Көнүзәк

Башкалада башмак симертеп...

26 ноября

Тулы канлы авыл тормышы белән яшәүче уфалыларның күпләр үрнәк алырлык эш-гамәлләре бар

Быел сиксән яшен тутырган Әхияр абый Таюпов Әлшәй районының Нигъмәтулла авылында туган. Бөек Ватан сугышының барлык ачысын татыган. Күп вакыт җиткән ир-егетләр дә күтәрә алмастай авырлыкларны үз иңендә тойган үсмер, кайбер замандашлары кебек, җиңел икмәк эзләп, шәһәргә чыгып китми, ач үлемнәрдән алып калган “балтырганлы һәм катыклы” авылында гомер итүне хуп күрә. Моннан 3-4 ел элек кенә берәрсе аңа: “Абзый, син озакламый шәһәр кешесе булачаксың”, дисә, ул кул гына селтәр һәм: — Юк инде, туганнар, мин — авыл кешесе, шәһәрегез минем өчен түгел, чөнки мин анда бер атна да торалмам, саргаеп үләрмен! — дияр иде. Әмма халык: “Ризыгыңа язган азык тешеңне сындырып керер”, дип юкка гына әйтмәгән шул. “Авыл өчен генә яралган” Әхияр абыйга да 80 яшьлек юбилеен шәһәр кешесе, ул гына да түгел, башкалабыз Уфада яшәүче булып каршыларга туры килә. ...Беренче тапкыр Әхиярне шәһәр “кабул итми”, бәлки, киресенчә, ул аны үз итми, дияргә кирәктер. Бу сугыштан соңгы елларда була. Ул чаклардагы авыл мәктәбе программасын бик яхшы үзләштергән егет, белем алуны дәвам итәргә теләп, күп кенә яшьтәшләре үрнәгендә Дәүләкән шәһәрендәге киң билгеле педагогия училищесына имтихан тапшырырга бара.

Урал аръягына игътибар арта

25 ноября

Урал аръягын үстерүнең комплекслы планнарын әзерләү буенча эшче төркемнең күчмә утырышы Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов җитәкчелегендә үтте. Фикер алышуда республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль территориаль структуралар, урындагы үзидарә органнары, бизнес берләшмәләр һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Илшат Таҗетдинов, эшче төркем әгъзалары керткән тәкъдимнәргә анализ ясап, Урал аръягында социаль-икътисади үсешнең тискәре динамикасы саклана, дип ассызыклады. Тәкъдим ителгән проектларны, аларның нигезләрен җентекләп өйрәнүгә, территорияләр үсешен инвестицион, бюджет һәм финанс ягыннан дәртләндерүнең нәтиҗәле алымнарын кертүгә зур игътибар бирелде. Инвесторлар, федераль үзәк белән эшләү алымнарын тамырдан үзгәртергә, кемгәдер салышып яшәүне туктатырга, халыкның икътисади активлыгын дәртләндерергә, чит ил һәм төбәк тәҗрибәсен интенсив өйрәнергә, Урал аръягын үстерү перспективаларын алдан күрү системасын булдырырга кирәк, дип билгеләнде.

“Җил искәндә” җир мәсьәләсе кузгатыла

25 ноября

яки ни сәбәпле авыл халкы пай җирләрен алырга ашыкмый?

