Көнүзәк

Иганәчелек белән дәүләт арасында күпер булсын

05 мая

Кичә Хөкүмәт йортында “Иганәчелек, шәфкатьлелек, иреклелек” дигән темага “түгәрәк өстәл” узды. Аны Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Фидус Ямалтдинов алып барды. Әлеге чарада власть, җирле үзидарә органнары вәкилләре, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары белән бергә төрле хәйрия фондлары, оешмалар җитәкчеләре катнашты. Алар саны бүген бездә 200гә җитә. Премьер-министр урынбасары фикеренчә, Русиянең бер генә субъекты да социаль мәсьәләләрне тулысынча дәүләт исәбенә хәл итә алганы юк. Моның өчен бюджет акчасы гына җитми. Шуңа күрә иганәчелек, һәрвакыттагыча, актуаль булып кала. Туймазы районында бу өлкәдә уңай тәҗрибә тупланган. Монда сугыш һәм хезмәт ветераннары, ятим һәм караучысыз калган балалар, авыр хәлдә яшәүче гаиләләргә төрле ярдәм күрсәтелә. — Иганәчелек — күңел чакыруы белән кылына торган гамәл, — ди бу хакта район хакимияте башлыгы Рәшит Хәйруллин. — Әмма ул власть органнары тарафыннан оештырылса, аеруча нәтиҗәле. Совет заманында төрле акцияләр өчен һәркемнән бер көнлек эш хакын җыеп, әллә күпме изге эшләр башкарылды. Шул замандагы тәҗрибәне онытырга ярамый. “Түгәрәк өстәл”дә катнашкан Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нурмөхәммәт хәзрәт һәм христиан руханилары дингә ихтирамлы кешенең һәрвакыт изгелек кылырга омтылуын ассызыклады. Республикада соңгы елларда меңнән артык мәчет калкып чыкты һәм аларның барысы да иганәчеләр акчасына төзелде, дип белдерде Мөфти хәзрәт. Пермь краенда эшләп килүче “Дуслык дәфтәре” төбәкара проект җитәкчесе Юлия Новоселованың сүзләреннән соң залда алкышлар яңгырады. Чыннан да, күршеләрнең бу өлкәдәге эшчәнлеге соклануга лаек. Алар иганәчелек һәм шәфкатьлелек идеяләренең төп асылы югала барган заманда яшь буынга аны яңадан кайтару, тәрбияләү буенча күп эш башкара. Шуңа да крайда волонтерлык киң җәелдерелгән. “Социаль ярдәм картасы” да игътибарга лаек. Анда теләсә кайсы иганәче аның ярдәменә кичекмәстән мохтаҗ кеше яки оешманы эзләп таба ала.

Хуҗалык зур уңышлар яуларга әзер

05 мая

Нуриман районының “Идел” агрофирмасы язгы чәчүгә 1 майда төште

Нуриман районындагы “Идел” агрофирмасының даны республикадан читтә дә күпләргә таныш, чөнки ул үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясе җитештерү буенча районда иң алдынгы һәм иң эре хуҗалыклар исәбендә. Унбер авылны берләштерүче агрофирмада 120 кеше хезмәт сала. 3300 гектарда чәчүлекләребез бар. Аның 1 мең 113 гектарына — уҗым культуралары, 1 мең гектарына күпьеллык үлән чәчелә. Күпьеллык үләннәр өчен орлыкчылык участогы бар. Анда “сарга” (люцерна) һәм клеверның кылчыксыз сортлары, тимофей һәм кәҗә үләннәре үстерәбез. Быел Свердловск өлкәсендәге җаваплылыгы чикләнгән “РЭСТ-АГРО” җәмгыятеннән клевер һәм тимофеевканың элиталы ике төрле сортларын сатып алдык. Бу кузаклы һәм кыяклы үләннәрне киләчәктә үзебездә үстереп, район хуҗалыкларына да сатарга исәп. Биш тонна гибрид кукуруз сатып алдык. Әйтергә кирәк, кышка безнең хуҗалык фермалары үзебез хәзерләгән мал азыгы белән тулысынча тәэмин ителгән иде. Язгы кыр эшләре дә уңышлы гына бара, тырмалауны вакытында тәмамлап, 1 майда чәчүгә төштек. Бүген арпа, солы, күпьеллык үләннәр 230 гектарда чәчелде дә инде,— ди “Идел” агрофирмасы җитәкчесе Мансур Хәйдәров. Хөкүмәт ярдәме белән “Россельхозбанк” аша 7 миллион сумга техника сатып алуга килешү төзелгән. Шушы көннәрдә “Баштехника” аша хуҗалыкка Т-150К, тәгәрмәчле МТЗ-82, чылбырлы ТГ-90, башка төр авыл хуҗалыгы машиналары кайтартылган. Хуҗалык җитәкчесе сүзләренә караганда, бүген “Идел”дә техника җитәрлек. “Идел” хуҗалыгы “Башнефть” акционерлар нефть кампаниясенең “Башкирнефтепродукт” җәмгыяте белән озак еллар бәйләнешне өзми. Быел да ташламалы хак белән ягулык-майлау материалына килешү төзелгән, язгы кыр эшләре өчен 80 тонна ягулык кайтартылган.

