Көнүзәк

Авыр проблеманы җиңел законнар хәл итә алмый

11 марта

Бүген — Наркоконтроль органнары хезмәткәрләре көне

Моннан сигез ел элек Русия Президенты Указы нигезендә наркотик һәм психотроп матдәләр әйләнешенә контрольлек итүче органнар оештырылган иде. 2008 елдан бу көн рәсми рәвештә наркоконтроль хезмәткәрләре көне буларак билгеләнә. Сигез ел дәвамында РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә 14 мең җинаять ачыклаган, шуларның 10,8 меңе авыр һәм аеруча авыр дип билгеләнгән. Өч мең җинаятьне оешкан төркемнәр кылган, наркополицейскийлар 527 притонны юкка чыгарган. Бу саннарны журналистлар белән очрашу вакытында республика наркоконтроле җитәкчесе урынбасары Виталий Мартынов җиткерде. — Шушы хезмәт оештырылганнан бирле республикада наркотиклар белән эш итүчеләргә карата тугыз меңнән артык җинаять эше ачылган, 5500гә якын граждан җаваплылыкка тарттырылган, 2600дән артык кеше хөкем ителгән, — дип белдерде ул. — Законсыз әйләнештән 1520 килограмм наркотик алынган, исәпләүләр буенча бу 350 миллион бер тапкыр кулланучы дозага туры килә. “Кара базар”да ул кәсепчеләргә бер миллиард сум табыш бирер иде. Виталий Васильевич җәй көне үткәрелгән киңкүләмле операцияне мисалга китерде. Сигез төркемне берләштергән оешмада исәпләнүче 200 кеше наркотиклар ташу һәм сату белән шөгыльләнгән. Әфганстан, Кыргызстан, Таҗикстандагы әшнәләре белән “дуслык күпере” булдырган бу эшем ияләреннән 60 миллион сумлык 40 килограмм наркотик алынган. Оешманың 90 кешесе җинаять җаваплылыгына тарттырылган. Республикада биш меңнән артык наркоман рәсми теркәлгән, кайбер мәгълүматлар буенча 80 мең тирәсе кеше наркотик куллана. Былтыр шушы зәхмәт 215 кешене кара гүргә керткән. — Бигрәк тә дезоморфин дигән афәт ябырылгач хәлләр кискенләнде, — ди Виталий Мартынов. — Аптекаларда бик арзан хакка гына сатылган составында кодеин булган даруларны наркоманнар гына ала. Аларны рецепт белән сатуны җайга салу өчен озак көрәштек, ниһаять, тиздән шундый карар көченә керәчәк.

Сайлау — мөһим чара

11 марта

13 мартта үтәчәк сайлауларга әзерлек кысаларында Туймазы районында авыл китапханәләре дә күләмле мәгълүмати-аңлату эше алып бара. Әйтик, Нөркәй авылы китапханәсендә “Сайлаучыга ярдәмгә” стенды, “Авыл сайлаулардан сайлауларга” папкасы, фотокүргәзмәләр, альбомнар, башка күргәзмә материаллар булдырылган. Шушы рәвешле китапханәгә килүчеләрнең алда торган сайлаулар турында да тулы мәгълүмат алу мөмкинлеге бар. Һәм бу эш барлык китапханәләрдә дә диярлек оештырылган. — Бу очраклы түгел. Авыл китапханәләре хезмәткәрләренең күпчелеге үзләре дә участок сайлау комиссияләре эшендә катнаша. Димәк, халык белән эшчәнлекне нәтиҗәле оештыру өчен, тәү чиратта алар үзләре әлеге өлкәдә ныклы әзерлекле булырга, шәхси үрнәк күрсәтергә тиеш, — ди бу уңайдан Туймазы районының үзәкләштерелгән китапханә челтәре директоры Әлфия Шәйдуллина. Нөркәй мәктәбенең тарих һәм җәмгыятьне өйрәнү дәресләре укытучысы Римма Якупова урындагы китапханә мөдире Гөлйөзем Сафиуллина белән берлектә яшьләр арасында “Синең сайлау — синең хокукың” дигән темага тест та үткәргән. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, җаваплардан күренүенчә, күпчелек яшьләр сайлауларга уңай карашта һәм, мотлак, тавыш бирүдә катнашачаклары турында белдергән.

