Көнүзәк

Cыерлының табышы мул булыр

05 апреля

Борайда малларны киметүгә юл куелмый

Борай районы хуҗалыкларында кышлату чорына кергәндә мал азыгы запасы узган еллардагыдан күпкә аз иде. Шуңа аны нәтиҗәле куллануга зур игътибар бирелде. Бер үк вакытта малларны өстәмә тукландыру өчен жом куллану да артты. Нәтиҗәдә ит, сөт җитештерүне киметүгә юл куелмый. Әлеге вакытта районда көн саен 22 тонна сөт җитештерелә һәм аның 19 тоннасы кулланучылар базарына чыгарыла. Сатуга чыгарылган сөтнең күпчелеге беренче сортлы, майлылыгы һәм аксымга байлыгы эшкәртүчеләр таләп иткән стандартларга туры килә. Узган елгы корылык районга зур кыенлыклар алып килде. Әмма моңа карап маллар санын киметүгә юл куелмады, киресенчә, сыер малы 1291 башка артты, шуларның 463е савым сыерлары. Маллар нигездә токымлы таналар исәбенә ишәйде. Соңгы вакытта ит җитештерү юнәлешендә дә тоемлы адымнар ясалды. Кош ите җитештерү дә елдан-ел арта. Бигрәк тә каз үрчетүчеләр байтак, елкычылык белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Шулай да күмәк хуҗалыклар кассасына акча нигездә сөт сатудан керә. “Урожай” кооперативы, “Кристалл” крестьян-фермер хуҗалыгы әле көн саен 4 тонна тирәсе сөт саталар. “Ленин” крестьян хуҗалыклары берләшмәсе, “Колос”, “Кама” кооперативлары да бу юнәлештә нәтиҗәле эшли.

Талантлылар дөньясына рәхим итегез!

01 апреля

“Кызыл таң”ның 25 февраль санында “Республикада татар теле һәм әдәбиятын укытуны үстерүгә нәрсә комачаулый?” дигән темага “түгәрәк өстәл” янында сөйләшү нәтиҗәләре басылды. Шул уңайдан мин дә үз уйлануларымны укучыларга тәкъдим итәм. Узган гасырның уртасында Башкортстан дәүләт университетында “Татар теле һәм әдәбияты” бүлеге ачылды. Казан дәүләт университетында кандидатлык диссертациясе яклаган Фәрит Хатыйпов, Әхәт Нигъмәтуллин, Казан дәүләт педагогия институтыннан Габделхәй Әхәтов (ул да кандидат) укытырга килде. Ләкин алар гына җитми. Барлыгы унлап кеше кирәк. Казан дәүләт педагогия институтындагы татар бүлеген мин 1955 елда тәмамлаган идем. Кызыл диплом белән. Әлеге өч яшь кандидат мине Казанда чакта ук яхшы беләләр иде. Габделхәй Әхәтовны монда кафедра мөдире итеп куйдылар. Минем хакта ул БДУ ректоры Ш. Х. Чанбарисовка әйткән. Әйдә, эшкә чакырыйк, дигән. Чакырдылар. Мин ризалашмадым. Чөнки максатым — язучы булу. Ике көймәнең койрыгын тотам дип, берсеннән дә мәхрүм калуың ихтимал. Шулай да Әхәтов җиңде. Өлкә комитет аша китерделәр кафедрага. 1960 ел. Ләкин кадрлар һаман җитми. “Кызыл таң”да тәрҗемәче булып эшләгән Бәйнә Сәлимгәрәеваны чакырдык. Казанда бергә укыган идек. Ул да кызыл диплом белән тәмамлады. “Совет Башкортостаны” гәзитендә каләм тибрәтүче Риф Мөхәммәтҗановка мөрәҗәгать иттек. Бер-бер артлы кандидатлык диссертацияләре якладык. Фән тавына үрмәлибез. Казаннан доцент Фазыл Фасеев, Хәләф Гарданов килде. Мин “Татар әдәби теле тарихы”, “Хәзерге татар әдәби теленең стилистикасы”, “Сүз сәнгате” кебек фәннәр буенча лекция укыйм. Белгеч булмаганлыктан, морфологияне дә бирделәр. Ничек кенә булмасын, бөтен авырлыкларны җиңә-җиңә кафедра алга атлады. Озак еллар “Кызыл таң” гәзитендә баш мөхәррир урынбасары вазыйфасын алып барган Үзбәк Гыймадиев, шунда ук тәрҗемәче булып эшләгән Радик Сибәгатов, кандидатлык диссертациясе яклап, безгә эшкә килделәр. Тора-бара Габделхәй Әхәтов белән Фәрит Хатыйпов докторлык диссертациясе якладылар. Акрынлап бу дәрәҗәне без дә (Гыймадиев, Сибәгатов, мин) яуладык. Җай өстенә җай, май өстенә май, дигәндәй, КДУдан соң шунда ук аспирантура тәмамлап һәм кандидатлык диссертациясе яклап Камил Дәүләтшин белән Сәгыйдулла Хафизов килде. Әдәбиятчылар. Лекцияне яхшы укыйлар. Килеш-килбәтләрен студентлар да яратты. Камил Дәүләтшинга хәзер 75 яшь. Һаман эшли әле. Тик нигәдер докторлык диссертациясе якламады. Сәгыйдулла Хафизов 65 яшьтә. Докторлык диссертациясе нишләптер аңа елмаеп карамады шикелле. Хәзер ул лаеклы ялда, әдәби әсәрләр язу белән мәшгуль.

