Көнүзәк

Кышның сынаулары каты

21 января

Торак-коммуналь хуҗалык эшчәннәре көтелмәгән хәлләргә әзерме?

Моннан җиде дистә ел чамасы элек Кыш бабай безнең халыкка фашист илбасарларын Мәскәү яныннан кире борырга ярдәм иткән. 1941 елның салкыннары җылымса Европада җиңел җиңүләр яулап өйрәнгән немецлар өчен көтелмәгән сынауга әверелгән. Быелгы кыш совет халкының уртак көче белән дистәләрчә ел төзелгән энергетика системасын кармап, кесә калынайтырга исәп тоткан “эшем ияләре”нең кулына сукты. Мәскәү өлкәсенең күп кенә районнары һәм авыллары кышкы яңгырлардан соң айлар буена утсыз утырырга, хәтта Яңа елны шәм яндырып каршыларга мәҗбүр булды. Мәскәү аэропортларындагы мәхшәрләрне телгә алып тору да артык. Ә безнең энергетикларыбыз, торак-коммуналь хезмәте күрсәтүчеләребез кышның каты сынауларына әзерме? Безгә караңгылыкта калу яисә салкын фатирларда туңу куркынычы янамыймы? Шушы сораулар белән Кыргыз-Миякәдәге җылыту һәм яктырту челтәрләре муниципаль предприятиесе директоры Филүс Әнвәр улы БӘХТИЯРОВКА мөрәҗәгать иттек. — Мәскәү хәлләре сезнең эшчәнлеккә ниндидер аерым киеренкелек өстәдеме, югарыдан төшүче таләпләрне, тикшерүләрне арттырдымы? — Әлбәттә. Менә минем эш өстәлемдә генә дә дистәләгән хат һәм күрсәтмә ята. Аларның күбесендә Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Ялалов һәм Миякә районы хакимияте башлыгы Зәйнулла Насыйров култамгалары тора. Безнең өчен алар — беренче пландагы күрсәтмәләр. Алар буенча башкарыласы эшләрне мин үзем күз уңында тотарга бурычлы. Әлбәттә, югарыдан күрсәтмәләр булмаганда да безнең система сәгать кебек төгәл эшләргә тиеш. Чөнки бәләкәй генә өзеклек тә зур кыенлыклар тудыра һәм халыкның көнкүрешен катлауландыра ала. Бу кыш минем өчен икеләтә сынау чоры булып тора. Беренчедән, аның шактый катлаулы, башка еллардагыдан аермалы булачагын күпләр алдан ук фаразлады. Хәер, моны чамалау өчен күрәзәчегә бару кирәкми иде. Җәйге катаклизмнар да кышның ничек булачагын күрсәтте. Ә без кышка болай да “ныклык запасы” белән әзерләнәбез. Өстәвенә, бу кыш — минем яңа вазыйфадагы беренчесе. Монда җитәкче булып былтыр апрельдә килдем. Моңарчы авыл хуҗалыгында эшләдем.

Шундыйларны ничек җир күтәрә?!

20 января

Иглин районында бер хатын, өч сабыен бикләп, атна буе эчеп йөргән

Үсмерләрнең тайгак юлга басуының, эчкечелек, наркомания кебек заман афәтләре колына әверелүенең сәбәпләре шактый. Иглин районы эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе җитәкчесе, милиция майоры Ирина Гречачинадан шулар хакында сораштык. — Узган елның унбер аенда Иглин районында балигъ булмаганнар тарафыннан 27 җинаять ясалган. Бу 2009 ел күрсәткеченнән өч очракка кимрәк булса да, тынычланырга иртә әле, — дип башлады сүзен әңгәмәдәшем. — Һәр чәршәмбе, пәнҗешәмбе рейдларга чыгып, социаль якланмаган балаларны, нарасыйларын тиешенчә тәрбияләмәгән әти-әниләрне ачыклыйбыз. Унбер айда әти-әнисеннән тиешле тәрбия күрмәгәнлектән сәламәтлеге какшаган 66 баланы вакытлыча район үзәк дәваханәсенә урнаштырырга мәҗбүр булдык. Шуларның егермесе — бер яше дә тулмаган сабыйлар. Өлкәннәрнең җинаятьчел җавапсызлыгы нәтиҗәсендә балалар язмыш кулына калырга тиешме? Әлбәттә юк! Акча өчен генә бала табып, кергән акчага күңел ачучы әниләр дә аз түгел. Билгеле, мондый гаиләләрдә аваз салган бәбиләр, иртәме-соңмы, безнең кулга килеп эләгә. Әйткәндәй, әлеге вакытта Иглин районында 84 ата-ана, тайгак юлга баскан 120 бала исәптә тора. Алар белән профилактик эшләр алып барыла. “Яшел елан” колына әверелгәннәр дәвалау курсы үтә. “Авыр үсмерләр” төрле спорт чараларына күпләп җәлеп ителә. Билгеле, хокук сакчылары, авыл хакимияте башлыклары гына мәсьәләне хәл итә алмый.

