14.02.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Башкалага Шаляпин рухы кайтты

Бу залның искиткеч җылы булуын билгелиләр. Якты да ул, уңайлы да. Залга атлап керүче кеше күңеленә шундук тынычлык, юаныч, илһам  таба. Әллә диварлары берәр сер саклыймы?

Сер дисәң, сер дә түгел кебек. Күп еллар элек бу концерт залында унҗиде яшьлек җырчы егет Федя Шаляпин чыгыш ясаган. Булачак бөек урыс җырчысының беренче чыгышы, беренче уңышлары шушы сәхнә, Уфа белән бәйле. Шуңа да залга музыка рухы сеңгән. Шуңа күрә биредә,   Федор Шаляпин исемендәге концерт залында, талантлы җырчылар, сәхнә осталары очрашырга гадәтләнгән. Михаил Глинка исемендәге Бөтенрусия музыка мәдәнияте музейлары берләшмәсе дә җырчының 140 еллыгына багышланган төп юбилей чараларын үткәрү урыны итеп Уфаны очраклы гына сайламаган.

Соңгы көннәрдә, ә кичә бигрәк тә, Шаляпин рухы башкаланы кочып алып, аның һавасына таралды. Туган көнендә иртүк җырчының таланты алдында баш иючеләр аның мемориаль тактаташына һәм һәйкәленә чәчәкләр салды. Чарада мәдәният министрының беренче урынбасары Валентина Латыйпова, Халыкара Шаляпин үзәге президенты Юрий Тимофеев башка күренекле кунаклар катнашты.

— Кичә көн болытлы иде, ә бүген, Шаляпин һәйкәле каршына чәчәкләр салынгач, кояш чыкты, көн матурланып китте, — диде бирегә җыелучылар.

Юбилей чараларын ачу тантанасы Шаляпин исемендәге концерт залында дәвам итте. Әлбәттә, кичәдә җыр күп яңгырады. Халыкара, республика конкурслары лауреатлары туп-тулы залны моң дөньясына әйдәде. Шунда ук Шаляпин исемен мәңгеләштерүдә хезмәт салучылар медальләр, мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.  

Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрының Кече залында Федор Шаляпинга багышланган “Россия мне снится редко” фильмы (режиссеры — Вера Федорченко) күрсәтелде.

Бөек басның тормыш юлы башка күргәзмәләр аша да ачылды. Әйтик, Башкортстан Милли музеенда Дәүләт үзәк театр музее һәм Бөтенрусия музыка мәдәнияте музейлары берләшмәсе фондларыннан китерелгән экспонатлар артист тормышында театрның биләгән урынын ачык чагылдыра иде. Шаляпинның күргәзмәгә куелган сәхнә костюмнарының күпчелеге тамашачы игътибарына беренче тапкыр тәкъдим ителә. Мефистофель, Мельник, Борис Годунов, Демон, Галицкий, Кончак — нинди генә образларга кермәгән Шаляпин!

“Галька” комик операсында ул Стольник ролендә чыгыш ясаган. Тарихи  афишада бөек опера җырчысы һәм драматик актерның исеме беренче тапкыр күренә. Бу афиша да, гасырга якын чит якларда йөреп, юбилей уңаеннан Уфага әйләнеп кайткан.

Кич Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында гала-концерт узды. Анда театрның әйдәүче җырчылары Салават Аскаров, Геннадий Родионов,  Артур Кәепкулов, Русия һәм Беларусь театрлары солистлары Михаил Гужов, Виталий Ефанов, Вадим Кравец, Андрей Валентий, Александр Киселев  һәм башка артистлар Федор Шаляпин репертуарыннан әсәрләр башкарды.

Айгөл Юлъякшина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»