Закон бар, эшләргә кирәк

04 мая

Ни өчен башкорт, татар бүлекләренә абитуриентлар саны елдан-ел кими?

Узган атнада “Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында” Законны гамәлгә ашыру буенча Хөкүмәт каршындагы комиссиянең яңа составта тәүге утырышы үтте. Утырышны ачып, Комиссия рәисе — Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов составның зур үзгәреш кичерүе һәм республика Президенты тарафыннан аның эшчәнлеген яңа сыйфат дәрәҗәсенә чыгару бурычы куелуы турында хәбәр итте. Мәгълүм булуынча, “Башкортстан халыклары телләре турында” Законны гамәлгә ашыру буенча комиссия 1999 елдан, ягъни Закон кабул ителгәннән башлап эшләп килә. Телләр турында программаларны эшләүдә һәм тормышка ашыруда катнашу, телләрнең статусын көйләүче документлар проектларын эшләү аның төп бурычлары булып тора. Комиссия кысаларында министрлык һәм ведомстволар, гыйльми учреждениеләр Башкортстанда яшәүче халыкларның тел нормаларын куллануга кагылышлы тәкъдимнәрне һәм туган телләрне укытуның оптималь методикаларын да эшли. Бу җәһәттән узган унике ел эчендә Закон чараларын тормышка ашыру буенча милли мәгариф, мәдәният һәм нәшрият өлкәсендә зур эш башкарылган дип билгеләнде. Туган телләрне саклау һәм үстерүнең норматив-хокукый, оештыру һәм мәгълүмати нигезләре салынган. Әйтик, бүген меңнән артык балалар бакчасында тәрбия эше һәм укыту башкорт, татар, чуваш, мари һәм удмурт телләрендә алып барыла. Мәктәп, техникум һәм колледжларда дәүләт телләре системалы укытыла. Телевидение һәм радиода туган телләрдә тапшырулар оештырылган. Милли-мәдәни традицияләрне саклау һәм үстерүгә зур игътибар бирелә. Шул ук вакытта, утырышта Илшат Таҗетдинов ассызыклавынча, бүген Законны тормышка ашыру буенча өстенлекле юнәлешләрне закон таләпләреннән һәм чынбарлык хәлдән чыгып билгеләргә кирәк. Һәм бу, тәү чиратта, Комиссиянең үзеннән башланырга тиеш. — Комиссия эшчәнлеге һич кенә дә тар даирә проблема белән чикләнеп, телләрне саклау буенча дәүләт программасына кыюсыз һәм тәртипсез идарә итүгә кайтып калырга тиеш түгел. Законны тормышка ашыру буенча эшчәнлек комплекслы алып барылырга тиеш. Һәркемне моңа аерым игътибар итәргә һәм актив эш позициясе алырга чакырам, — диде бу җәһәттән Илшат Таҗетдинов. Чыннан да, безнең карашка, биредә уйланырга урын бар. Һәрхәлдә, Комиссия эшчәнлеген, аның утырышларын еш яктыртырга туры килгәнлектән, узган елларда аларның ничек үтүе һәм нинди эчтәлеккә корылуы турында яхшы хәбәрдарбыз. Кызганычка каршы, еш кына аларда “Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында” Законны тормышка ашыру турында сөйләшү республиканың төньяк-көнбатыш районнарында башкорт теле ничек укытылуны тикшерүгә кайтып калды. Җавап тотучылар да, нигездә, шушы районнар һәм шәһәрләр җитәкчеләре булды. Тәүдә чынбарлык хәлне аңлатып карадылар, аннары аклануга күчтеләр, ахыр чиктә, Комиссия басымы астында “хәлне төзәтү” өчен яңа йөкләмәләр алдылар...