Бейсбол таягы

05 марта

Судта ул җинаять дәлиле булып тора

Әлеге спорт инвентареның соңгы елларда аеруча яшьләр мохитендә киң таралыш алуына күпләр игътибар итәдер. Ни галәмәт, бездә бейсбол уйнаучылар да юк кебек. Әмма шуңа да карамастан, бура уенында (городки) кулланылучы таякны, ягъни битаны хәзер күпләр, саклану чарасы буларак, машинасында йөртүне хуп күрә. Икенчеләр исә, бер кирәге чыгар, ашарга сорамый бит, дип хәтта йорт матчасына кыстырып куя. Ләкин иске мылтык та һич көтмәгәндә атып җибәргәндәй, җансыз агач күсәгенең дә бәла-казага китерүе ихтимал икән. Благовар районы үзәге Языково авылында ике ел элек булган аянычлы хәл моңа ачык мисал. Бу вакыйгага күчкәнче шундый искәрмә биреп үтик. Благовар район суды тарафыннан җинаятьчегә карата хөкем чыгарылып, законлы көченә кергән һәм әлеге вакытта ул холык төзәтү учреждениесендә тотыла. Ләкин аның якыннарының үтенечен исәпкә алып, җинаять эшенә бәйле кешеләрнең исемнәрен үзгәртеп бирәбез. Бу хәл август кичендә була. Төн уртасы җитсә дә, кафе-барда күңел ачып утырган яшьләр өйләренә таралырга ашыкмый. Кызып алгач, саф һава суларга ихатага чыгалар. Бәйрәм монда да дәвам итә. Бейсбол таягы тоткан К.ны тәүдә һичкем шәйләми дә кала. Ә ул яман сүгенеп кемнедер эзли. Байтак йөргәч, ниһаять, корбанын таба. Моңа кадәр күңел ачучылар арасында булган А.ның башына кулындагы таягы белән берничә тапкыр суга. Теге бичара һич каршылык күрсәтмичә качарга тырыша. Ахыр чиктә К. аны барыбер куып тота, янә бер-ике тапкыр суга да, янәшәдә генә үзен көтеп торган машинага утырып, төн караңгылыгына кереп югала. Хәрәкәтсез яткан А.ны яшьләр уратып ала... Күп кенә тән җәрәхәтләре алган А. исән кала, аны дәваханәгә озатканчы ук җинаятьченең кем икәнлеген дә ачыклыйлар. Ә монысы инде соңыннан суд утырышында җинаять дәлиле буларак күрсәтеләчәк... бейсбол битасына турыдан-туры бәйле. Җинаять шаһиты булган берничә кеше танып кала аны. Әйтергә кирәк, затлы агачтан эшләнгән бу “корал”, чынлап та, сәнгать әсәре саналырга хаклы, һәрхәлдә, аны ишләре белән бутармын димә. Менә шулай итеп тәүдә битаның хуҗасы ачыклана, аннары инде аны кулына алып, кеше гомеренә янаган җинаятьченең дә эзенә төшәләр.

Болгария ерак ил түгел

02 марта

“Башинформ” агентлыгында “Башкортстан-Болгария” дуслыгы җәмгыятенең башкарма директоры Татьяна Коробова, Башкорт дәүләт университеты профессоры Валерий Пугачев һәм Уфа дәүләт нефть техник университетында белем алучы Болгария студенты Радостин Вылев катнашлыгында матбугат конференциясе үтте. Ул Болгарияне Осман империясе изүеннән азат итү көне уңаеннан 3 мартта билгеләнәчәк чараларга һәм оешманың бер елдагы эш йомгакларына багышланды. Галим Валерий Пугачев чыгышында Урыс-төрек сугышының данлы һәм канлы сәхифәләрен кыскача искә төшереп үтте. — Урыс-төрек сугышы дөнья конфигурациясенең үзгәрүенә китерде. Русиягә дустанә яңа дәүләт — Болгария барлыкка килде. Шул ук вакытта дәүләтләр арасында дуслык, тәү чиратта, икътисади мәнфәгатьләргә нигезләнә, — диде профессор. Үз чиратында, Татьяна Коробова “Башкортстан-Болгария” җәмгыятенең эшчәнлек юнәлешләренә тукталды. Чыгышта билгеләнүенчә, җәмгыять 2009 елның 27 октябрендә оеша. Ике республика арасында сәүдә-икътисади, гыйльми, мәдәни, медицина, туризм өлкәсендә бәйләнешләрне үстерүгә булышлык итү аның төп максатлары булып тора. Әйтергә кирәк, узган вакыт эчендә бу юнәлештә тәүге адымнар ясалган да инде. Әйтик, узган елның мартында җәмгыять каршында Болгария мәдәни үзәге төзелгән. Мәскәү дәүләт технология һәм идарә университетының Мәләвездәге филиалы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Башкортстан комитеты белән берлектә гыйльми-тикшеренү һәм иҗади эшләр буенча беренче республика конференциясе үткән, Болгария студентларының Уфа югары уку йортлары студентлары белән очрашуы узган. “Болгария-Башкортстан” дуслыгы җәмгыяте катнашлыгында шулай ук Ботевард шәһәрендә 1877-1878 еллардагы сугышта батырларча һәлак булган Русия яугирләренә тактаташ ачылган.

