Көнүзәк

Маллар корылыкны җиңәр. Ә кырылуны?

28 декабря

Илдә иткә ихтыяҗның яртысыннан күбрәген импорт каплый.Башкортстанга әлеге куркыныч яныймы?

Гадәттә, декабрь җитсә, авыл ихаталарында да, шәһәр базарларында да җанлылык көчәя. Сугым чоры белән бәйле ул. Әлегә кадәр сәүдә нокталарындагы традицион алыш-бирешләр һәр ике як өчен дә отышлы була торган иде. Быел хәлләр катлаулырак. Җәйге корылык малларга кинәнеп үсәргә мөмкинлек бирмәде. Азык накысрак булгач, авылда сугым малларын тизрәк иткә җибәрү хәстәрен күрә башладылар. Билгеле, базарда ит ихтыяҗдан артык булу крестьян өчен отышлы түгел, бәяләр төшә. Ә шәһәрдә бу хәлне көтеп дигәндәй торалар. Бәяләрне читтән кертелгән итләр дә төшерә. Кызганычка каршы, халыкның күпләп мал суюы киләсе елларда әлеге продукциягә ихтыяҗны гына түгел, хакларны да байтакка күтәрүе ихтимал. Русия киләсе елда Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергән очракта, кибетләребезнең чит илдән алынган ит ризыклары белән тулуы мөмкин. Әлеге вакытта да Русиягә Евросоюз илләренең 4447 предприятиесе ит һәм ит ризыкларын сата. Русиянең әлеге илләр белән хезмәттәшлек итүче предприятиеләре 13тән артмый. Башкортстанда ит җитештерүне арттыру мөмкинлекләре бармы? Республикага әлеге продукцияне читтән кертүгә юл куймас өчен нинди чаралар билгеләнгән? Русиядә иткә ихтыяҗ соңгы егерме ел дәвамында бер дә кимемәде. Аның каравы, халык океан артындагы дусларның “ярдәмен” һәрвакыт тоеп яшәде. Соңгы мәгълүматлар буенча, илнең сәүдә базарларындагы итнең 56 проценты чит илнеке, ягъни Русия ихтыяҗның яртысыннан күбрәген импорт белән каплый. Еш кына, ни сәбәпле Америкадан китерелгән продукция арзанрак, юл һәм башка чыгымнардан соң да фермерлар табыш белән кала, дигән сорау туа. Ә бит башка дәүләтләр белән хезмәттәшлек итә башлаганчы русиялеләр итне күбрәк куллана иде. Әле, мәсәлән, илдә яшәүче һәр кеше елына 58 килограмм ит продукциясе ашый. 1990 елда медицина нормасы буенча 82 килограмм таләп ителгәндә күрсәткеч 75 килограмм иде. Билгеле, моны мал саны кимү, сатып алу мөмкинлеге төшү белән дә аңлатырга булыр иде. 1990 елда Русиядә сыер маллары саны 56,7 миллион башка җиткән булса, ун ел дәвамында яртылашка диярлек кимеде.

Комплиментар сораулар һәм шомартылган җаваплар вакыты түгел

28 декабря

Русия Президенты Дмитрий Медведевның әңгәмәсе ил халкы өметләрен аклармы?

