06.03.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Гомерне Ходай сынау өчен бирә

Күптән түгел күренекле драматург, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Русия дәүләте бүләге, Башкортстан Респуб­ликасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Башкортстан­ның атказанган сәнгать эшлеклесе Флорид Бүләковка “Башкортстанның халык язучысы” дигән исем бирелде.  Бу билгеле шәхес белән танышуым февральдә аңа 65 яшь тулган көннәрдә булды. Журналистикада беренче генә адымнарымны ясавыма карамастан, халык язучысы минем белән, олуг әдипләргә хас булганча, гади һәм ихлас итеп сөйләште.

Башкортстанның Мишкә районы Зур Шады авылында туып үсә ул. Шуннан соң гаилә район үзәгенә күченә, чөнки  әтисе Миңнулла абыйны татар-башкорт театрына җитәкче итеп билгелиләр. Флорид абый 15 яшендә үк район Мәдәният йортында гармунчы булып эшли  һәм шул елларны  шигырьләр дә язгалый башлый, ә ныклап иҗат эшенә ул армиядә чагында тотына. Хәрби хезмәттән ул “Гөлнара” дигән роман-повестен алып кайта.  Аннан соң  читтән торып Бөре педагогия институтын тәмамлый.

1973 елдан 1989 елга кадәр  үзен журналистикага багышлый, “Дружба”, “Победа”, “Ленинец”, “Советская Башкирия” гәзитләрендә эшли. “Миңа гәзиттән китәргә туры килде, Башкортстан радиосына барып чумдым, чөнки ул мине тулысынча әсир итте һәм гәзит мохите офыклар артына күчкән кебек булды”, – ди Флорид Миңнулла улы.

Ф. Бүләков — утыздан артык пьеса авторы. Иң беренче әсәрләре: “Баллы ай”, “Атылган өер”, “Онытылган дога”, “Бибинур, аһ, Бибинур!..” һ.б.  Иң беренчеләрдән булып аның әсәрләре Стәрлетамак урыс һәм Салават башкорт драма театрларында куела башлый. Ә бүген исә, Флорид Бүләковның спектакльләре Башкортстан һәм Татарстан театрларында гына түгел, Мәскәү, Санкт-Петербург, Иркутск, Хабаровск, Ырынбур, Екатеринбург, Киров, Пенза сәхнәләрендә дә әледән-әле уйналып тора. Аның әсәрләре белән Украина, Казахстан, Беларусь, Төрекмәнстан тамашачылары да яхшы таныш. “Әбиләргә ни җитми?”, “Атылган өер”, “Сөясеңме-сөймисеңме?”, “Мәхәббәт исемлеге”, “Бибинур, аһ, Бибинур!”, “Онытылган дога” спектакльләре дә һәммәбезгә бик якын.

Драматург конкурсларда күп кенә премияләр яулады. “Сөясеңме-сөймисеңме?” трагикомедиясе генә дә төрки телле театрларның Халыкара “Туганлык”, “Театр язы”, “Бүгенге драматургия”, “Жест” фестивальләрендә Гран-при яулады.

Флорид Бүләков — киносценарист та. Ул — “Ай кызы” дигән  сериалның авторы. Күпләр бөтен дөньясын онытып шул сериалны караган көннәрен хәтерлидер. Чөнки анда үзебезнең халык, үзебезнең кешеләр, үзебезнең табигатебез тасвирланды. Шулай ук “Тайны Аркаима”, “Дурь”, “Эвтаназия” фильмнарына сценарийлары да аны  киң һәм тирән фикерле шәхес итеп танытты.

Флорид абыйның иҗаты яңадан-яңа әсәрләргә баеп тора. Халык аның тормышчан иҗат җимешләрен бик тиз яратып өлгерә. Тамашачы аның әйтергә теләгән һәр сүзен аңлап, я дулкынланып, я шатланып карап утыра. Әгәр автор тамашачының күңел кылын тибрәтә ала икән, димәк әсәр уңышлы килеп чыккан.

Мин Флорид абыйдан хәзерге  сәхнә әсәрләре турында фикерен сорадым.

— Сәхнәдә заман әсәрләре дә, классика да булырга тиеш. Соңгылары бүгенге көндә искергән, примитив тоелырга мөмкин. Ләкин аларга ул заман яшәешенең, шул заман кешеләренең рухы сеңеп калган. Тарихсыз киләчәк юк, шуңа күрә без сәхнәдә  үткәнебезнең ядкәрләрен дә күрергә тиеш, — дип җаваплады ул.

— Сез — күп премияләр иясе, шуларның кайсылары иң кадерлесе?

— Иң кадерлеләре — оныкларым. Алар — тормышка булган мәхәббәтем өчен Ходайның иң зур бүләкләре.

Мин драматургтан яшәү мәгънәсе турында да сораштым. Менә ничек тирән, күпкырлы һәм фәлсәфи итеп җавап бирде ул бу сорауга:

 — Кемдер гади генә итеп яши, ничек килеп чыга — шулай яши. Башкалар аларның тормышын сурәтли, ә үз тормышлары юк. Өченчеләр башкаларны ничек яшәргә өйрәтә, юлларын күрсәтә, ә үзләре яшәгән булып кылана гына һәм үзләренчә яшәүчеләрне күралмый. Кемдер мөлкәт җыя. Шулкадәр җыя ки, бу мөлкәткә ахырда ишәк тормышын түгел,  этнекен дә сатып алып булмый. Һәм янә шундый кешеләр була — алар үз гомерләрен теләсә нәрсәгә һәм теләсә кемгә багышлый — тик үзләренә түгел. Бу сәер кешеләр үз тормышлары белән түгел, ә якыннарының, балаларының һәм оныкларының мәнфәгатен кайгыртып яши. Соңгылары — минем җаныма иң якыннары.

Форсаттан файдаланып, Флорид абыйны чын күңелдән 65 яшьлек юбилее һәм “Башкортстанның халык язучысы” дигән мәртәбәле исемгә лаек булуы белән кайнар котлыйбыз. Аңа ныклы сәламәтлек, көтелмәгән шатлыклар, бәхет телибез! Иҗат чишмәгез гел шулай челтерәп аксын!

Айгөл Шәймәрданова,

БДУның 5 курс талибәсе.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»