22.02.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Яңавыл җырчыларны җыя

Яңавыл районы — талантларга  бай төбәк. Алар арасында Башкортстанның һәм Русиянең халык артисты, Г. Сәләм исемендәге республика премиясе лауреаты Радик Гәрәев аерым урын алып тора. Аның таланты, моңлы һәм бер үк вакытта калын стеналарны үтеп чыгарлык көчле тавышы илебез төбәкләрендә генә түгел, якын һәм ерак чит илләрдә дә күпләрне әсир итте.

Күренекле артист, булдыклы җитәкче Радик Арслан улына быел 57 яшь тулган булыр иде. Аның вокаль мирасын саклап калу һәм популярлаштыру максатында Яңавыл районы хакимияте Радик Гәрәев исемендәге ачык конкурс оештырды һәм хәзер ул матур традициягә әверелде. Конкурсның Гран-прие  быел 100 мең сум тәшкил итәчәк.

Конкурс 22 мартта Яңавыл шәһәрендә үтәчәк. Бу олы чарада музыкаль һәм сәнгать мәктәпләрендә укучылар, музыка һәм сәнгать училищелары  студентлары, үзешчән сәнгать сөючеләр катнаша ала. Конкурс 12 яшьтән 16га, 17дән 35кә һәм 36 яшьтән өлкәннәр арасындагы төркемнәр буенча үткәреләчәк.

Конкурс программасыннан тыш, анда катнашучылар өчен Яңавыл шәһәре, тарих һәм крайны өйрәнү, Радик Гәрәев музейларына һәм аңа багышланган күргәзмәгә экскурсия оештырылачак.

Шул ук көнне кичен район Мәдәният сараенда үтәчәк гала-концертта конкурста катнашучылар үз осталыкларын тамашачылар алдында күрсәтәчәк. Анда, шулай ук, Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры хоры артистлары чыгыш ясаячак.

Шушы мәртәбәле чарада катнашырга теләүчеләр гаризаларын 20 мартка кадәр Яңавыл шәһәре, Азин урамы, 30нчы йортка, яки kultura.62@mail.ru электрон адресына җибәрә ала.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»