Туфракка аралашмый алтын чыкмый, ди халык. Хакыйкатьтер, халык сүзен ишетеп эшләгән ил хакиме генә дәүләт белән уңышлы идарә итә ала. Киңәшләшеп яшәү гадәте һәр кавемдә диярлек бар һәм моңа мисаллар бихисап. Ә яңа тарихка халык белән даими аралашу гамәлен узган гасырның утызынчы елларында, бөек кризис чорында, тәү башлап Америка Кушма Штатлары Президенты Франклин Рузвельт керткән. “Учак янында” дип аталган һәм атна саен эфирга чыга торган ул тапшыру мәлендә гражданнар, әлбәттә, Президентка сорау белән мөрәҗәгать итә алмаган. Телевидение хасыйл булгач, Америка президентлары халыкка “Америка белән йөзгә-йөз карашып” дигән программа аша мөрәҗәгать итә башлаган. Әмма бу — бер яклы гына бәйләнеш. Үз иле җәмәгатьчелегенә турыдан-туры мөрәҗәгать итү формасын башка дәүләт җитәкчеләре дә актив файдалана. Казахстан һәм Беларусь президентлары Нурсолтан Назарбаев белән Александр Лукашенко телеэфир аша туры бәйләнешкә ел саен чыгалар. Венесуэла Президенты Уго Чавесның атналык телепрограммасы бар. Күп кенә ил лидерлары, Русия төбәкләре җитәкчеләре, министрлар җәмәгатьчелек фикерен Интернет сайты, блоглар аша белергә тырыша. Әмма болай аралашу, табигый, күзгә-күз карап сөйләшүне алмаштыра алмый. Халык белән телевизион күпер ярдәмендә фикер алышу тәҗрибәсен, Русиядә, ялгышмасам, президент булган чорында Владимир Путин керткән иде. Оештыру җәһәтеннән формальлеге ярылып ятса да һәм гади кешеләрнең ил башлыгына халыкның җанына тигән мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итә алу мөмкинлеге бик аз булса да, әлеге телекүперләр ифрат популяр булып китте. Быел декабрьдә Русиянең ике лидеры да, бер-бер артлы, үз халкының уй-хәстәрләрен ишетүгә һәм иҗтимагый тормыш турында фикерләрен аңа җиткерергә дәртләнде. Хөкүмәт Рәисе Владимир Путиннан аермалы рәвештә, Президент Дмитрий Медведев соңгы чорда җәмәгатьчелеккә икенче мәртәбә мөрәҗәгать итә.

Хаклар һаман арта

25 декабря

23 декабрьдә Башкортстан Республикасының ведомствоара махсус комиссиясе әгъзалары азык-төлек базарындагы хәлне тикшерде. Бу комиссия социаль азык-төлек, орлыклар, минераль ашламалар һәм авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге товарлар төркемнәре базары мәсьәләләренә күзәтчелек итә. Товарларга һәм хезмәтләргә кулланучылар бәяләре индексы 2009 ел дәрәҗәсенә карата 108,3 процент тәшкил итте. Бу күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округы төбәкләре исемлегенең уртасында килә. Киңәшмәдә катнашучылар әйтүенчә, Башкортстанда икмәкнең социаль сортларына хак арту сизелә.