Җәмгыятьтә җир мәсьәләсе турындагы бәхәсләр тагын да куера башлады. Әмма әлегә аның төп хуҗалары — авыл эшчәннәре, аграр предприятиеләр һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренең фикерләре бик ишетелми. Проблемаларны еш кына авыл тормышыннан ерак торган сәясәтчеләр, эшкуарлар күтәрә. “Түгәрәк өстәл”ләр артына җыелганда да, кызганычка каршы, авыл фикеренә азрак колак салалар төсле. Соңгы мәгълүматлар буенча, Башкортстанда җир пае алырга хокукы булган 350 мең кешенең 270 меңнән күбрәге аңа ия булган. Республикада авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җир участокларын гражданнар тарафыннан түләүсез хосусыйлаштыру 2010 елның 1 гыйнварына кадәр дәвам итте. Җир мәсьәләсе илдә сәяси һәм еш кына аерым партияләр тарафыннан көч сынашу, “беләк куәтен” ачыклау темасы да булды. Монысы аеруча хәвефле. Чөнки әлегә кадәр сайлау компанияләре җитә башласа, сәясмәннәр авыл халкыннан ышаныч, таяныч өмет итеп, иң авыр нокталарын — “җир темасы”н кузгаталар иде. Җәмгыятьтә соңгы вакытта пай җирләре язмышын күтәрүнең дә “сайлау җилләре” белән бәйле булмаячагына бик ышанасы килә. Әлбәттә, проблема күптән өлгерде һәм хәл итүне көтә. Паеннан мәхрүм калып, абзарындагы кәҗәсенә салам да юнәтә алмаган авыл бабайлары гына түгел, көнен төнгә ялгап басуда, фермада эшләгән кешеләр дә пай игелеген күрә алмый, ягъни үз җирендә үскән мал азыгын сорый алмый хуҗалык җитәкчесеннән. Ә хәзер сәясәтчеләрнең фикерен тыңлап карыйк.

Халык сөйли, ә власть ишетәме?

23 ноября

Президентның район-шәһәрләргә сәфәрләре дә урыннардан килгән борчулы сигналлар, мөрәҗәгатьләр, аһ-зарлар нигезендә ясалсын иде

“Заман башка — заң башка”, дибез. Чыннан да, чор алышыну яшәешебезгә үзгәрешләр кертеп кенә калмый, ни аяныч, бик күп күркәм башлангычлар, традицияләр дә онытылып, тарих төпкелендә кала. Әйтик, совет чорында киң үсеш алган эшче хәбәрчеләр челтәре матбугатны яшәештәге җитешсезлекләрне кыю чагылдырган, көн кадагына суккан язмалар белән даими тулыландырып, аның, чын мәгънәсендә, тормышчан, җанлы, хәрәкәттә булуын тәэмин итсә, соңгы чирек гасырда бу күркәм башлангыч тәмам сүнеп калды.

Эшләре уң булгач, бәйрәмнәре дә матур

20 ноября

Тәтешле районына — 75 ел

Тәтешле халкы район оештырылуның 75 еллык юбилеен билгеләде. Район Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитетының 1935 елның 31 гыйнварындагы карары нигезендә төзелә. Бүген ул гомум халкы 25163 кеше тәшкил иткән 13 авыл Советын берләштерә. 75 ел эчендә район күп вакыйгалар кичерә. Аның тарихында тырыш, уңган крестьяннарны кулак ясап сөргенгә озату да, зур авырлыклар белән күмәк хуҗалыклар оештыру, көчле үсеш еллары да була. Ил өстенә олы афәт булып ябырылган Бөек Ватан сугышы еллары тәтешлелеләр хәтереннән һич җуелмый. Районның 7300гә якын ир-егете һәм хатын-кызы фронтта дошман белән кыю көрәште. Күрсәткән батырлыклары өчен Әмир Хәйдәров, Габделхәй Сәетов, Миңнулла Бәдретдинов, Николай Ведерников Советлар Союзы Герое исеменә лаек булдылар. Бәлҗүә авылыннан Гафур Хәмидуллин 1945 елның июлендә Мәскәүдә Кызыл мәйданда үткән Җиңү парадында катнашты. Район халкы бу хакта хатирәләрне бүген дә күз карасыдай саклый. Юбилей тантанасының Бөек Ватан сугышында башларын салган, Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә һәм Чечен Республикасында һәлак булган якташлар истәлегенә куелган мемориаль комплекска чәчәк гөлләмәсе салудан башлануы шуны раслый. Әле исән ветераннар да һәрвакыт игътибар үзәгендә.

