07.03.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Флорида Исмәгыйлева: “Җырларымны канат итеп, илләр гизәм...”

Гүзәл хатын-кыз — акыл, зәвык һәм үз-үзеңә ышанычның тигез нисбәте ул, дигән бер акыл иясе. Бу сүзләр Башкортстанның атказанган артисткасы Флорида Исмәгыйлева турында да әйтелгән кебек. Табигать аңа барысын да кызганмый биргән: чишмә чылтыравыдай җанны иркәләгән сихри тавыш, гүзәллек, күңел байлыгы, нәзакәтлелек.   Боларга өстәп, үзенә генә хас тарту көче дә бар аңарда.

— Флорида, гүзәл хатын-кыз турында сүз алып барганда, син күз алдына киләсең. Зәвык белән киенүең, үз-үзеңне тотышың, һәрвакыт елмаеп, балкып торуың соклану уята. Дөресен әйткәндә, синең яшең дә күпләргә сер булып кала...

— Рәхмәт, кызлар! (көлә). Мин үземне белә-белгәннән бирле матурлыкка омтылам. Әле бәләкәй чагымда ук телевизордан затлы күлмәк, биек үкчәле туфли кигән актрисаларга карап соклана идем.

Без гаиләдә дүрт бала үстек. Әти-әни, беренче чиратта, һәркайсыбызга яхшы тәрбия бирергә тырышты. Үсмер чакта кием таптыра башлагач, әни бик дөрес һәм акыллы алым кулланды. Ялда чагында үзе урынына эшләргә тәкъдим итте. Әнә шулай алтынчы сыйныфтан соң почтальон булып эшләп, беренче күн итегемне алдым. Унынчы сыйныфны да тәмамламастан сәнгать училищесына укырга кердем. Утыз сум стипендия алабыз. Бишлегә генә укучыларга өстәмә рәвештә 7 сум 50 тиен түлиләр. Мин дүртле алмас өчен бар көчемне салам. Өстәвенә, дәваханәдә тәүлек аралаш төнге санитарка булып эшлим. Ашау турында уйлау да юк. Җыеп барган акчамны яңа кием алуга тотынам. Чын артистларга охшарга тырышу теләге шулкадәр көчле иде. Курчак кебек матур, зәвыклы итеп киенүемне күреп, курсташлар арасында: “Бай кешеләрнең бер­дәнбер баласы икән”, дигән имеш-мимешләр дә йөрде хәтта.

Тормышның нинди генә вакыты булмасын, матур киенү теләге мине беркайчан да ташламады. Ходай Тәгалә җырчы итеп яраткан икән, димәк, төс-кыяфәтем белән дә моңа туры килергә, һәрвакыт камиллеккә омтылырга тиешмен. Бүген дә үземне тәрбияләүгә зур игътибар бирәм: фитнес-клубларга йөрим, йога белән шөгыльләнәм, күбрәк саф һавада булырга тырышам.

— Консерваторияне опера җырчысы буларак тәмамлап, эстраданы сайлагансың. Сәбәбе нидә?

— Иң элек шунысын әйтергә кирәк: классикага тирән ихтирам белән карыйм. Классик әсәрләрдән тупланган бай фонотекабыз бар. Бездә хәтта Бөек Ватан сугышына кадәр яздырылган, 78 әйләнешле пластинкалар да саклана әле. Аларны кәефкә карап, күңел кушуы буенча тыңлыйбыз. Ә эстрадага килүем бер дә очраклы булмады. Студент елларында ук Композиторлар берлеге, филармония артистлары белән гастроль­ләргә йөри башладым. Сәнгать ака­демиясенең өченче курсында укыганда инде Композиторлар берлегенә эшкә алдылар. Нур Даутов, Рәшит Җиһанов, Айрат Кобагышевка рәхмәтем зур. Аларның фатыйхасы, җырлары белән зур сәхнәгә аяк бастым.

