Көнүзәк

Тешләгән этне закон яклый, ә кешене?..

20 февраля

Дәүләт җыелышы-Корылтай комитеты утырышында шушы мәсьәлә тикшерелде

Республикада һәм шулай ук Уфада, махсус чаралар күрелүгә карамастан, урамнарда хуҗасыз этләр һәм песиләр саны арту күзәтелә. Күптән түгел үз көченә кергән закон әлеге категориягә караган хайваннарны көч кулланып үтерүне тыя. Әйтергә кирәк, моңа кадәр урам этләрен һәм песиләрен тоту белән шөгыльләнүче “Махсус автохуҗалык” предприятиесе хәзер башкалада аларны контрольдә тота алмый. Шул ук вакытта, хуҗасыз хайваннарның исәпсез артуы шәһәрдә санитария-эпидемиология хәленең катлаулануына китерүе ихтимал. Яңа закон бер яклап иясез эт-песиләрнең яшәүгә хокукын якласа, икенчедән, аларның кешеләргә һөҗүм итүе активлашачагы, котыру чирләрен таратачагы һәм шәһәрне пычратачагы көн кебек ачык.

Ун мең сумыңа - өч мең “дәүләт премиясе”!

19 февраля

Республикада яңа торак программасы гамәлгә ашырыла башлаячак

Республика җитәкчелеге халыкка яңа фатир сатып алу өчен акча тупларга ярдәм итү юлын уйлап тапкан. Быел 1 апрельдән “Торак төзүгә акча салу” программасы эшли башлаячак. Әлегә анда, кереме һәм торакка мохтаҗ булу-булмавына карамастан, һәр кеше катнаша ала. Аннары ярдәм мохтаҗларга гына күрсәтеләчәк. Бу программада катнашу өчен вклад ачарга кирәк. Ким дигәндә өч ел дәвамында кеше шул исәпкә ай саен өч мең сумнан алып ун меңгә кадәр акча күчереп барырга тиеш. Вклад буенча процент ставкасы 1-1,5 процент булачак. Дәүләт ай саен кертелгән акчаның 30 проценты күләмендә “бюджет премиясе” бирәчәк, аның иң зур күләме 3 мең сум белән чикләнгән. Ягъни, граждан ун мең сум кертсә, дәүләт өстәмә рәвештә өч мең сум күчерәчәк, бу елына барлыгы 36 мең сум дигән сүз. Ә кеше вкладына күпме теләсә, шулкадәр акча күчерә ала. Быел бу программага 50 миллион сум акча тотылмакчы, әлеге сумма 1500 кешегә җитәргә тиеш. Киләсе ике елда “бюджет премияләре”нә 115 миллион сум тоту каралган, ягъни программада катнашучылар саны ике тапкыр артачак. — Без әлегә бу системада катнашучыларның төгәл санын фаразлый алмыйбыз, шуңа тиешле бюджет суммасын билгеләү катлаулы. Бер елдан соң “дәүләт премиясе” мохтаҗларга гына бүленә башлаячак, — ди Дәүләт төзелеше идарәсе инвестиция проект­лары бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Егор Родин.

Су буендагы камышларны кем кисәр?

19 февраля

Бездәге туризм өлкәсен әлегә шундый сораулар гына борчый кебек

Президент Рөстәм Хәмитов республикада туризмны үстерү мәсьәләсенә җитди карый. Бу Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык Юлламада да, моңа кагылышлы утырышлар үткәрелүендә дә ачык чагыла. Сер түгел, Башкортстан гүзәл табигате, чагыштырмача чиста экологиясе белән чит ил кешеләрен дә җәлеп итә, әмма бездә әлегә туризм тармагы үсешкән дип булмый. Табигате, җитештерү тармагы белән безнең илдән шактый калышкан илләрдә дә ни өчен туризм киң колач алып эшли? Бездә туризмны үстерүгә нәрсә комачаулый соң? Шушы һәм башка сорауларга җавап табу максатыннан Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты “Кандракүл” тау чаңгысы комплексы базасында күчмә утырыш үткәрде. “Башкортстан Республикасында туризм эшчәнлеге турында” Законның үтәлеше дә тикшерелгән бу утырышта Корылтайның даими комитетларыннан депутатлар, Президент Хакимиятеннән һәм Хөкүмәттән вәкилләр, Туймазы районы җитәкчеләре һәм туризм белән шөгыльләнүче эшкуарлар катнашты.