Мөһим килешүгә кул куелды

19 января

Кичә БР Элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгы һәм Мәгълүмат, мәгълүмати технологияләр һәм киңкүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтнең Башкортстан идарәсе арасында хезмәттәшлек һәм үзара бәйләнеш турында килешүгә кул куелды. Мәгълүмати һәм хокукый әһәмияткә ия килешүгә кул куюда элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры Борис Мелкоедов һәм Роскомнадзорның Башкортстан идарәсе җитәкчесе Шамил Хәсәнов катнашты. Килешү нигездә Русия Федерациясенең мәгълүмат, аның технологияләре, киңкүләм технологияләр һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртү өлкәсендәге законнарны Башкортстан территориясендә тормышка ашыру буенча булган төп принципларны һәм бу тәңгәлдә ике якның хезмәттәшлек чикләрен билгели. Килешүгә ярашлы, ике арадагы хезмәттәшлек берничә тәгаен юнәлешне үз эченә алган. Ике арадагы хезмәттәшлек бу өлкәдә дәүләт мәнфәгатьләрен һәм шәхси мәгълүматны эшкәрткәндә кеше хокукын һәм ирекләрен яклауны тәэмин итүне, гражданнарның һәм юридик берәмлекләрнең шушы өлкәгә кагылышлы мөрәҗәгатьләрен карау мәсьәләләре буенча мәгълүмат уртаклашуны, төбәк мәгълүмат чараларын теркәү, аларның таныклыкларына төрле өстәмәләр кертүне, сайлаулар һәм референдумнар вакытында Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы законнары таләпләрен үтәүне һәм бу өлкәдә норматив-хокукый һәм фәнни-методик тәэмин ителешне күз уңында тота. Быел июльдә шәхси мәгълүмат алуга кагылышлы гамәлдәге закон тулысынча үз көченә керәчәк. Ул бик күп өлкәләргә кагылачак. Чарада элемтә операторлары белән берлектә башкарылачак бу өлкәдәге эш планы, элемтә хезмәтенең сыйфатын яхшырту чаралары турында да аерым сүз барды.

Якасы юк тун булмас...