Кешене укытып кына артист ясап булмый. Аны тәрбияләүдә, камил­ләштерүдә тирә-як мохит, яныңдагы кешеләр дә катнаша. Эстрада артисты булып китүемдә Мәскәүдә иҗат итүче “Бәйрәм” төркеме режиссеры Илдар Шиһаповның роле зур булды. Сәхнәдә үзаллы адым ясый башлаган яшь кешегә җырны җиренә җиткереп башкарудан тыш, сәхнәдә үз-үзен тотышына, кигән киеменә, прическасына кадәр тиешле игътибар бирергә кирәк. Әнә шундый вакытта тәҗрибәле остазның киңәше сине сәхнә кешесе итеп үстерә дә инде. Бу җәһәттән Илдар абыйның миңа ярдәме зур булды. Москонцерт каршында тупланган “Бәйрәм” төркеме белән берлектә, илебезнең татарлар яшәүче барлык төбәкләрен йөреп чыктык.

Гомумән, иҗат юлымда һәрвакыт яхшы күңелле кешеләр очрап торуы белән бәхетлемен. Укытучым Фәрзәнә Сәгыйтованы остазым дип саныйм. Яңа гына шәһәргә килгән, беркатлы, самими авыл балаларына сәнгать дөньясын ачып кына калмады, үз балаларыдай якын күреп, ана җылысы өләште, зәвык­лы һәм мәдәниятле булырга өйрәтте ул.

Сәхнәгә кыюсыз гына аяк баскан елларымда Фәридә Кудашева, Бәхти Гайсин, Фәрит Бикбулатов, Фән Вәлиәхмәтов кебек шәхесләр белән бергәләп республикабыз авыллары буйлап концертлар кую да минем өчен искиткеч тормыш мәктәбе булды. Тамашачыларның аларны олылавына, шулкадәр яратып кабул итүенә таң калдым. Фәридә апа белән Бәхти абый гади дә, шул ук вакытта бөек тә шәхесләр иде. Авыл кеше­ләренең сәхнәгә күпереп пешкән икмәк, җылы оекбашлар, каз-үрдәкләр күтәреп менүе дә халыкның аларны якын, үз итүе, тирән ихтирамы билгесе иде.

– “Генерал булырга хыялланмаган солдат – солдат түгел”, дигән әйтем бар. Минем дә халык хөрмәтен казанган көннәрем җитәр микән, дип татлы хыялларга бирелгән идем шул вакытта. Ходайга шөкер, сәхнәгә чыккан саен тамашачының рәхмәтле йөзен күреп сөенәм.

— Артистларның авылларга концерт белән килүе тарихта калып бара. Халык ялкауландымы, әллә хәзерге җырчылар авыллар буйлап йөрүне түбәнчелек дип саныймы?

— Кызганычка каршы, бүгенге тормыш артистларны кыен хәлгә куйды. Үзегез беләсез, авыл җирендә концертка билет хакын 150 сумнан да артык куеп булмый. Йөз кеше килгән очракта да, концерттан кергән акча чыгымнарны капларга җитми. Радио-телевидениегә реклама бирү, салымнар, сәхнә киемнәрен яңарту, аренда, бензин, яшәү урыны, туклану, үзең белән алып барган артистларга түләү — болар барысы да акча таләп итә. Өстәвенә, авторлык хокукы дигән төшенчә дә бар. Җырны сатып алдың да бетте түгел. Аны һәр башкарган саен авторларына гонорар түләргә тиешсең. Шуңа да җырчылар төрле юллар эзли. Кемгәдер спонсорлар, кемгәдер хәлле туганы ярдәм кулы суза. Минем андый ярдәм итәрдәй кешем юк. Ашаган белми, тураган белә, ди халык мәкале. Җыр — ул минем икмәгем дә. Авылларга концертлар белән бик йөрисем килә дә соң, тик кесәмә суккан чыгымнар юлны кисә.

—  Шулай да футболчылар һәм җырчылар иң бай кешеләр исәбендә түгелме соң?

—  Мин шәхсән үзем өчен генә җавап бирәм. Бүгенге көндә җитеш тормышта яшим икән, бу, һичшиксез, ирем Әмир белән икебезнең тырышлык нәтиҗәсе. Заманында без кечкенә студия оештырдык. Әмир иске генә музыка җиһазларын үз куллары белән төзәтеп, сафка кертте. Күктән йолдызлар эзләмәдек, булганына кинәнеп, иҗат эшенә чумдык. Төннәр буена җырлар яздырабыз, гастрольләргә йөрибез. Аллаһыга шөкер, бүген үзе­без­нең фатирда яшибез, өр-яңа аппаратура белән җиһазландырылган студиябездә шатланып эшлибез.

