26.02.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

“Уйна, гармун!”

Һәрбер халык, милләт бер-берсеннән үзенчәлекле җыр-биюләре, моңы, махсус уен кораллары белән аерылып тора. Тальян гармун — халкыбызның милли горурлыгы. Ул гасырлар буе ата-бабаларыбызның рухи бердәмлеген ныгыткан, иң авыр чакларда да күңелен күтәргән, шатландырган, моңландырган, юаткан.

Гармунның тарихы ХVIII гасыр азагына барып тоташа. Аны беренче булып 1782 елда Берлин остасы Бушман ясаган дип исәпләнә. Күп тә үтми гармуннарны Вена шәһәрендә һәм Италиядә, соңрак Русиянең Тула шәһәрендә ясый башлаганнар. Без­нең илнең осталары гармунны камилләштергән, шулай аның берничә төре барлыкка килгән.

Гармун-гармун... Җырларда җырланган көмеш тавышлы гармун! Гомер-гомергә ул хезмәт кешесенең юлдашы, сердәше булды, аның шатлыклы көннәрен ямьләде, моң-зарын җырлады. Безнең халык гармуннан тыныч тормышта да, яу кырында да аерылмаган, күңелнең иң нечкә кылларын чиртеп, иң түренә үтеп керерлек оста уйнатучыларга бай булган.

Хәер, ата-бабаларыбыз мирасы әле дә исән һәм үсеш юлында. Балтач районында инде традициягә әверелгән ел саен үткәрелүче гармун бәйрәме — моңа ачык мисал. Моннан җиде ел элек кыяр-кыймас кына башланып киткән гармунчылар конкурсы инде олы чарага әверелде. Ул чакта район хакимияте тәкъдиме белән Мәдәният сарае хезмәткәрләре авыллар буйлап гармунчылар эзләп чыгып китте. Беренче елда бәйгедә иллегә якын гармунчы катнашты һәм ул шул вакытта ук олы моң бәйрәменә әверелде.

Конкурс ел саен киңәя барды, мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре районда гармун телләреннән моң агызучыларны ачыклауга, аларны район дәрә­җәсенә чыгарып күрсәтүгә күп көч салды. Быелгысына әзерлек барышында да байтак яңа гармунчылар өстәлде. Әлбәттә, мондый тырышлык эзсез генә үтмәде, быел сәхнәгә 200гә якын кеше кү­тәрелде. Бәйге Комъязы авылында башланды һәм алты ел рәттән шунда үтте, аның дәрәҗәсе, статусы күтәрелде! Бу җәһәттән конкурсны оештыручылар Куйбышев исемендәге кооператив идарәсенә зур рәхмәтле.

Быелгы гармун бәйрәме исә реконструкция ясап яңартылган район Мәдәният сараенда үтте. Әмма кооператив иганәчелегеннән баш тартмады. Олы чараны  оештыруда район хакимияте, аның мәдәният бүлеге, балалар сәнгать мәктәбе, “Балтач таңнары” район гәзите, һәр елдагыча, тоемлы өлеш керттеләр. Бәйге үткәрү матди базаны да сизелерлек яхшыртты. Шушы конкурста үткән елларда җиңгән мәдәният учакларына алты ел эчендә биш гармун, алты баян сатып алынды. Районда башка төрле конкурслар да даими оештырыла. Мәсәлән, Нөркә авылында — шигърият, Сәйтәктә бию конкурслары үткәрелә, башка мәдәният йортларында да район күләмендәге төрле чаралар үткәрү күптән традициягә әверелде. Нәтиҗәдә, соңгы алты елда утызга якын клубка ремонт үткәрелде.

Быелгы гармун бәйрәме үзенең географиясе белән дә аермалы булды. Балтачлылар ут күршеләре Аскын, Борай, Тәтешле, Яңавыл районнары һәвәскәрләрен кунакка чакырды. Алар, гала-концертта катнашып, аны тагын да ямьлерәк, мәртәбәлерәк итте.

Бәйгенең тагын бер үзенчәлеге — анда төрле милләттән яше-карты катнаша. Быелгы конкурсантның  иң кечкенәсенә — 8, ә иң өлкәненә 88 яшь булды. Тибел авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Шәймө­хәммәт Мурзин яшьлеген гармун телләрен тибрәтеп искә төшерергә ярата. Сугыш елларында гармун моңы безгә юаныч булды, ди ул. Ә Комъязы авылыннан кечкенә Камилә, зурәтисе, республиканың атказанган механизаторы Радик Усмановка кушылып, Саратов гармунында уйнады. Әйтергә кирәк, бу уен коралында уйнау шактый катлаулы, әмма Камилә өчен түгел икән. Дуэтлар арасында алар икенче урынга лаек булды.

Быел да бәйгедә җиңүчеләр бик күп төрле номинациядә бүләкләнде. Аерым алганда, 17 яшькә кадәрлеләр арасында беренче урынга Әлмир Хәйдәршин лаек булды, икенче урынны Алмаз Рәхимҗанов белән Руслан Сәхипов бүлеште, өченче урынга Аяз Вәлиев чыкты. Өлкәннәр бәйгесендә беренче урынны Наил Шәфиев, икенчене Расих Гафур­җанов белән Валерий Сәфәр­галиев, өченчене Фаназип Җи­һангиров белән Фәй­зелхан Халиков һәм Дамир Дәүләтов яулады.

Халык уен кораллары ансамбль­ләре арасында балалар сәнгать мәктәбе оркестры беренче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Беренче урын — Нөркә, икенче — Көнтүгеш, өченче Комъязы һәм Яңа Ямурза авыл мәдәният йортлары каршында оештырылган коллективларга бирелде. Иң югары бәя — Гран-при — аерым гармунчылар арасында Яңа Яхшыйдан Муллаян Әкбәровка һәм Түбән Сикияз мәдәният йорты баянчылар ан­самбленә тапшырылды. Аларга төп призны — гармун һәм баянны район хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов, гадәттәгечә, тамашачылар алдында уйнап күрсәтеп тапшырды.

Бәйрәмнең гала-концерты Мә­дәният сарае артистлары, үзеш­чәннәр, сәнгать мәктәбендә тәрбия­ләнүчеләр тарафыннан әзерләнгән җыр-биюләр белән үрелеп барды. Ә инде республикада гына түгел, бөтен татар дөньясында танылу алган Лилия һәм Халит Фатыйховлар, якташлары Ридәл Фәтхиев, Татарстанның атказанган артисты Азат Имаев һәм башкалар чыгышы аны баетты, мәртәбәле итте.

Марат Зыятдинов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Балтач районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»