Көнүзәк

“Тере мәет” булганчы “ак карга” бул!

16 апреля

Наркоманиянең яшәрүе җәмгыять киләчәген куркыныч астына куя

Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәте җитәкчесе Виктор Иванов җан өшеткеч саннар әйтте: илгә Әфганстан һәм башка чит илләрдән ел саен 548 тонна (!) наркотик кертелә икән. Билгеле, бу кадәр әфьюн ил төбәкләрен “энәгә утыртырга” җитә. Һәм шуңа таба бара да. Һәрхәлдә, соңгы еллардагы күрсәткечләр шул хакта сөйли. Эшләп, гаилә корырдай яшьләрнең әфьюн колына әверелүе аеруча аянычлы. Ә Башкортстанда бу өлкәдә хәлләр ничек? Наркоманга әверелгән яшьләр соңгы елларда артканмы, әллә кимегәнме? Мәктәп укучыларын һәм студентларны наркотест ярдәмендә тикшерү нәтиҗәлеме? Былтыр Башкортстанда наркоманнар 4,6 процентка арткан һәм 5697 кеше тәшкил иткән. Әфьюнны вакыты-вакыты белән кулланучылар саны 2977 кешегә җиткән. Гадәттә, сыерның сөтлесенә, үгезнең симезенә өстенлек бирелә. “Үлем чәчүчеләр” дә бу канунны күздә тота — алар ярыйсы гына эш хакы алган яшьләргә өстенлек бирә. Һәм максатларына ирешә. Күпчелек әфьюнчыларның 20-39 яшьтә булуы шул хакта сөйли. Төрле сәбәпләр аркасында “энәгә утырган” яшьләр бәладән котыла аламы? Бу сорауга анык мисаллар белән җавап кайтарырга мөмкин. 2009 елда 30 яше тулмаган 89 кеше “передозировка”дан дөнья куйган. Күпчелек очрак Уфа, Салават, Стәрлетамак, Нефтекама, Октябрьский шәһәрләренә һәм Ишембай, Бөре, Бәләбәй, Мәләвез районнарына туры килә. 89 яшь кеше гаилә корып, ким дигәндә 100 бала тәрбияләп, гөрләтеп дөнья көтә алыр иде. Күренүенчә, әти-әниләр генә түгел, җәмгыять тә зур югалту кичергән. Бәла ялгыз йөрми. Тайгак юлга басканнарга рәшәткә артына эләгү куркынычы да яный. Үткән елда 49 үсмер наркотик белән бәйле җинаятьләрдә гаепләнеп, җаваплылыкка тарттырылган. Әфьюн кулланганнан соң җинаять ясаган 18-29 яшьлекләр 1347гә җиткән. Кызганычка каршы, бу статистика да үсешкә юнәлеш алган.

Хәлләр бик аяныч

15 апреля

Кичә Президент Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендә республиканың Наркотикларга каршы комиссиясе утырышы үтте. Анда 2011 елда Идел буе федераль округы төбәкләрендә дәүләт наркотикларга каршы сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыруның төп чаралары, наркотик средстволары контрабандасын ачыклау һәм аңа киртә кую проблемалары һәм башка мәсьәләләр каралды. — Безнең көннәрдә наркотикларны ташу һәм сату өчен җинаятьчел төркемнәргә оешу еш күзәтелә. Бу — табышлы бизнес. Һәм ул дәүләт хәвефсезлегенә яный. Былтыр республика территориясендә наркотиклар, психотроп һәм көчле тәэсир итә торган матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле 5342 җинаять теркәлгән. Шуларның 3619ы авыр һәм аеруча авыр төренә карый. Законсыз әйләнештән 261 килограмм наркотик алынган, бу “кара базар” хакы белән 110 миллион сумлык 800 мең бер тапкыр куллана торган доза дигән сүз, — дип билгеләде Рөстәм Хәмитов. Контрабанда белән шөгыльләнүчеләргә Казахстан белән Урта Азиянең, Әфганстанның якынлыгы да бик ярдәм итә. Көне-төне шуннан агу ташыйлар. Соңгысында хәзер һәр гаилә диярлек мәк утырту белән мавыга. Кичекмәстән ниндидер җитди чаралар күрелмәсә, киләчәктә безне тагын да аянычрак хәлләр көтә.