Хаталардан сабак алырга!

31 марта

Президент Юлламасында агросәнәгатьчеләргә элекке кабартылган саннардан арынып, нәтиҗәле эшләү бурычы куелды

Рәсми мәгълүматлар соңгы 15 ел дәвамында авыл хуҗалыгының “тотрыклы” рәвештә артка тәгәрәвен билгели. Авылда яшәүчеләрнең 80 процентын бүген пенсионерлар тәшкил итә. Авылларда мәктәпләр, балалар бакчалары ябыла. Авыл тормышын җанландыру өчен нәрсә эшләргә кирәк? Әлеге сорауга мөгаен һәр төбәк үз мөмкинлекләреннән, үзенчәлекләреннән чыгып җавап эзли торгандыр. Башкортстанда аграр тармакны яңа юнәлештә үстерү, авыл хуҗалыгы, фермер һәм крестьян ихаталарында җитештерүне күтәрү проблемалары Республика Президенты Рөстәм Хәмитовның Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатларына Юлламасында яңача яңгыраш алды. Авыл хуҗалыгы өчен узган елны исәпкә алмаганда, соңгы елларда табигый шартлар уңай килде. Дәүләт ярдәме дә тоемлы булды. Әмма, 2010 елгы югалтулар тармак сәясәтенә яңача караш таләп итә. Күптән түгел мәсәлән, министрлык коллегиясендә урыннарда хуҗасызлык күренешләре арту, продуктлылыкны күтәрү буенча чаралар күрелмәве билгеләнде. Игенчелек тармагында, әйтик, соңгы елларда органик ашламаның нигездә кулланылмавына, җир эшкәртү тәртибенең онытыла баруына зур борчылу тудыра. Әгәр 90нчы елларда һәр гектардан уртача 26 центнер азык берәмлеге алынса, узган елда ул 10 центнер тәшкил иткән. 2010 елда 2009 елдагы белән чагыштырганда республикада сөт җитештерү —14, йомырка җитештерү 5,7 процентка кимегән. тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе 32 процентка төшкән. Илебездә хуҗалык итү базар мөнәсәбәтләренә нигезләнә икән, әлбәттә, аграр тармак кына читтә кала алмый. Авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелеге беренче чиратта җитештерү күләме, дәүләт күрсәткән ярдәмнең ни дәрәҗәдә аклануы, аграр секторның инновацион технологияләргә йөз тотып эшли алуы белән бәяләнә. Авылга инвестицияләрнең аз килүе, бәлки, биредә өстенлекле тармакларның чикле булуы белән дә аңлатыла торгандыр. Сәүдә базарында әлегә кадәр авыл җитештерүчесе белән артык исәпләшүче дә булмады. Авыл җитештерде, башкалар аны сатып баеды. Башкортстан Президенты Юлламасында әлеге кимсетүле карашны үзгәртү буенча җитди бурычлар билгеләнгән.

