Көнүзәк

Грамоталы халык кирәк тә ул, мәктәп кенә артык мәшәкать...

11 декабря

Дәүләтебезнең мәгариф системасы эшчәнлегенә мөнәсәбәте соңгы елларда канәгатьләнерлек түгел

Инде берничә ел тормышка ашырылып килүче “Мәгариф” гомумдәүләт проекты начар түгел шикелле. Хәер, программаларны төзи беләләр инде ул бездә. Илгә 70 елдан артык җитәкчелек иткән КПССның программасы да яттан сөйләрлек иде. Нәтиҗәләре генә куандыра алмады: коммунизмны төзеп бетерәбез дигәндә генә ил таркалып, харап булдык. Хуҗа ишәген ач тотарга өйрәткәндәге кебек инде. Ул да үз “эксперименты”ның кызганыч нәтиҗәсен күргәч: “И, мескенкәем, ач торырга өйрәнеп беткәч кенә үлеп харап булдың бит!” — дип елаган ди. Билгеле “Мәгариф” проекты белән дә шулайрак килеп чыкмагае, дигән шик туа кайчак. Күптән түгел Дәүләкән районының бер зур гына авылына командировкага барган идем. Кайтырга чыккач, авыл очындагы автобус тукталышында кул күтәреп торган өч малайны утырттым. Сәгать 12 дә тулмаган иде әле. Шуңа китап-дәфтәр белән шыплап тутырылган сумкаларын чак күтәргән бу малайлардан: — Сез нәрсә, егетләр, әллә дәрестән качтыгызмы? — дип кызыксынам. — Без качмыйбыз — сорап китәбез! — дип, эре генә җаваплый арада иң өлкәне. — Ничәнчедә укыйсыз? — дим. — Без икебез — сигезенчедә, ә ул — алтынчыда, — дип тагын барысы өчен дә җавап кайтара үзен “эшкә соңга калмый торган хуҗа” итеп тойганы. — Автобус йөртмимени? — Ул безне иртән җыеп кына алып килә, ә кайтканда күбрәк үз җаебыз белән. — Чөнки алданрак ычкынасыз... — Юк, аңардан түгел — автобусның бензины җитми безне иртән дә, кич тә йөртергә! Әгәр илтеп тә куярга булса, бензинлык акчаны үзегездән җыябыз, диләр. Шуңа без иртән килеп алганга да бик риза инде! — Ә интернаты юкмыни мәктәбегезнең?! — дип аптырау белдерәм үзем дә кайчандыр 5-10нчы сыйныфларны мәктәп интернатында яшәп тәмамлаган малай буларак. — Бар да ул, тик эшләми... — Нигә? — Анысын без белмибез. Юлда очраган малай-шалай сүзенә карап кына мәктәп хәлләре турында фикер йөртеп булмый, әлбәттә. Бу сөйләшү миңа бары әлеге теманы ныклап өйрәнергә этәргеч булды. Чөнки юлда күп йөрүче кеше буларак, миңа мәктәптән кайтырга чыгып, үткән-сүткән машиналарга кул күтәреп торучы, я булмаса, җәяү атлаучы балаларны еш күрергә туры килә. Юл уңаенда булса, туктамыйча киткәнем юк. Әлеге шул үземнең күрше авылга йөреп укулар онытылмый. Рәхмәт төшсен, кул күтәреп торучы укучы балага игътибар итмичә киткән шоферлар, гомумән, сирәк — халык бездә миһербанлы. Шулай да юлга ялгыз чыккан бала-чага өчен хафаландыра. Бәла мең булмый — бер була, дип юкка әйтмәгәннәр.

Туклану күләмен нормага салалар

10 декабря

Илдә җитештерелгән азык-төлек халык ихтыяҗын канәгатьләндерә алырмы?