18 января

Бу халык әйтеменең: “...законы юк йорт булмас”, — дигән азагы да бар. Әгәр әйтелгәннәрне туры мәгънәсендә аңлаган хәлдә, алар — искергән. Якасыз тун, дисез, ә сәхнәгә шәрә килеш диярлек чыгып боргаланучы артистларны күрмисез. Закон мәсьәләсенә килгәндә инде, мәгәр закон чыгару буенча ярыш оештырылса, Русия дөньяда алдынгылыкны бирмәс иде. Дәүләт думасы, Федерация Советы, һәр төбәкнең парламентлары еллар, айлар, көннәр буе закон җитештерү белән мәшгуль. “Җитештерү” сүзе бу очракта урынлырак, чөнки әлеге виртуаль процесс завод конвейерын күз алдына бастыра. Кәгазь язмый гына, дәүләт сынлы дәү организмны хәрәкәттә тотып булмыйдыр, әлбәттә. Урыс әдибе һәм тәнкыйтьчесе Александр Никитенко фикеренчә, “Дөнья белән дүрт көч — акча, акыл, матурлык һәм сүз — идарә итә. Кайберәүләр, кылыч та, дип өстәве ихтимал. Әмма кылыч дөнья белән идарә итми, ә аны үзгәртеп кора”. Әлеге фикер унтугызынчы гасырда әйтелгән, ләкин шуннан бирле идарә итү принципларында үзгәреш булганы юк. Дөресрәге, үзгәреш Никитенко санаган дүрт көчнең кайсысының өстенлек алуына кайтып кала. Федор Достоевский, язучыларга хас беркатлылык белән: “Дөньяны матурлык коткарачак”, — дип өметләнсә дә, гамәлдә ул акча белән сүзгә барып терәлде. Әни-әтиләребез, мөгаллимнәребез безне әйткән сүзгә, биргән вәгъдәгә тугрылык рухында тәрбияләде. Һәр кавемдә дә буш хәбәр сөйләү, алдашу кимчелек санала. Тик шунысы гаҗәп: гади халыкта этика кагыйдәләре ныграк саклана, “намус” дигән төшенчә язылмаган канун булып йөри. Зур, мөһим килешүләр дә халыкта кәгазь-фәлән белән ныгытылмый, вәгъдә, ышандыру да җитә. Шушы ышаныч күңелләрдә тамырлангандырмы, халык байтак вакыт хакимият даирәләреннән килгән карарга, вәгъдәләргә дә мөкиббән китеп яшәде. Янәсе, ил башы фәрман чыгарды, хаким боерык бирде, хуҗа сүзе җирдә ятып калмас.

Олы Җәнгәрәйгә җан керә

14 января

Түбән Олы Елга муниципаль берәмлегендә соңгы елларда дистәләгән яңа эш урыны булдырылган

Без килгәндә Түбән Олы Елга авылы хакимияте башлыгы Ольга Зырянова узган елдагы эшләрне барлап, якын киләчәккә планнар кора иде. — Яңа закон урындагы үзидарә органнарына киң вәкаләтләр бирде. Шуннан файдаланып, без соңгы елларда халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга кагылышлы мәсьәләләрне игътибар үзәгенә куйдык, — ди ул. — Былтыр көз Югары Олы Елга авылы халкы зур куаныч кичерде, яңа суүткәргечне файдалануга тапшыру монда күркәм тантанага әверелде. Чөнки су белән тәэмин итү проблемасын алар күптән күтәргән иде. Ниһаять, шушы объектны “Авылның социаль үсеше” федераль программасына кертергә мөмкинлек туды. Проектны гамәлгә ашыруга бюджеттан 2,5 миллион сум акча бүленде. Хәзер авыл халкының күптән көтелгән хыялы тормышка ашты, алар тау итәгендәге чишмәдән алынган чиста су белән кинәнеп файдалана. Ольга Зырянованы Ярмәкәй районында халык мәнфәгатен, социаль мәсьәләләрне алгы планга куеп эшләүче муниципаль җитәкче буларак беләләр. Андый җитәкчеләр, билгеле, районда һәрчак яклау таба. — Бездә 62 йортлы Олы Җәнгәрәй авылы бар. Мине соңгы вакытта андагы тормышның ямьләнүе, яхшы якка үзгәрүе сөендерә, — ди Ольга Владимировна. — Узган елда анда заманча социаль-мәдәни үзәк файдалануга тапшырылды. Клубны, фельдшер-акушерлык пунктын бер түбә астына берләштергән шушы объект район бюджеты исәбенә төзелде. Авылның төзекләндерелгәнен күреп, хосусый инвесторлар да Олы Җәнгәрәйгә күз салып, анда үз кәсепләрен ача башлады. Ә 2007 елда Югары Олы Елга авылында шундый ук социаль-мәдәни үзәк үз ишекләрен ачкан иде. Муниципаль власть вәкиле буларак, мин үзем шундый сәясәтне яклыйм: бүгенге көндә бәләкәй авыллар да цивилизацияле мәдәни тормыштан читтә калырга тиеш түгел. Ә клубларда үткәрелгән чаралар, төрле бәйрәмнәр халыкның рухын баетырга булышлык итә.

Шәфкатьлелек — журналист йөрәгендә!