Судьяның эш урыны... агач эшкәртү цехында

30 марта

Республика Югары суды җитәкчелеге былтыргы эшчәнлеккә йомгак ясады. Шушы уңайдан үткән матбугат конференциясендә ведомство җитәкчесе Михаил Тарасенко, аның урынбасарлары Рафат Юлдашев, Земфира Латыйпова, Вера Иващенко катнашты. Михаил Иванович сөйләшүне проблемалардан башлады. Судьяларга нагрузка күп булуы турында инде әллә кайчаннан чаң кагалар. Башкортстанда бер судьяга аена 24,8 гражданнар эше туры килә, бу күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округында өченче урынны били. Ә җинаять һәм административ эшләр күләме буенча Башкортстан икенче урында бара. Нагрузка проблемасын судларны эреләтү һәм судьяларның эшен тигез бүлү хәл итәр иде, әмма бу закон проекты, Дәүләт җыелышы-Корылтайга карауга күптән кертелсә дә, депутатлар хөкеменә һаман чыгарылмый. Республикада административ эшләр һәм материаллар буенча мировой судьяларга төшкән эш күләме күпкә кыскарган. 2008 елда 219 меңнән артык эш тикшергән булсалар, былтыр алар карамагына 148 мең эш һәм материал кергән. — Иң борчыганы — мировой судьяларга нормаль хезмәт шартлары тудырылмавы. Алар эшкә яраклаштырылмаган теләсә нинди биналарда урнашкан, әйтик, Нефтекама шәһәрендә булса кирәк, мировой судьялар хәтта агач эшкәртү цехында кабул итәргә мәҗбүр, — дип уфтана Михаил Тарасенко. Шулай ук архив материалларын саклау өчен тиешле бина юклыгы да өлгереп җиткән проблема. Кайбер судлар суд залларысыз интегә. Былтыр республика судлары 16 894 җинаять эше караган, шуларның 15 меңнән артыгы кассациягә бирелгән, ягъни барлык карарларның 89,3 проценты янә суд контроле үткән. Аларның 90 проценты үзгәрешсез калдырылган. Гомумән алганда, былтыр судлар 58 кешене аклаган, чагыштыру өчен: 2009 елда аларның саны — 88.