Ниһаять, соңгы ике елда Русиядә гомер озынлыгы арту күзәтелә. “Ниһаять” дип әйтү шуннан, әлегә кадәр билгеле сәбәпләр аркасында илдәге бу күрсәткеч дөньядагы иң артта калган дәүләтләрдән генә өстенрәк иде. Русия ел саен бер миллион кешегә кимеде. Гомер озынлыгы арту, ихтимал, демографик үсештә дә чагылыш табар. Озаграк яши башлавыбыз нинди факторларга бәйле соң? Шулар арасында дөрес туклану да мөһим урын тота, ди белгечләр. Сыйфатлырак ризык ашый башлаганбызмы әллә? Русия сәүдә базарында балыкның — 55, итнең — 35, сөт һәм куертылган сөтнең — 33, кош итенең һәм ак майның 25 проценты чит илләр өлеше икәнен исәпкә алганда, болай дип әйтергә нигез юк. Чөнки читтән кайтарылган ризыкларның сыйфаты еш кына сорау тудыра иде. Әйткәндәй, күптән түгел илнең Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы игътибарга лаек өч документ кабул итте. Сатып алучыларның бу турыда хәбәрдар булуы аеруча мөһим. Атап әйткәндә, алар — туклану нормасы буенча рекомендация, дөрес рацион һәм туклану продуктларындагы этикеткаларны укырга өйрәтү инструкциясе. Ирексездән, әллә киләчәктә норма яки рацион буенча гына туклана башларбыз микән, дигән сорау туа. Министрлык чиновниклары русиялеләр сәламәт һәм көчле булсын өчен ничек тукланырга кирәклеген нормага салган. Әлеге документка ярашлы, һәр кеше елына 75 килограмм ит, 22 килограмм балык, 110 литр сөт һәм кефир, 9 килограмм эремчек, 4 килограмм каймак, 2,5 килограмм тоз һәм 260 йомырка ашарга тиеш. Ягъни шул кадәр азык ашаганда гына безнең сәламәтлек яхшы булачак. “Азык әлифбасы”н белү һәркемгә дә кирәк. Шунысы да мөһим: әлеге нормалардан тыш, без үзебездәге зарарлы гадәтләрдән (аракы эчү, тәмәке тартудыр, мөгаен) арынырга һәм тәкъдим ителгән азыкларны да дөрес куллана белергә тиеш. Русия Медицина фәннәре академиясенең Туклану фәнни-тикшеренү институты галимнәре катлаулы икътисади, экологик үзенчәлекләрне өйрәнгәннән соң дөнья күргән әлеге документ. Мондый нормалар элек тә бар иде. Анысында кеше сәламәтлеге өчен мөһим витаминнар һәм минераллар турында сүз бөтенләй булмаган. Яңасында исә без тукланган икмәк һәм он ризыкларының яртысында җитәрлек витамин һәм минераллар булу мәҗбүри. Әйткәндәй, икмәкне дә елына бәрәңге кадәр үк — 95 килограмм ашарга кирәк. Кабул ителгән документта сөт продуктларын куллану нормасы да ачык күрсәтелгән. Яңалык шунда — сөт, кефир, йогуртны елына 110 литр дип кабул итсәк, аны ике өлешкә бүләргә кирәк булачак, яртысының майлылыгы гадәти күләмдә, калган өлеше — майсызландырылган.

Мәгълүмати сугышмы? Юк, дилетантлар уены

09 декабря

Республика матбугаты зыянга эшлиме...

