Көнүзәк

Туган тел рухиятне ныгыта

10 февраля

2011 — Милләтара татулыкны ныгыту елы

Мин — укытучы. Ата-бабалардан калган моңны, гореф-гадәтләрне, телне, тарихны түкми-чәчми киләчәккә озатучы мин. Күпме күзләр миңа төбәлгән! Күпме ышаныч бар аларда! Ә мин аларның өметләрен сүндермәстәй, ышанычларын аклардай укытучы булырга, тәрбияне үз мисалымда, үрнәгемдә күрсәтергә тиешмен. Халкым байлыгы миндә өзелеп калырга тиеш түгел. Бөек педагог К. Д. Ушинский: “Халык теле — рухи тормышның иң асыл, беркайчан да сулмый һәм мәңге яңадан ачыла торган чәчкәсе... Халык теле югалдымы — халык башкача юк. Халык авызында халык теле тере икән, ул чакта халык та тере”, — дип язган. Димәк, туган телебез тере икән, татар халкы да яшәячәк. Телебезне терелтү, мәңгелек чәчкәбезне сулдырмау, аны саклап, яклап тору — безнең, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының, иң изге бурычы. Һәр зыялы, мәдәниятле кеше яшәгән иленең, җиренең тарихын, тамырларын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен белергә тиеш. Ә тел исә боларның һәммәсен үз эченә ала. Тел һәм халык — аерылгысыз төшенчәләр. Юкка гына, телен яклаган — телен саклаган, дип әйтмиләр бит. Ә без, татар теле укытучылары, укытучыбыз С. Поварисов әйткәнчә, телдән — дәрья-диңгездән мәрҗәннәр алып, тезеп сөйләшергә, аңлашырга өйрәтәбез. Менә ни өчен мин, укытучы һөнәрен сайлап, балалар тәрбияләүне үз иттем. Бүгенге көндә бик күп милләттәшләребез туган телендә сөйләшми, ә бары аралашу теленә генә күчте. Бу хәл безне бик кыйммәтле байлыктан мәхрүм итә, рухиятебезне ярлыландыра. Мин — укытучы. Мин дә шәхес, һәм үз бурычымны шулай аңлыйм: ил-халык белән бергә атлап, илгә лаеклы белемле уллар, кызлар тәрбияләү. Өченче сыйныфта укыганда ук мин хәл иткән идем инде — беренче укытучым Мосалия апа Сөләйманова кебек укытучы булачакмын. Ул чакта укытучы һөнәре нинди авыр һәм җаваплы икәнен аңлап бетермәгәнмендер. Ләкин укытучымның һәрчак мөлаем йөзе, яхшы мөгамәләсе, гадел булуы, һәр уңышыбызга куануы, хәтта гаиләләребездәге проблемаларны хәл итүдә ярдәм итүе дә хәтеремә ныклап салып куелды. “Чын укытучы шундый булырга тиеш” дигән фикер туды һәм, хыялым тормышка ашып, үзем укытучы булып эшли башлагач та күңелемнән әле булса беренче укытучым белән киңәшләшәм. Ә өлкәнрәк сыйныфларда укыганда минем булачак һөнәремә мәхәббәт уяткан укытучыларым, әлбәттә, татар теле укытучылары Мөнәвәрә апа Латыйпова, Финә апа Булатова, Рида Мөхәмәдьярова булды.

Гарәп явы күтәрелгән мәл...

08 февраля

Әлеге чуалышларның сценарий авторлары, режиссерлары һәм “тамаша” өчен гонорар түләүчеләре океан аръягында түгелме?