Күрсәтелгән хезмәтләр өчен генә түләнергә тиеш

23 декабря

Халыкның тормыш шартларын яхшыртуның иң мөһим проблемаларының берсе — торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре күрсәткән хезмәтләр өчен халыкка уңайлы тарифлар билгеләү. Агымдагы елда хакларның кискен күтәрелүе күзәтелде. Бу проблеманы хәл итүдә дәүләт властеның барлык органнары, шул исәптән килеп туган хәлләрне көйләү мөмкинлекләре булган парламент та катнашырга тиеш. Бу уңайдан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе К. Б. Толкачев безнең хәбәрчебезнең сорауларына җавап бирде. — Хөрмәтле Константин Борисович, торак-коммуналь хуҗалык тармагында килеп туган хәлгә сәбәпче булган төп факторларга нинди бәя бирер идегез? — Иң беренче чиратта шуны билгелим: икътисадның бу тармагына даими табыш керә. Аны технологик җиһазларны реконструкцияләүгә, яңартуга, искергән узелларны алмаштыруга тотынырга кирәк. Кызганычка каршы, бу эшләр башкарылмый. Һәм бу тармакта җинаятьчел гамәлләр барлыкка килү шуның белән аңлатыла да. Техник-технологик яктан караганда да икътисадның бу секторы проблемалы тармакларның берсе булып тора. Тарифларның күләме газга һәм башка энергия чыганакларына Федераль Хөкүмәт билгеләгән бәягә бәйлелеге дә төп проблема булып тора. Монополистлар күрсәткән хезмәтләр өчен ел саен нигезсез рәвештә бәяне арттыра. Халык нигезсез күтәрелгән тарифлар буенча түли. Шул ук вакытта төп икътисади күрсәткечләр — рентабельлелек, чыгымнар, аларны киметү исәпкә алынмый, монополияләр җитәкчеләренең хезмәт хакы нигезләнелми. Бу очракта торак-коммуналь хуҗалык тармагындагы дәүләт сәясәте өчен төбәк һәм муниципаль властьларга халык алдында җавап тотарга туры килә. Шуңа күрә төптән уйлап эшләргә, шулай ук салым сәясәтенә үзгәрешләр кертергә кирәк, бәлки, федераль бюджет керемнәренең бер өлешен төбәкләр файдасына бүлү файдалырактыр. Тагын бер проблема — торак-коммуналь хуҗалык эшчәнлегенең нигезе булган законнар базасының йомшаклыгы. Бу проблемага Дәүләт думасы һәм Русия Федерациясе субъектларының законнар чыгару органнары җитди игътибар бүләргә тиеш. Тагын бер авырткан урын: халык үз хокукларын, бу гади булмаган тармактагы законнарны начар белә. Халык сүлпәнлек күрсәтә, барлык мәсьәләләрне хәл итүне йортлар идарәләренә йөкләүне дәвам итә. Торак хуҗалары ширкәтләрен оештыру проблемасы да хәл ителмәгән. Алар торак хуҗалыгына идарә итүдә катнаша, торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре һәм оешмалары эшчәнлеген җәмәгать күзәтчелегенә алала. Мондый хәлдә дәүләт һәм муниципаль властьларның халык белән турыдан-туры әңгәмәләшүе, үзгәртеп коруларның әһәмиятен һәм эчтәлеген аңлату бик мөһим. Һәр фатирда җылылык, су һәм электр энергиясен исәпләү приборларын урнаштырып кына бу хәлне нәтиҗәле көйләргә мөмкин, дип исәплим. Бу проблеманы уңышлы хәл итү өчен күп тырышлык салырга кирәк. Торак-коммуналь хуҗалык системасында базар мөнәсәбәтләренә күчүдән башка безнең башка төр альтернативабыз юк. Базар мөнәсәбәтләрен, көндәшлеккә сәләтле мохит булдыру торак-коммуналь хезмәтләргә гадел бәя билгеләргә һәм аларның бәясе үсүгә чик куярга мөмкинлек бирәчәк. Мәсәлән, 1999-2008 елларда торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар 9,5 тапкыр артты, шул ук вакытта сатып алынылучы товарлар бәясе — 3,5, халыкның номиналь керемнәре 5,5 тапкыр гына артты.

Туймазы пенсионерлары... француз теле өйрәнә

22 декабря

Хәзер алар бизнес-планнарын якларга әзерләнә

— Их, чак кына иртәрәк килмәгәнсез. Бүген 8нче мәктәптә милли биюләр белән шөгыльләнүчеләр җыелган иде. Барысы да зур канәгатьлек тойгысы белән таралышты, — дип каршы алды Туймазыдагы халык университеты координаторы, биредәге “Елларым — минем байлыгым” дигән иҗтимагый оешма идарәсе рәисе урынбасары Закирә Миңнегалиева. — Хәер, сезнең Халык университеты укучылары — безнең пенсионерлар белән очрашып сөйләшергә мөмкинлегегез бар. Төштән соң алар 6нчы мәктәптә компьютер технологияләре һәм инглиз теле дәресләренә җыелачак. Безнең эшчәнлек бит күптөрле, университетка йөрүче һәркемгә кызыксынуын үстерү, белемен арттыру өчен күңеленә ошаган дәресләрне сайлап алу мөмкинлеге бар. Туймазы юридик колледжы базасында оештырылган Халык университеты 2006 елдан бирле эшли. Шушы проектны гамәлгә ашыру биредәге өлкән яшьтәге кешеләрнең тормышына сизелерлек үзгәрешләр керткән. — Безнең уку йорты социаль учреждениеләр өчен белгечләр әзерли. Билгеле, аларга пенсионерлар белән эшләргә туры килә, — ди колледж директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Ирина Старкова. — Бездә берничә ел элек юридик кабул итү бүлмәсе ачылган иде, анда өлкән яшьтәгеләргә, аз тәэмин ителгән кешеләргә хокукый ярдәм күрсәтәбез. Безнең мәнфәгатьләр “Картлыкны шатлык иткән шәһәр” проекты авторларның изге ниятләре белән тап килде. Ә бу программа дөньяның күп илләрендә киң яклау тапкан. Безнең Туймазы кызы, педагогия фәннәре кандидаты Гөлнара Миңнегалиева Мәскәүдә яши һәм эшли. Бер кайтканда ул шул проектны безгә тәкъдим итте. Шулай итеп, Туймазыда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының “Картлыкны шатлык иткән шәһәр” дигән проекты гамәлгә кертелә. Шунысы игътибарга лаек: юридик колледж укытучылары өлкән яшьтәге кешеләр белән түләүсез шөгыльләнә, дәресләр үткәргән өчен бернинди түләү алмый. Туймазы пенсионерлары бүген тәҗрибәле педагоглар ярдәмендә инглиз, немец һәм француз телләрен үзләштерә. Ә информатика дәресләре юридик колледж талиплары белән берлектә үткәрелә. Пенсионерлар психология һәм хокук нигезләре, журналистика буенча занятиеләргә дә теләп йөри. Алар уку йортында Ислам һәм православие диннәре кануннарын да өйрәнә.

