13.02.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Башкортстан киносының киләчәге нинди?

Башкортстан кинематографистлары республика Президенты Рөстәм Хәмитов исеменә шушы тармакны үстерү буенча ашыгыч чаралар күрү кирәклеге турында ачык хат юллаган. “Комсомольская правда” гәзитенең  Уфадагы матбугат үзәгендә хат авторлары һәм бу мәсьәлә белән якыннан таныш кешеләр — мәдәният министры урынбасары Шамил Абдраков, Башкортстан Кинематографистлары берлеге рәисе Айчуак Йомагулов, Русия Кинематографистлары берлеге әгъзасы Рияз Исхаков, “Башкортостан” киностудиясе директоры Азамат Хуҗәхмәтов журналистлар белән очрашты.

Айчуак Йомагулов:

— Хатны язу идеясе — Риязныкы, проблемасы — күптәнге.

 “Башкортостан” киностудиясе үзгәртеп кору елларында оештырылды һәм аңа зур өметләр багланды. Әмма ул йөкләтелгән бурычны үти алмады. Сәбәбе — 22 ел дәвамында киностудия тиешле күләмдә финансланмады. Йөздән артык фильм (аларның күпчелеге — документаль) төшерелде. Егерме ел өчен бу бик аз. Республика өчен читтә махсус белгечләр әзерләнсә дә (үзебездә укытуны оештыру өчен кадрлар юк), Башкортстан кине­ма­тографиясенең үз йөзе юк дәрәҗә­сендә. Мин дә ун ел элек институт тә­мамладым, шушы чорда нибары бер фильм төшердем.

Кино — милли мәдәниятнең аерылгысыз өлеше. Безнең үз кинобыз булырга тиеш, дип уйлыйм.

Рияз Исхаков:

— Хатка йөзгә якын кеше кул куйды. Нигездә, анда төп өч мәсьәлә күтәрелде.

Беренчесе — кинокомплекс булдыру. Киностудияне тиешенчә җиһазландырырга, яктырту аппаратурасы, башка ярдәмче аппаратура, аларны күчереп йөртү өчен махсус транспорт кирәк.

Икенчесе — проектларны финанслау. Бу очракта, дәүләт конкурс нигезендә фильмнарга заказ бирә алыр, уңышлы фильмнар төшерелер иде.

Һәм, ниһаять, эфир вакыты сорадык. Элек кинематографның иҗат мәйданы — кинопрокат бар иде. Кинолар тамашачыга барып ирешә иде. Әле кинотеатрлар Голливуд фильмнарын күрсәтә, үзе­безнең продукциягә аларда урын юк. Атнасына бер сәгать булса да эфир вакыты бирелгәндә, кинема­тогра­фистларның иҗаты белән республика тамашачылары да таныша алыр иде.

Шамил Абдраков:

— Республикада кино сәнгатен үстерү өстенлекле юнәлешләрнең берсе булырга тиеш. Күп төбәкләрдә киностудияләр ябылганда, Башкортстанда кино төшерү дә, кино күрсәтү дә сакланды. Кино сәнгатен үстерү буенча 2010-13 елларга тәгаенләнгән максатлы программа эшли. Шушы көннәрдә Мәдәният министрлыгы кино буенча художество-эксперт советы оештырды. 2013-18 елларга республика сәнгатен һәм мәдәниятен үстерү буенча озайлы программа әзерләнә, анда кинематография үсешенә дә багышланган бүлек бар. Быел “Башкортостан” киностудиясендә нәфис фильм, дүрт документаль фильм, ике анимацион, дүрт портрет-фильм, дүрт киножурнал төшерү планлаштырылган.

Безнең төп максат — Башкортстан кешеләре, табигате, төбәк тарихында булган хәл-вакыйгалар турында фильмнар төшерү.  Биредә сүз фильмнарны башкорт телендә генә төшерү турында бармый.

Башкорт классикларының әсәрләренә, әкият-риваятьләренә таяну, кызганычка каршы, күп түгел. Совет моны да исәпкә алырга тиеш.

Азамат Хуҗәхмәтов:

— Кино төшерүне  финанс мөмкин­лекләреннән чыгып планлаштырабыз. Шулай да эш бара. Тиздән төшереләчәк нәфис фильм Рудольф Нуриев турында булачак. Үзебезнең киноларны  дәүләт кинотеатрларында һәм телевидение аша карап булачак. Кызганычка каршы, фильм төшерү табышлы эш түгел. Федераль бюджеттан безгә акча бүлмиләр.

Шәһәрләрдә Русия кинематографиясе үзәкләре оештыру планлаштырыла. Алар федераль милектә булачак. Мондый проект гамәлгә ашырылса, бу кинотеатрларда фәкать Русия һәм, әлбәттә, үзебезнең Башкортстан фильмнары күрсәтеләчәк.

Тагын да нәтиҗәлерәк юнәлеш — киномобильләр сатып алу. Бер киномобильнең хакы – 4,5 миллион сум тирәсе. Ә поп-корнны чәк-чәк алыштыра ала!

Айгөл Юлъякшина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»