Салам эченә нәрсә яшерелгән?

02 марта

Стәрлебаш районының Яшерган авылы хакимияте башлыгы шәхси ихаталар өчен кайтарылган 20 тонна саламның 12 тоннасын ни өчен үзенә алган?

Соңгы исәп алу мәгълүматлары буенча, Русиядә 22,8 миллион шәхси ихата теркәлгән. Бер ел элек булган саннарга күз салганда, ил буенча җитештерелгән бәрәңгенең — 81,1, яшелчәнең — 71,3, ит һәм сөтнең — 51,2, йомырканың 23,4 проценты крестьян ихаталары өлешенә туры килгән. Башкортстанда шәхси хуҗалыкларның саны 570 меңнән арта. Әйтергә кирәк, республика халкын үзебездә җитештерелгән төп туклану продуктлары белән тәэмин итүдә алар төп көчне тарта. Билгеле, республика җитәкчелеге авылда җитештерүне арттыруны стимуллаштырырга тырыша. Узган елгы корылык китергән зыянны гына алыйк. Хөкүмәт җәй ахырыннан ук район башлыкларына шундый катгый таләп куйды: мал азыгы аграр предприятие ихаталары өчен генә түгел, шәхси ихата малларына да җитәрлек итеп тупланырга, җитмәгән очракта башка өлкәләрдән кайтарылырга тиеш. Хатны укыгач, хәтсез генә уйланып йөрдем. Крепостное право бетерелгәнгә 150 ел үткән. Колхозлар таралып, хуҗалык итүнең камилрәк алымнары кертелде. Ә җитәкчеләребез арасында үзләрен элекке кайбер колхоз рәисе кебек чыбыркы тотып йөрүчеләр сирәк булса да һаман күренгәли икән. Мин бу очракта “чыбыркы” сүзен камчылау рәвешендә түгел, ә, нәкъ 150 ел элекке кебек, үз утарындагы хокуксыз крестьяннар белән исәпләшүне түбәнлеккә исәпләүче бай абзый образында чагыштырам. “Сезгә Стәрлебаш районының Яшерган авыл Советы биләмәсендә яшәүчеләр ярдәм сорап мөрәҗәгать итә, — дип башлана редакциягә килгән хат. — Ел коры килү сәбәпле, шәхси хуҗалыкларга мал азыгы хәзерләү җиңел булмады. Шуңа карамастан, һәркем булдыра алган кадәр тырышты. Нигездә, кыйммәт булса да, сатып алдык. Ә инде шәхси ихаталарга мал азыгы хәзерләүдә дәүләт тарафыннан да ярдәм күрсәтеләсен ишеткәч, чиксез куандык.

Республикада татар теле һәм әдәбиятын укытуны үстерүгә нәрсә комачаулый?