Аэропорт өстендә яшен яшьнәде

14 апреля

Күк күкрәгәч соң булмасмы?

“Уфа” халыкара аэропорты заман куйган җитди мәсьәләләрне хәл итеп, зур үсеш юлына чыкты дип шатланып кына торганда аэропортның җитәкчелеге үзгәрү белән бәйле аңлашылмаучылык чорын үз мәнфәгатьләрендә файдалану, аэропорт милкен үзләштерү куркынычы коллектив күңеленә җитди шом салды. Кичә “Интерфакс-Идел буе” агентлыгында аэропорт вәкилләре һәм журналистлар катнашлыгында шушы хакта сөйләшү булды. Сөйләшүгә “Уфа” халыкара аэропорты генеральный директорының ярдәмчесе Әмир Солтангәрәев, аэропортның профсоюз комитеты рәисе Татьяна Никонова, Нефтекама аэропорты директоры Әдип Низамов килгәннәр иде. — Профсоюз комитеты “Уфа” халыкара аэропорты тирәсендә барган чираттагы активлыкка җитди борчылу белдерә, — диде Татьяна Никонова. — Хәтерегездә булса, коллектив 2007 елда да алты кешедән торган “рейдер баскынчылары”на каршы көрәште. Хәзер без беләбез: ул вакытта ук предприятиене таркатып таларга теләү иде бу. Үз компаниясен һәм күмәк шартнамәсен югалткан Пермь аэропорты — моның ачык мисалы. Ул вакытта республика Хөкүмәте ярдәме белән аэропорт саклап калына, предприятие Федерация субъектына тапшырыла. Яңа җитәкче итеп Салават Котышев куела. Өч ел дәвамында коллектив тотрыклы эшли, эш күләмнәре һәм юнәлешләре арта, хезмәт хакы вакытында түләнә. Бүген уртача хезмәт хакы — 21 304 сум. Аэропорт җитәкчелегенә киң офыклы проектлар башларга мөмкинлекләр туа, йөк ташу күләмен арттыру, һава судноларын ремонтлау буенча ремонт базасын, хезмәткәрләрне сәламәтләндерү үзәген ачу кебек матур эшләр ниятләнә. Төбәк авиациясен үстерү эше җәелдерелә. Менә шундый дәртләнеп эшләгән чорда аэропортның җитәкчесе алышыну шөбһәләнерлек хәлләрне китереп тудыра. “Кратос” компаниясе төркеме” дип аталган шикле оешма вәкилләренең килеп, документларга тикшерү үткәрүе һәм Башкортстанның Җир һәм милек министрлыгының аэропортның акцияләрен сатуга әзерләве коллективны куркыныч астына куя. Ягъни аэропортны шәхси кулларга тапшыру һәм, шушы рәвешле аның бортта туклану, ресторан, кунакханә, билетлар сату һәм туристлык агентлыгы, йөк ташу, ягулык салу станциясе кебек активларын аерып чыгару куркынычы сагайта. Ә хезмәткәрләр белән ни булыр? Предприятиенең структурасы нишләр?