Ике үзәк булырга тиеш түгел

22 декабря

20 декабрьдә Уфада, “Интерфакс” агентлыгында “Урал” хәйрия фондының мәгълүмат хезмәте җитәкчесе Сергей Лаврентьев катнашлыгында матбугат конференциясе үтте. Мәгълүм булуынча, Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов җитәкләгән әлеге фондта 2009 елда республиканың нефть эшкәртү заводларын сатудан кергән 63 миллиард сум тупланган. Әлегә кадәр булган килешүләргә ярашлы, депозит счетларына салынган әлеге акчалардан ел саен алынган 4,5 миллиард сум дивидендларны республикадагы социаль программаларны тормышка ашыруга юнәлтү каралган. Фонд акчаларын нәтиҗәле тотынуга Попечительләр советы күзәтчелек итәчәк һәм аның составына Башкортстан җитәкчелегеннән һәм иҗтимагый оешмалардан вәкилләр керергә тиеш иде. Әмма матбугат конференциясендәге чыгышында Сергей Лаврентьев “фонд эшчәнлегенә кагылышлы барлык карарлар фәкать Мортаза Рәхимов җитәкләгән Фонд советы компетенциясендә тора”, дип белдерде. Шулай ук, аның сүзләреннән аңлашылуынча, республика Хөкүмәте Попечительләр советында күпчелекне биләмәячәк. Матбугат конференциясендә Сергей Лаврентьев авызыннан яңгыратылганнарга бәйле, Башкортстан Президенты Хакимияте җитәкчесе урынбасары Ростислав Морзагулов түбәндәгеләрне белдерде:

Боз кузгалдымы?

18 декабря

Күмертау шәһәре мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбиятын укытуның бүгенге торышы

“Җитәрлек симәнә салдык, удобрение завезли, язгы посев эшләрен успешно гына проведем, Аллаһы боерса...” Таныш сүзләрме, агай-эне? Әйе, дөрес әйтәсез, югары белемле җитәкчеләр авызыннан еш кына ишетергә туры килә шундыйрак җөмләләрне. Такташча әйтсәк: “Совсем сүзен “чәпчим” чәпчеттегез, урыс аңламаслык иттегез”. Бүгенге көндә кайбер төбәкләрдә, авыл-шәһәрләрдә татар телен укытуның торышы турында уйлаганда башка иң беренче килгән мисал гына бу. Әмма Күмертау мәктәпләрендә татар теле укытылмый икән, я булмаса бөтенләй начар укытыла икән, дигән сүз түгел бу. Шулай да шәһәрнең, авылдан аермалы буларак, халкының составы, тел мохите, туган теленә карашы икенче икәнлеген истән чыгарырга кирәкмидер. Күмертау — төрле объектив сәбәпләр аркасында күрше Мәләвез, Салават, Ишембай, Стәрлетамактан да ныграк урыслашкан шәһәр, халкының 61,6 процентын урыслар тәшкил итә. 11,5 меңе (16,4 процент) — башкорт, 9 меңе (12,9 процент) татар милләте вәкилләре. — Соңгы елларда, “Башкортстан Республикасы халыкларының телләре турында” Законга ярашлы рәвештә, туган телләрне укытуда алга китеш ырамлы булды, — ди шәһәрнең мәгариф бүлеге җитәкчесе Ольга Музюкина. Мәктәпләрдә 7311 укучы белем ала, шуларның урыс булмаганнары — 1819 бала. Алардан 64,16 проценты туган телен өйрәнә. Әйе, бу — матур гына күрсәткеч. Чынлап та, шәһәрдә башкорт балалар бакчалары, башлангыч мәктәп, башкорт гимназиясе, политехник лицей ачылу уңай нәтиҗәләр бирде. Ләкин татар балаларына туган тел укыту әлегә бик зур булмаган күрсәткечләргә кайтып кала. Әлеге көндә татар теле 6нчы, 9нчы, 11нче, 12нче мәктәпләрдә, 1нче гимназиядә генә укытыла, бу дәресләргә барлыгы 140 бала йөри икән. Күрсәткеч шәһәр мәктәпләрендә белем алучы 795 татар баласының 16,8 процентын гына тәшкил итә шул.

