Көнүзәк

Эшлекле хезмәттәшлекнең тәүге җимешләре

23 марта

Элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгы “Мегафон” компаниясе белән берлектәге эшчәнлеккә йомгак ясады

Компаниянең узган елдагы иң зур казанышы — өченче буын — 3G челтәре белән төбәкне тоташ чолгап алуга ирешүе. Бүген “Мегафон” тәкъдим иткән бу төр элемтә хезмәтеннән Интернет аша Башкортстанның һәр кешесе файдалана ала. — Без бүген ике арадагы килешүне тормышка ашыру юнәлешендәге эшчәнлекне дәвам иттереп, төп принципларны үстерү сәясәтен алып барабыз. Билгеле булуынча, республика төбәктә булган бу тәңгәлдәге ак тапларны бетерү, халыкны сыйфатлы элемтә белән тәэмин итү яклы. Элемтә компаниясе буларак “Мегафон” безне бу уңайдан бик нык кызыксындыра. Тармакны үстерүгә керткән 1,5 миллиард сумлык инвестиция дә киләчәктә шәһәр һәм районнардагы элемтәне яхшыртуга булышлык итәчәк, — диде элемтә һәм киң коммуникацияләр министры Борис Мелкоедов журналистлар белән очрашуында. — Инфраструктураны яхшырту ахыр чиктә, һичшиксез, элемтәсез калган торак пунктларын тәмам бетерәчәк. Без, үз чиратыбызда, төбәк хакимиятләре белән хезмәттәшлек җепләре урнаштырып компания өчен уңайлы эш шартлары тудырабыз. Болар барысы да төбәк элемтә системасында ачык чагылыш табачак. Моңа өстәп шуны да әйтеп үтәсе килә, “Мегафон” төп эшчәнлегеннән тыш үз алдына бихисап социаль проектларны тормышка ашыру бурычын да куя. Алып барылган колачлы эшчәнлек һәм бу тәңгәлдәге уңышларыбыз турында арытабан да хәбәр итеп торачакбыз. Билгеле булуынча, 2011 елның гыйнварына төбәктә “Мегафон”ның Интернет хезмәтеннән 530 меңнән артык кеше файдалана. 2010 ел йомгаклары буенча компаниянең абонентлар базасының да рекордлы темплар белән үсүе күзәтелә. Ул 1,8 миллион кешене тәшкил итә. Бу абонент базасына узган елда яңа мобиль абонентларының 16,9 проценты кушылуы турында бәян итә.

Алардан башка самолетлар да очмый, пароходлар да йөзми

23 марта

23 март — Бөтендөнья метеорология көне

Сез рәсемдә күргән, җәйләрен чәчәкләргә төренеп утыручы шушы мәһабәт бинада Туймазыдагы берләштерелгән гидрометеорология станциясе урнашкан. Төбәктә бу оешма 84 ел эшләп килә. Аның эше илебез өчен иң авыр Бөек Ватан сугышы елларында да тукталмаган. Биредәге хезмәткәрләр кадерләп саклаган архив материаллары шул турыда сөйли, алар тырышлыгы белән бүген дә станция тарихына яңа сәхифәләр языла. Узган ел йомгаклары буенча, ул республикада иң яхшы метеостанция исеменә лаек булган. — Без, метеорологлар, һава торышын әйтмибез, һава шартларына тәүлек әйләнәсенә күзәтү алып барабыз һәм һава торышын фаразлаучы синоптикларны мәгълүмат белән тәэмин итәбез, — дип сөйли метеоүзәк директоры Роза Батталова. Җир шарындагы бөтен метеостанцияләр дә билгеле бер вакытта мәгълүмат алмашалар икән. Шторм-давыл, башка хәвеф билгеләре шундук тапшырыла, әлбәттә. Туймазы метеостанциясе һава һәм туфрак температурасы, дымлылык, җил тизлеге, юнәлеше һәм башка күрсәткечләрне Башгидрометүзәккә тапшыра. Арытаба алар Обнинск шәһәрендәге Русия мәгълүмат туплау үзәгенә озатыла. Бу мәгълүматлар синоптикларга һава торышын фаразларга ярдәм итә. Менә шуның өчен дә аларның төгәллеге бик мөһим. Кечкенә чишмәләр зур елгаларны туендырып торган кебек, төбәк метеостанцияләре җибәргән һава шартлары турындагы мәгълүматның республикада, илебездә һава торышын фаразлауда әһәмияте зур. Туймазы метеостанциясе заманча җиһазланган, күпчелек күрсәткечләрне компьютер терки, шулай ук метеорологлар да күзәтү алып бара.

