Көнүзәк

Шәһәрдә тормыш башка...

16 ноября

Яңарыш процессыннан авыл да читтә калмасын идее

Башкортстан Президенты вазыйфасында эшли башлавына 100 көн тулу уңаеннан матбугат конференциясендә Рөстәм Хәмитов республикада үткәрелүче дәүләт сәясәтендәге өстенлекле юнәлешләргә тукталып, беренчел бурычлардан халыкны эш, лаеклы хезмәт хакы һәм арзанлы торак белән тәэмин итүне атады. Әлбәттә, бу сүзләр яңалык түгел: федераль дәүләт җитәкчеләре дә, депутатлар да чыгышларында, тәү чиратта, халыкның үзәгенә үткән социаль проблемаларга “суктыра”. Ә менә ялкынлы чыгышларда билгеләнгән бурычлар гамәлдә ни дәрәҗәдә нәтиҗәле тормышка ашырыла — монысы икенче мәсьәлә. һәрхәлдә, югарыда аталган проблемалар буыннан-буынга күчә килә һәм кайсы чорда да актуаль булып кала. Шул ук вакытта, узган атнада республика тормышында булган вакыйгалар, очрашулар, белдерүләр, карарлар Башкортстан Президенты авызыннан матбугат конференциясендә әйтелгән сүзләрнең кәгазьдә генә калмаячагына ныклы ышаныч уята.

Компьютерсыз дөнья сансыз

12 ноября

“Microsoft” компаниясенең укыту үзәгенә йөрүче 73 яшьлек ханым Интернет челтәре аша табибка кабул итүгә язылган

Югары технологияләр тормышыбызга көннән-көн ныграк үтеп керә. Әйтик, хәзер су буе чиратта тормыйча, өйдә компьютер артына утырып кына газ, су, ут өчен акча түләргә, табибка язылырга һәм башка мөһим эшләр башкарырга мөмкин. Яшь буын компьютерны бик тиз үзләштерсә, өлкәннәр арасында аның нәрсә икәнен белмәүчеләр, клавиатурага басарга кыюлыклары җитмәүчеләр дә байтак. Бу мәсьәләне хәл итү, халыкның бөтен катламын да заман технологияләре белән оста эш итәргә өйрәтү максатында төрле исәп-хисап техникасы өчен программа тәэминаты җитештерүче “Microsoft” компаниясе зур көч сала. Дөньяның төрле илләрендә, шул исәптән Русиядә укыту үзәкләре ачыла. Гомумән, әлеге вакытта илдә 120 үзәк эшли. Өч ел эчендә үзәкләрдә миллионнан артык кешенең белемен камилләштерү күздә тотыла. Кичә Уфада да тарихи вакыйга булды. Башкортстан дәүләт педагогия университеты нигезендә “Microsoft” компаниясенең “Синең курс” компьютерга өйрәтү укыту үзәге ачылды. — Дөньяга танылган “Microsoft” компаниясенең социаль программаларны гамәлгә ашыруы куанычлы, — дип билгеләде чыгышында БДПУ ректоры Раил Әсәдуллин. — Компаниянең Уфада өч компьютерга өйрәтү укыту үзәге ачуы шул хакта сөйли. Шул рәвешле югары технологияләр — халыкка, халык югары технологияләргә якыная. Әлбәттә, компьютерларны төрле дәрәҗәдә белүчеләр белән эшләү өчен белгечләр таләп ителә. Бу мәсьәләне дә хәл иттек. Уку йортында студентларны компьютерга өйрәтү методикасына да укытабыз. Бүген рәсми рәвештә ачылган үзәк Башкортстанның икътисади үсешендә дә уңай чагылыш табачак.

Җир — җитди мәсьәлә

12 ноября

Кичә “Башинформ” агентлыгында Салават шәһәр Советы депутаты, Табигать ресурслары, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм эшкуарлык буенча комитет рәисе урынбасары Михаил Иванович Васильев белән очрашу булды. Сөйләшү җир, аны законлаштыру, төзелешкә рөхсәт алу, файдалану мәсьәләләре турында барды. Депутат җир участокларына документлар теркәүнең озакка, хәтта 1-2 елга сузылуы, бу мәсьәләдә бюрократиянең, гамьсезлекнең һәм коррупциянең эшне тоткарлавын ассызыклады. Җир сату һәм аны арендага бирүне иң кыска вакытта тормышка ашыруны күздә тоткан документлар пакетын БР Президентына һәм Дәүләт җыелышы- Корылтайга тапшырачаклары хакында әйтте ул.