Русия — уртак йортыбыз

17 декабря

Илдә тормыш һәркемгә уңайлы булсын дисәк,һәркем үзен тиешле дәрәҗәдә тотарга да бурычлы

Кичә Русия Хөкүмәте Премьер-министры Владимир Путин тугызынчы тапкыр, шул исәптән Хөкүмәт башлыгы вазыйфасында өченче тапкыр, туры эфирда ил халкы белән аралашты. “Владимир Путин белән сөйләшү. Дәвамы...” тапшыруы дүрт сәгатьтән артык дәвам итте. Ил гражданнары Владимир Путинга сорауларны мөмкин булган барлык чаралар аша юллау мөмкинлеге алды.Тапшыруны туры эфирда журналист Эрнест Мацкявичюс алып барды. Мәгълүматлар эшкәртү үзәгендә Мария Ситтель эшләде. Сөйләшү башында Владимир Путин кыскача ел йомгакларына тукталды. — Былтыр ел йомгаклары турында сүз алып барырга шактый катлаулы иде. Дөньякүләм финанс кризисына бәйле, былтыр икътисади үсеш күрсәткече 7,9 процентка түбән тәгәрәде. Быел 3,8-4 процент дәрәҗәсендә үсеш күзәтелә. Дөрес, әлеге күрсәткеч Кытайдагы үсеш күрсәткеченнән калыша, әмма Европадагы һәм АКШтагы күрсәткечтән югарырак һәм иң мөһиме — уңай. Шулай ук, былтыр илнең сәнәгать производствосы 9,8 процентка түбән тәгәрәсә, быел 8 процент дәрәҗәсендә үсеш күзәтелә. Дөрес, авыл хуҗалыгы өчен ел авыр килде. Әйтик, 2008 елда — 108, былтыр 98 миллион тонна ашлык үстереп алынса, быел уңыш күрсәткече 60,5 миллион тонна белән чикләнде. Әлбәттә, авыл хуҗалыгына ярдәм күрсәтү төп өстенлек булып тора һәм ул, һичшиксез, үз нәтиҗәсен бирер, дип ышанам, — диде чыгышында Владимир Путин. Хөкүмәт Премьер-министры белдерүенчә, икътисади күрсәткечләрнең яхшыруы халыкның социаль якланганлыгында да уңай чагылыш тапкан. Быел илдә реаль хезмәт хакы күләме 4,2 процентка арткан. Пенсияләр былтыр 24 процентка күтәрелсә, быел 45 процентка үсеш кичергән. Ярлылык чигендә яшәүчеләр саны да 13,1 проценттан ел эчендә 12,5 процентка кадәр кимегән. “Бу — яхшы динамика”, — дип белдерде Владимир Путин. Шул ук вакытта ул, ил икътисады кризиска кадәрге үсеш дәрәҗәсенә 2012 елның урталарына гына чыга алачак, дип белдерде. Алдан күзалланганча, Хөкүмәт Премьер-министрына юлланган тәүге сорауларның берсе узган ялларда Мәскәүдә булган урам чуалышлары, аның сәбәпләре турында булды. Тапшыруда Мария Ситтель белдерүенчә, Мәгълүматларны эшкәртү үзәгенә бу хакта меңәрләгән сорау алынган. Бу җәһәттән Премьер-министрның җавабы катгый булды.