13 января

Дүртөйле районының “Юлдаш” гәзите хезмәткәрләре Яңа ел алдыннан Иске Баеш авылындагы инвалид балалар тәрбияләнүче интернатта булды

Балалы йортта кунакны, гадәттә, беренче булып ишек төбенә йөгерешеп килгән сабыйлар каршылый. Бу зур шатлык алар өчен. Сөенеч һәм кызыксыну тулы зур күзләрен безгә төбәп, әле дә каршыбызга алты-җиде яшьләр чамасындагы бер малай, юк, йөгерми, үрмәли иде... Дөнья бәйрәм шаукымына тулган көннәрдә Дүртөйле районының “Юлдаш” гәзите хезмәткәрләре Яңа ел бүләкләре алып балалы йортка килде. Инвалидлар йортына. Иске Баеш авылында өлкән яшьтәгеләр өчен төзелгән интернатта балалар бүлеге ачылуга нибары өч ел. Шул вакыт эчендә торганы бер курчак йортына әверелде ул: физик мөмкинлекләре чикләнгән сабыйлар өчен кирәк булган һәр нәрсә булдырылган, аларның яшәеш-көнкүрешен мөмкин кадәр уңайлырак, тулы канлырак итү өчен барлык шартлар тудырылган. — Ишек алдындагы карбабайны кем ясады? — дип сорыйбыз керә-керешкә безне күзәткән малайдан. — Мин кулларын әвәләдем, — ди шомырткүз, һич югалып калмыйча. — Без әле аны тагын эшләячәкбез! Ул арада бүлек мөдире Регина Сатикова да әңгәмәгә кушыла: — Әйе, саф һавада йөрүне бигрәк яратабыз. Чыкмый калган көн юк диярлек. “Йөрү” дигәне генә, без аңларга гадәтләнгәнчә, ике аягыңа рәхәтләнеп басып атлау түгел шул. Интернатта тәрбияләнүче 31 сабыйның күпчелеге бу бәхеттән бөтенләй мәхрүм. Тәрбиячеләр ярдәме белән аякларына басып, җирне тоя алганнар бар, күбрәге менә бу теремек егетебез кебек үрмәләп йөрүчеләр. Бирегә килеп эләккәндә сабыйларның кайсылары бөтенләй хәрәкәтсез булуын исәпкә алганда, бу әйтеп аңлаталмаслык олы шатлык. Тормыш әчесен, ана хыянәтен биләүдә чакта ук татыган авыр язмышлы балаларның үзләре өчен дә, алар дип җан атып торган тәрбиячеләр өчен дә.

Төньяк-көнчыгыш районнар кышны имин үткәрә

11 января

5-6 гыйнварда Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Эрнст Исаев Кыйгы, Балакатай, Мәчетле, Дуван, Салават районнарында булды. Сәфәр барышында Эрнст Фәрит улы район хакимиятләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы идарәсе начальниклары белән берлектә һәр районда 4-5 авыл хуҗалыгы предприятиесен карады, мал кышлату торышы, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең мал азыгы, орлык, ягулык-майлау материаллары, техника белән тәэмин ителеше, хезмәт хакы дәрәҗәсе һәм үсеш мөмкинлекләре белән танышты. Һәр районда Эрнст Фәрит улы шулай ук авыл биләмәләре башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян (фермер) хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда республика агросәнәгать комплексының биш елга һәм 2020 елга кадәр үсеш максатлары һәм бурычлары билгеләнде, мал кышлатуны тәмамлау һәм язгы кыр эшләрен үткәрү мәсьәләләре тикшерелде. Барлык төр хуҗалыклар, хуҗалык кенәгәләрен алып бару буенча хисап тотуга аерым игътибар бирелде. “2009-2011 елларга крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында сынау рәвешендәге гаилә сөтчелек фермаларын үстерү”, “2010-2012 елларга Башкортстан Республикасында шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү” программалары тикшерелде.