Юллар һәм югалтулар

30 марта

Узган атнада Башкортстан Хөкүмәтенең юл хәрәкәте хәвефсезлеге комиссиясе утырышы булды. Аның эшендә Президент Рөстәм Хәмитов катнашты һәм чыгыш ясады. Әлеге махсус комиссия байтак еллар элек үк барлыкка килгән иде. Мондый югары дәрәҗәдә ул тәү тапкыр җыелды. Бу исә юлларда хәвефсезлек мәсьәләсенең ифрат кискен булуы, аны тәэмин итү юнәлешендә биниһая чараларның хәл ителергә тиешлеге белән аңлатыла. Билгеле булуынча, Русия Дәүләт Советы утырышында юл хәвефсезлеге проблемалары берничә тапкыр каралды. Шуннан соң, 2006-2012 елларда юл фаҗигаләре санын 1,5 тапкырга киметүне, заманча инфраструктура булдыру һәм хәвефсезлек буенча байтак чаралар комплексын тормышка ашыруны максат итеп куеп, Федераль программа кабул ителде. Шундый ук республика программасы да эшләнде. Һәм әйтергә кирәк, тәүге уңай нәтиҗәләр дә күренде. Алты ел элек илебез юлларында һәр елны 35 мең кеше һәлак булса, хәзер бу сан 8 меңгә кимеде. Шул ук вакытта, программада максат итеп куелган нәтиҗәгә ерак әле. Башкортстан юлларында 2006-2010 елларда барлыгы 27 меңнән артыграк юл-транспорт аварияләре теркәлде. Шуларда 3600 кешенең гомере өзелде, 35 меңе каза күрде. 2010 елда безнең юлларда 650 кеше һәлак булды. Нигездә эш көчендәге халык үлә һәм шул рәвешле республика икътисады ел саен 2 миллиардлык зыян күрә. Автомашиналар 5 елда 240 мең берәмлеккә артты. Ә юл-транспорт инфраструктурасы мондый үсеш артыннан җитешә алмый. Аеруча шәһәрләрдә юл хәрәкәте зур проблемага әверелде. Мондый шартларда хәрәкәтне көйләүче ЮХХДИ генә бу мәсьәләне чишә алмый. Республиканың Юл хуҗалыгы һәм транспорт дәүләт комитеты, муниципаль властьлар транспорт агымын көйләү буенча күптөрле эшләр башкарырга тиеш. Дөрес, соңгы елларда юлларны заман таләпләреннән чыгып салу һәм реконструкцияләү, аеруча тыгызлык күзәтелгән урыннарда юл чишелешләре төзү һәм юлларны киңәйтү алып барыла. Республикабыз аша үтүче М-5 һәм М-7 трассаларын киңәйтү, аларның үткәрүчәнлеген җиңеләйтү җәһәтеннән дә эшнең тукталып торганы юк. Агымдагы елда да эшләрне дәвам итү өчен Башкортстан Президенты Русия Хөкүмәтеннән аларның һәркайсына 1,5 миллиард сум акча алыначагын бәян итте.

Алданмагыз!

29 марта

Былтыр Уфа шәһәре хакимиятенең кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә 12 мең кеше мөрәҗәгать иткән

“Уфада Стас Михайловның концерты була, дигәч, соңгы вакытта бик популярлашып киткән бу җырчыны үз күзләрем белән күреп, чын тавышын ишетәсем килде. Дүртәр мең сумга ике билет алдым, акчаны кызганмадым. Тәүдә ул Спорт сараенда үтәргә тиеш иде, ләкин концертка эләгергә теләүчеләр күп булганлыктан, оештыручылар “Уфа-Арена”га күчерергә карар итә. Шул сәбәпле бик буталыш булды, безнең урыннарга билетлар ике тапкыр сатылган булып чыкты. Безне әллә кая артта, ниндидер пыяла артына утырттылар, артистны күреп тә, юньләп ишетеп тә булмады. Сигез мең сум акча аз түгел, кайтарып бирсеннәр”, дигән ачулы сүзләр язылган хат авторының хәлен һәммә кеше дә аңлыйдыр. Ә менә ярдәм итү кемнең генә кулыннан килә икән. Концерттан соң аны оештыручыларны юллау да җиңел эш түгел, аннары алар синең акча даулавыңны уйлап бирерләрме әле? Уйлыйлар икән һәм хәтта шул акчаны кайтарып та бирәләр ди. Әлеге хат авторларына шундый бәхет елмайган. Алар Уфа шәһәре хакимияте халыкка социаль ярдәм итү идарәсенең кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Бүлек белгечләренең кире каккысыз дәлилләре тәэсирендә тамашаны оештыручылар, билетның чын бәясен исәпләп, яртысыннан да күбрәк өлешен кире кайтарып бирергә мәҗбүр булган. Гомумән, былтыр әлеге бүлеккә 12 мең кеше ярдәм сорап килгән, аларның кайсыларына юридик консультацияләр бирелгән, 700 дәгъва кәгазе һәм судка 300 документ төзегәндә ярдәм күрсәтелгән. Күрелгән чаралар 16 миллион сумнан артык күләмдә матди зыянны булдырмый калдырган. Халыкны иң зарландырганы — сәүдә өлкәсе, мөрәҗәгатьләрнең 67 проценты шуңа карый, хезмәтләндерү өлкәсенә 22 процент туры килә. Бигрәк тә катлаулы көнкүреш техникасының, кесә телефоннарының тиз ватылуы һәм сәүдә нокталарында закон бозуга юл куеп, аларны кире кабул итмәүләре, алыштырмаулары яисә төзәтмәүләре бәкәлгә суга. Әйтик, берәү 2008 елда бер ремонт мастерскоена телевизорын төзәтергә биргән, анда эшне бик озакка сузып, 2010 елда югалтулары турында хәбәр итәләр һәм шуның белән вәссәләм. Каза күрүче кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә мөрәҗәгать иткәннән соң гына телевизорның хакын кайтарып бирәләр.

