Мәдәният һәм сәнгать
“Театр төне” үтте
30 сентябряУфада Мәдәният елына багышланган колачлы мәдәни акция — “Театр төне” үтте. Ул күпчелек театрларда, китапханәләрдә, район һәм шәһәр мәдәният йортларында, клубларда, үзәкләрдә кичке сәгать алтыда старт алды.
Иң оста кубызчы
24 сентябряГерманиянең Лейпциг шәһәре янындагы Тауха бистәсе борынгы музыка коралларының берсе булган кубызда уйнаучыларны VIII халыкара конгресс-фестивальгә җыйды. 22 илдән килгән музыкантлар арасында “Дөньяның виртуоз кубызчысы” исемен йөртүче якташыбыз, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Салават Юлаев исемендәге премия лауреаты, Салават Юлаев ордены кавалеры Роберт Заһретдинов та бар иде.
Бер гаиләдән биш гармунчы!
23 сентябряТөхвәтуллиннар чыгыш ясарга чыкса, бөтен сәхнәне били. Сигезе берьюлы гармунда сыздырып җибәрүгә йөрәкләр урыныннан кубып, берчә шатланып, берчә дулкынланып тибә башлый. Шулай булмый ни, гармуннар бетеп бара, дип уфтанган заманда бер гаиләдән бишәр гармунчы чыгып уйнап җибәрсен әле!
Тик күз генә тимәсен!
18 сентябряАларның популярлыгы әллә көннән-көн арта? Игезәк гармунчы егетләрне республиканың һәр районында, һәр авылында беләләр. Күңелнең иң нечкә кылларына кагылып җырлый да, гармун-баянда өздереп уйный да алар — Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары Алмаз белән Айдар Юнысовлар.
Карында ук музыка белән!
11 сентябряХөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясе 76нчы иҗат сезонына аяк баса. Ул нәни тамашачылар белән очрашудан башланачак.
Көндез — бәйрәм, кичен — спектакль!
09 сентябряДүртөйле районының Иске Баеш авылы мәдәният йортының ишеге ябылып торганы юк: кайчан гына килмә, биредә нинди дә булса чарага тап буласың. Я олысы-кечесе мәш килеп чираттагы тамашага репетиция үткәрә, я берәр бәйрәмгә әзерләнәләр. Кыскасы, мәдәният учагы авыл халкының тормыш-көнкүрешенә ямь, яктылык өстәп, гөрләп эшли.
Җырлап яшик!
09 сентябряӘйе-әйе... Көндәлек мәшәкатьләрдән арынып, дөньяда бер генә тапкыр яшәвебезне искә төшереп, һәр туган таңга куанып, һәр көннән ямь табып, илһамланып, сөеп-сөелеп, җырлап яшәргә чакыра безне күренекле җырчы, “Татар җыры” халыкара конкурсы лауреаты Салават Әхсәнов. Шуңа да, беренче аерым концертына, төгәлрәк әйткәндә, иҗат кичәсенә “Җырлап яшик!” дигән исем биргән ул.
“Илфак Смаков — гасыр җырчысы”
06 сентября“Уфа юкәләре”, “Раушаниям”, “Җиз кыңгырау моңнары”, “Үз ягыма кайтсам”, “Әйткән идең” һәм башка бик күп җырларны искә төшергәндә, ирексездән, гаҗәеп матур тавышлы җырчы — Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Илфак Смаков күз алдына баса. Аны тыңлагач, әйтерсең лә шифалы яңгырдан соң күкләр, күңелләр чистарып кала. Башка заманалар килсә дә, Илфак Смаков һаман бик күпләрнең күңел тәхетендә кала. Җырчының йолдызы ничек кабынды? Татар-башкорт дөньясында аның урыны нинди? Шушы һәм башка сораулар белән без Илфак Смаковның остазы, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, СССРның Югары мәктәбе отличнигы, Салават Юлаев һәм II дәрәҗә “Ватан алдында хезмәтләре өчен” орденнары кавалеры, Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе, “Уфа алдында күрсәткән казанышлары өчен” җәмәгатьчелек премиясе лауреаты, Бөек Ватан сугышы ветераны медальләре иясе, Заһир Исмәгыйлев исемендәге сәнгать академиясе профессоры, легендар Миләүшә Мортазинага мөрәҗәгать иттек.
Бер кичәдә — бер гасыр
14 августаСтәрлебаш районының Карагыш авылында узган мәдәни чарада яңа туган сабый белән йөзьяшәр тәбрикләнде.
Гөрләп торды Төмәнәк!
12 августаЧираттагы Шәҗәрә бәйрәме шаулап-гөрләп Туймазы районының Төмәнәк авылында узды. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган артисты Фәнир Галимов оештырган әлеге бәйрәмгә әзерлек узган елдан — авылның 320 еллык юбилеен үткәргәннән соң ук башланган иде. Бу чорда җитди эш башкарылган: архив мәгълүматларына таянып, авылда яшәүчеләрнең ерак ата-бабалары барланган, авыл тарихы бөртекләп тергезелгән.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”