Комиссия утырышы үтте

30 апреля

28 апрельдә Хөкүмәт йортында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Фидус Ямалтдинов рәислегендә санитария-эпидемиология комиссиясенең утырышы үтте. Анда беренче чиратта эпидемиологик хәл һәм бруцеллез белән бәйле мәсьәлә тикшерелде. Моңа Әлшәй районында бруцеллез белән зарарланган мал-туар ачыклану сәбәп булды. Бу авыруны терлекчеләр дә йоктырган. “Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Роберт Такаев хәбәр итүенчә, 12 кеше авырганы билгеле. Алар барысы да медиклар күзәтүе астында. Калмык Республикасыннан берничә ай элек китерелгән үгезләрнең бу чирне таратучылар булуы ачыкланган. Урындагы авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчелеге аларны документларсыз сатып алган һәм ветеринария хезмәтенә хәбәр итмәгән. Нәтиҗәдә, гамәлдәге кагыйдәләргә ярашлы, берничә йөз сыер сугымга озатылган. Ә йогышлы авыру таралган ферма малларының ите Раевка ит комбинатында карантин сагына куелган. — Рәсми рәвештә хәбәр итәм: бу итнең бер килограммы да эшкәртүгә җибәрелмәде һәм сатуга чыгарылмады, — дип белдерде “Әлшәй-ит” Раевка ит комбинатының генеральный директоры Әсләм Бохармәтов. — Алар барысы да карантинда. Ул итнең хуҗасына, завод аны эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнмәячәк, дип хәбәр иттек. — Кайбер җитәкчеләрнең җавапсызлыгы нәтиҗәсендә кешеләр авырый, маллар юк ителә, икътисадка зыян килә, — диде вице-премьер Фидус Ямалтдинов. — Контрольлек итүче органнар кыска вакытта җентекле тикшерү үткәрсен һәм аның нәтиҗәләре буенча гаепле кешеләрнең исемен атасын.

Дәүләт заказлары кемгә эләгә?

27 апреля

Республика Прокуратурасы дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен заказлар урнаштыруда законнарны үтәүгә аерым игътибар бүлә. Былтыр прокурорлар дәүләт мәнфәгатьләре өчен сатып алулар өлкәсендә 700дән артык, быел 260 закон бозу очрагын ачыклаган. — Икътисадның бу тармагы теләсә нинди юл белән контракт алырга теләүче бизнес вәкилләрен җәлеп итә. Экспертлар бәяләве буенча, дәүләт күләмендә сатып алулар тармагында коррупция күренешләре еш күзәтелә, — ди республика прокуроры урынбасары Гөлнара Бикбулатова. Аның фикеренчә, сүз һәрвакыт шәхси мәнфәгатьләрне кайгырту турында гына бармый, юридик яктан наданлык та закон бозуларга китерә. Гөлнара Фәрит кызы еш күзәтелгән коррупцион тозакларны мисалга китерде. Бу — товарларны кыйммәтрәк хакка сатып алу, башкарылмаган эшләр өчен түләү, аерым подрядчыларга өстенлек бирү, таләпләргә җавап бирмәүче оешма белән контракт төзү. Әйтик, 2008-2009 елларда республика Сәламәтлек саклау министрлыгы җитештерүче завод бәясеннән күпкә кыйммәтрәк хакка томографлар кайтаруга контракт төзегән. “Старый Кремль” җәмгыяте 45 миллион сумга 64 кисемле томограф китергән, бу вакытта аның базар хакы төрле җитештерүчеләрдә 28-40 миллион сум тәшкил иткән. 16 кисемле өч томограф шулай ук арттырылган хакка сатып алынган һәм дәүләткә 29 миллион сум зыян китерелгән. Бу фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылган. Мәгариф министрлыгында законга каршы килеп, конкурс үткәреп тормыйча, заказны бердәнбер поставщикка биргәннәр. 2009 елда министрлык төрле районда җиде мәктәп төзүгә аукцион игълан итә. Чынында исә төзелеш башланган була инде. Аннары җаваплы иптәшләр, имеш тә хәл ителмәслек сәбәпләр аркасында, дигән булып, заказны торг үткәрмичә генә бер предприятиегә бирү турында карар чыгара. Җиде контрактның күләме 680 миллион сум тәшкил итә, зыян — 3,4 миллион.

“Исән кайтса, медаль бирербез...”