Бүген кайсы илләрдә чуалышлар баруын һәм ничә кешенең аларның корбаны булуын санап утырудан мәгънә юк. Бу хәрәкәтнең башлангычын табу, аны оештыручыларның сәяси максатларын ачыклау мөһимрәк. Аннан соң, эш-гамәлләрне юнәлтеп торучы бер үзәк булмаса, дистәләрчә миллионлык гарәп халкының кинәт кенә күтәрелүен нәрсә белән аңлатырга? Бу җирлектә берничә фараз дәлилле булып күренә. Мәсәлән, гарәп дәүләтләренең барысы да диярлек нефть я газга ифрат бай. Һәм шушы байлык арзан хак белән генә көнбатышка китеп тора. Хәлнең шулай булуы көнбатышка да, хакимлек итүче гарәп диктаторларына да отышлы. Аның каравы, наданлыкта һәм хәерчелектә яшәүче гади халыкның түземлеге беткән. Әгәр шулай булса, әлеге вакыйгалар — социаль эчтәлекле күтәрелеш. Икенче вариант — милли мөстәкыйльлек алган дәүләтләрдә үзаң шундый дәрәҗәгә җиткән ки, халык үз табигый байлыкларын арытаба талауга юл куярга теләми. Өченче фараз — гарәп илләрендә уң радикаль исламның көчәюе. Әгәр без Мисырга Гамәл Әбделнасыйр хакимлек иткән елларда ук “Мөселман туганнар” дип аталган экстремистик оешманың булуын хәтергә алсак, радикаль исламның көчәюенә исебез китмәс. Ислам экстремизмы, әлбәттә, көнбатышка гына юнәлтелми. Гарәп дөньясындагы хәзерге вакыйгаларның асылын якынча булса да төсмерләү өчен тарихка мөрәҗәгать итү кирәк. ХХ гасырның урталарында гарәпләр арасында бер-бер артлы булып үткән ихтилаллар формасы һәм программасы белән аерылса да, аларда уртаклык та юк түгел. Колониаль һәм ярым колониаль режимнарның барысының да алмашынуына элекке хакимнәр идарәлектә кала алмаслык шартлар тууы сәбәпче булды. Гитлер Германиясен, фашистик Италияне һәм милитаристик Японияне тар-мар итү, Кушма Штатлар белән беррәттән Советлар Союзының да иң куәтле державага әверелүе идарә итүнең колониаль методларын җимереп кенә калмады, бәлки бик күп гарәп илләрендә эчке процессларны кузгатып җибәрде.

Уфа урамнары киңәячәк

03 февраля

“Бердәм Русия” партиясенең “Русия шәһәрләренең яңа юллары” проекты кысаларында агымдагы елда Уфа урамнарын капиталь төзекләндерүгә һәм киңәйтүгә, йорт алларын тәртипкә китерүгә 795,1 миллион сум акча бүленәчәк. Бу хакта “Башинформ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә партиянең Башкортстан төбәк бүлекчәсе Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Миһранов белдерде. Анда шулай ук, Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Ильяс Мөниров, Уфа шәһәре хакимиятенең Коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү идарәсе начальнигы Владимир Чернов катнаштылар. Матбугат конференциясендә билгеләнүенчә, “Русия шә-һәрләренең яңа юллары” проекты илдә 2007 елдан башлап тормышка ашырыла. Бүгенге көндә бу проектта Русиянең миллионлы халык яшәгән 32 шәһәре катнаша. Проект кысаларында 2007 елда Уфа 1 миллиард сум алган. Әлеге акчалар ул чорда Уфада юбилей уңаеннан киң колач алган юл төзелешләренә юнәлтелгән. 2009 елда проект кысаларында Башкортстан башкаласына 493 миллион сум бүленгән. Ул акчалар “Уфа — Аэропорт” юлын реконструкцияләүгә, шәһәрнең юл челтәрен яңартуга, шул исәптән Октябрь проспектында башкарылган күләмле реконструкция эшләренә, Жилино һәм Базилевка авылларына юллар, Таш кичү дип йөртелгән төбәктә Агыйдел аша күпер төзүгә тотынылган. Агымдагы елда Уфа алачак 795,1 миллион сум тәү чиратта үзәк урамнарны киңәйтүгә һәм йорт алларындагы юлларны төзекләндерүгә тотынылачак. — Уфа шәһәре хакимияте капиталь ремонт таләп итүче урамнарның исемлеген төзеде. Бу исемлеккә җәмгысе 28 урам керде. Үткән елда 6 урамны киңәйтү буенча 280 миллион сумлык эш башкарылды. Агымдагы елда 15 урамны киңәйтү каралган. Төзекләндерү эшләренең бер өлеше “Бердәм Русия” партиясе проекты кысаларында башкарылачак, — диде бу җәһәттән Владимир Чернов. Атап әйткәндә, Зәки Вәлиди, Комсомол, Россия, Октябрьнең 50 еллыгы, Пушкин, Сипайлово, СССРның 50 еллыгы, Цюрупа, Киров урамнары инде якын чорда күпкә иркенәергә тиеш. Проект кысаларында йорт алды юлларын төзекләндерү буенча да күләмле эш башкарылачак. Бу хакта матбугат конференциясендә Ильяс Мөниров белдерде.