25 февраля

Агымдагы ел Башкортстанда “Милләтара татулыкны ныгыту елы” дип игълан ителде. Бездә 130дан артык милләт вәкиле тыныч һәм тату яши. Башка халыкларның мәдәниятенә ихтирам һәм игътибар күпчелек дәрәҗәдә милли мәктәп эшчәнлегенә бәйле. Республика мәктәпләрендә урыс, башкорт, татар, удмурт, чуваш, мари, мордва, латыш, немец, поляк, белорус һәм украин телләре өйрәнелә. Яһүд һәм әрмән телләре буенча якшәмбе мәктәпләре эшли. Башкорт теле, дәүләт теле буларак барлык мәктәпләргә дә кертелгән. Әмма туган телләрне өйрәнергә теләүче балалар саны елдан-ел кими. Мәсәлән, 2006 елның 1 сентябренә республикада татар мәктәпләре 404 иде. Әле — 197. Филиаллары белән — 298. Мәктәпләрнең кимүенә, әлбәттә, илдә барган оптимальләштерү дә, балалар аз туу да сәбәп булып тора. Башка сәбәпләр дә бар. Заманында мәктәп коллективларына иң югары җитәкчелек: “Сыйныфта өч бала үз туган телендә белем алырга тели икән, шартлар булдырыгыз!” дип кушкан иде. Бүген бу таләп нигә үтәлми? Туган телнең газизлеген, аның бик күп гамәлләрдә ачкыч булуын аңлатып тору кирәкмидер. Монда бары тик ата-аналарның, укытучыларның гамьсезлеге, битарафлыгы гына гаепле дигән фикерләр дә бар. Бүгенге сөйләшү шушы проблемалар турында.

“Ябыктырып”... савыктыру

24 февраля

Әлшәй районының “Завет Ленина” кооперативындагы хәлләр халыкта күп сораулар тудыра

Шушы коллективта эшләүчеләрнең мөрәҗәгатен игътибарга алып, монда барган сәер вакыйгалар белән якыннанрак танышкач, Гражданнар сугышы чорындагы авыл хәлләрен бик ачык чагылдырган киң билгеле кинофильм персонажы күз алдына килеп басты. “Тагын власть алышына!” — Авыл урамнарына “кызыллар” бәреп керүен күргән мескен авыл мужигы шул сүзләр белән култык астында гына йөрткән “буденновка”сын тизрәк башына киеп куя. Ә тегеләре, өйдән-өйгә кереп, күзгә ташланган арурак әйберләрне арбага төйи башлагач, классикага әверелгән сүзләрен әйтә: “Аклар” килсә дә талый, “кызыллар” килсә дә “талый!” Мескен крестьянга кая барырга соң?! Ленин васыятьләре күптән аяк астына салып тапталган дәүләттә соңгы көнгәчә “Завет Ленина” аталышын саклап кала алган кооперативта бил бөгүчеләр бүген нәкъ шул классик фильм персонажына охшап тора. Хәер, капиталистик дәүләтебез аларны Ленин бабабызның крестьян өчен иң мөһим булган “Җир — крестьяннарга!” дигән васыятеннән мәхрүм итмәгән. Киресенчә, һәрберсенә, законлаштырып, үз пайларын биргән. Бу яклап “заветленинчылар” хәтта башка хуҗалыклардагыларга “өстән аска” карый ала. Ни дисәң дә, алар өлешенә иң зур җир мәйданнары туры килгән — бер пайга 7,4 гектар! Районның иң уңайлы, иң “майлы” басуларын хет икмәккә ягып аша. Әгәр дә үз паеңны эзләп таба алсаң! Әлегә үз пайларын күрә, аны бүлә алганнар юк диярлек. Пайлы булган өчен ел саен килеп торучы салым кәгазьләре генә “куандыра”. Үз җиренең игелеген күрүчеләрдән авыз тутырып бер Сергей Зайцевны гына атап буладыр, мөгаен. Анысы да бу егетнең “аерым камырдан” булуы белән генә аңлатыла. Сергей Владимирович — югары белемле агроном, Мәскәүдәге Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган. Озак җәфалана торгач, үзенә һәм берничә туганына тиешле пай җирләрен бүлдереп ала алган. Шәхси крестьян-фермер хуҗалыгы оештыруга да ирешкән.