Компенсация алу өчен гариза тапшыр

18 февраля

Тарифлар буенча дәүләт комитеты торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә даими мониторинг үткәрә. Узган елның июлендә республиканың 28 районы һәм 9 шәһәре буенча әлеге түләүләрнең билгеләнгән үсеш күрсәткеченең артуы күз уңында тотылды. Моның сәбәбе — су һәм җылылык тәэминаты тармагында субсидияләрнең гамәлдән чыгарылуы һәм кайнар суга икътисади яктан нигезләнгән тарифлар билгеләнү.

Төньяк-көнчыгыш районнар ничек үсешә?

18 февраля

Нуриман районында 2011-15 елларга Башкортстанның төньяк-көнчыгыш районнарын социаль-икътисади үстерү буенча комплекслы программаның Координация советы утырышы үтте.

Модернизация ат көченә калдырмасмы?

18 февраля

Техника саны түгел, аның җитештерүчәнле эшләве мөһим

Аграр реформалар чорында илебез азык-төлек бәйсезлеген югалту чигенә якынлашты. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, бөтен-дөнья икътисади кризисыннан соң Русиядә ашлык җитештерү күләме тагын да кимеде. Әмма бу табигый шартларга гына бәйлеме? Авыл тормышыннан ерак торган кешеләр дә бүген аграр җитештерүдә заманча техника җитмәвен тоя торгандыр. Саннарга игътибар итик. Соңгы елларда илдә машина-трактор паркы 2,5 тапкыр кимеде. Тик бу һич тә югары җитештерүчәнле техника саны артуга бәйле түгел. Һәр гектар сөренте җиргә бүлеп исәпләгәндә, илдә аның энергия белән тәэмин ителеше минималь дәрәҗәдән ике тапкырга кимрәк. Технологик таләп буенча бер гектар сөренте мәйданына өч ат берәмлеге күләмендә көч кирәк булса, Русиядә ул 1,5 берәмлектән артмый. Әлеге күрсәткеч Европа илләрендә 4-4,5, АКШта 8,5 ат көче тәшкил итә. Шулай булуга карамастан, Русия крестьяны чит ил фермеры белән ярышып иген үстерә, хәле арык ат хәленә төшеп баручы техника белән идарә итә. Ә бит узган ел язын илдәге басу техникасының 12 проценты басуга бөтенләй чыга алмаган.

Йөрәгемнең бер өлеше синдә калды, Әфганстан!

15 февраля

Бәйрәм алдыннан сугыш яугирләре журналистлар белән очрашты

Кичә Уфа Шәһәр мәдәният йортында совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел тулу уңаеннан тантаналы җыелыш узды. Анда Президент Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, яугир-интернационалистлар, герой якташла­рыбыз, атап әйткәндә, Советлар Союзы Герое Александр Салуянов, Русия Геройлары — Анатолий Сафронов, Риф Сәхәбетдинов, Владимир Алимов һәм Рәфыйк Ихсанов катнашты.

Ике шәһәрдә сайлау - ике төрле нәтиҗә

15 февраля

Уфа шәһәре хакимияте башлыгы вазыйфасына башта ун кеше дәгъва иткән иде. Дүрт кандидат документларны дөрес тапшырмау нәтиҗәсендә төшеп калды, тагын өчесе эксперт комиссиясе имтиханын үтә алмады. Ахыр чиктә хакимият башлыгы вазыйфасын биләүгә Сәет Закиров, Ирек Ялалов һәм Владимир Чернов кандидатуралары расланды.

Нәфесегез, ай-һай, зур икән!

13 февраля

Илебездә кыйммәтле автомобильләр сатып алуга заказлар урнаштырган урындагы хакимиятләр билгеле булды. “Намуслы сатып алулар өчен” Гомумрусия халык фронты проекты экспертлары шундый анализ үткәргән. Бу рейтингка безнең республика муниципалитетлары да кергән.

Үзе - баш, үзе - түш

12 февраля

Икътисад лицей-интернаты директоры эшчәнлегендәге кимчелекләр фаш ителде

Республика Президенты каршындагы Дәүләт средстволарын нәтиҗәле файдалануга җәмәгать контроле буенча совет Уфадагы Икътисад лицей-интернаты эшчәнлеген тикшерде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»