Киңкүләм мәгълүмат чаралары бервакытта да, хәтта иң имин чорларда да тыныч урын булмады. Бер үк вакытта юк итүче дә, сихәтләндерүче дә сүз һәрвакыт кешеләрне борчыды, каядыр чакырды, күп очракларда шатландырды һәм тынычландырды. Бүген миһербансыз түрәләр гади кеше алдында үз кабинетларының ишекләрен ябып куйганда, ул авыр мәсьәләләрне хәл итүдән сыгылып төшкәндә, ялган һәм оятсызлык хакыйкать һәм игелеклелек дип тәкъдим ителгәндә, ул гәзит редакцияләренә ешрак бара. Бу кеше әлеге басманы укучы да түгелдер бәлки, гәзитнең чикләнгән вәкаләтләре аңа ярдәм итү мөмкинлеге дә бирмәс. Еш кына шулай була: кеше үзен тыңлауларына, аның бәласен аңларга тырышуларына яисә шатлыгын бүлешүгә мохтаҗ. Безнең чикләнгән, исәп-хисапка корылган тормышта ихлас уртаклашу, кешелеклелек күрсәтү азая бара. Ярты гасыр чамасы элек басма сүз белән туганлашкан һәм бүген дә каләмне читкә куярга җыенмаган кеше, шулай ук башкорт, урыс һәм татар телләрендәге матбугат басмалары белән иркен танышып бара алу мөмкинлеге булган гәзит укучы буларак, нәкъ менә гәзитләрнең власть белән халык, үткән белән бүгенге, өмет белән ышаныч арасын бәйләп торучы булуын әйтә алам. Бәлки бу хәзер инде бик нечкәргән соңгы җептер. “Труд” һәм “Комсомольская правда” гәзитләренең төбәк кушымтасында “Матбугат: аерым очрак” һәм “Башкортстанда зыянга эшләүче киңкүләм мәгълүмат чараларына акча сарыф итүне дәвам итәләр” дигән мәкаләләр басылып чыгу, дөресен әйткәндә, мине хәтта ачуландырмады да, гарьләндерде-үкендерде генә. Үзләрен гомум дәүләтнеке дип исәпләүче басмалар кыйммәтле урынны, әйтик, зыянлы төрдәге мәкаләләргә бирүе кызганыч. Бәлки, бу сүз куертучы егетләр мәгълүмати сугыш уйнарга булганнардыр? Матбугатка язылу кампаниясенең кызган чоры, һәр гәзит укучы өчен көрәш бара, конкуренция бит. Ә сугышта, Карфаген полководецы Ганнибал әйткәнчә, җиңүгә ирешү өчен барлык чаралар да яхшы.

Социаль карта белән кызыксынучылар арта

08 декабря

6 декабрьдә республикада Башкортстанның социаль картаны кертү буенча тәҗрибәсен өйрәнү максатында Бурятия Республикасы делегациясе булды. Бурятиянең икътисад министры урынбасары Анатолий Самитин җитәкчелегендәге делегация Башкортстанның социаль картасын чыгару механизмы һәм “Башкортстан социаль карталар регистры” җәмгыятендә Бердәм регистратура эше белән танышты. Республика кунакларына универсаль электрон карта һәм Вәкаләтле оешманың инфокиоскларында һәм катнашучы банкларның банкоматында социаль картаның кушымталары ярдәмендә дәүләт хезмәтләрен электрон төргә күчерү буенча якынча проект тәкъдим ителде. Болар — салым кушымтасы, Русия Пенсия фонды кушымтасы, Эчке эшләр министрлыгы кушымтасы (банкоматлар аша түләү), “Росреестр” кушымтасы һәм табибка язылу. Кунакларга, халыкны социаль яклауның территориаль органында “Башкортстанның социаль картасы” проекты буенча эш (анкеталар, заявкалар кабул итү, социаль карталар бирү) күрсәтелде, 46нчы поликлиникада алар регистратура, табиб һәм провизорның автоматлаштырылган эш урынында “Башкортстанның социаль картасы” эше белән танышты. Бурятия Республикасы вәкилләре белән Мотлак медицина страховкалавының төбәк фондында эш тәҗрибәсе белән дә уртаклаштылар.