Чиста су мәсьәләсе — көн үзәгендә

19 ноября

Бүгенге көндә җир йөзендә 2,5 миллиард кеше чиста су җитмәүдән интегә. Башкортстан су ресурсларына бай республика булса да, үз потенциалын нәтиҗәле файдаланмый. Узган елда республикада агынты сулар белән 1,2 миллион тонна пычрак матдә ташланган. Транспортлау вакытында суның дүрттән бер өлеше югала, торак-коммуналь хуҗалык буенча югалу 40 процентка җитә. Башкортстан халкының 20 проценты эчәр су сыйфаты проблемасы алдында тора. Узган коры җәйдә республиканың 22 районында, Октябрьский һәм Нефтекама шәһәрендә эчәр су дефициты күзәтелде. Әлеге катлаулы хәл су ресурсларыннан нәтиҗәле файдалануны һәм гидрологик режимны саклауны, антропоген факторларны төгәл бәяләүне таләп итә. Кичә узган парламент тыңлаулары нәкъ менә шушы мәсьәләләрне җентекле тикшерде. Аны Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев ачып җибәрде. Русиянең 2020 елга кадәр су стратегиясе һәм Башкортстан территориясендә аны тормышка ашыру юллары хакында Дәүләт җыелышының Аграр мәсьәләләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе, икътисад фәннәре докторы Франис Сәйфуллин чыгыш ясады.

Бер-берсенә терәк, күпләргә үрнәк алар

18 ноября

Сәфәргалиннар гаиләсе белән күптән танышбыз. Архангель районының Тирәкле авылында туып-үскән Дамир белән Благовещен сылуы Лилия 1993 елда гомерлеккә бергә булырга ант биреп өйләнешкәннәр. Яңа гына үзаллы тормышка аяк баскан гаилә, гадәттә, нәрсә хакында хыяллана? Фатирлы булу, ныклы нигез кору, сәламәт балалар үстерү... Максатка омтылучан, эшсөяр Сәфәргалиннар унҗиде ел бергә яшәү чорында боларның барысына да ирешкән. Туган авылы мәктәбеннән соң һөнәрчелек училищесы тәмамлап, хәрби хезмәт үткән Дамир Уфада шофер булып эшли башлый. Ерак Германия җирендә туган Лилиянең балачагы илебезнең төрле почмакларында үтә. Хәрбиләр гаиләсендә үскән акыллы, тәртипле кыз нинди генә мәктәптә укыса да, яхшы билгеләргә генә өлгәшә. Урта мәктәпне Латвиядә тәмамлаган Лилия Благовещенга дәү әнисе янына кайта. Укуын Уфадагы һөнәрчелек училищесында дәвам итә. Әнисенә охшап, бәләкәйдән тегәргә, бәйләргә оста Лилия монда тегүче һөнәренең серләренә өйрәнә. Нәкъ шул мәлдә танышып киткән Дамир белән Лилиянең күңелендә бер-берсенә карата сөю хисе уяна.

Һәр эштә тәвәккәллек кирәк

18 ноября

Инвестор ярдәмендә тергезелгән Башкортстан постау комбинатында якын киләчәктә хезмәткәрләрнең санын ике тапкыр арттыру күздә тотыла

