12.02.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Олы талантны искә алдылар

Шамил Терегулов, Пермь хореография училищесында Ру­сия­нең атказанган сәнгать эшлеклесе Ю. И. Плахт классын тәмамлап, чирек гасыр театрда биегән. Балет сәнгатен яратучылар аны, күбрәк лирик партияләр башкаруына карамастан,  чагу характерлы биюче буларак хәтерли.

Хәтер кичәсендә Шамил Тере­гуловның гаиләсе, хезмәттәшләре белән, сәхнәдә төшкән фотолары экранда күрсәтелеп, аның тормыш юлы сурәтләнде.  Аннары Терегулов уңышлы башкарган, яки үзе куйган балетлардан өзекләр күрсәтелде. Хореограф буларак, Шамил Терегулов театр сәхнәсендә “Тайна золотого ключика”, “Голубой Дунай”, “Ромео и Джульетта” әсәрләрен куйды, “Пахита”, “Шопениана”, “Кармен-сюита”, “Спящая красавица”, “Баядерка”, “Жизель” һәм башкорт бале­тының асылташын — “Сыңрау торна” спек­такльләрен яңадан тергезде.

Рудольф Нуриев исемендәге XIII Халыкара балет фестивале хореографның соңгы хезмәте — “Бахчисарайский фонтан” белән ачылды. Шамил Терегулов унбиш ел бу проектны оештыручы һәм аның алыштыргысыз җитәкчесе булып торды.

Концертта Опера һәм балет театрының әйдәүче солистлары — Гүзәл Сөләйманова, Гөлсинә Мәү­лекәсова, Илдар Маняпов, Ринат Абушахманов, Елена Фомина, Дмитрий Марасанов, Валерия Исаева, Ирина Сапожникова, Андрей Брынцев һәм башкалар, кордебалет, хор, Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт академия халык биюләре ансамбле артистлары (художество җитәкчесе — Айдар Зөбәйдуллин), Рудольф Нуриев исемендәге хореография колледжы (художество җитәкчесе — Леонора Куватова) укучылары   катнашты. Герман Ким, Марат Әхмәт-Зарипов һәм Раушан Якупов дирижерлык иттеләр. Концертның режиссеры — Рөстәм Галиев.

Шамил Әхмәт улы бик талантлы, ачык йөзле, югары эрудицияле, киң күңелле шәхес иде. Һәм аны белгән, аның белән бергә эшләгән кешеләрнең хәтерендә шулай сакланачак ул. Ә хореография сәнгате үсешенә керткән өлеше Русия һәм Башкортстан мәдәнияте тари­хының чагу бизәге булып калачак.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»