“Шлем кидерербез айга да...”

22 марта

Хыялдагы проектлар белән мавыгып, көндәлек мәсьәләләр икенче планда калмыймы?

Узган атна республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында берничә мөһим вакыйга белән билгеләнде. Дәүләт җыелышы-Корылтайның 15 мартта үткән утырышында Президент Рөстәм Хәмитов депутатларга еллык Юлламасын җиткерде. Шушында ук республика Хөкүмәте 2010 елдагы эшчәнлеге турында отчет тотты. 16 мартта исә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Мәскәүдә Русия Хөкүмәте Премьер-министры Владимир Путин белән очрашты. Әлеге чараларның һәркайсында төп игътибар Башкортстанның яңа үсеш стратегиясе, бу юнәлештәге өстенлекле проектларга һәм көнүзәк мәсьәләләргә юнәлтелде. Бу җәһәттән Премьер-министр урынбасарларының Хөкүмәт эшчәнлеге турында отчеты республикадагы чынбарлык хәлне эзлекле анализлауга корылды. Һәм, әйтергә кирәк, җаваплы җитәкчеләр биредә узган ел йомгакларына гына тукталып калмады, аннан алдагы чорга да “ревизия ясады”. Ә аның нәтиҗәләре, күренүенчә, мактанырлык түгел. Мәсәлән, икътисади үсеш министры Владимир Балабанов белдерүенчә, бүген аеруча авыл хуҗалыгында, төзелештә, инвестицион эшчәнлеккә бәйле хәл катлаулы кала. Әйтик, кризиска кадәрге чорда республика төп капиталга инвестицияләр күләме буенча илдә 34нче урынны биләсә, соңгы ике елда 60нчы урыннарга тәгәрәгәнбез. Былтыр гына республикада икътисадка инвестиция күләме 10 процентка кимегән. Гомум җитештерүдә инновацион продукция өлеше дә зур дип булмый. Идел буе федераль округында инновацион продукция өлеше 9,3 процент булса, республикада бу күрсәткеч 4,5 процент кына. Болардан тыш Владимир Балабанов машиналар эшләү, төзелеш материаллары җитештерү, урман сәнәгате һәм агач эшкәртү тармакларында да икътисади нәтиҗәлелекне арттыру зарурлыгын сызык өстенә алды. Төзелеш тармагында да хәлләр шәптән түгел. Премьер-министр урынбасары Сергей Афонин билгеләвенчә, узган елда 2 миллион квадрат метрдан күбрәк торак, ягъни 23 мең фатир файдалануга тапшырылган. Бу исә аннан элекке ел күрсәткеченнән 15 процентка азрак... Аеруча авыр хәл авыл хуҗалыгында булган. Гадәттән тыш коры һәм эссе һава торышы 1,4 миллион гектар чәчүлекләргә зыян салган. Шуның нәтиҗәсендә җитештерү күләме, 2009 ел белән чагыштырганда, 30 процентка төшкән. Аңлашыла, монысы турыдан-туры корылык нәтиҗәсе булса, бер үк вакытта тармакка инвестицияләр күләменең дә 30 процентка кимүен гадәттән тыш һава шартларына гына бәйләп калдырып булмый. Бу ачыктан-ачык тармак үсешендә мәсьәләләрнең гаять күп һәм гаять катлаулы булуы турында сөйли. Һәрхәлдә, тармакның яңа министры Эрнст Исаев тарафыннан: “Бүген авыл хуҗалыгы өлкәсендә җан асрау стратегиясеннән арынып, үсеш стратегиясенә чыгарга вакыт”, — дип очраклы гына әйтелмәгәндер...

Мәдәният, хәлең ничек?