Алга дибез, алга дибез, артка таба барабыз...

01 февраля

Мәгариф өлкәсендәге реформалар әлегә күбрәк кире нәтиҗә бирә кебек

26 гыйнварда Уфада эш сәфәре белән Русиянең мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко булды. Тәүдә министр ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән 39нчы гимназиясен карады. Арытаба Уфа дәүләт авиация техник университетында уку йортлары ректорлары, урта махсус уку йортлары һәм һөнәрчелек училищелары директорлары белән “түгәрәк өстәл” артында мәгариф мәсьәләләре буенча сөйләшүдә катнашты. Сәфәр кысаларында Андрей Фурсенко, шулай ук, Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге республика гимназия-интернатында, Рәми Гарипов исемендәге 1нче республика башкорт гимназия-интернатында, Касыйм Дәүләткилдиев исемендәге республика сәнгать гимназия-интернатында һәм М. Горький исемендәге 3нче гимназиядә булды. М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында республиканың мәгълүмат-белем бирү порталының эше һәм югары уку йортының талантлы һәм сәләтле балаларга ярдәм күрсәтүдә башка мәгариф учреждениеләре белән үзара бәйләнеше тәҗрибәсе белән танышты. Көннең икенче яртысында Конгресс-холлда “Безнең яңа мәктәп” дәүләт белем бирү башлангычын тормышка ашыру кысаларында талантлы һәм сәләтле балаларга булышлык итүдә төбәк системасын үстерү” дигән темага Идел буе федераль округы субъектларының мәгариф өлкәсенә идарә итүче башкарма власть органнары җитәкчеләре киңәшмәсенең пленар өлеше үтте. Андрей Фурсенконың һәм Идел буе федераль округы төбәкләренең мәгариф министрларының республикада, нигездә, иң алдынгы белем бирү учреждениеләрендә булуын исәпкә алганда, һәркем Башкортстан хакында иң яхшы тәэссоратлар туплап кайтып китте. Бу җәһәттән республикада мәгариф мәсьәләләренең нәтиҗәле хәл ителүен, бу өлкәдәге реформаларның уңышлы гамәлгә ашырылуын пленар утырышта күрше төбәкләрнең мәгариф министрлары да, Андрей Фурсенко да сызык өстенә алды. Шул ук вакытта, дәрәҗәле кунакларның безгә соклану белдерүе мәгариф өлкәсендә мәсьәләләр юк дигәнне аңлатмый әле. Русиянең мәгариф һәм фән үсешендәге мәсьәләләр дә, билгеле, Уфада үткән киңәшмәдә яңгыратылганнар белән генә чикләнми. Бүгенге язмада шуларның кайберләренә аерым тукталып үтмәкчебез. “Аргументы Недели” гәзитенең 26 гыйнвар санында дөнья күргән “Яйцо для министра Фурсенко” дигән мәкаләдә Бөтенрусия мәгариф фонды рәисе Сергей Комков илнең мәгариф министры юл куйган төп хаталардан түбәндәгеләрне атый: “Министрның төп хатасы югары мәктәпне реформалауда — студентларны әзерләүдә бакалавриат һәм магистратураны үз эченә алган ике баскычлы Болон системасын гамәлгә кертү булды. Аның ярдәмендә безнең чит илләрдәге белем бирү системасына якынлашуыбыз икеле. Ни өчен дигәндә, бездәге стандартлар Европадагы белем бирү стандартларына туры килми. Министрның икенче хатасы — урта мәктәпкә мөнәсәбәте. Урта белем бирү системасында укытучының үзәк фигура булуын Андрей Фурсенко аңламый, дигән фикер кала. Укытучы, дәрес кенә биреп калмыйча, укучыларның үсеш эшчәнлеге буенча да бик җитди эш алып барырга тиеш. Русия мәктәпләрендә исә бу әлегә юк. Мәктәп фәкать белем бирү белән шөгыльләнә, әмма үсешкә хезмәт итми.