Җырчы булып кына баеп булмый, билгеле. Матур дөнья көтәсең килсә, башка юллар да эзләргә кирәк. Мин — авыл баласы, эштән куркып, йөз чытып утыра торганнардан түгелмен. Кирәк булгач, идән дә юдым. Бер җирем кителмәде дә, таушалмады да. “Эш юк, балаларым ач утыра”, — дигәннәрне бөтенләй аңламыйм. Дүрт саның төгәл икән, өч тиен түләсәләр дә, эшләргә кирәк.

— Бүгенге эстрадада нәрсәләр борчый?

— Һөнәри югарылык җитми, ми­немчә. Эстрада һәвәскәрләр белән чуарланды. Киң мәгълүмат чаралары да моңа булышлык итә. Дөрес аңлагыз, минем һәвәскәрләргә бер генә каршылыгым да юк. Шулай да без халыкны югары дәрәҗәдәге әсәрләр белән тәрбияләргә тиешбез. Җыр сәнгатендә дә һөнәри үсеш булырга тиеш. Ә чынбарлыкта киресе килеп чыга.

— Артистлар турында төрле гайбәт сөйлиләр. Моңа карашың?

— Безнең әни берәрсен начар яктан искә ала башласалар, сүзне кырт кисеп, туктата торган иде. Мин үзем дә гайбәтне өнәмим. Һәрвакыт халыкның күз алдында булган сәнгать кешеләренең үз язмышы. Минем өчен үз тормышым, үз кичерешләрем мөһим.

— Шоу-бизнеста чын дуслыкка урын бармы?

— Заманында дусларым бик күп иде. Табигатем белән ачык кеше мин. Шуңа да нәрсәләр белән яшәвем, шатлык-борчылуларым һәрвакыт аларның күз алдында булды. “Дуслар авырлык килгәч сынала”, дигән бик мәгънәле әйтем бар. Минем тормышымда да булды андый вакыт. Биш ел җырлый алмадым. Әнә шул чакта дус дип йөргән бик күпләр, шул исәптән тормыш юлдашым да, иләк аша төшеп калды. Дуслык һәм тугрылык — минем өчен бер мәгънәдәге сүзләр. Хәзер инде чын дус дип әйтер кешеләрем бер учка сыя.

Ул чактагы күңел төшенкелегеннән мине Әмир коткарды. Тормышыма яңа сулыш алып кергәне, мине бәхетле иткәне өчен аңа зур рәхмәтлемен. Бер өлкә кешеләре булу белән бергә, безнең тормышка карашыбыз, кызыксынуларыбыз да уртак. Ул чакта Әмир Дүсәев — курчак театрында тавыш режиссеры, озын чәчле рок-музыкант иде. Ул Ленинградта туган. Бианам Бөек Ватан сугышы елларында бала килеш блокаданы кичкән кеше. Әмирнең әтисе исә кояшлы Ташкент якларыннан. Репрессияләнгән гаиләдә туып-үскән,  шулай ук бик күп авырлыклар аша үткән. Әмиргә биш яшь булганда, алар Уфага күченеп килгән.

Дустың үзеңнән яхшырак булсын, диләр. Минем тормыш иптәшем дә нәкъ шундый кеше. Ул төрле музыка коралларында яхшы уйный. Өстәвенә, бик күп укый, күпне белә, җитди кеше. Әмир белән унбиш ел бергә гомер итү дәверендә мин дә интеллектуаль яктан үстем. Аның инсафлы булуы, тормыш мәшәкатьләрен күбрәк үз иңнәренә ала белүе дә сайлаган һөнәремдә ярдәм итте.

— Флорида, зәвыклылыгың, матурлык, пөхтәлек яратуың көндәлек тормышыңда да чагыладыр...

— Чыннан да, мин өйдә дә һәр әйбернең үз урынында булуын, тәртип яратам. Интерьер, дизайн мәсьәләләрен Әмир белән киңәшләшеп хәл итәбез, бергәләп сайлыйбыз.

— Аш-су бүлмәсе синең өчен нәрсә ул?

—  Очрашу урыны... Туганнарым, дусларым белән еш кына рәхәтләнеп чәй табыны артында сөйләшәбез. Әмир белән дә озак итеп серләшергә яратабыз. Кыскасы, аш-су бүлмәсе безнең өчен туклану урыны гына түгел. Без ашар өчен яшәмибез, яшәр өчен ашыйбыз. Минем өчен сөтле чәйдән дә тәмлерәге юк!