26 апреля

Чернобыль фаҗигасен явыз нияттә файдаланучылар да булган

Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылардан Бүздәк районында хәзерге вакытта 19 кеше исәпләнә. — Үткән елда гына алар 21 иде, — ди районның Ветераннар советы рәисе Эдуард Әхмәтҗанов. — Кызганычка каршы, чернобыльчеләр саны елдан-ел сирәгәя. Монда инде авария нәтиҗәләренең дә йогынтысы бардыр, нурланыш алу, һәрхәлдә, эзсез үтми. Күпләр Чернобыльдә сәламәтлекләрен югалтып кайткан бит. СССРның башка төбәкләреннән кебек үк, Бүздәк районыннан да Чернобыльгә эшчеләр җибәрү авариядән соң берничә ай үткәч башлана. Иң беренче чиратта, белгечлеге буенча төзүчеләр алына. Чернобыльгә китүчеләр исемлеген төзү хәрби комиссариатка йөкләтелсә дә, билгеле, бу мөһим эштән КПССның район комитеты да читтә кала алмый. Ә анда утыручыларның — үз исәпләре. Ни өчен дигәндә, райком фикере белән килешмәгән үзаллы җитәкчеләр ул чорда Бүздәктә дә булган. Андыйлардан котылу юлын “аппаратчылар” Чернобыльдә күрә: әйдә, барсын, исән кайтса, медаль бирербез, үлеп калса, без гаепле түгел, дип астыртын фикер йөртәләр. Бу вакыйгаларга 25 ел үткән, әмма ул чорда нәкъ менә райком “тырышлыгы” белән Чернобыльгә җибәрелгән аерым кешеләрнең исемнәре бүген яхшы билгеле. Әйткәндәй, алар арасыннан берсе райкомнан да хәйләкәррәк булып чыга. Тәүге мәлдә АЭСка җибәрелсә дә, аннан 40 чакрымлап читтә эшкә урнашу җаен таба ул. Хезмәте дә нинди бит әле — авария нәтиҗәләрен бетерүдә турыдан-туры катнашучыларга ашарга әзерләүчеләргә җитәкчелек итә. Елгыр “кашевар”, билгеле, теләсә кем белән уртак телне дә тиз таба. Белүебезчә, Чернобыль АЭСына җибәрелүчеләр шәхси дозиметрлар белән тәэмин ителә, анда һәркемнең күпме радиация алуы теркәлеп бара. Шуны күздә тотып, Бүздәк “кашевар”ы үзенең дозиметрын станциягә көн дә кереп йөрүче якташларына биреп җибәрә икән. Билгеле, аның нурланыш нормасы тиз арада “тула”. Андыйларны исә туган якларына кайтару хәстәре күрелә. Менә шулай итеп, Чернобыльгә үлемгә җибәрелгән мут җитәкче Бүздәккә исән-сау әйләнеп кайта, аңардан котылырга теләүчеләрнең фаразлары тормышка ашмый кала.

“Без — илнең мәңге хәл ителмәс проблемасы”

26 апреля

Уфаның “Чернобыль” берлеге рәисе Фәрит Бахметов шулай ди

25 ел элек Чернобыль шәһәреннән ерак түгел урнашкан атом электр станциясендә дөньядагы иң куркыныч аварияләрнең берсе нәтиҗәсендә станциянең дүртенче энергоблогының ядро реакторы контрольдән чыгып шартлый һәм янгын чыга. Аның түбәсе өстенә чәчрәгән графит кисәкләре, очкынның бер өлеше машина залы түбәсенә төшә һәм бина дөрләп яна башлый. Янгын нәтиҗәсендә бик күп үлемечле радиоактив матдә тирә-як мохиткә эләгә. Алар җил белән йөзләрчә мең километрга таратыла һәм радиоактив пычрану зоналары барлыкка килә. Корбаннарның фаҗигасен әйтеп-аңлатып кына булмый. Әгәр дә гомерләре бәрабәренә афәт белән көрәшкән эшчеләрнең, янгын сүндерүчеләрнең, ликвидаторларның батырлыгы булмаса, нәтиҗәләр күпкә куркынычрак булыр иде. Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар арасында биш меңнән артык башкортстанлы да бар. Бүген республиканың халыкны социаль яклау бүлекләрендә 2603 ликвидатор теркәлгән. Уфаның “Чернобыль” берлеге җәмәгатьчелек оешмасы рәисе Фәрит Бахметов белән аларның бүгенге тормышы, проблемалары турында әңгәмә кордык. Фәрит Мөрит улы тумышы белән Чиләбе өлкәсеннән. Унөч ел гомерен хәрби хезмәткә багышлаган, аннары туган якларында гомер иткән, 2003 елда Уфага килеп төпләнгән. “Гранъ” компаниясенең генеральный директоры. — Фәрит Мөритович, Чернобыльгә Сезне нинди җилләр ташлады? Белүемчә, анда җибәрелүчеләр уртача 40 яшьтә булган, ә сезнең егет корына кереп кенә барган 20 яшьлек чагыгыз... — Бу вакытта мин Красноярск-45 шәһәрендә взвод командиры булып хезмәт итә идем, өйләнеп, улым туган гына иде. Баласыз яшьләрне бик алырга тырышмадылар, радиациядән соң гарип бәби туу куркынычы бар иде. Атом энергетикасы белән бәйле белгечләр буларак, безне 1986 елның августында алып киттеләр. 35 көн буе дүртенче блокның түбәсен ябуда катнаштык, радиациянең уртасында кайнадык.

