16.02.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Байрас Ибраһимов: “Ирекле булудан югары берни юк!”

Режиссер — укып кына үзләштерү мөмкин булган һөнәрме? Әллә Ходай биргән сәләтме? Фикер кыюлыгымы? Хыял очышымы? Белмәссең. Әмма бер нәрсә бәхәссез — теләге булган һәркем режиссер була алмый. Режиссер — сайлап алынганнар кавеменнән, шуңа да чын режиссерлар бармак белән генә санарлык.  Китап кебек “укырга да укырга” була режиссерны. 

Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Байрас Ибраһимов — Туймазы татар дәүләт драма театры режиссеры. Аның шәхси тормышына кагылырга, уй-фикерләрен ишетеп белергә, аз булса да иҗади очышын тоемларга форсат та табылып тора.

— Байрас абый, туган көнегезне ничек билгелисез?

— Илле яшемне зурлап үткәрдем. “Яшьләр” театрында эшләгән чагым иде. Бик тә матур үтте, шуның өчен театрга рәхмәтлемен.

Ә алтмыш яшь — нинди чор ул? Пенсиягә чыга торган вакыт. Шуңа да туган көнемне  зурлап үткәрмәскә уйлыйм. Бернинди иҗат кичәм булмаячак. Бу көнне эштә уздырырга ниятлим.

Туган көн ул — шәхси бәйрәм, шәхси тормышның бер мизгеле. Ул бәйрәмне җәмәгатьчелек игътибарына чыгарып, үзең мактанып, кешедән мактатып йөрүне кирәк дип тапмыйм. Яшьрәк чагымда миңа мондый шау-шулы туган көннәр ошый иде, ә хәзер карашым башкача. Шуңа зур сәхнәләрдән чыгыш ясарга җыенмыйм. Ә кемдер үзе теләп минем шәхескә игътибар итә икән, моңа каршы килмим. Чөнки, театрның баш режиссеры буларак, бу очракта театрга да игътибар булачак.

— Иң истә калган туган көн, бүләк?

— Мин  бит борынгы кеше. Хәтта Хрущев заманнарын хәтерлим. Туган чагымда Сталин исән булган әле. Без бәләкәй чакта, гомумән, туган көннәр үткәрү гадәте юк иде. Беренче тапкыр өйдә туган көнне үткәргәндә мин  җиденчеме-сигезенчеме сыйныфта укый идем. Әни матур итеп табын корды, мин сыйныфташларны чакырдым. Бүләк алуым хәтердә калмаган.

Туган көнем җитә башласа, балаларга, хатынга, туганнарга: “Бүләк кирәкми! Сез миңа — үзегез бүләк”, дип әйтеп куям.

— Үз-үзегез белән канәгатьсезме? Максатларыгызга һәрчак ирешәсезме? Бәлки башкача яшәргә кирәк булгандыр...

— Гомер бер генә бит. Тарихны барыбер үзгәртеп булмый. Мин яшәгән тормышыма бик тә риза. Яшь чагымнан ук театр юлын сайлаган идем, Салаватта тугыз ел артист булып эшләдем. Шунда миндә режиссер булу теләге уянды. Барлык кешегә дә эләкми торган бәхет кичердем, Уфада “Нур” театрын ачуда катнаштым. Бик авыр һәм мавыктыргыч эш ул — юктан барны булдыру. Һәр  режиссерга да андый язмыш тәтеми, шул яктан бәхетлемен. Үзем теләгән спектакльләрне куйдым, күренекле артистлар белән эшләдем.

Шәхси тормышыма килгәндә,  Альмираны очратуым  бе-лән бәхетле булдым. Ул — акыллы, талантлы, бик ярдәмчел, кешеләр белән тиз уртак тел таба белә торган кеше.  Мин, киресенчә, һәркемгә ачылып бара торган түгел, йомыгракмын. Күбрәк үз дөньямда кайныйм. Кайчак Альмира миннән бер сүз дә алалмаганга эче пошып,  тиргәп тә ала. Кызым Алтынай, ике оныгым — Тимур һәм Аиша булу белән дә бәхетле мин.

