Көнүзәк

Интернет челтәрендәге хата төзәтелде

30 октября

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовның сүзләре кайбер киңкүләм мәгълүмат чаралары журналистлары тарафыннан төгәл әйтелмәгән. Үзенең республика башлыгы вазыйфасында 100 көн эшләвенә багышланган матбугат конференциясендә Рөстәм Хәмитов башкорт телен өйрәнүгә бәйле хәлгә аңлатма бирде. “Миңа язалар: “Әгәр Сез бу мәсьәләгә игътибар бирмәсәгез — без республикадан китәчәкбез”. Нәрсә әйтәсең инде?..” — диде ул башкорт телен өйрәнүне туктатуны яклап чыгыш ясаучы кешеләр турында. Кайбер журналистлар бу цитатаны башка төрле кабул иткән: “Әгәр Сез бу мәсьәләгә игътибар бирмәсәгез — без республикадан китәчәкбез”. Нәрсә әйтәсең инде?.. Китегез”. Президент әйтмәгән сүз өстәлгән. Бу ялгыш цитата Интернет челтәрендә бер киңкүләм мәгълүмат чарасыннан икенчесенә күчеп йөри башлады. Бу хата Уфаның популяр “Медиакорсеть” интернет-порталындагы материалында килеп чыккач ачыкланды.

Ике тел дә бердәй якын

28 октября

Районыбызда яшәүче 44 милләт вәкиле арасында катнаш гаиләләр байтак. Бигрәк тә урыс, татар, башкорт, марилар арасында мондый гаиләләр еш очрый. Покровка авылында яшәүче Акитаровлар гаиләсе ике милләтнең дә йолаларын, гореф-гадәтләрен хөрмәт итә. Мари егете Алексей белән татар кызы Рәшидә — авылдашлары арасында ихтирамлы кешеләр. Алексей — Бөре районының Айгилде авылында, ә Рәшидә районыбызның Корыч авылында туып-үскән. Урта белем алганнан соң яшьләр Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумында очраша. Укуны тәмамлагач, икесе ике районга: берсе — Бөрегә, икенчесе Благовещенга эшкә юлланалар. Шулай да язмыш яшьләрнең юлларын аермый. Әти-әниләренең ризалыгы белән алар 1980 елда өйләнешә. — Күңелле дә, мавыктыргыч та студент еллары әле дә күз алдымда. “Зоотехния” бүлегендә Алексей белән бергә укыдык, төрле кичәләрдә, җәмәгать эшләрендә дә бергә булдык, — дип хәтерли Рәшидә Акитарова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»