Ярлы яшәү оят түгел, пычрак яшәү оят

12 апреля

Олы түрәләргә, кадер-хөрмәт күреп, Уфага килеп урау рәхәттер. Сине башкала аэропортында, трап төбенә үк килеп, каршы алалар, йомшак лимузиннарга утыртып, аягыңны җиргә тидерми, кирәк урынга китерәләр. Алда-артта милиция (гафу итегез, полиция) машинасы, башка машиналарны өркетеп, юл тазартып бара. Кадерле кунакка берәрсе очраклы гына булса да кадерсезлек күрсәтә күрмәсен, диптер, әллә ничәмә урамны ябалар. Бермәл, йомыш төшеп, Киров урамындагы Профсоюзлар йортына үтим дисәм, “Башкортстан” кунакханәсен овчаркалы милицейский-полицейскийлар уратып алган. Ябык зона! Карасаң, шушы мәлдә анда Палестина автономиясе башлыгы Мәхмүт Аббас тамак ялгый икән... Әйе шул, урамда кеше йөрсә, зур кунакның тамагына аш барамы. Әнә бит килгән берсе Уфаны: “Һай, матур шәһәр, ай-һай, пөхтә кала!” — дип мактый да китә. Башкаламның урамнарына җәяү чыкмасам, кунакларның фикеренә, бәлки, мин дә кушылыр идем. Аларны гаепләүдән дә түгел, чөнки ялтыр лимузиннар кары, чүп-чары себереп түгелгән, ялт итеп торучы Октябрь проспектыннан йә Ленин урамыннан гына үтә. Түрә машиналары, Аллам сакласын, Затондагы Шаран тыкрыгына, йә булмаса, Нижегородкадагы Большая Шерстомойная урамына барып кермәсен. Хәер, Октябрь проспекты дип, аны бәйрәм саен фейерверк көлтәләренә коендырсак та, каерылып берәр ихатага кереп кара, чокыр-чакырын да, тау-тау ташландыкны да шунда күрерсең. Халыкның “Тыштан — ялтырый, эчтән — калтырый” дигән әйтеме нәкъ Уфаның мактаулы үзәк урамнары турында. Әйткәндәй, түрәләр үткән чакта башкалар өчен хәрәкәтне чикләү мәсьәләсенә килгәндә, Русия Федерациясе Президентының илдә вазыйфалы ике генә кеше юлында “яшел ут” тәэмин итү турындагы күрсәтмәсе бар. Алар — ил Президенты һәм Хөкүмәт рәисе. Бездә исә Мәскәүдән һәр министрның килүе гади халык өчен урамда кыенлыклар тудыра. Чамасыз “кунакчыл” хуҗалар шушындый эш-гамәлләре белән халыкның тоткарлыксыз хәрәкәт итүгә булган конституцион хокукларын чикләвен уйлап та бирми.

Туймазылыларны үзебезгә караттык бит!

12 апреля

Үз эшләрен ачканда Ирина һәм Динар Галимовларга шәһәрдәге фатирларын сатарга туры килгән

Шаран районы авылларында халык күпләп мал-туар асрый. Тик һәркемнең дә суйган малын базарга чыгарып сатарга мөмкинлеге юк. Шундый вакытта крестьян хезмәтенең кадерен яхшы белүче эшкуар Динар Галимов аларга ярдәм кулын суза. Ул байтак еллар инде продукция хәзерләү белән шөгыльләнә. Уңган егет моның белән генә чикләнеп калмаган, район үзәгендә үзенең ит кибетен дә ачкан. — Элек без халыктан сатып алынган продукцияне Туймазы базарына чыгара идек, — ди Динар Мәгъдинур улы. — Уйлаштык та районда үзебезнең сәүдәне ачарга булдык. Хәзер бит авыл халкы малны күп үрчетә. Ләкин районда җитештерелгән итне сәүдәгәрләр чит яклардан килеп алып китә иде. Ә безнең район үзәге халкы ит алыр өчен Туймазы базарына йөрде. Нигә биредә җитештерелгән һәм хәзерләнгән продукцияне үзебездә сатмаска? Шундый ният белән бизнес-проектыбызны гамәлгә ашыруга тотындык. Әлбәттә, максатларына ирешү өчен аларга күп каршылыкларны җиңеп чыгарга туры килә. Бер эшкуарның Шаран авылының 1 Май урамындагы кибетен сатарга җыенуы турында ишетеп калалар. Ирина һәм Динар банктан 1 миллион сум ссуда алырга телиләр. Тик берничә кредит учреждениесенең бусагасын тапаулары бушка гына була. Кимендә ике күчемсез милкегезне залогка салырга кирәк, диләр аларга. Ә гади авыл эшкуарында андый байлык кайдан булсын инде? — Туймазыдагы ике бүлмәле фатирыбызны сатудан башка юл калмады, — дип искә ала Динар. — Ә торак базарының үз тәртипләре бар. Ни эшлисең, безгә акча тиз кирәк иде. Фатирны ашыгып сатып, мөгаен, 300-350 мең сумны югалтканбыздыр. Кибетне ремонтлауга һәм аны җиһазландыруга үзебезнең шул акча гына җитмәде. Авыр вакытта Шаранның танылган бизнесмены, “Престиж” сәүдә йорты директоры Анатолий Васильев ярдәм күрсәтте. Кредитны аннан алып тордым. Шулай тырышып, 2009 елның көзендә үзебезнең ит кибетен ачтык.