22 марта

Мәдәният министрлыгының киңәйтелгән утырышында 2010 елда мәдәният өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре тикшерелде, киләчәккә бурычлар куелды. Чарада Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Зөһрә Рәхмәтуллина, Русиянең мәдәният министры советнигы Лев Джугаев, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мәгариф, фән, мәдәният, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары Эльвира Юнысова, финанс министры урынбасары Зиннур Бакиров, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, хакимият башлыклары, район һәм шәһәрләрнең мәдәният бүлекләре начальниклары, республиканың мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре җитәкчеләре — барлыгы 500дән артык кеше катнашты. Башта яңа вазыйфаларга тәгаенләнгән җитәкчеләр белән таныштыру булды. Аларга — М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры директоры Хөрмәтулла Үтәшевка, Башкортстан дәүләт курчак театры директоры Илмар Әлмөхәммәтовка, Х. Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясе директоры Рәсүл Карабулатовка, Стәрлетамак дәүләт филармониясе директоры Наил Вәлиевка, Милли әдәбият музее директоры Рәис Исмәгыйлевка, Мәдәният министрлыгы каршындагы Республика мәдәни мирасының күчемсез объектларын саклау һәм файдалану буенча фәнни-җитештерү үзәге директоры Данир Гайнуллинга, Конгресс-холлның генеральный директоры вазыйфасын башкаручы Ренат Баимовка, Күмертау шәһәре, Уфаның Киров районы, Тәтешле, Борай, Илеш, Кыйгы, Куергазы районы мәдәният бүлеге начальникларына уңышлар, изге теләкләр теләнде. Зөһрә Рәхмәтуллина җыелучыларны Хөкүмәт исеменнән сәламләде. “Бүген безнең республика инновацион икътисад үсешенең стратегик юнәлешләрен билгеләүдә мөһим чор кичерә. Башкортстан илдә генә түгел, чит тарафларда да алдынгы мәдәни, белем бирүче, фәнни үзәк булып тора”, — диде ул һәм һәрбер министрлык һәм ведомствоның нәтиҗәле эшчәнлеге өчен билгеләнгән өстенлекле мәсьәләләр һәм максатлы күрсәткечләр белән таныштырды. Аның әйтүенчә, Мәдәният министрлыгының төп бурычы — республикада яшәүче һәрбер кешене мәдәни өлкәдә тигез хокуклы итү. 2011 ел “Милләтара татулыкны ныгыту елы” дип игълан ителде һәм бу бурычны тормышка ашыруда мөмкинлекләр бигрәк тә күбәйде. Дәүләт Советы Президиумының 11 февральдә республикада узган утырышында да сүз шул хакта барды. Русия Президенты Дмитрий Медведев илдәге һәр аерым милләтнең бердәмлеген саклау кирәклеген ассызыклаган иде. Шуңа бәйле, агымдагы елда гамәлдәге “Башкортстан халыклары”, “Русия Федерациясе башкортлары”, “БР халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программаларына аеруча игътибар бирергә кирәклеген әйтеп үтте. Яңа “2012-2016 елларда Башкортстанда милләтара татулыкны ныгыту” дәүләт программасы, “2012-2016 елларга Башкортстан территориясендә мәдәни мирас объектларын саклау, таныту һәм дәүләт сагына алу” республика программасы аталды. Районнар һәм шәһәрләр хакимиятләренә мәдәни мирас объектларын саклау һәм популярлаштыру буенча үз программаларын булдыру киңәш ителде. Якын киләчәккә планлаштырылган зур эшләр — “Борынгы Уфа” тарихи-мәдәни музеен, мәдәният һәйкәлләре базасында тыюлык-музейлар булдыру, республикадагы мәдәни туризмны Русия һәм дөньяви дәрәҗәгә күтәрү, мәдәниятнең барлык өлкәләрендә дә яңа технологияләр куллану һәм башкалар. 2011 елда Башкортстанда Р. Нуриев исемендәге Халыкара балет сәнгате фестивале, Уфада Шаляпин кичәләре үтәчәк. РФ халыкларының хәзерге заман сәнгате Бөтенрусия фестивалендә катнашу, республика милли мәдәниятләр марафон-фестивален оештыру планлаштырылган.