Хокук сакчылары бәйрәм итте

11 ноября

Кичә Уфаның Нефтьчеләр мәдәният сараенда Милиция көненә багышланган тантаналы җыелыш узды. Анда республика Президенты Рөстәм Хәмитов, РФ Дәүләт думасының Гражданнар, җинаять, арбитраж һәм процессуаль законнар чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников, республиканың министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, милиция ветераннары, хезмәт алдынгылары һәм башкалар катнашты. Рөстәм Зәки улы җыелучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, аларның авыр хезмәтендә киләчәктә дә уңышлар теләде. — Безнең хокук саклау системасы ныклы һәм тотрыклы булырга, законлылыкны, ә иң мөһиме — халыкны сакларга һәм якларга тиеш, — диде ул. Бүген эчке эшләр органнары илдә конституцион хокук тәртибен һәм җәмәгатьчелек хәвефсезлеген тәэмин итү буенча көндәлек бурычларын уңышлы хәл итә. Алар гражданнарның тыныч хезмәтен һәм законлы хокукларын саклау, җинаятьчелек һәм терроризмга каршы көрәш юлында батырлык, Ватанга тугрылык үрнәге күрсәтә.

Яңа исем яңача эш таләп итә

10 ноября

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре Милиция көнен соңгы тапкыр билгели

Быел Русиянең милиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен соңгы тапкыр шушы исем астында үткәрәчәк. Киләсе елның мартыннан милиция полициягә әйләнәчәк дип көтелә, димәк, бәйрәмнең исеме дә үзгәрәчәк. Республиканың эчке эшләр министры Игорь Алешин бәйрәм барыбер бәйрәм булып калыр, 93 еллык тарихлы милициянең уңышлары, хезмәтләре, тәҗрибәсе яңа дәвердә яңача кулланыла башлар, дигән теләктә.

Авыл хуҗалыгын үстерү стратегиясе әзерләнә

10 ноября

Авыл хуҗалыгын үстерүнең биш өстенлекле юнәлеше — авыл хуҗалыгы өчен гомум шартларны яхшырту һәм инвестицияләрне җәлеп итүдән алып кадрлар потенциалын ныгыту һәм фәнни эшчәнлекне дәртләндерүгә чаклы — 2020 елга кадәр республиканың агросәнәгать комплексын үстерү стратегиясе проектында чагылыш тапты. Бу проект якын арада Башкортстан Президентына тәкъдим ителәчәк. Дәүләт власте органнары, фәнни оешмалар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре һәм авыл хуҗалыгы чималын эшкәртүчеләр стратегиянең структурасы һәм өстенлекле юнәлешләре буенча киңәшмәдә йомгаклау проектының төп мәсьәләләрен тикшерде. Проект өстендә эшләгәндә республикада тормышка ашырылучы агросәнәгать комплексын үстерүнең гамәлдәге программаларына анализ ясалды. Бу тармакта төбәк өстенлекләрен тормышка ашыру өчен кирәк булган средстволар, мәйданнар, техника һәм кадрлар ресурсларын анык билгеләргә мөмкинлек бирде. Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Шамил Вахитов, республика Президенты куйган бурычларны хәл итү максатында авыл өчен белгечләр әзерләү системасын камилләштерүгә зур игътибар бүләргә кирәк, дип ассызыклады. Белем бирүнең абруен һәм сыйфатын күтәрү өчен авыл хуҗалыгы техникумнары һәм махсуслаштырылган һөнәри техник училищелар челтәрен яңадан карап чыгарга кирәк — сыйфаттан күләмгә күчүнең әле яшәп килгән принцибы үзен акламый.

Чишмәнең коры шикәре

09 ноября

Табигать шартлары продукциянең сыйфатына уңай йогынты ясады

Чишмә шикәр заводы коллективында үткән елдагы кебек күтәренке кәеф сизелми быел. Һәрхәлдә, моны завод директоры Эльмир Асаевның сөйләвеннән дә тоемларга мөмкин. Быелгы сезонда завод эшкәртәчәк чимал күләме былтыргыдан өч тапкыр диярлек кимрәк. Хуҗалыкларда шикәр чөгендере җыю тәмамлануга бара, ә тупланган чимал күләме 100 мең тоннага да тулмый. Үткән елда исә завод 300 мең тоннадан артыграк “татлы тамыр’’ кабул иткән иде. 1971 елда эшли башлаган заводның 40 елга якын тарихында быелгыдай корылыклы чорны да, чималның бу дәрәҗәдә аз булуын да хәтерләмиләр. Әле кайчан гына Туймазы, Бүздәк, Благовар кабул итү пунктлары шушы чорда ук шикәр чөгендере белән тулы була, ә аны эшкәртү сентябрьдә башланып, март азакларына кадәр дәвам итә иде. Әйткәндәй, хезмәт юлын 20 ел элек биредә башлаган Эльмир Рәис улы да моның шаһиты. Шикәр чөгендере игү хуҗалыклар өчен икътисади яктан файдалы, дибез, әмма шул ук вакытта “татлы тамыр” плантацияләре кимегәннән кими. Агымдагы елда да күзәтелде бу. Чишмә зонасына караучы районнарда шикәр чөгендере быел нибары 15 мең гектарга якын мәйданда үстерелде, шуның 11300 гектары завод хуҗасы “Разгуляй-Агро” компанияләр төркеме хуҗалыкларына туры килә. Ягъни, чимал белән заводны, нигездә, аның районнарда биләмәгә җир алган структур берәмлекләре тәэмин итә.