Килер буыннарга мирас

12 апреля

Күптән түгел Уфа шәһәренең Конгресс-холлында “Башкорт халкы тарихы” китабының чираттагы томын тәкъдим итү булды. Бу том 1900-1940 елларны үз эченә ала. Башкортлар, башка халыклар кебек үк, бу чорда инкыйлаб һәм XX гасырның беренче дүрт дистә елында булган сугыш, социалистик җәмгыять төзелеше нәтиҗәсендә традицион тормыш рәвеше җимерелү авырлыкларын кичерә. Шулай да большевикларның социаль экспериментлары һәм үзгәрешләр чорында халык көчле яшәеш куәтен, яңа шартларга күнегү һәм иҗат итәргә сәләтен күрсәтә. Ул сәяси автономия яулый, индустриаль җитештерүгә, Русия һәм дөнья мәдәниятенә өлеш кертүгә ирешә. Әлеге академик басманы җиде томга бүлү халык тарихының барлык мизгелләрен дә яктырту максатыннан эшләнгән. Беренче том борынгы гасырлардан башлап, безнең эраның IV гасырын үз эченә ала, икенчесе V-XVI гасырлар уртасына кадәрге чорны яктырта, өченчесе — XVI гасырның икенче яртысыннан XVIII гасырга чаклы араны, дүртенчесе — XIX гасырны, бишенчесе — 1900-1940 елларны яктыртты, ә алтынчысы — 1941-1985 елларны, җиденче том — 1985 елдан XXI гасыр башына тиклем чорны үз эченә алачак.

Җирдән нәтиҗәле файдаланабызмы?

07 апреля

Төп байлыгыбызны күз карасыдай саклагыз дигән өндәмә онытылды

Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитетының җир сәясәте буенча комиссиясенең март ахырында үткән киңәйтелгән утырышы авыл халкы гына түгел, республикада яшәүчеләрнең барысы өчен дә аеруча мөһим булган шушы темага багышланды. Илебездә дәүләт власте органнары инициативасы белән, җәмгыятьнең фикерен исәпкә алмыйча, 20 елдан артык төрле реформалар, шул исәптән җир-аграр реформасы барганда Башкарма комитетның бу мәсьәләне күтәрүе хуплауга лаек. Күпмиллионлы авыл халкы мәнфәгатьләрен, илебезнең азык-төлек иминлеген хәл итәргә тиешле шушы реформалар 20 ел дәвамында халык арасында тикшерелмичә, халыкның фикерен исәпкә алмыйча үткәрелә. Шуны әйтү дә җитә, бу мәсьәлә илебезнең иң югары җитәкчелеге һәм крестьяннар катнашлыгында бер тапкыр да тикшерелмәде. Реформаларны үткәрүнең нигезе булган төп законнар — Русия Федерациясенең Җир кодексы һәм “Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр әйләнеше турында” Федераль закон Дәүләт думасы депутатлары тарафыннан җиде елдан артык тикшерелде. Атап үтелгән законнарны кабул иткәнгә кадәр авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр продукция җитештерүнең төп чыганагы булып тора иде. Законнар кабул ителгәч, җир күчемсез милек, ягъни товарга әверелде һәм аның белән сәүдә итү мөмкинлеге туды. Моның өчен эре авыл хуҗалыгы оешмалары җирләре норматив-хокукый актларда билгеләнгән исемлек буенча өлешләргә (пай) бүленде. Русиядән аермалы буларак, безнең республикада әлеге хосусыйлаштыру процессы соңрак, 2006 елның 1 гыйнварыннан гына башланды. Ул ике ел эчендә төгәлләнергә тиеш иде. Соңыннан хосусыйлаштыру вакыты 2010 елның 1 гыйнварына кадәр озайтылды. Әмма ул да бу эшне төгәлләүгә китермәде һәм күптән түгел ул өченче тапкыр — 2012 елның 1 гыйнварына кадәр озайтылды. Чөнки крестьяннарның күпчелеге җирләрне хосусыйлаштыруга битарафлык күрсәтте. Җирләр хуҗасыз калган кебек булды. Болар барысы да авыл хуҗалыгында хәлнең кискен начарлануына китерде.