Без — халык өчен эшләүче хөкүмәт

18 марта

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов “АеroJetStyle” журналына интервью бирде

Кичә Уфада эшлекле авиация төбәк форумы үтте. Төрле илләрнең авиация берләшмәсе вәкилләре хезмәттәшлек турында сөйләшү, үзара бәйләнешләр урнаштыру, бизнесны киңәйтү максатында җыелган иде. Рөстәм Хәмитов белән элемтәгә керү катлаулы булмады. Телефоннан сөйләштек тә, һәм без — Уфада. Без дигәнем — “АеroJetStyle” журналының баш мөхәррире Александр Омельченко һәм Юрий Коротков. Безнең очрашу оештыручыларның эшлекле сөйләшүенә туры килде. Русия Эшлекле авиациясенең берләштерелгән милли ассоциациясеннән (ОНАДА) аның җитәкчесе, очучы Валерий Очиров чыгыш ясады. Әңгәмә форумны оештыру турындагы гомум мәсьәләләрне тикшерүдән башланды. Президент белеме буенча двигательләр һәм очучы аппаратлар өлкәсендә инженер-механик. Бу тема аңа якын.

Торак төзелешенә — дәүләт ярдәме

16 марта

Башкортстанда төзелеш тармагындагы катлаулы мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән чаралар торак төзелешенә ярдәм күрсәтү максатлы программалары кысаларында гамәлгә ашырылачак. Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышында ведомство рәисе Халит Мәхмүдов шул турыда белдерде. Аның сүзләренә караганда, бу программа гамәлдәге һәм әзерләнүче федераль һәм республика максатлы программаларын берләштерүгә юнәлтелгән. — “2011-2015 елларда Башкортстанда торак төзелешен үстерүгә ярдәм күрсәтү” республика программасының төп максаты — халыкны арзан торак белән тәэмин итү. Бу дәүләт ярдәме торак төзелешен үстерү һәм торак базарында ихтыяҗны көчәйтү механизмнарын гамәлгә ашыру исәбенә башкарылырга тиеш, — дип ассызыклады комитет рәисе урынбасары Рамил Хәлимов. — Моңа ирешү өчен Башкортстан Хөкүмәте, министрлыклар, ведомстволар һәм финанс институтлары төбәктәге төзелеш комплексы куәтен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлтелгән сәясәт алып бара. Арзан торак төзү эшләре алып барыла, территорияләр комплекслы үзләштерелә һәм үстерелә, гражданнарның торак шартларын яхшыртуга бәйле социаль гарантияләре һәм конституцион хокуклары саклана.

“Җәйге” вакытка күчәргәме, юкмы?

15 марта

“Бердәм Русия” 27 мартта Башкортстанда “җәйге” вакытка күчүгә каршы чыкты. Бу турыда партиянең Башкортстан төбәк бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ишмөхәммәтов белдерде. — Без республика Президенты Рөстәм Хәмитовның Башкортстанда “җәйге” вакытка күчүдән баш тарту турындагы тәкъдимен хуплыйбыз, — диде ул. — Бу төбәгебездә вакытны географик вакытка якынайту мөмкинлеге бирәчәк. Республикада киләсе атнада сәгать уклары бер сәгатькә алга күчерелмәгән очракта, безнең төбәк дүртенче сәгать поясыннан өченчегә күчәчәк. Уфа белән Мәскәү арасындагы ике сәгатьлек вакыт аермасы бер сәгатькә кыскарачак. Рөстәм Ишмөхәммәтов фикеренчә, бу әйбәт, чөнки Башкортстан күпчелек төбәкләр Мәскәү вакыты яисә бер сәгать аерма белән яшәүче Идел буе федераль округына карый. “Җәйге” вакытка күчүдән баш тартуның төп максаты — икътисади күрсәткеч түгел, кешеләрнең сәламәтлеге. “Җәйге” һәм “кышкы” вакытка күчүне кертү хата булды. Кешеләр сәгать күчерүгә авыр күнегә, моның стресс һәм авырулар китереп чыгару ихтималы арта. Бүген Башкортстанның “җәйге” вакытка күчүе турындагы мәсьәлә Интернетта, шул исәптән Рөстәм Хәмитов блогындагы “Живой журнал”да актив тикшерелә. Рөстәм Ишмөхәммәтов сүзләренә караганда, “җәйге” вакытка күчүдән баш тарту турындагы башлангычны бердәмрусиялеләр үзләре тикшереп, Дәүләт җыелышы-Корылтайга тәкъдим итәчәк.