Идея дөрес, эшләргә кирәк

04 декабря

яки кадрлар, нәтиҗәлелек һәм уңыш турында

Башкортстанда яңача икътисади мөнәсәбәтләргә күчү, җитештерүне модернизацияләү игълан ителде. Шушы уңайдан үз фикерләре белән уртаклашуны үтенеп, без республиканың Аграр берлеге рәисе, “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан бүлеге советы әгъзасы, икътисад фәннәре докторы З. И. Сәетгалиевка мөрәҗәгать иттек. — Зифкать Исламович, соңгы вакытта матбугатта, аеруча икътисадчылар тарафыннан, кыю фикерләр яңгырый, яңача икътисади модель кирәклек турында бәхәсләр барды. Ни гаҗәп, республикага яңа җитәкчелек килгәнче аларның тавышы ишетелмәде. Илдә, республикада җитештерүне, икътисадны модернизацияләү зарурлыгы хакында берничә ел элек үк “Бердәм Русия” партиясе съездында бәян ителгән иде, югыйсә. — Бу уңайдан гыйбрәтле бер вакыйга хәтергә килә. Аны аерым детальләренә кадәр сөйләү кирәк түгел, ә менә мәгънәсе болай. Узган гасырның 50нче елларында Сталинның шәхес культы мәсьәләсе партия съездында күтәрелгәч, ул чактагы ил башлыгы Никита Хрущевка съезд залыннан записка җибәрәләр, “Сталин ил белән идарә иткән чорда сез үзегез Политбюро әгъзасы идегез бит, кая карадыгыз, ни өчен ул чакта үз сүзегезне әйтмәдегез!..” Язуның мәгънәсе шулайрак була. Никита Хрущев аны укый да: “Кем язды моны?”, дип сорый. Залда кабер тынлыгы. “Куркасызмыни, нигә исемегезне әйтмисез? Менә шулай шул. Без дә курка идек”, ди. Ә менә курыкмас өчен җәмгыять үзгәрергә тиеш. Матбугат чараларына ирек биреп, халыкны үз фикерен ачыктан-ачык әйтергә өйрәтү шарт. Гражданлык җәмгыяте дигәндә ачык фикер күз уңында тотыла. Үзеңнең фикереңне ачыктан-ачык әйткән өчен эзәрлекли башласалар, әлбәттә, күпләр авызларына су каба. Чөнки барысы да нәрсәгәдер бәйле: кемнеңдер кайдадыр баласы, яки агасы эшли, хатынын эшсез калдырырга мөмкиннәр. Дөрес, буйсыну факторына бәйле булмаганнар да бар, әмма алар бик сирәк. Андыйлар, түбәләренә сугып торсалар да, үз сүзләрен әйтә тора. Әгәр дә ул сүзләр хак булып чыкса, мондый кешеләр җәмгыять өчен бик кирәк, дияр идем.

Акча. Төзелеш. Фатир

03 декабря

яки ни өчен бу тармакта артта сөйрәләбез?

Төзелешне юкка гына “тормыш көзгесе” дип атамыйлар. Яңа йорт, бина салу — камиллеккә омтылу, алга карап яшәү билгесе, тормыш сыйфатының яхшыруы күрсәткече ул. Төзелеш тармагының ни дәрәҗәдәлегенә карап, гомум социаль-икътисади хәлгә бәя бирәләр. Кызганычка каршы, бүген Башкортстанда бу тармакның хәле мактанырлык түгел. Кризис нәтиҗәсендә иң зур тетрәнү кичергән тармак ул төзелеш. Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов республика төзелеш комплексының бүгенге хәле һәм перспективаларына багышлап киңәшмә үткәрде. Анда, тармакның үсеше мәсьәләсеннән бигрәк, проблемаларның сәбәпләре һәм темпларның сүлпәнлегенә китерүче факторлар хакында сүз барды. Бу аңлашыла да, чөнки диагноз куймый торып, чирне дәвалый башламыйлар. Рөстәм Зәки улы Башкортстан төзүчеләренең данлы үткәнен, республикабыз инфраструктурасын булдыруда аларның бәяләп бетергесез ролен, үз тәҗрибәләрен элекке СССР, хәтта чит илләрдә дә таратуын ассызыклап үтте. Аннан соң бүгенге аяныч хәлгә кичекмәстән киртә кую, аеруча торак төзелешен активлаштыру буенча максатка ярашлы чишелеш табу турында сүз барды. Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе Халит Мәхмүдов үз чыгышында түбән тәгәрәүнең сәбәпләрен ачкан саннар китерде, җыелучылар игътибарына график-сызымнар тәкъдим ителде. Хәтта аерым төбәкләрдә төзелешне тоткарлауның иң беренче тормозы — җир участокларын кабаттан сату өчен таныш-белешләргә бирелү очраклары турында да әйтте. Башкортстанда бүген 3 мең чамасы төзелеш оешмасы теркәлгән. Шуларның 4-5 проценты гына эре предприятие дип атала. Аларда 300 мең кеше эшли. Уртача хезмәт хакы 10 мең сум. 2009 ел йомгакларыннан күренүенчә, әлеге предприятиеләрнең 20 проценты зыянга эшләгән, 150се банкротлык чигенә барып җиткән. Шундыйлар арасында элегрәк торак төзелешенә мөһим өлеш керткән “21нче трест” кебек куәтле җәмгыять тә бар. Бюджет акчасы исәбенә төзелгән социаль объектлар өчен дәүләтнең төзелеш оешмаларына бүгенге көнгә 2 миллиард сум бурычы бар.

