07.02.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Уфа - Шаляпин тантаналары үзәге

13 февральдә бөек урыс җырчысы Федор Иванович Шаляпинның тууына 140 ел тула. Уфа шәһәре аның иҗат юлының башы — биредә беренче чыгыш ясавы белән искә алына.

1890 елда Уфада Шаляпин беренче тапкыр С. Монюшконың “Галька” операсында Стольник ролендә чыгыш ясый. Нәкъ Уфада Шаляпин үзенең беренче эш контрактына кул куя, нәкъ монда аның беренче афишалары дөнья күрә, беренче фотосы эшләнә. Бер сүз белән әйткәндә, ул Уфада беренче уңышының тәмен тоя.

М. И. Глинка исемендәге Бөтенрусия музыка мәдәнияте музейлары берләшмәсе башлангычы белән Ф. И. Шаляпинның 140 еллыгына багышланган төп чараларны үткәрү урыны итеп Уфа шәһәре сайланды.

Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы мәдәният министрлыклары, Уфадагы Шаляпин үзәге юбилей датасына багышланган чаралар программасын әзерләде. Бу зур чарага Русия Федерациясенең Мәдәният министрлыгы вәкилләре, М. И. Глинка исемендәге музейлар берләшмәсенең генеральный директоры М. А. Брызгалов, А. А. Бахрушин исемендәге Үзәк дәүләт театрлар  музее генеральный директоры Д. В. Родионов, Халыкара Шаляпин үзәге (Мәскәү) президенты Ю. И. Тимофеев, Музыка эшлеклеләренең халыкара берлеге президенты, И. Архипова исемендәге фонд рәисе В. И. Пьявко һәм башкалар килүе көтелә.

Истәлекле көн Шаляпин һәйкәле һәм мемориаль тактаташка чәчәкләр салудан башланачак, арытаба Ф. Шаляпин исемендәге Концерт залында чараны ачу тантанасы үтәчәк. Тамашачыларга “Шаляпин Эйфель башнясына каршы” китабын аның авторы Бранислав Ятич тәкъдим итәчәк. Ул  — күренекле Сербия җырчысы, музыка белгече, Шаляпин үзәгенең Сербия бүлекчәсе җитәкчесе, Шаляпин иҗатын өйрәнүче. Бу монографиянең ике томы да 2006 елда Сербиядә дөнья күрде. Китап урыс теленә тәрҗемә ителгән, әлеге вакытта нәшер итүгә әзерләнә. Бранислав Ятич берничә әсәр башкарачак, арытаба ул эстафетаны З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясе студентларына тапшырачак.

Соңыннан Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрының Кече залында Ф. Шаляпинга багышланган “Россия мне снится редко” киносы күрсәтеләчәк. Фильмның режиссеры Вера Федорченко да Уфа кунагы булачак.

Милли музейда Шаляпинга багышланган күргәзмә үтәчәк. Анда җырчының сәхнә костюмнары коллекциясе тәкъдим ителәчәк.

Чара гала-концерт белән тәмамланачак. Сәхнәдә театрның әйдәүче җырчылары Салават Аскаров, Геннадий Родионов, Марат Шәрипов, Артур Каепкулов чыгыш ясаячак. Шулай ук, Русия һәм Беларусь театрлары солистлары чыгышларын тыңлау мөмкинлеге булачак.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»