Үз йөзебез, үз сүзебез булсын!

29 марта

Республиканың нәтиҗәле үсеше өчен бу мөһим шарт

Узган атна республиканың иҗтимагый-сәяси тормышы вакыйгаларга бай булды. 20 мартта Президент Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендә республиканың эшлекле даирәләре делегациясе Согуд Гарәбстанында үткән Джидда Икътисад форумында катнашты. 23 мартта Русия Федерациясе Федераль җыелышының Дәүләт думасында Башкортстан Республикасы көннәрен ачу тантанасы булды. Шул ук көнне Башкортстанга Палестина милли автономиясе башлыгы Мәхмүт Аббас җитәкчелегендә делегация килде. 25 мартта исә Уфада “Русия һәм Ислам дөньясы: тарих һәм цивилизацияле мөнәсәбәтләр перспективасы” дигән халыкара конференция эш башлады. Аның эшендә Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота катнашты. Үз чиратында әлеге чараларның барысы Башкортстанның дөнья җәмәгатьчелеге, федераль үзәк белән тыгыз бәйләнештә эшләве, үз казанында гына кайнамыйча, илдә, дөньяда барган иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади процессларда актив катнашуга йөз тотуы турында сөйли. Әйтик, Джидда Икътисад форумы кысаларында бизнесменнар белән әңгәмә барышында Рөстәм Хәмитов Башкортстанның конструктив диалог өчен ачык һәм төбәк икътисадына чит ил капиталын җәлеп итү өчен барлык шартлар тудырылачагын билгеләп үтте. Республика башлыгы инвесторларны Башкортстанга килеп, төбәк белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен бәяләргә чакырды. Бу җәһәттән Ислам конференциясе оешмасының Генеральный секретаре Әкмәлетдин Ихсан оглы белән сөйләшүләр барышында — фән һәм мәдәният өлкәсендә, Джидданың сәүдә-сәнәгать палатасы Президенты Шәех Салих Камил белән очрашуда икътисад өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре тикшерелде. Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты ике яклы контрактлар төзү мөмкинлекләрен өйрәнү өчен экспертлар төркеме җибәрәчәген белдерде, Рөстәм Хәмитов Шәех Салих Камилне Башкортстанда үтәчәк “Зур химия” халыкара форумына чакырды. Сәфәр кысаларында шулай ук Ислам үсеш банкы җитәкчесе Әхмәд Мөхәммәд Али, Эр-Рияд провинциясе губернаторы принц Сәлмән бин Әбдел Азиз белән дә очрашулар булды һәм төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешүләргә ирешелде. Гомумән, Рөстәм Хәмитов белдерүенчә, Согуд Гарәбстанының эре бизнес вәкилләре безнең республикага карата зур кызыксыну белдергән.