Р. М. Әсәдуллин, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Мифтахетдин Акмулла исемендәге БДПУ ректоры:

02 декабря

“Мәктәпкә һәм гаиләгә зур әһәмият бирелә”

— Без, икътисадның төрле тармагында эшләүче белгечләр, ил Президентының чыгышын, аның безнең эшчәнлеккә кагылышлы сүзләрен көтеп алабыз. Быел да ышанычыбыз акланды, без Президенттан күптән ишетергә теләгән сүзләрне ишеттек. Тик Д. А. Медведев аларны бөтенләй көтелмәгән яклап тәкъдим итте. Бу уңайдан ул, һәрвакыттагыча, үзенә тугры кала. Барлык тәкъдимнәрнең нигезендә яңарту-камилләштерү ятуга карамастан, Федераль җыелышка Юлламаның үзәгендә Президентның куелган максатларга ирешүдә мөстәкыйльлеккә чакыруы ята. Бу уңайдан мин аны хуплыйм, чөнки җаваплылык һәм азатлык, һөнәри осталык белән бергә, кешегә тагын да ныграк ачылу һәм үзендәге көч-мөмкинлекләрне тулырак гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирә. Педагог буларак, Президентның безнең барыбыз өчен дә иң беренче бурыч итеп балаларның тулы кыйммәтле үсешен тәэмин итүне, аларны яклауны киләчәккә иң дөрес һәм отышсыз инвестицияләр дип атавы күңелемә хуш килде. “Бала хокуклары якланган һәм аның шәхесе хөрмәт ителгән җәмгыять игелеклерәк һәм кешелеклерәк тә булу белән беррәттән тизрәк һәм яхшырак үсеш ала, аның киләчәге дә имин, өметле”, — диде Д. А. Медведев. Һәм без аның балаларны яклау өлкәсендә нәтиҗәле дәүләт сәясәте кирәклеге турындагы фикерен тулысынча хуплыйбыз, үзебезнең яктан Ватаныбыз мәгарифендә, иң элек, киләчәк кешесе, илебездә һәм дөньяда тынычлык, иминлек нигезе буларак, бала шәхесен формалаштыруның психологик-педагогик принципларына өстенлек бирү өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез.

Җиргә милекчелек мөнәсәбәте

01 декабря

Инвестиция проектларын гамәлгә ашырганда җирне рәсмиләштерү һәм теркәүгә багышланып Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында үткәрелгән “түгәрәк өстәл” утырышына күп кеше килде. Оештыручылар әйтүенчә, катнашырга теләге булганнарның кайберләре анда керә дә алмады. Бу проблеманың актуаль булуы турында сөйли. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Юлай Ильясов, республиканың җир фонды 14,3 миллион гектарга якын, диде. Аларның яртысыннан күбесе — 7,7 миллион гектар авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләр. Башкортстан авыл хуҗалыгы биләмәләре буенча илебездә — җиденче, ә сөренте җирләр буенча алтынчы урында. — Кызганычка каршы, җир өлешләре хуҗаларының хокукый белеме булмавыннан файдаланып, кайбер компанияләр авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне тартып ала, — диде Юлай Талха улы. — Авыл хуҗалыгы җирләрен үз тәгаенләнешендә файдаланмый гына яңадан бүлү очраклары да бар. Дәүләт думасы депутаты Андрей Назаров, соңгы елларда Русиядәге җирләрнең яртысының диярлек басып алу юлы белән хуҗасы алмашынган. Шулай итеп, “Кущевка станицасы проблемасы” бөтен Русия өчен уртак булып чыкты.