Үз чыбыркысын яндырган көтүче...

29 января

Империализм коллыгында җәберләнеп яшәгән Җир шарындагы миллионнарча гади халык өчен кайчандыр гаделлек утравы һәм өмет маягы булып күренгән илебез соңгы берничә елда үзе комсызлар корбанына әверелде. Аның кайсы җәмгыять өчен дә үлемечле булган дәүләт масштабындагы коррупция ятьмәсенә ныклап эләгүе хәзер беркем өчен дә сер түгел. Күптән түгел Русия Президенты Дмитрий Медведев үткәргән зур киңәшмәдә илебезнең яңарак оештырылган бәйсез Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин җан өшеткеч фактлар китерде: “Ачыкланган коррупцион җинаятьләрнең 34 проценты хокук саклау органнарында эшләүчеләргә туры килә”, — дип белдерде ул. Димәк, ил иминлегенә янаучы иң куркыныч җинаятьләрнең өчтән бере вазыйфалары буенча шул җинаятьләргә каршы көрәшергә тиешле кешеләр тарафыннан кылына булып чыга! Аның сенсацион белдерүенә караганда, калган өчтән ике өлеше дә завод станоклары артында торучылар, сыер савучылар, идән юучылар исәбендә түгел. Кемдә, дисез? Хәрбиләрдә — төгәлрәк әйткәндә, солдат канын эчүче, бюджет акчаларын ничек кирәк шулай туздыручы югары дәрәҗәле офицерларда, генералитетта. Шул ук бюджет, ягъни синең белән мин түләгән салым исәбенә яшәүче муниципалитетларда, дөресрәге, төрле дәрәҗәдәге хакимиятләрнең җаваплы хезмәткәрләрендә. Сәламәтлек саклау, социаль үсеш һәм мәгариф өлкәсендә — билгеле инде, югарыда әйтеп киткәнемчә, анда эшләүче санитаркалар яки техничкаларда түгел. Шундый күләмдәге киңәшмәдә генерал авызыннан ишетелгәнгә генә сенсация булып яңгыраган, әмма гамәлдә, беркем өчен дә зур сер булмаган “илнең әйдәүче коррупционерлары” исемлеген ишеткәч, ирексездән, безнең якларда киң билгеле бер мәзәк искә төште. Авыл халкы малын ялланып көтү белән көн күрүче ике көтүче була. Бу — булган хәл, шуңа аларны шартлы рәвештә Вәли белән Гали дип алыйк. Ямьле елга буендагы туплауга килеп, тәмле төшке ашны ашап алгач, иртәнге 6 дан аяк өстендә булган көтүчеләр үзләре ясаган куышка кереп йокларга ята. Гадәттә Гали яту белән “әвен базарына китә”, ә менә Вәли, киресенчә, күпвакыт йокысызлыктан интегә. Шулай беркөнне коллегасының рәхәтләнеп йоклавыннан көнләшеп куйган Вәли тегеңә карата берәр этлек эшләмәкче була. Карап ята торгач, күзенә икесе өчен дә төп эш коралы булган чыбыркылар чалына. Озак уйлап тормыйча, “йокы чүлмәге”нең чыбыркы очын пыскып яткан учакка таба этәрә. Моны эшләгәннән соң, йоклап китәлмәсә дә, очы янган чыбыркысын күргән Галинең яман итеп сүгенәсен күз алдына китереп, кәефләнеп ята. Тик коллегасының ачуы Вәли көткәндәгедән дә катырак һәм тәэсирлерәк булып чыга: — Эх, син! Бергә эшләп, чыбыркы очы яндыру буламы?! — ди ул ачыну белән, рәнҗешеннән сүгенү сүзләрен дә онытып. Әмма бу тыныч кына әйтелгән сүзләр Вәли өчен каты итеп сүгенүдән дә көчлерәк яңгырый: чынлап та, Гали дусының тирә-якка данлыклы чыбыркысы дөнья шаулатып шартламагач, малларны ничек тыңлатырга кирәк?! Чыбыркысыз Гали патронсыз мылтыкка тиң ич! Аңардан хәзер ни файда? Көтүнең бар авырлыгы Вәлинең үзенә төшәчәк, ләбаса! ...Җинаять кылуда алгы сафларга чыккан хокук саклау органнары — милиция, прокуратура, тикшерүчеләр һәм суд хезмәткәрләре, миңа калса, үз чыбыркысын үзе яндырган көтүчедән әллә ни аерылмый. Минем аңлавымча, үзе биләгән вазыйфадан мөмкин кадәр күбрәк “табыш” алып калырга тырышучы, баштанаяк ришвәтчелек сазлыгына чумган хокук сакчысы законнарга да, хезмәт инструкциясенә дә, ил җитәкчелегенең изге ниятләренә дә төкереп карый. Юккамыни бүген халык формалы кешеләрне урабрак узарга тырыша? Элек алардан закон бозучылар, җинаятьчеләр генә курка иде. Бүген күпвакыт киресенчә килеп чыга — җинаятьчеләр белән дуслашкан хокук сакчыларыннан (Кущевская станицасындагы хәлләрне генә искә алыгыз) бер гаебе булмаган гади халык курка. Һәрхәлдә, алардан яклау табарына ышанмый. Ни өчен шулай? Җавап бер: имидж шундый!