Заманына күрә законы

15 марта

Безнең җәмгыятьтә кечкенә түрәнең дә вазыйфасыннан китүе зур бер вакыйга рәвешендә кабул ителә. Бу гамәлгә хәтта сәяси мәгънә салырга тырышу да күренеп кала. Шул ук вакытта Русия халкы үз илендә дәүләтчелек системасының үзгәрүен дә хуш күңел белән кабул итә, зур дәүләтне тотып торган сәяси фирканең хакимлектән китүенә дә ризасызлык белдерүче, яшь түгүче булмады. Бәлки, халык менталитетының сәеррәк үзенчәлеге законнар һәм фәрманнарның конкрет шәхескә турыдан-туры кагылмавыннан, ә әлеге түрәнең эшләү-эшләмәве күз алдында булудан киләдер? Ни димә, илебездә законнар күп чыгарыла. Гүя Русия дәүләте, аннан алда — Советлар Союзы, законсыз дөньяда дини һәм халык традицияләре кануннарына таянып кына яшәгән. Әлбәттә, алай түгел. Русия Федерациясе үз законнарын яңарта, камилләштерә, аларны, янәсе дә, демократик дәүләтләрдә кабул ителгән стандартларга яраклаштырырга тели. Цивилизацияле дәүләтләр гаиләсенә омтылучы яшь ил өчен бу процесс табигыйдер дә. Ләкин Русиянең үзенең төрле сынаулар үткән законлылык, хокук, әхлакый тәртип традицияләре дә бар бит әле. Америка белән Бөек Британиягә яки Алман белән Франциягә якынаям дип, алардагы юридик системаны һәм хокукый инфраструктураны Русия җирлегенә күчерү үзен аклармы, яңалыкларны халыкның кабул итмәве, ачыктан-ачык ризасызлык рәвешен алмаганда да, сәяси гафиллык булып гәүдәләнмәсме? Эчке эшләр идарәлекләрендә һәм бүлекләрендә, көнләшерлек дәрт белән, “милиция” дигән язуны алып ташлап, “полиция” дигәнен элеп маташкан көннәре. Алтактаны алмаштыру гына, иншалла, әләм алмаштыру түгел. Генетик хәтер тоныкланып өлгерсә дә, тарихи хәтер дигән нәрсә бар. Русия империясендә узган гасырның 1917 елына кадәр полиция дип аталган эчке тәртипне саклау хезмәте булган. Бу орган Русиядә 1718 елда кертелгән. Аңлашылуынча, бу — император Бөек Петрның эше. “Полиция” термины алман телендәге “роlizei” сүзеннән турыдан-туры күчерелгән. Милиция белән исә Советлар Союзы һәм яңа Русия 93 ел да дүрт ай яшәде. Инкыйлабка кадәрге полиция дә, аннан азаккы милиция дә үзләренең төп тәгаенләнеше итеп җәмәгать тәртибен саклау һәм җинаятьчелеккә каршы көрәшне исәпләде. Шушыннан чыгып караганда, алар арасында принципиаль аерма юк сыман. Ә инде төптәнрәк уйлаганда, милиция, структурасында сәяси органнар да булу сәбәпле, эшчәнлегендә идеологиягә артыграк урын бирде. Шул ук вакытта закон, хокукый өлкә сәясәттән ерак булырга тиеш.