Гомерем буе үзем теләгән эшләрне башкардым, начальствога бик баш биреп бармадым. Беркайчан да бер эш урынына ябышып ятмадым. Әгәр дә эш миңа канәгатьлек хисе китерми, театрда үзем тоемлаган программам эшләнеп беткән кебек булса,  киләчәктә  яңа кызыклы идеяләр дә күренми һәм миңа кырын карый башлаганнарын  сизсәм, мин башка җиргә киттем. Өйне дә бит әледән-әле җилләтеп торырга кирәк. 

— Туймазы театры — уңышлы эшләп килүче театр. Моның белән килешәсезме?

— Чынлап та, ул әлеге көнгә  уңышлы театр. Халык  без уйнаган спектакльләргә яратып  һәм күпләп йөри.

Тик күңелне тырнап торган  бер күренеш бар — без шәһәрдә аз уйныйбыз. Әлбәттә, монда театр да, режиссер да гаепле түгел. Туймазы — бәләкәй шәһәр, 70 меңнән аз гына күбрәк  кеше яши. Аның 5-7 проценты театрга йөри (бу мин уйлап чыгарган саннар түгел, тормыш шуны күрсәтә). Әлеге көнгә безнең төп бурычыбыз — шушы процентны күтәрү. Ә моңа тик көн үзәгенә суга торган проблемаларны чагылдырган пьесалар табып, аларны курыкмыйча,  тормышның барлык катлаулылыгын ачып салган спектакльләр кую ярдәмендә ирешеп була. Безнең репертуарны күпләр бик җитди, ди,  бу чынлап та шулай. Соңгы елларда күп театрлар үз бурычларын бик җиңеләйтте, шаяру, җыр-биюгә күчте. Бу — бик кызганыч, үз-үзеңә чокыр казу. Минем бурычым — Туймазы театрын шуннан саклап калу. Бу, әлбәттә, авыр, четерекле һәм бер генә көндә эшләнә торган эш түгел. Минем уемча, тамашачы театрның чын тормыш турында сөйләвен аңлый, күрә, сизә һәм бу аңа ошый, шуңа күрә әлеге көндә театр уңышлы, аңа тамашачы теләп йөри.

Бездә артистлар күп түгел, барлыгы егерме кеше. Аларга бик күп эшләргә туры килә. Бу — артистлар өчен әйбәт күренеш. Зур шәһәрләрдә ике-өч елга бер уйнаган артистлар бар.

Туймазы артистларының тагын бер үзенчәлеге — алар, минем карашка, самими. Бәлки, бәләкәй шәһәрдә яшәгәнгәдер, цивилизация белән бозылмаганнар. Тормышта нинди булуыңны сәхнәдә яшереп булмый. Менә шушы самимилек һәрвакыт алар файдасына уйный.

— Сәхнә экспериментларына, аерым алганда, сәхнәдә артистны чишендерүгә карашыгыз ничек?

— Артистны чишендерү ниндидер фикерне тулысынча ачуга буйсындырылырга тиеш. Уенны арытаба чишендермичә дәвам итеп булмаган очракта гына. Әмма бу очракта да эстетиканың саклануы кирәк. Чишендерәсең икән, матур кызны яки егетне чишендер, тамашачының котын алма. Ул моннан ләззәт тапсын. Әйтик, Рубенс картиналарында шәрә тәннәр сурәтләнә. Һәм бездә алар тик соклану хисе генә уята. Ә Тулуз-Лотрек карт әбиләрне, фәхишәләрне, гомумән, ямьсез кешеләрне сурәтли, алар күңелдә авыр тәэсир калдыра.

Театр бүген тамашачыны ни рәвешле таң калдыра ала? Кайсы заманда да ул чын тормышны карауга кызыга, тик формалар гына үзгәрә. Үзебезнең ил тәҗрибәсеннән, әйтик, Мейерхольдтан башлап карасаң, нинди генә формалар булмаган!