— Сине чая, үткер, тырыш кеше буларак беләбез. Бу сыйфатларың кемнән күчкән?

— Үз дигәнемә ирешүем әнидән килә. Ул бик сабыр, акыллы кеше иде. Әтинең сүзен дә екмый, шул ук вакытта үзенчә эшли иде. Ул мине соң гына, кырык яшендә тудырган. Әти-әни мине иркәләп кенә үстерсәләр дә, очындырмадылар. Бала чакта еш чирли идем. Шундый вакытларда тамакка ризык үтми җәфалана идем. Әти, хәлемне җиңеләйтергә тырышып, кибеттән тәмле ризыклар алып кайта. Хәзер инде олы яшьтәге әтиемнең күңелен күрергә тырышып, үзем күч­тәнәчләр төяп кайтам. Ул Атнагул авылында бертуган абыем тәрбиясендә яши. Ике апам да гаиләләре белән әти янына кайтып кына тора. Үкенечкә каршы, әнинең арабыздан китүенә җиде ел вакыт үтте...

— Сәяхәт итәргә дә яратасың икән...

—  Чынлап та, миңа студент чакта ук сәяхәт “җене” кагылган иде. Бәхеткә, Әмирем дә шундый кеше. Икәүләшеп Европа илләрен тулысынча диярлек йөреп чыктык. Безгә биш йолдызлы отельләр дә, комфортлы шартлар да кирәкми. Нигездә, машинада сәяхәт итәргә яратабыз. Үзең руль артында булу чит илләрнең хәтта бәләкәй генә шәһәрләрен, авылларын да күрү, халыкның яшәеше белән танышу мөм­кинлеге бирә.  Әнә шулай без Чехияне, Германияне үзебез өчен яңа яктан ачтык.

Соңгы елларда Көнчыгыш Азия илләре белән кызыксынабыз. Әйтик, күптән түгел Таиланд буйлап сәяхәт иттек. Табигате, халкы, көнкүреше белән бик үзенчәлекле ил ул. Анда уйсулыклар, елгалар күп. Халкы ачык йөзле, эчкерсез, тыныч табигатьле булуы белән аерылып тора. Алар үзара беркайчан да ызгышмый, кычкырышмый икән. Гаугалашкан кеше эченә шайтан кереп оялый дип, ышаналар. Таиландны юкка гына “Кояш иле” дип атамыйлар, күрәсең. Без туризм үсешмәгән, гади халык яшәгән урыннарда тукталдык. Бу ил кешеләре матди байлык артыннан кумый. Алар өчен иң мөһиме — күңел байлыгы. Таиланд халкының теле бик катлаулы, аңларлык та, өйрәнерлек тә түгел. Ризыклары үзенчәлекле, безнең өчен ят. Балык һәм тавык итен әчкелтем-баллы соус белән тәкъдим итәләр. Аш-су, башлыча, учакта әзерләнә.

Серем белән дә бүлешим әле, тиздән үзебез өчен яңа илгә  — Вьетнамга юлланырга җыенабыз. Чит җирдә йөргәннән соң үз илең тагын да кадерлерәк була икән ул. Әйтик, Европа илләренең күп кенә шәһәрләрендә булганнан соң, Санкт-Петербургка бөтенләй икенче күзлектән карадым. Тарихи мирасы бай булган әлеге шәһәргә соклануым тагын да артты.  Киләчәктә Башкортстанның Урал аръягы төбәгендә, Белорет якла­рының хозур табигать кочагында ял итү хыялым бар. 

Адәм баласына гомер бик кыска бирелгән. Матди байлык, җыйган мөлкәт һәммәсе дә кала.  Ә менә җырлаган җыр­ларым, укыган китапларым, кешеләр бе­лән нинди мөнәсәбәттә торуым, сәяхәтләрдән алган тәэссоратларым, истәлекләрем — болар мәңгелек. Җир йөзендә яшәүче һәр кеше өчен шулай ул.

—  Сәфәрегез уңышлы булсын! Яраткан тамашачың сине һәрвакыт сагынып көтеп алсын, иҗат ялкыннары сүнмәсен, Флорида!

Юлия Гыйльванова әңгәмәләште.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»