Американы куып җитү ай-һай

07 апреля

Авылда проблемалар беркайчан да кимемәде. Минемчә, аларның нигезендә нәкъ шул халыкның күмәк булмавы, битарафлыгы ята да инде. Битарафлык белән колхозлар таралуын, җитәкчеләрнең урлашуын күзәттек. Малына ризык таба алмаганда да крестьян түрә алдына баруны файдасыз дип кабул итте. Хәтерегездәме икән, Ельцин хакимлек иткән чорда илнең финанс министры Федоров парламентта шундый белдерү ясады: “Русиянең авыл хуҗалыгы гомер буе зыянга эшли. Шунлыктан аңа ярдәм итүне туктатып, төп байлыгыбыз булган нефть, газ, күмер, металл сатып, азык-төлекне читтән кертү дөрес булачак”. Җавапсызлык белән әйтелгән сүзләргә аңлатма бирү артык. Гомумән, ул чорда авыл хуҗалыгына “аллергия” булган илдә аның терелүенә өмет аз иде. Сәясмәннәр арасында авыл хуҗалыгына ниндидер яңалык кертергә омтылучылар күп түгел. Столыпин һәм Хрущевлар шулар исәбендә. Әлбәттә, аларга бәя бирү бертөрле генә түгел. Монысы минем шәхси фикер. Милли тәкәбберлек белән чирләгән кайбер җитәкчеләребездән аермалы буларак, Никита Хрущев үз вакытында Америкадан үрнәк алырга чакырды. АКШтагы билгеле фермер Росуэлл Гарст белән дуслык элемтәсе булдыруга, әлбәттә, каршы кешеләр дә аз түгел иде. 1959 елда Америкага баргач Гарстның хуҗалыгы белән якыннан таныша Хрущев. Исеме билгеле бу фермерның җир биләмәләре генә ике мең гектардан артып китә. Ул 3 мең баш сыер малы, 2,5 мең дуңгыз һәм өч миллион тавык асрый. Җирне нәтиҗәле файдалануы зур табыш бирә.

Вәгъдә һәм эш

06 апреля

Халык властька бәяне хезмәт хакы түләнү һәм фатир төзелүгә, сүздә торуга карап бирә