Хаклар артуына юл куйган кешеләр җәзага тарттырылачак

08 января

Кичә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитетына, шулай ук Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Башкортстан буенча идарәсенә социаль әһәмияттәге товарларга һәм хезмәтләргә бәяләр билгеләүне тәртипкә салырга кушты. Контрольлек итү ведомстволары белгечләре республиканың азык-төлек һәм сәнәгать базарларындагы бәяләргә җентекле анализ ясый, азык-төлеккә, көнкүреш кирәк-яракларына, бензин һәм дизель ягулыгына хак арттыруның нигезле булуын тикшерә. Тикшерүләр эре сәүдә үзәкләрендә дә, зур булмаган кибетләрдә дә, автомобильләргә бензин салу станцияләрендә дә үтә. Социаль әһәмияттәге товарларга бәяләрне күтәрү очраклары ачыкланганда тиешле чаралар күреләчәк. “Республиканың кулланучылар базарындагы бәяләр белән бәйле хәлне без игътибар белән күзәтәбез. Хакларның нигезсез артуына юл куйган кешеләр җәзага тарттырылачак”, — дип ассызыклады Рөстәм Хәмитов. Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Башкортстан буенча идарәсе мәгълүматлары буенча, азык-төлеккә күмәртәләп сату хаклары арту үткән елның декабрендә күзәтелде. Бәяләр буенча җентекле анализ Башкортстан Президентына 10 гыйнварда җиткереләчәк.

Бәйрәмнәр тыныч үтсен өчен

31 декабря

Республика шәһәр һәм районнарының 152 мәйданында бәйрәм чаралары үтәчәк, анда якынча фаразлар буенча 800 мең кеше катнашачак. Бу чорда җәмәгатьчелек тәртибен өч мең милиция хезмәткәре сакларга тиеш. Раштуада 20 шәһәр һәм 33 районның 139 гыйбадәтханәсе һәм чиркәвендә гыйбадәт кылу планлаштырылган, анда 40 мең граждан катнашуы көтелә. — Гомумән алганда, 1-10 гыйнварда боз шәһәрчекләрендә һәм Яңа ел чыршыларында гражданнарның хәвефсезлеген тәэмин итү өчен көн саен 1500 хезмәткәр җәлеп ителәчәк. Бәйрәмнәр тыныч шартларда узар, дигән ышаныч белдерәм, — диде журналистлар белән очрашу вакытында БР буенча эчке эшләр министры урынбасары, милиция генерал-майоры Александр Овчинников.

Урманны кем тергезер?

30 декабря

Башкортстан урманчылары өчен 2010 ел катлаулы һәм оешканлыкка сынау булып тарихта кала. Җәйге корылыктагы янгыннар табигый байлыгыбызга зур зыян китерде. Ел дәвамында урманнарда 608 янгын чыкты. Ут биләп алган мәйданнар — 11,6 мең, шул исәптән урман белән капланганы 8 мең гектардан арткан. Тармак министры Рәҗәп Нәбиуллин “Интерфакс” агентлыгында журналистлар белән очрашуда белдерүенчә, Русия Премьер-министры Владимир Путин, янгынга каршы әзерлек чаралары буенча Башкортстандагы эшләргә “ныклы дүртле” бәясен биргән. Премьер-министрның уңай бәя бирүе артында республика урманчыларының зур тырышлыгы ята. Урманнарны янгыннар корбаны булудан саклауда бу аеруча нык күренде. Әйткәндәй, урман хуҗалыгына әлеге каза 33,8 миллион сумлык зыян салды. Янгын сүндерүгә тотынылган чыгымнар 30,9 миллион сум тәшкил итте. Табигый байлыгыбызның тагын да күбрәк юкка чыгу куркынычы да сакланды. — Министрлык үзаллы шартларда эшли башлаганчы ук “Рослесхоз” федераль агентлыгы җитәкчелеге алдында республикада урман хуҗалыгы инспекторларын саклап калу мәсьәләсен күтәрдек. Хәзер бездә аларның саны 240ка җитте һәм әлеге күрсәткеч буенча Башкортстан Идел буе федераль округында беренче урында. Округка караучы төбәкләрдәге инспекторларның 40 проценты республикабызга туры килә. Урман биләмәләрендә тәртип урнашу, янгыннар саны кимү һәм рөхсәтсез агач кисүчеләр азаю бары тик бу һөнәр ияләренең тырышлыгына бәйле булды, — диде министр Рәҗәп Нәбиуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»