Табигатьтән мәрхәмәт көтеп булмый

12 марта

Табигатьнең уянырга ашыкмавы сизелә. Аның каравы, кышның икенче яртысында яуган кар катламы җитдирәк караш таләп итә. Язгы ташкынга әзерлекнең ни дәрәҗәдә алып барылуы Хөкүмәт Премьер-министры Юрий Пустовгаров рәислегендә үткән республика комиссиясе утырышында каралды. Быел элекке еллар белән чагыштырганда ташкын көчлерәк булмакчы. Әмма ул беренче карашка гына шулай тоела. “Росгидромет”ның Башкортстан территориаль подразделениесенең кар катламын тикшерү нәтиҗәләре буенча 5 мартка Агыйдел елгасы бассейнындагы карда су запасы уртача еллык күрсәткечнең 99 процентын тәшкил иткән. — Элекке еллардагы тәҗрибәдән һәм узган елгы корылык сабакларыннан чыгып, ташкын көчен икътисади мәнфәгатьләрдә файдаланырга тиешбез. Максат — сусаклагычларда массаның максималь дәрәҗәсен саклап калуга ирешү. Республика биләмәләрендәге кар катламы бу бурычны үтәргә тулы мөмкинлек бирә, — диде Юрий Пустовгаров. Язның быелгы үзенчәлекләрен исәпкә алып шуны да билгеләргә кирәк, кар суларының ныклап туфракка сеңүе дә көтелә. Быел Агыйдел бассейнында җир катламының туңу тирәнлеге 50-60 сантиметрдан артмаган. Бу элекке еллардагыдан 35-45 процентка түбәнрәк. Кыскасы, быел кар ничек кенә күп күренсә дә, аның туфракка яхшылап сеңүе икътисади яктан караганда дә, хәвефсезлеге буенча да отышлы. Шул ук вакытта, дип билгеләде Премьер-министр урынбасары, кар суларының җиргә сеңүе һич тә тынычланырга урын калдырмаска тиеш. Республика Хөкүмәте кабул иткән язгы ташкынга каршы көрәш чараларына ярашлы, су басу куркынычы янаган торак пунктлары, предприятие һәм корылмалар ныклы контрольгә алынырга һәм аларның һәркайсы буенча тәгаен эш планы билгеләнергә тиеш. Табигый каза куркынычы көтелгән халык яшәгән урыннарда матди-техник ресурслар туплау, ышанычлы элемтә чараларын булдыру бурычы куелды.

Чиновниклар ваемсызлыгы шикаятьләр тудыра

12 марта

Ветераннарның республика советы президиумы утырышында көнүзәк мәсьәләләр каралды. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм инвалидларын торак белән тәэмин итү мәсьәләсе игътибар үзәгендә булды. Утырышка хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Н. Алмаева да чакырылган иде. Русия Федерациясе Президенты указы һәм Башкортстан Хөкүмәте карары нигезендә республикада узган елда һәм агымдагы елның беренче айларында бу категория кешеләрен торак белән тәэмин итү буенча күп чаралар күрелүгә, бу максатта узган елда 3,3 миллиард сум акча юнәлтелүгә карамастан, бу мәсьәлә тулысынча хәл ителеп бетмәгән әле. Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, район һәм шәһәр хакимиятләре мәгълүматлары буенча торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ һәм 2005 елның 1 мартыннан соң исәпкә баскан ветераннар һәм инвалидларның саны 1 февральгә 5492 кеше тәшкил итә. Бу чорда таныклык алган 3433 сугыш ветеранының 2852се торак шартларын яхшыртты. 545 фронтовикның сатып алынган торагы милек итеп рәсмиләштерелә. Аларның 400гә якыны — районнарда, 10ысы — республика шәһәрләрендә, 55е Уфада яши. 2005 елның мартыннан 2011 елның гыйнварына кадәр төрле сәбәпләр белән исәптән төшкән ветераннар саны 556 кеше тәш-кил итә. Урыннарда ветераннарның йортын, каралтыларын ремонтлау, ихаталарын төзекләндерү буенча зур эш башкарыла. Уфа шәһәре районнарында, Октябрьский шәһәрендә, Бакалы, Баймак, Архангель, Күгәрчен һәм Мәләвез районнарында ветераннарны торак белән тәэмин итү мәсьәләсе яхшы хәл ителә. Кирәкле документлар тиешле срокта һәм тулысынча тапшырыла. Кызганычка каршы, Бөре, Уфа, Борай, Шаран һәм башка кайбер районнарда бу эш вакытында һәм тиешле дәрәҗәдә башкарылмый.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»