Дәүләкәндә хезмәт бәйрәме

22 февраля

Бу күркәм чарада шәһәр һәм районның алдынгылары бүләкләнде

Узган ел йомгаклары буенча бүләкләнүчеләр арасында 111 кеше бар иде. Шул исәптән, ике кеше — Раево авылы биләмәсе хакимияте башлыгы Ирек Абдуллин белән шәһәрнең 5нче гимназиясе директоры Юрий Иванко Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның Почет грамотасын алды. Аларны әлеге чарада катнашучы Корылтай депутаты Әхәт Бакиров тапшырды. Хәрбиләр исәбен төгәл алып баручылар арасында үткәрелгән смотр-конкурста актив катнашкан һәм югары күрсәткечләргә ирешкән Поляковка авылы хакимияте Башкортстан Хөкүмәтенең Почет грамотасы белән бүләкләнде. Шулай ук алты кеше Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы грамоталарына лаек булды. Алар арасында — “Рихтер” хуҗалыгыннан ферма мөдире Елена Белякова, “Габдрахманов” хуҗалыгыннан бригадир Марат Закиров, “Поляковка” хуҗалыгы водителе Валерий Полежаев, “Регион-Агро” җәмгыяте терлекчесе Зиф Садыйков, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының урындагы комитеты белгече Нина Сергеева һәм “Аграр традицияләр” җәмгыяте директоры урынбасары Фәнис Хәбибуллин. Бу бүләкләрне һәм Дәүләкән районы хакимиятенең Рәхмәт хатларын район җитәкчесе Закир Бикбулатов тапшырды. Акчалата бүләк белән бергә бирелгән Рәхмәт хатларының һәр тармакта эшләүче хезмәт алдынгыларына тәгаенләнүе булуы күңелгә ятышлы күренеш булды. Бер генә хезмәт тә, бер генә лаеклы кеше дә игътибардан читтә калмады. Хезмәт бәйрәменә чакырылучыларны сәламләү чыгышында Закир Гыйзелхак улы район тормышының ныклы нигезе булган муниципаль үзидарәнең законнарга ярашлы башкарылуына, Дәүләкәндәге күпләргә үрнәк булырлык халыклар дуслыгына һәм милләтара татулыкка, халыкның социаль якланышы, торак һәм коммуналь мәсьәләләренең эзлекле рәвештә хәл ителүенә, демографик хәлнең һәм хокук саклау торышының күзгә күренеп тотрыклана баруына, авыл хуҗалыгы һәм җитештерү предприятиеләренең күтәрелеш юлына басуына, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният хезмәткәрләренең үз бурычларын намуслы үтәргә омтылуына җентекләп тукталды һәм аларга үз бәһасен бирде.

Юкка чыгару — иң җиңел юл

15 февраля

Республикада хезмәт хакы буенча бурычын түләмәүче һәр өч предприятиенең икесе банкрот

Хөкүмәт йортында Хезмәт хакы буенча бурычларны түләү мәсьәләләре буенча ведомствоара координацион совет утырышы узды. Аны Премьер-министр урынбасары Фидус Ямалтдинов алып барды. Гыйнвар дәвамында республикада эш хаклары буенча бурыч 1,2 тапкыр артып, 105 миллион сум тәшкил иткән. Ә Прокуратура вәкиле китергән мәгълүматлар буенча, аларның күләме 300 миллион сумнан да күбрәк. Бурычлы оешмалар саны 27дән 32гә күтәрелгән, хәләл акчаларын ала алмый интегүчеләр 5308 кешегә җиткән. Бурычлы һәр өч предприятиенең икесе банкротлык процедурасы үтә. 32 оешманың 27сенә гомум бурычның 65,7 проценты туры килә. Билгеле, предприятие эшчеләренең авыр хәле өчен җитәкче җавап бирергә тиеш, ә банкротлыкка чыккан һәм конкурс идарәчесе кертелгән оешмаларга алар хуҗа. Бер конкурс идарәчесе уннарча предприятиегә күзәтчелек итүе мөмкин. Һәм алар күп очракта Мәскәүдә һәм башка төбәкләрдә яши. — Эш хаклары бурычларын түләү мәсьәләсендә федераль дәрәҗәдә законнарны катгыйлату буенча чаралар күрелә. Җинаять кодексына үзгәрешләр кертү арбитраж идарәчеләрнең законсыз гамәлләре өчен җаваплылыкны күздә тота. Аларга карата таләпләр үзгәрәчәк. Моннан тыш, арбитраж идарәче ике банкротлык процедурасында гына катнаша алачак, әлеге кебек уннарча предприятиегә баш булмаячак. Югыйсә, алар төрле шәһәр һәм районнарда, ә кайчак Русия төбәкләрендә урнашкан берничә предприятиене финанс савыктыруы планын җиңел генә эшләп куялар, ә нәтиҗәсе күренми, — диде Фидус Әгъләм улы. Әйе, предприятиеләрнең эшен җайга салу мисаллары бармак белән генә санарлык. Бүген банкротлык кайбер категория кешеләр өчен бик уңайлы һәм төшемле. Тышкы идарә итүчеләр банкротлыкка эләккән предприятиеләр буйлап тиз-тиз генә “үтеп чыгалар”, чөнки аларны алдагы стадия — конкурс производствосы кызыктыра. Бу исә, үз чиратында, булган милекне арзан гына хакка сату һәм предприятиене юкка чыгару стадиясенә җиткерү мөмкинлеге. Аннан соң инде кредиторларның, бурычлының милке җитәрлек булмау сәбәпле, канәгатьләндерелмәгән таләпләре үтәлгән дип исәпләнә. Шушы сәбәп белән бүген 200 тирәсе төзелеш һәм транспорт предприятиесе һәм 800ләп агросәнәгать комплексы оешмасы конкурс производствосы процедурасы үтә.