Утыртмыйбыз, чәчмибез, менә дигән яшибез...

09 ноября

Дөньяви финанс кризисы чорында банкротлыкка чыгудан котлары очкан банклар кредитларның процент ставкаларын күтәрде. Югары дәрәҗәдә, кризисның кискен чоры үтте, дип билгеләнсә дә, кредит учреждениеләре һаман да ул ставкаларны төшерергә ашыкмый. Ә мондый хәл гомум икътисади процессларны тоткарлый. Банкларга бәйле проблемалар күптөрле. Әйтик, Үзәк банк коммерция банкларына кредит ресурсларын 7-8 процент белән бирсә дә, тегеләр, үз чиратында, бу процент ставкаларын берничә тапкырга арттыра. Ни өчен шулай соң? Әлеге четерекле мәсьәләгә ачыклык кертү һәм башка сорауларга җавап табуны максат итеп куеп, без заемщиклар хокукларын яклау буенча “Форпост” республика иҗтимагый оешмасының идарә рәисе Айдар Яхинга мөрәҗәгать иттек.

“Суны сатып алып эчегез!”

03 ноября

Мәчетле районында халык җыены үткәрергә нәрсә этәргеч биргән?
Олы Устьикинда 300дән артык кеше катнашлыгында халык җыены узды. Аны оештыручылар һәм аларга теләктәшлек белдерүчеләр район хакимияте башлыгы һәм прокурорының үз теләкләре белән вазыйфаларыннан китүен катгый рәвештә таләп итте. Җыенны оештыручы эшкуар Дамир Хаҗиев сүзләренә караганда, 2008 елда хакимият башлыгы Юнир Солтанов башлангычы белән районда сөт заводы оештырыла. Аның кушуы буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән сөт фәкать шушы заводка гына тапшырыла. Тик завод үз эшчеләренә — хезмәт хакын, ә хуҗалыкларга һәм хуҗалыкка тапшырылган сөт өчен акчаны, төрле сәбәпләргә сылтанып, әле булса түләми. Нәтиҗәдә, завод бүген аларга якынча 8 миллион сум бурычлы. Зур суммаларга алданганнар исемлегендә “Ленинский”, “Родник”, “Соловьиный родник” кооперативлары, Әҗекәй, Коргат, Тимербай, Тәкә, Яңа Мөслим авыллары халкы. Алар фикеренчә, әлеге акчалар район хакимияте башлыгы кесәсенә кергән һәм аның бу гамәле җинаятькә тиң.

Авылга да салым түләүчеләр кирәк

02 ноября

Финанс-икътисади базасы үсешмәгән Кызыл Яр муниципаль берәмлегендә эш урыннары да санаулы гына

131нче Федераль закон үз көченә кергәннән соң урындагы идарә органнарының эшчәнлеге киңрәк колач алды. Хәзер аларның үзләренә бирелгән вәкаләтләрне гамәлгә ашыру өчен үз бюджеты бар. Ләкин әле закон тулы көченә эшли, дип әйтергә иртәрәк. Чөнки авыл җирендәге күп муниципаль берәмлекләрнең финанс-икътисади, ягъни салым салу базасы үсешмәгән, шул сәбәпле аларга үз вәкаләтләрен файдалану, урындагы халыкның тормыш-көнкүрешенә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итү авырга төшә. Ярмәкәй районы Кызыл Яр авылы биләмәсендә үзидарәне реформалаштыру юлында нинди адымнар ясалган соң? Кызганычка каршы, бу якларда инфраструктура һәм муниципаль икътисад яхшы үсеш алмаган, шуңа соңгы еллардагы ниндидер уңай үзгәрешләр турында да сүз йөртүе кыен. Биредә хәтта авылларның картаюы күзгә ташлана.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»