“Бина газ баллоннары тутырылган бомба кебек иде...”

28 января

— “Европа” сәүдә үзәгенә ут төртү яисә шартлату турындагы фаразлар дөреслеккә туры килми, алар нигезле түгел, — дип белдерде журналистлар белән очрашу вакытында республика эчке эшләр министры Игорь Алешин. Аңа кадәр кайбер мәгълүмат чараларында сәүдә үзәгенең бер милекчесе булган Эйнур Бейбутовның, бинага бизнеска зыян китерү максаты белән көндәшләр ут төрткән, дигән фикерләре дөнья күргән иде. Милекчеләр үзләреннән җаваплылыкны төшерү өчен нинди генә хәйләгә бармас, дигән фикер яңгырады чарада. Әлбәттә, министр фәкать фактларга таянып эш итә. Шартлауларны ачыклау белән шөгыльләнүче лаборатория шартлау эзләрен һәм аның калдыкларын тапмаган. Журналистларга вакыйга урыныннан алынган әйберләрне дә күрсәттеләр. Янмыйча калган канистралар, лак-буяу тутырылган баллоннар, шартлаган баллон кисәкләре... Аларның корымланган булуы артык җылынудан шартлау турында сөйли. Эре кисәкләр хәтта янәшәдәге автозаправкалау станциясенә дә очып кергән. Сәүдә үзәгендә янгын хәвефсезлеге электән бозылып килгән. “Шартлау булган “Концерт-клаб” бинасы газ баллоннары тутырылган бомба кебек иде”, — диде министр. Шушында эшләүче төзелеш бригадасы аны тизрәк сафка кертү өчен тырыша. “Концерт-клаб” хуҗасы Бейбутов — әлеге фаҗигадә гаепләнүче шикле кешеләрнең берсе. Ул бинаны былтыр ун елга арендага ала. Ремонт эшләрен “Браско” компаниясе башкара. Шимбә көнне бригада кайтып китә, бетончы Евгений Жемчугов идәннәрне киптерү һәм газ баллоннарын алыштыру өчен эш урынында кала. Бетон идәнне милекче биргән җылылык пушкалары ярдәмендә киптерәләр, янәсе, шулай тизрәк була. Төзүчеләргә җиһазларны бирәләр һәм ничек кулланырга өйрәтәләр. Пушка редукторлары ике тапкыр сафтан чыгу сәбәпле, аларны алыштырырга туры килә. Криминалистлар ачыклавынча, газ баллоннары температура 45 градустан арткан очракта шартларга мөмкин. Шушы көнне кичке сәгать алтынчы яртыда нидер була һәм шартлау яңгырый. Менә шул “нидер” турында министр төгәл генә әйтә алмады, тикшерү барысын да ачыклар, дию белән чикләнде. Бүген 35 кешедән торган төркем шушы вакыйганы тикшерү белән мәшгуль.