Башкортстан — ЮНЕСКО программаларында актив катнашучы

29 марта

23 мартта Русия Чит ил эшләре министрлыгында Русия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясенең еллык җыелышы үтте. Аңа чит ил эшләре министры, комиссия рәисе С. Лавров җитәкчелек итте. Җыелышта илебез министрлыклары һәм ведомстволары, Русия Федерациясе субъектлары вәкилләре, дипломатлар, күренекле мәгариф, фән һәм мәдәният эшлеклеләре катнашты. Җыелышта Комиссия рәисе урынбасарлары В. Фортов, А. Дзасохов, Русия Федерациясенең ЮНЕСКО каршындагы Париждагы даими вәкиле Э. Митрофанова, ЮНЕСКО кафедрасының ЮНИТВИН программасы милли координаторы В. Егоров, “Кеше һәм биосфера” ЮНЕСКО программасы буенча Русия милли комитеты рәисе В. Большаков һәм башкалар чыгыш ясады. Җыелышта Русия Федерациясенең ЮНЕСКО белән 2009-2010 еллардагы хезмәттәшлегенә йомгак ясалды, агымдагы елга һәм киләчәккә эшчәнлекнең төп юнәлешләре тикшерелде. С. Лавров үзенең чыгышында бүгенге дөньяда иҗтимагый процессларны глобальләштерү һәм конфликтлы хәлләрнең күбәюе шартларында дәүләтләрнең һәм дөнья халыкларының даими мәдәниятара, конфессияара һәм цивилизацияара диалогта катнашуы аеруча әһәмиятле булуын ассызыклап үтте. Бүген ЮНЕСКО тынычлыкны, илләр һәм халыклар татулыгын ныгыту буенча халыкара гуманитар проектларда һәм программаларда катнашучы уникаль халыкара оешма һәм БМОның структурасы булып тора. Русиянең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе бик күп программаларда һәм проектларда катнаша, гуманитар хезмәттәшлекне ныгытуга һәм дөнья мәдәниятен үстерүгә булышлык итә.

Тынычлык илчесе

25 марта

Узган гасыр башында барлыкка килгән яңа Совет дәүләте кичекмәстән күрше илләр белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыра башлый. Бу эшкә илнең иң лаеклы вәкилләре җәлеп ителә. Ватаныбызның тугры улы, якташыбыз Кәрим Хәкимов — шундый шәхесләрнең берсе. Революция һәм гражданнар сугышы елларында ул талантлы сәяси эшлекле һәм абруйлы командирга әверелде. Ә сугыш беткәч, ил кушуы буенча дипломатик эшкә күчерелә, гарәп илләрендә ул күп еллар буена яшь Совет дәүләтенең тулы хокуклы вәкиле сыйфатында тынычлык сәясәтен тормышка ашырып килә. “Безнең илнең вәкиле һәм дипломат буларак бу шәхеснең эшчәнлегенә бәя бирүе җиңел түгел. Яшь совет дәүләте һәм гарәп дөньясы арасында хезмәттәшлек күперенә нигезлек салу шәхсән аның хезмәт өлеше белән ирешелде... Тарихны, традицияләрне, гарәпләрнең йолаларын тирәнтен белү, югары әхлак, кешеләрне үзеңә җәлеп итә белү сәләте нәтиҗәсендә Хәкимов гарәпләр арасында олы хөрмәт казанды... Гарәп телен ул искиткеч яхшы белә иде, хәтта гарәпләр үзләре дә аның шулкадәр саф аларча фикерләү сәләтенә сокланды. Аның кулы белән язылган документларны уку үзе бер ләззәт: алар хатасыз, профессиональ дәрәҗәдә, шундый мәгънәле һәм матур тел белән язылган. Ул сарайларда да югары кунак булды, фәкыйрьләр дә аны үз йортларында сөенеп каршы алды, ә аның үз өеннән кеше беркайчан да өзелмәде – сәүдәгәрләр дә, король гаиләсенең якыннары да, гади халык та килде”, — ди Кәрим Хәкимовның Гарәбстандагы эшчәнлегенә бәя биреп 1990 елда Йәмән гарәп республикасында СССРның вәкиле вазыйфасын башкарган В. Попов. Ни кызганыч, дәүләтнең абруен башкалар алдында шундый югарылыкка күтәргән шәхесне үз илендә сәяси золым корбаннарына әверелгән миллионлаган зыялыларның язмышына хас хөкем җәзасы көтә. 1937 елның кара көзендә аны ялган донос буенча Мәскәүгә чакыртып алалар һәм 1938 елның гыйнварында вәхшиләрчә атып үтерәләр. Шушы көннән алып Согуд Гарәбстаны СССР белән бөтен дипломатик мөнәсәбәтләрне өзә. Европа илләренә йөз борыла. Советлар Союзы таркалгач, 1990 елда гына ике ил арасындагы бәйләнешләр янә тергезелә.