Туймазы районының Түбән Троицкий авылындагы Башкортстан постау комбинатының тарихы XIX гасыр урталарына ук барып тоташа. Заманында шушы предприятиенең даны бөтен илгә таралган иде. Чөнки яхшы сыйфатлы постау җитештерүче комбинат озак вакыт Оборона министрлыгы заказын үтәп килде. Бөек Җиңүгә Түбән Троицкий тукучылары да үзләренең лаеклы өлешен кертә. Сугыш елларында алар чыгарган 2 миллион 938 мең метр постаудан Кызыл Армия өчен 600 мең шинель тегелә. Авылда комбинатны үстерүгә барлык көчен һәм тырышлыгын салган дистәләгән династия барлыкка килә. Гнусиннар, Масленниковлар, Әхмәтовлар һәм башкалар үз язмышын постау сәнәгате белән бәйли. Үсеш чорында биредә авыл халкының өчтән бере хезмәт сала. Әлбәттә, тукучы, җеп эрләүче булып күпчелек гүзәл зат вәкилләре эшли. Мондый нисбәт Түбән Троицкийда әле дә саклана. Соңгы җанисәп нәтиҗәләреннән күренүенчә, монда яшәүче халыкның 65 процентын хатын-кызлар тәшкил итә. Шушы төбәкнең икътисади сулышын, авылның йөзен, халыкның тормыш дәрәҗәсен билгеләгән Башкортстан постау комбинаты 2000 еллар башында бөлгенлеккә төшә. Чөнки Оборона министрлыгыннан заказлар туктатылгач, предприятие финанс ягыннан бернинди терәүсез торып кала. Хәзерге армиядә хәрбиләрне камуфляжга киендерәләр бит. Банкротка әйләнгән постау фабрикасында конкурс идарәсе кертелә, бераздан аның цехлары бөтенләй тынлыкка күмелә. Мондый хәлне кичәге комбинат эшчәннәре бик авыр кичерә. Постау сәнәгатенең, шулай ук безнең дә беркемгә дә кирәгебез юк микәнни, дип, күңелләре әрни аларның. Яхшырак язмыш эзләп, кемдер чит төбәкләргә чыгып китә, кемдер авылда үзенең шәхси хуҗалыгы исәбенә көн күрә.

Иреккә юл

18 ноября

Уфада наркоманияне кисәтү һәм наркоманнарны тернәкләндерү белән шөгыльләнүче дәүләтнеке булмаган оешмаларның утырышы узды

Бүген Интернетта, гәзит белдерүләрендә һәм урам рекламаларында наркоманнарны аноним дәваларга һәм тернәкләндерергә тәкъдим итүчеләр бигрәк күбәйде. Ләкин аларның барысына да ышанырга буламы, шарлатаннардан ничек сакланырга һәм шушы бәлагә таручыларга кайда мөрәҗәгать итәргә? Җәмәгатьчелек оешмалары белән үзара бәйләнешнең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм аларның эшчәнлеген көйләү максатында, быел 15 февральдә РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе тарафыннан Наркоманияне кисәтү һәм наркоманнарны тернәкләндерү белән шөгыльләнүче дәүләтнеке булмаган оешмалар ассоциациясе төзү турында положениегә кул куелды. Ассоциациягә керергә шушындый төр хезмәт күрсәтүче унөч оешма теләк белдергән. Октябрь ахырында республика наркоконтроле идарәсе бинасында Ассоциациянең чираттагы утырышы узды.

“Башкортстан — наркотикларсыз” булачак

18 ноября

29 октябрьдә “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе “2020 елга кадәр дәүләтнең наркотикларга каршы сәясәтендә Башкортстан Республикасында наркомания белән көрәш проблемалары” дигән темага “түгәрәк өстәл” үткәрде. Анда Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, Наркоконтроль идарәсе, Яшьләр җәмәгатьчелек палатасы, медицина учреждениеләре, югары уку йортлары, җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре җыелды. Алар наркотикларны куллану һәм таратуны кисәтүнең төп юнәлешләре, наркотикларның законсыз әйләнешен кисәтү, ачыклау һәм юкка чыгару проблемалары, наркотик матдәләр куллануны беренчел профилактикалауда наркотикка каршы көрәш хезмәтләре роле; яшьләрне, җәмәгатьчелек оешмаларын наркотикларга каршы эшчәнлеккә җәлеп итү, бу юнәлештә гаиләнең һәм укытучыларның роле турында фикер алышты. РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Олег Долгополов билгеләвенчә, республикада наркомания проблемаларына зур игътибар бирелә һәм бездә наркотизация дәрәҗәсе илдәге белән чагыштырганда ике тапкыр түбәнрәк.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»