Нормаль кеше театрга чистарыныр өчен йөри. Тормыш бит ул шулкадәр монотон, төссез күренеш. Безнең белән секунд саен глобаль вакыйгалар булып тормый. Иртән торабыз, юынабыз, киенәбез,  баланы бакчага илтәбез, эшкә барабыз... шулай көн саен кабатлана. Шушы төссезлек кешенең теңкәсенә тия, ул эмоциональ кичерешләр, дулкынлану көтә.  Тетрәнү кирәк аңа. Әмма бу тетрәнү матур, ышандырырлык булырга тиеш. Әйе, театрның бик күп төрле булуы мөмкин, хәтта  “ярлы  театр “да. Заманында Польша режиссеры Ежи Гротовский тик актер һәм тамашачы ярдәмендә генә дә сәхнә әсәре куеп булу идеясен алга сөрә. Музыкасыз, декорациясез, гримсыз спектакльләр куя. Һәм шулай гына да кеше психологиясен тирән аңлауга ирешә. Я булмаса, үзебезнең Анатолий Васильев. Ул да театрны алга этәрүче, сәхнә тормышын җанландыручы шәхес-ләрдән. Алардан үрнәк аласы гына кала.

— Мәдәнияттә уңай үзгәрешләр көтелә, диләр. Ышанасызмы?

— Белмим, ышанасы килә, әлбәттә... Тик, мин бит  хәзер бик тиз  ышанып бара торган яшьтә түгел. Ышану һәм “якты киләчәккә” зур өмет белән карау яшьлеккә хас, без аны үттек инде. Күп нәрсәгә тәнкыйть күзлегеннән карыйм хәзер.

Эчке халәтем белән һәрвакыт индивидуальлеккә тартылдым. Яшьрәк чагымда син совет кешесенә охшамагансың дип гаепләүчеләр дә бар иде. Зур җыелышлар, шау-шулы бәйрәмнәр яратмыйм. Ниндидер почмакка посып китап уку миңа якынрак.

— Режиссер эшенең хәвефле яклары бармы?

— Күп режиссерларның яшьли үлүен беләм. Сәбәбе — йөрәк чирләре. Ә инде куркыныч чикне үтеп китсә, бик озак яшәүче режиссерлар да бар. Яшәү-үлем мәсьәләсенә карашым фәлсәфи.  Аннары, бер уңай момент — режиссерларның барысы диярлек картайганчы акылын югалтмый. Физик эш белән шөгыльләнүче кешеләрдән аермалы буларак, режиссер көн саен башын эшләтергә тиеш. Минем башым бик әйбәт эшли, димәк... (Көлә).

— Язмыш дигән нәрсә дә бар бит әле, Байрас Нәдимович!

— Язмышка ни язгандыр, әйтеп булмый. 1990-91 елларда гаиләм белән Ялтага ял итәргә бардык. Севастопольгә экскурсия вакытында  миңа бер чегән хатыны ябышты һәм 71 яшькә кадәр яшәячәгемне әйтте. “Әйбәт яшәячәксең, үткән тормышыңда атаман булгансың, Степан Разин белән бергә йөргәнсең”, диде. Миндә, чынлап та, шундый сыйфатлар бар. Мин ирек яратам, бернинди кысаларга да сыеп яши алмыйм. Хәтта гаилә тормышы да кайчак  мине кыса башлый. Минем өчен гаилә — көн саен бергә булу, җитәкләшеп кенә йөрү түгел, ә бер-береңне ихтирам итү. Ә кайбер кешеләр, киресенчә, кысада яшәргә ярата, ансыз эшли алмый.

— Кеше күңеле — серле сандык шул. Тирә-якта да могҗизалар җитәрлек. Кеше акылына сыймаган әллә күпме табышмак бардыр әле дөньяда...