Юл хатаны гафу итми

16 декабря

Укыту, профилактика һәм бер максатка эшләү хакында

Атна ахырында Башкортстан Республикасының юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча комиссиясенең утырышы булачак. Анда министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнаша. Хөкүмәтнең яңартылган бу комиссиясен Премьер-министр урынбасары Сергей Афонин җитәкли. Билгеле булуынча, Русия Хөкүмәте “2006-2012 елларда юл хәрәкәте хәвефсезлеген үстерү”, дип аталган максатлы федераль программа кабул иткән иде. Шуның кысаларында чараларны тормышка ашыру максатында безнең республикада да хәвефсезлек буенча программалар кабул ителде. Әлеге комиссия утырышларында башлыча шушы документларны гамәлгә ашыру буенча көнүзәк мәсьәләләр карала. Республикада ел башыннан 4 меңгә якын юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Шуларда 600гә якын кеше һәлак булган, биш меңе төрле тән җәрәхәтләре алган. Дөрес, соңгы елларда фаҗигаләр саны кимүгә бара, әмма һич кенә дә тынычланыр урын юк. Юл кагыйдәләрен төгәл үтәү, күңелсез хәлләрне киметү буенча бик күп эшлисе бар әле. Хөкүмәт комиссиясендә җәмәгать оешмаларыннан Бөтенрусия автомобильчеләр җәмгыятенең (ВОА) Башкортстан бүлеге җитәкчесе Ирек Булгаков та бар. Шушы көннәрдә ул Мәскәүдә ВОАның чираттагы съездында булды һәм чыгыш ясады. Хөкүмәт утырышы алдыннан без Ирек Зиннәт улы белән очраштык һәм ул автомобильчеләр форумында куелган бурычлар, Башкортстанда хәвефсезлекне тәэмин итү буенча кичектергесез чараларга карата үз фикерен белдерде.

Алданганнар торак алачак

15 декабря

Кичә Хөкүмәт йортында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов алданган дольщиклар проблемаларын хәл итүгә багышланган киңәшмә үткәрде. Торак алуга исәп тотып үз средстволарын төзелешкә салган гражданнарның еллар үтү белән застройщиклар тарафыннан алдануы проблемасы кичә-бүген генә барлыкка килмәде. Ил буенча мондыйлар байтакка җыела. Алар Мәскәүдә Хөкүмәт бинасы каршында да пикетлар үткәрә, кайбер шәһәрләрдә хәтта зур трассаларны басуга да барып җиттеләр. Шушы проблемаларны хәл итү, ягъни дольщикларның законлы хокукларын яклау максатында “Бердәм Русия” партиясенең махсус комиссиясе булдырылган иде. Аны элекке танылган журналист, хәзер Дәүләт думасы депутаты Александр Хинштейн җитәкли. Шушы көннәрдә ул Уфага килде һәм шәһәрдәге проблемалы төзелешләрдә булды, алданган дольщикларның инициатив төркемнәре башлыклары белән очрашты. Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Сергей Афонин, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Павел Качкаев һәм башка ведомстволар, төзелеш оешмалары җитәкчеләре белән алданган гражданнарга торакны төзеп бетереп бирү мәсьәләләре буенча җентекле сөйләшүләр булды. Әлеге киңәшмәдә Хөкүмәт вәкилләре, ведомство һәм учреждениеләр, төзелеш оешмалары җитәкчеләре, инициатив төркемнәр вәкилләре чыгыш ясады. — Ил буенча дольщикларга ярдәм итү юнәлешендә эш алып барыла. Мин моңа кадәр Русиянең 45 төбәгендә булдым. Башкортстанда элекке җитәкчелекнең бу проблемага игътибары җитмәде. Шуңа күрә бер проблеманы вакытында хәл итмәү икенчесен китереп тудырды. Хәзер хәл тамырдан үзгәрә. Башкортстан Президентының, Хөкүмәтнең, Уфа шәһәре хакимиятенең соңгы вакытта бу проблемага җитди игътибар бирүе оптимизм тойгысы уята, — диде Александр Евсеевич.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»