Кесәдә җилләр уйный...

24 марта

Яки дәүләтнең салым сәясәте һәм халыкның тормыш дәрәҗәсе

Хәбәр ителүенчә, 2015 елга кадәр республикада реаль хезмәт хакын 1,5 тапкырга арттыру максаты куелды. Идарә итүче партия егерменче елларга тагын да амбициозрак планнар билгели. Узган елда республика буенча уртача хезмәт хакы 16,5 мең сум тәшкил итте. Уфа шәһәрендә ул 21 мең сумга җитте. Шулай итеп, биш елдан соң (еллык 6,5-7 процент инфляцияне дә исәпкә алып), Башкортстанда ул 25 мең чамасы булып, Уфада 30дан да артып китәргә тиеш. Тәү карашка, тормыш дәрәҗәсе сизелерлек яхшырачак булып чыга. Әмма тәү карашка гына. Беренчедән, мондый планнар һәр сайлау алды чорында игълан ителә. Федераль үзәк бу мәсьәләгә контрольлек итүне дә үз өстенә ала. Чыннан да, халыкның керемен арттыру буенча анык чараларны да тормышка ашыра. Шул ук вакытта, салым сәясәтендә сизелерлек үзгәрешләр күзәтелми. Алар булса да, гади халык файдасына түгел. Икенчедән дигән искәрмәбез нәкъ менә шушы салымнар белән бәйле дә. Әлеге вакытта илдә 13 төрле салым, дистәләрчә дәүләт пошлинасы бар. Ә без, ягъни эшләгән һәр кеше, шушы салымның, ике төрен түлибез. Беренчесе — страховка взнослары һәм икенчесе — хезмәт хакыннан алынучы (подоходный) салым. Тәүгесен предприятие (эш белән тәэмин итүче) хезмәт хакы фондының 34 проценты күләмендә түли. Икенчесен, 13 процентны, турыдан-туры үзебездән тотып калалар. Димәк, рәсми хезмәт хакын без 47 процентка азрак алабыз дигән сүз. Әлбәттә, салымнарсыз мөмкин түгел. Шулар исәбенә медицина хезмәте күрсәтелә, дәүләт, муниципаль властьлар эшчәнлеге алып барыла, илнең һәм гражданнарның иминлеге тәэмин ителә. Хезмәт хакыннан алынган турыдан-туры салым һәм взнослардан тыш без һәр товар бәясенә кушылган 18 процент өстәмә бәя салымын да (НДС), милек, транспорт, җир салымнарын да түлибез. Коммуналь хезмәтләр, башка чыгымнарны исәпләсәк, хезмәт хакының бик аз өлеше генә яшәү сыйфатын яхшыртуга торып кала. Кайберләрнеке (бигрәк тә авыл кешесенең һәм пенсионерның) калмый да.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»