Милли гәзитләр яшәргә тиеш!

11 февраля

Президент Дмитрий Медведевның сүзләрен үзләренчә генә аңларга маташучылар бар

Русия Президенты Федераль җыелышка Юлламасында дәүләт предприятиеләрен хосусыйлаштыруга кагылышлы өлештә урыс шагыйре сүзләрен дә кушып: “Органы власти не должны быть владельцами заводов, газет, пароходов”, дигән иде. Шушы сүзләрдән соң үзләрен бәйсез дип исәпләгән үзәк гәзитләр дәүләт карамагындагы басмалар зыянга эшли, дип язып чыкты. Янәсе (сүз Башкортстанның дәүләт гәзитләре турында бара), бу басмаларга бирелгән дотация башка социаль максатларга юнәлтелә алыр иде. Шул ук вакытта, бу “бәйсез” матбугат әлеге Юлламада Президентның: “...в собственности региональных властей может находиться имущество, необходимое им для осуществления своих полномочий”, дигән җөмләсен гомумән, исәпкә алмый. Укучыны Президент әйтергә теләгән төп мәгънәдән читкә алып китә. Президент, икътисади әһәмиятне сызык өстенә алып, казнадан ярдәм алган предприятиеләрне булдыклы милекчеләргә бирү, акционерлаштыру турында сүз алып бара. Ә кайберәүләр фикернең үтемлелеген көчәйтү өчен кулланылган “заводов, газет, пароходов” төшенчәсеннән гәзитләрне генә аерып алып, үз язмаларында халыкның “күзен ачарга” тели. Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай һәм Башкортстан Хөкүмәте оештыручылар булып торган “Кызыл таң” да казна акчасын файдасызга туздыручы буларак күз алдына басарга мөмкин. Проблемаларны җиңел-җилпе генә әүшәләнгән мәкаләләрдә тикшерергә маташу, кайвакыт, чыннан да, укучыда ялгыш фикер тудыруы ихтимал. Ә хәзер мәсьәләнең асылын багыйк. Беренчедән, гәзит Башкортстанда яшәп, татар телендә аралашучы, татар телен аңлаучы миллионнарча халык мәнфәгатьләрендә, аларның туган телләрендә мәгълүмат алуга хокукын яклап, шәхсән һәркемнең ихтыяҗын канәгатьләндерү максатында нәшер ителә. Икенчедән, оештыручылары власть органнары булгач, ул дәүләт сәясәтен халыкка җиткерүче дә. Димәк, аңа социаль-сәяси бурыч та йөкләтелгән. Дәүләт дотациясенә килгәндә исә, шуны аңлау фарыз: базар икътисады шартларында, аеруча милли матбугат, үз исәбенә генә яши алмый. Милли-мәдәни тәгаенләнешен үтәүне беренчел бурыч итеп куйган басмаларга дәүләт ярдәме күрсәтелергә тиеш һәм күрсәтелә. Әлбәттә, нинди микъдарда күрсәтелү икенче мәсьәлә. Һәрхәлдә, алар халыкка гадел, эчтәлекле мәгълүмат бирергә, аны уйландырырга, нәтиҗә ясарга өндәргә бурычлы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»