Фаразлар акланмады. Авыл ярдәм алачак

27 января

Русиянең авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник тармак эшчәнлеген чагылдыруда 2011 елда журналистлар белән хезмәттәшлекне ныгытырга чакырды.“Үтәкүренмәле хәбәрләр”нең үзенчәлеге нәрсәдә?

Русиянең кайбер мәгълүмат чаралары узган елгы корылыкның аграр тармакны бөтенләй хәлсезләндерүен һәм язгы чәчү кампаниясенең куркыныч астында калачагын фаразлый. Югалтулар зур. Әмма табигать казасы барыбер ашлыкны күпләп читтән алуга китермәде. Киресенчә, корылык Хөкүмәтнең аграр тармакка дәүләт ярдәмен арттырырга этәргеч бирде. Ә инде берничә көн элек Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышында Елена Скрынник илдә чәчүлек мәйданнарын 2009 елгы дәрәҗәдән киметмәү бурычын куйды. Быел ил буенча сабанашлыкларны 49,8 миллион гектарга чәчү планлаштырыла, шуның кимендә утыз миллионын бөртеклеләр тәшкил итәчәк. Илдә ашлыкның тулай җыемы 85 миллион тонна чамасы булачак дип фаразлана. Башкортстан агросәнәгатьчеләренең бурычы да киеренке. Быел шулай ук сабанашлык культураларны ике миллион гектарда чәчү карала. Шуның 1,2 миллион гектары бөртеклеләргә бүленәчәк. Шикәр чөгендере — 65 мең, көнбагыш — 150 мең, рапс, соя (кытай борчагы) һәм яшелчә 110 мең гектарда үстереләчәк. Күпьеллык үлән плантацияләрен исәпкә алып, чәчүлекләрнең гомум мәйданы 3,2 миллион гектарга җиткереләчәк. Күрсәткеч 2010 елдагыдан байтакка зуррак. Басу эшләренә өч айдан азрак вакыт калып бара. Әзерлек ничек, чәчеләсе культуралар корылык китергән югалтуларны каплый алырмы?

Көн-таң атса, янгын, шартлау, кеше җаны кыела...

