. Ике тармакта иҗат итү Русиянең джаз осталары, билгеле артистлар белән бихисап программа кую мөмкинлеге ача. Эстрада-джаз оркестры, эстрада-симфоник юнәлештә уңышлы концертлар куеп, тамашачылар сөюен яулады. Нәзифә Кадыйрова, Идрис Газиев, Флүрә Килдиярова, Вахит Хызыров, Әлфия Юлчурина кебек билгеле артистлар катнашлыгында оештырылган бай эчтәлекле концертлар тамашачы күңеленә хуш килде.  Оркестр коллективы күрше өлкәләр һәм шәһәрләр буенча гастрольләргә еш чыга. Чиләбе,  Курган өлкәләрендә, республика шәһәрләрендә алар — көтеп алынган кунак.

2006 елдан алып коллективны Кельн консерва­ториясендә белем алган, халыкара конкурслар лауреаты, саксофончы, композитор һәм аранжировка остасы Олег Касыймов җитәкли. Билгеле музыкант филармониядә үтәчәк “Алсу пантера” джаз фес­тиваленең художество җитәк­чесе дә. Бу фестивальдә Франция, Куба, АКШ, Мәскәү, Казан, Екатеринбургтан артистлар, квартетлар һәм, әлбәттә,  эстрада-джаз оркестры катнашачак, джазны үз итүчеләр өч көн дәвамында рәхәтләнеп ял итә алачак.

Соңгы елларда эстрада-джаз оркестры билгеле сәхнә йолдызлары белән актив эшли. Игорь Бутман, Георгий Гаранян, Анатолий Кролл, Игорь Бриль, Текора Роджерс, Даниил Крамер, Николас Бирд, Аркадий Шилклопер, Олег Кирәев, Валерий Граховский, Андрей Кондаков, Олег Бутман, Марат Юлдыбаев кебек джаз әһелләре оркестрның башкару осталыгын югары бәяләде.

Эстрада-джаз оркестры Башкортстан мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә дә зур игътибар бирә. Оркестрның репертуарында республика ком­позиторларының әсәрләре, халык көйләре лаеклы урын били.

Назлыгөл Азнабаева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»