Социаль-икътисади күрсәткечләр дип сөйләгәндә республикада хуҗалык итү һәм тормыш дәрәҗәсе күз уңында тотыла. Гади генә берничә санны чагыштыру, әйтик, икътисадның бүгенге халәтен һәм перспективасын, халыкның яшәү сыйфатын күзаллау мөмкинлеген бирә. Әлбәттә, хәзер җәмгыять катламнарга бүленде. Берәүләрнең акчалата кереме уртача дип исәпләнгән ихтыяҗларны канәгатьләндерерлек кенә булса, икенчеләрнеке, ерак диңгез буйларында ял итәрлек. Гади эшче белән югары җитәкчеләрнең хезмәтенә түләүдәге аерма 18-20 тапкырга җиткән очраклар бар. Хәер, сүзебез социаль гаделлектән бигрәк, икътисади күрсәткечләр хакында. Шуңа күрә темага якынрак килик. Икътисади, ягъни хуҗалык итү күрсәткечләре аерым тармаклар эшчәнлеген чагылдыра. Бүген нефть бәясенең күпме булуына карап, киләчәккә планнар корыла, чөнки икътисадның тотрыклылыгы “кара алтын” һәм ярымфабрикатлар сатуга бәйле. Ә башка тармаклар җәмгыятьнең яшәү сыйфатына уңай тәэсир итүдән ерак тора. Дөрес, бу машиналар эшләү, төзелеш һәм авыл хуҗалыгы тармакларының икътисади ролен киметү түгел, аларның тиешенчә үсеш ала алмавын ассызыклау гына. Төзелеш — икътисади механизмны хәрәкәткә китерүче тармак. Ул шулай булырга тиеш. Төзелештәге бер эш урыны башка тармакларда (төзелеш материалы, транспорт, хезмәтләндерү һ.б.) 9-10 кешене эш белән тәэмин итә. Социаль максатларга тәгаенләнгән объектлар һәм торак төзү исә гомум социаль картинага чагу бизәкләр өсти. Икенче төрле әйтсәк, халыкның социаль-көнкүрешен яхшырта, аның алга карап яшәвен чагылдыра. Башкортстанда 3 мең чамасы эреле-ваклы төзелеш оешмасы бар. Ә икътисади процессларга тәэсир итә торганнары бармак белән генә санарлык. Барлык оешмаларның әйләнешен акчага күчереп исәпләсәк, ул 80-90 миллиард сум килеп чыга. Бу — бик зур сумма. Республиканың еллык бюджетыннан аз гына кимрәк. Тулай төбәк продуктында исә төзелеш тармагы өлеше 6,5 процент кына. Бу инде аның нәтиҗәсезлеген күрсәтеп торучы сан, чөнки алга киткән илләрдә ул 20-25 процентка җитә, югарыда билгеләнүенчә, икътисади механизмны хәрәкәткә китерүче булып тора.

Туган җирнең тузаны да кадерле

06 апреля

“Инкыйлаби күтәрелеш, милли азатлык хәрәкәтенең янә бер дәртләнгән чоры” дип ярсыган романтикларга тынычланырга туры килә инде. Гарәп илләрендә һәм, гомумән, мөселман дөньясында быел кыш “гөлт” итеп кабынып китеп, ахыры әле дә күренмәгән чуалышларның изелгән халыкларга хөррият китерү, фәкыйрьләргә мул тормыш бирү һәм социаль гаделлек урнаштыру белән һич кенә дә уртаклыгы юк. Хәер, бу турыда 25 мартта басылып чыккан мәкаләдә сүз булган иде инде. Байлык ул гомер бакый адәм баласын шаштырып та, талаштырып та килгән нәрсә. Фәкыйрьлектә көн итеп тә кулына көтелмәгәндә мал төшсә, кешеләрнең күпчелеге, җыйган мөлкәт белән ризалыкка калып тынычланыр урынга, тагы һәм тагы баю зәхмәте белән чирли башлый икән. Кешенең мөлкәткә булган мөнәсәбәте белән әхлак кануннары, зыялы яшәү гадәтләре арасында турыдан-туры бәйләнеш бар. Бу турыда уйлану зарурлыгы шунда, чөнки илебез тарихының билгеле бер чорында мөлкәткә хуҗа булу, хәлле яшәү мәдәниятен югалттык, ахры. Мәгълүмат чыганаклары Америка Кушма Штатларында, Европа дәүләтләрендә зур байларның миллиардларча доллар һәм евро акчаларын хәйрия, ярдәм итү фондларына күчерүе турында хәбәр итеп тора. Мондый киңкүңеллелек артта калган гасырларда урыс, татар, башкорт фабрикантларында, купецларында, гомумән, хәлле һәм халык рухлы кешеләрдә — бездә дә булган. Хәзерге олигархларга мондый мәрхәмәтлелек һәм зыялылык “чире” йокмагач, без байлык белән миһербанлылык арасында уртаклык күрми дә башладык. Чыннан да, иленең хуҗалыгы һәм социаль инфраструктурасы көнләп түгел, сәгатьләп кыйралганда, дәүләтне — дәүләт, халыкны халык итеп күтәреп торучы җир-су, урманнар, казылма хәзинәләр җилгә җилгәрелгәндә, шушы гамәлләргә фатыйха бирүче хакимнәр ни уйлый икән дә безнең кебек гади кешеләрнең миен нинди уйлар кайната икән?


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»