26 января

24 гыйнварда төштән соң Мәскәүнең “Домодедово” аэропортында халыкара рейслар туктый торган зонада коточкыч шартлау яңгырады. Вакыйга урынында 35 кеше һәлак булды, 160тан артыгы җәрәхәтләнде. Бу фаҗигадә гаепле террорчы аэропортка бернинди каршылыксыз үтеп кергән, аның юлында хәтта металл тикшерүче детектор да булмый. Урам ягыннан кереп, ул лифтта икенче катка күтәрелә һәм, кайбер фаразлар буенча, сумкасында булган бомбаны хәрәкәткә китерә. Моның өчен махсус рәвештә кеше иң күп булган урынны сайлый. Тротил эквивалентына күчергәндә, 5-7 килограмм куәтендәге шартлаткыч тимерчыбык, болт, гайка кисәкләре белән тутырылган була. Алар тирә-якка дистәләрчә метрга очып, пассажирларны һәм каршы алучыларны үлемечле яралый. Шартлау шулкадәр көчле була ки, бинаның түшәме җимерелә, диварлар ишелә, телефон һәм электр чыбыклары өзелеп бетә. Шунда ук ут сүнә һәм бинаны тончыктыргыч, зәһәр ис биләп ала. Мизгел эчендә идән канга, мәйдан кешеләрнең гәүдә кисәкләре белән тула... Ашыгыч ярдәм машиналары һәм коткаручылар килгәнче яралыларны багаж арбаларында алып чыгалар. Беренче ярдәмне аэропорт медпункты табибы күрсәтә. “Без үзебезне тәмугтагыдай хис иттек, — дип искә ала яралыларны чыгаруда ярдәмләшүче берәү. — Бер ирне алып чыгып бара идек, кемдер аның аяклары залда калганын әйтте... Бичара табиблар килеп җитүен көтә алмады...” Һәлак булучылар арасында ким дигәндә алты чит ил кешесе бар. Болар — Бөекбритания, Германия, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Кыргызстан гражданнары. Дүшәнбе белән Ереваннан рейслар көтелгәнлектән, залда каршы алучылар арасында кавказлылар һәм урта азиялеләр күп була. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, зыян күрүчеләр арасында Башкортстанның Октябрьский шәһәре кешесе дә бар. 1963 елгы Андрей Ермоленко уртача авырлыктагы җәрәхәтләр белән Мәскәүнең 13 санлы дәваханәсенә китерелгән. Шартлау факты буенча РФ Җинаять кодексының өч мәддәсе — 205 (“террор акты”), 105 (“үтерү”) һәм 222 (“коралны, аның төп частьларын, сугыш кирәк-яракларын, шартлаткыч матдәләрне законсыз сатып алу, тапшыру, сату, йөртү”) мәддәләре — буенча эш кузгатылган.

Сынаганда сынмасак...

25 января

Яки кече эшкуарлык икътисад таянычы булачакмы?

Узган ел ахырында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов кече бизнес һәм уртача малтабарлыкны үстерү һәм тармакка дәүләт ярдәме күрсәтү буенча киңәшмә үткәргән иде. Әлеге зур сөйләшүдә сүз башлыча проблемаларны хәл итү юлларын эзләү, мәсьәләләрне чишүдәге тоткарлыклар хакында барды. Республикада кече бизнесны үстерү буенча байтак чаралар тормышка ашырыла. Һәрхәлдә власть структураларында барган шау-шудан чыгып шундый фикер туа. Ә менә малтабарлыкның нәтиҗәлелеге мәсьәләсе ачык кала бирә. Дөньяви кризис башлангач ук тармакка республика казнасыннан һәм федераль бюджеттан средстволар бүленү, бизнес эшчәнлеген координацияләүче дәүләт комитетына шул акчаларның нәтиҗәле файдалануны тәэмин итү йөкләтелгән иде. Дәүләт комитеты соңгы вакытта шушы средстволарны бүлүдән ары китәлмәде. Киңәшмәдә дә шулай дип билгеләнде. Средстволар башлыча үз эшләрен башлап җибәрүчеләргә, җитештерүне киңәйтергә теләгәннәргә төп фондларны яңартуга, лизингка җиһаз һәм корылмалар алучыларга тәгаенләнгән иде. Шушы максатларга ике елда барлыгы 2 миллиард сум юнәлтелде. Шунысын да билгеләү мөһим, узган ел ахырына федераль бюджеттан республикага бүленгән средстволарның 300 миллион сумнан артыгы үзләштерелмәгән иде. Димәк, нәтиҗәлелеккә дәүләт органы тарафыннан да ирешелмәгән булып чыга. Монысы мәсьәләнең күренеп торган ягы гына. Башкортстанда 140 мең чамасы кече һәм уртача бизнес субъекты бар. Бу сан күпме, азмы? Эш көчендәге һәр мең кешегә бездә сигез кече предприятие туры килә. Күрше Татарстанда ул — 12, Самара өлкәсендә — 15. Уртача хезмәт хакы буенча күрсәткечләр дә безнең файдага түгел. Башкортстанның кече предприятиеләрендә ул — 13 мең сум, Татарстанда — 14, Свердловск өлкәсендә 15 мең сум. Бу саннар үзләре үк бездә бу тармактагы эшчәнлекнең сүлпәнлеге, социаль-икътисади нәтиҗәнең түбәнлеге хакында сөйли. Базар шартларында икътисадның нигезен тәшкил итәргә тиешле тармакны указ чыгарып кына үстерү мөмкин түгел. Монда бары тик икътисади кызыксынучанлык кына таяну ноктасы була ала. Бөтен илнең, шул исәптән Башкортстан икътисадының, төп акча чыганагы нефть һәм газ скважиналары, чимал торбалары булганда, әлбәттә, халыкта кызыксынучанлык уяту мәсьәләсе, үз эшеңне оештыруны стимуллаштыру проблемасы икенче планда кала бирә. Территорияләрендә нефть һәм газ чыганаклары, эшкәртү гигантлары булмаган төбәкләр шәхси инициатива, малтабарлык, мәшгульлек күрсәткечләре буенча безне артта калдырдылар.