Югары таләпләргә җавап бирсен

21 апреля

Уфада паралимпиячеләргә күнекмәләр үткәрү өчен тәгаенләнгән спорт әзерлеге үзәге төзеләчәк. Республика йортында Президент Рөстәм Хәмитов катнашлыгында үткән сөйләшүдә сүз шул хакта барды. — 35 ел гомеремне спортка багышласам да, спорт әзерлеге үзәгенең проектын төзегәндә минем һәм башка паралимпиячеләр фикерләренә колак салучы булмады, — диде Русиянең атказанган спорт мастеры Рима Баталова. — Ә бит без бу вакыйганы бик озак көттек. Үзәкнең исеменнән “паралимпия” сүзен сызып ташларга теләүчеләр күп. Һәм шуңа таба бара да. Ул чакта нәрсә булачак соң? Без ярык тагарак алдында калачакбыз һәм үзәктә тиешенчә шөгыльләнә алмаячакбыз. Физик мөмкинлекләребез чикле булганга, башка спорт корылмаларына керә алмыйбыз. Төзеләчәк үзәк — бердәнбер өметебез. Шуңа күрә безнең тәкъдимнәр һәм киңәшләр дә искә алынсын иде. Бөтенрусия “Факел” җәмәгатенең республика бүлекчәсе җитәкчесе, инвалид-спортчы Марат Йосыпов та канәгатьсезлек белдерде. — Үзәкнең төп максаты — паралимпиячеләр әзерләү булырга тиеш, — дип башлады ул сүзен. — Һәрхәлдә, федераль бюджеттан нәкъ шушы максатка ике миллиард сум акча бүленәчәк. Ә гамәлдә ничек? Спорт корылмасы янәшәсендә җиңел машиналарга туктарга уңайлы булсын өчен зур мәйдан бүленгән. Без сәламәт кешеләр кебек һәммәбез дә машинада җилдерә алмыйбыз бит. Үзәктә бокс залы да урын алачак. Әлеге вакытта бер генә инвалид та бокс белән шөгыльләнми. Янгын чыкса, икенче каттан бары тик сәламәт кешеләр генә төшә ала. Лифт туктаса, инвалид коляскасында утыручыларның гомере бер Ходай кулында калачак. Гомумән, үзәк паралимпиячеләргә күнекмәләр үткәрү өчен түгел, халыкара дәрәҗәдәге бәйгеләр оештыру өчен тәгаенләнгән. Ә бит без үзәккә зур өметләр баглаган идек.

Бурычлар билгеле, максатлар аныкмы?

