05.03.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Тамашачы ник елады?

Моцарт музыкасы, күзләргә тулган яшь, күкрәкне кысып алган татлы әрнү, табигать белән гармония, мәңгелек хакында уйланулар... Тамашачының хискә бирелеп елап җибәрүе һәм һич кенә дә бу халәтеннән кыенсынмавы... Өзелеп ярату, кадерләү, юксыну...

Моцартның иң билгеле әсәре, мөгаен, 40нчы симфониядер. Аны башкаручылар да, тән­кыйтьчеләр дә шундый фикердә. Симфония гади музыка яратучылар өчен генә түгел, ә белгечләр өчен дә — үз әсәр. Аның аша тамашачы җәмгыять тарафыннан кире кагылган,  бәхетсез мә­хәббәт һәм тормыш сынаулары кичергән рәссамның, утыз алты яшендә серле рәвештә дөнья белән хушлашкан бөек ком­позиторның эчке халәтен тоя. Романтик рухтагы әлеге  симфония дөньякүләм популярлыкка ия. 

Моцартның иң соңгы һәм тәмам­ланмаган “Реквием”ы —  берникадәр мистик әсәр. Әйтерсең дә, матәм хоры әсәрен Вольфганг Амадей Моцарт үзе өчен әзерләп калдырган.  Сагышлы лиризм белән сугарылган әсәрне Моцартның укучысы  Франц Ксавер Зюсмайер тәмам­лап, безгә җиткергән.

Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры шушы көннәрдә тамашачыга Моцарт музыкасын тәкъдим итте. Нәкъ алда әйтелгән 40нчы симфония белән “Реквием” әсәре театрның симфоник оркестры, хоры (баш хормейстер — Русиянең һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның халык артисткасы, профессор Эльвира Гайфуллина) башкаруында яңгырады. Моцарт музыкасы солистлар — халыкара һәм ачык республика конкурслары лауреаты Эльвира Фатыйхова, Любовь Буторина, халыкара, бөтенрусия, төбәкара һәм республика конкурслары лауреаты Әлим Каюмов, халыкара һәм ачык республика конкурслары лауреаты Артур Каепкулов чыгышларында да яңгырады. Тантанага театрның баш дирижеры Артем Макаров җитәкчелек итте. Әллә оркестр белән идарә итте ул, әллә инде кылдан нечкә тамашачы күңеле белән...

Айгөл Юлъякшина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»