Торак мәсьәләсе иске нәрсә, ләкин һәр яшь гаилә аны яңарта

21 января

Заман яшьләренә торак мәсьәләсен хәл итү җиңел түгел. Үз йортың, фатирың булмыйча тулы тормыш белән яшәве авыр. Биредә сүз әти-әни белән бергә яшәү турында гына бармый. Кулларына диплом алгач, шәһәрдә төпләнеп калырга теләүче яшьләр күп. Кызганычка каршы, мондыйларның күпчелегенең хыяллары челпәрәмә килә. Чөнки хәзер тулай тораклар юк диярлек. Ә вакытлыча фатирга яшь гаиләләрне колач җәеп көтеп тормыйлар, буйдакларга өстенлек бирәләр. Авыл җирендә йорт салам дисәң дә бик күп акча таләп ителә. Гомумән, торак мәсьәләсен ничек тиз һәм нәтиҗәле хәл итәргә мөмкин? Яшь гаиләләр нинди программаларда катнаша ала? Бездә яшь гаиләләргә 2002-2010 елларда “Торак” федераль максатлы программасының “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” ярдәмче программасы кысаларында ярдәм күрсәтелә. Бүген Уфада яшәүче өч кешелек яшь гаилә кире кайтарылмаучы 600 мең сумнан артык ярдәмгә исәп тота. Районнарда торакның квадрат метры арзанрак булганлыктан, бу сумма азрак. Гомумән, яшь гаиләләр 200 меңнән бер миллион сумга кадәр ярдәмгә өмет итә ала. 2006-2010 елларда 3343 гаилә мондый ярдәмнән файдаланган. Башкортстан Русиянең Төбәкләрне үстерү министрлыгы оештырган конкурста ел саен катнаша. Акча конкурс йомгаклары буенча бүленә. 2009 елда республикага — 128 миллион, 2010 елда 143 миллион сумнан артык акча бирелгән. Узган елда республикада 457 яшь гаилә торак төзү өчен субсидия алган. 2006 елда бала тугач субсидия түләү өчен федераль бюджеттан акча бүленми башлаган. Башкортстан, илнең берничә төбәге кебек, мондый ярдәмне үз көче белән күрсәтүен дәвам иткән. 2003-2010 елларда республикада 4752 яшь гаилә мондый ярдәм тойган. Бу максатка 2010 елда 215 миллион сум тотылган. Бүленгән акчага 1200дән артык яшь гаиләгә ярдәм күрсәтелгән. 2010 ел ахырында Башкортстан Хөкүмәте карары белән яшь гаиләләргә субсидияләр бирү өчен өстәмә 180 миллион сум бүленгән. Нәтиҗәдә, 2008-2010 елларда балалары туган 600 яшь гаиләгә субсидия бирелгән. Гомум чиратта торган, тиешле документларын җыеп биргән бөтен яшь гаиләләр дә субсидияләр алган.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»