Картлыкны шатлык иткән шәһәр

30 ноября

Туймазы пенсионерлары Уфага экскурсиягә килде

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов өлкән яшьтәге кешеләр өчен социаль туризмны үстерү бурычын куйган иде. Аның фикеренчә, актив тормыш алып баручы пенсионерларга мондый сәяхәтләр бик файдалы булачак. Киләсе елга республика бюджетында шушы максатларга 38 миллион сум каралган. Узган якшәмбедә әлеге күркәм башлангычны тәүгеләрдән булып кабул итүче Туймазы шәһәре бер төркем пенсионерларын Уфага экскурсиягә алып килде. Хәер, Туймазы өчен бу яңалык түгел. Анда дүртенче ел инде өлкән яшьтәгеләр өчен “Картлыкны шатлык иткән шәһәр” Халык университеты эшләп килә. Шушы университет әгъзасы булган йөздән артык туймазылы бүген инглиз, немец, француз телләрен, компьютерны өйрәнә, театраль-музыкаль студиягә, спорт түгәрәкләренә йөри. Ә күпләр яратып кабул иткән юнәлеш — туристлар клубы. — Безнең пенсионерлар сәяхәт итәргә бик ярата. Казан шәһәрендә, Болгарда булдык, мөселман һәм православие гыйбадәтханәләре белән таныштык, ел саен Өлкәннәр көне алдыннан Кандра күле буендагы “Ватан” лагерена барабыз, алар анда туристлар мәктәбен үтә, — ди төркем җитәкчесе Наилә Арсланова. Уфада төркем әгъзалары башкала белән танышты, күпләренең биредә күптән булганы юк икән. Шәһәр үскән, матурланган, биек, күркәм йортлар үсеп чыккан, дип билгеләде алар. Сәфәрчеләргә бигрәк тә Михаил Нестеров исемендәге Башкортстан дәүләт художество музеена оештырылган экскурсия ошады. Анда бу көннәрдә бөек рәссам Архип Куинджиның күргәзмәсе тәкъдим ителә.

Белорет урманнарын кем яклар?

27 ноября

Республика Хөкүмәтенең узган елдагы боерыгы табигый байлыгыбызны әрәм-шәрәм итүчеләргә “яшел юл” ачкан

5 июньдә Белорет районының Сермән авылы янәшәсендәге урманда янгын чыга. Дымга сусаган агачлар шартлап яна. Кызганычка каршы, зур бәла килүне әлләни ерак булмаган табигать кочагында сабантуйга җыелган халык та, соңыннан бәйрәмне шул урман төбәгендә дәвам итүче дәрәҗәле түрәләр дә тоймый. Бәйрәм “кәефе” шулкадәр әсир итә ки, урманның дөрләп януын икенче, өченче көнне дә күрмиләр. Бер ай (!) яна Белорет урманы. 5 июльдә Сермәннән 10 чакрым ераклыктагы Керәкә тавында кара төтен күренүе түбәндә урнашкан Шыгай авылы халкын сискәндереп җибәрә. Йоклаган халыкны уятырга теләп, иртәнге сәгать биштә “чаң” сугалар... Әмма урманны гасырлар буе үзенең яшәү терәге, тормыш таянычы дип гомер итүче шыгайлылар янгынны сүндерүдән... баш тарта. “Кызыл әтәч” бәрәңге бакчаларына якынлашкач кына халык теләр-теләмәс кенә урамга чыга.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»