20 апреля

Яки планлы эш һәм инвестицияләр җәлеп итүдәге мөһим проблемалар хакында

Башкортстанда социаль-икътисади сәясәтне яхшыртуга хезмәт итүче беренчел бурычлар хакында Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов җентекле бәян итте. Юлламада дәүләт идарәсе, хуҗалык итү халыкның көнкүрешенә кагылган актуаль мәсьәләләр күтәрелде. Билгеле булуынча, базар шартларында хуҗалык итүдә планлаштыру, анык максат билгеләү уңай нәтиҗәнең нигезе санала. Совет чорындагы “планлы икътисад” төшенчәсенең тәмам тамырын корытуны максат итеп куйгач, “план” сүзеннән кайбер чиновниклар, дәүләт эшлеклеләре, шайтан бисмилладан качкан сыман, тәмам читләште. Юкса, бүгенге инвестиция программалары шул ук планлаштыруны аңлата. Ә менә кайбер чиновниклар дип ассызыклавыбыз юкка түгел, чөнки шул ук Хөкүмәт, министрлык һәм ведомство чиновникларының планлаштыру мәсьәләсенә әһәмият бир-мәве гомум икътисади хәлнең тотрыксызлыгына китерүче факт. Бу уңайдан Президент сөйләгәннәрдән бер өзеккә генә игътибар итик: “Соңгы вакытка кадәр Республика инвестицияләү программасы ел башында 3-4 миллиард сум күләмендә генә кабул ителә, аннары өстәмә карау юлы белән берничә тапкырга арттырыла торган булган. Озак вакытка планлаштыру инструментыннан максатлы инвестицияләү программасы бюджет тишекләрен ашыгыч рәвештә ямау ысулына әверелгән”. Бу нигезле һәм перспективага исәпләнгән программалы эшчәнлекнең булмавы хакында сөйли. Хәзер килеп, Хөкүмәт инвестицияләү программасының эшләү механизмын үзгәртте. Мәсәлән, республиканың быелгы адреслы инвестицияләү программасына элеккегә караганда өч тапкыр күбрәк сумма — 11 миллиард сум салынды. Димәк, икътисадны үстерүгә, социаль өлкәне ныгытуга юнәлтеләчәк сумма билгеле, эш планы расланган. Эшчәнлекне шушыларга нигезләнеп тормышка ашыру гына таләп ителә. Ләкин асылда хәл башкача. Ягъни, Виктор Черномырдин әйтмешли, яхшы булсын дип башланган нәрсә гадәттәгечә килеп чыга. Иң түбән звенодан алып хөкүмәт структураларына кадәр бер максатка — икътисади нәтиҗәлелеккә омтылыш булмаганнан килә торган чир бу. Һәм, әйтергә кирәк, менә шушы омтылыш булмау Хөкүмәт дәрәҗәсендә үткән кайбер утырыш-киңәшмәләрдә күзгә ташлана.

Чобаркүлнең аек халкы тормышка аек карашта

16 апреля

Авыл халкы гомер-гомергә “Сыерлы көн — сыйлы көн” дип яшәгән. Ул малның кадерен белеп, аны абзар-кура тутырып асрарга тырышкан. Тик соңгы елларда туган ягыма кайткан саен урамыбызның сыер көтүе кимегәнен күреп, авыр хисләр кичерәм. Сәбәбен сорагач, күршеләрем: “Сөтне сатып алу, яки кәҗә асрау күпкә уңайлырак һәм арзангарак төшә”, — дип жавап бирә. Кызганычка каршы, бүген бу күренеш күп авылга хас. Ә менә Салават районының Чобаркүл авылында яшәүчеләрнең һәрберсе кимендә 4-5 сыер асрый, аларның күбесе фермер булып теркәлеп, малларын тагын да ишәйтергә омтыла. Чобаркүл авылына 1926 елда нигез салынган. Искиткеч табигатьле, тау тезмәләре итәгендә урнашкан, елга-күлләргә, урман-кырларга бай бу урынга Лагыр авылыннан дүрт гаилә күченеп килгән. Алар, тау битлегендә үскән наратларны кисеп, йортлар салган һәм зирекләр үскән түгәрәк күл буенда авыл барлыкка килгән. Бүген авылда 76 йорт, башлангыч мәктәп, клуб, медпункт, ике кибет, мәчет бар. Мине күпләп мал асрап көн күрүче авыл халкы белән аның старостасы, гаҗәеп гаярь, биредә зур абруй казанган Сәгъдия Гыйбадуллина таныштырып йөрде. Ул күмәк хуҗалык исән чакта бозау караган, клуб мөдире булып эшләгән, оста чаңгычы булган, хәзер исә шәхси хуҗалык алып бара. — Безнең Чобаркүлдә 218 кеше яши. Колхоз таркалгач, беребез дә читкә чыгып китәргә ашыкмадык. Җыенда ата-бабалардан калган тормыш рәвешен сайладык, ягъни шәхси хуҗалык алып барырга карар кылдык. Төп шөгылебез — мал үрчетү һәм сөт-ит сату. Авылда бүген 40ка якын сыер, 80 ат исәпләнә. Сарыкларны чутлап та торганыбыз юк. Алар һәр йортта утызлап, иллеләп. Мал күп булгач, аларны кышын да күл буена куып төшерәбез һәм шунда су эчерәбез, — ди Сәгъдия ханым.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»