— Ниндидер энергия җыелмасы барлыгына ышанам. Дөньяның бер тәртипкә буйсынуына. Бәлки, безнең яшәешебез — кем тарафыннандыр оештырылган эксперименттыр. Кемдер көлеп кенә безнең гамәлләребезне күзәтәдер. Дингә ышануга килгәндә, моңа һәркемнең үз карашы, дигән фикердәмен. Попларга, муллаларга  бик ышанып бетмим (бу минем шәхси карашым, гафу итсеннәр, алар арасында бик күп якшы, чын кешеләр барлыгын беләм). Аларның үзләрен Аллаһ ярдәмчеләре итеп күрсәтергә тырышулары ук борчуга сала. Аллаһка, үзенә ышандыру өчен, җирдә ярдәмчеләр кирәктер дип уйламыйм.

— Тормышыгызда үзегез дә аңламаган вакыйгалар булдымы?

— Ничәнчедер сыйныфта укыганда, җеннәр белән очрашу булды. Безнең Күрдемдә әрәмәлек бар. Кар эри башлау белән шунда уенга чыга идек. Апрель караңгы иртә төшә. Уйнарга төштек, әрәмәлектә кемдер җырлый. Тавыш килгән якка барабыз, ул инде башка якта ишетелә. Тагын барабыз — тагын ерагая. Курыктык, качыштык. Хәлне өлкәннәр аңлатты: “И-и-и, улым, анда бит җеннәр шаяра!..”

Икенче тапкыр шундый хәл булды. Салаватта эшләгәндә җәй буе гастрольләрдә йөрибез. Авылда ун-унберләрдә генә башланган спектакльләр бик соң бетә. Спектакльдән соң берүзем авыл читеннән кайтып киләм. Чалт аяз төн, йолдызлар яна. Шунда янәшәмнән шаулап бер ут үтеп китте һәм зиратка кереп югалды. Сәер бу!

— Димәк, Сезне шайтаннар бик ярата...

— Шайтаннар эше эшләп йөрим бит! Артистларны элек зиратка да җирләмәгәннәр. Без, артистлар, башка кешеләр булып кыланып, Аллаһы Тәгаләгә ярамаган эш эшлибез.

— Иң зур казанышыгыз?

— Бик күп кеше үз тормышы белән канәгать түгел. Бу үзеңнең яраткан эшеңне табалмаудан, һөнәри яктан ачыла алмаудан киләдер. Ир кеше өчен бу бигрәк тә мөһим. Мин тормышта үземә ошаган эш таптым. Тәүлекнең 24 сәгатен шушы эш белән шөгыльләнә алам. Мин моңа бик риза һәм моны казанышым дип уйлыйм. Бәлки, башка өлкәдә дә югалып калмас идем. Әйтик, әтием бик яхшы балта остасы булды, мин дә бу эштә уңыш казана алыр идем.

Яшьрәк  чакта районның комсомол комитеты мине Мәскәүгә укырга җибәрергә тырышты. Шунда Комсомолның югары мәктәбендә укып кайткан булсам, әле корсак үстереп, әллә кем булып йөрер идем. Әмма бу яшәү булмас иде.

Режиссер — ирекле һөнәр иясе. Аңа боерык биреп,  иртәнге тугыздан кичке алтыга кадәр эшләтеп булмый. Аның эше бервакытта да тукталмый, чөнки зиһенгә, аңга, баш миенә “син эшләми тор әле” дип боерык биреп булмый. Эчке иректән дә югары берни юк.

Кеше ирекле туа, бу дөньяны ташлап киткәндә дә ул чит кеше фикереннән, дөнья мәшәкатьләреннән азат. Сиңа ияреп, сиңа ачу тотып, үч итеп тә беркем үлми. Кеше беркем алдында да бурычлы түгел. Бер бөртек гомердә кемгәдер буйсынып, җәфаланып яшәү ярамый, дип уйлыйм. Ирекле булудан да югары берни  юк бу дөньяда!

Айгөл Юлъякшина әңгәмәләште.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»