Көнүзәк

Син бу дөньяда ялгыз түгел

19 мая

Халыкара балалар ышанычы телефоны көненә багышлап, Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгында “Балаларны җәберләүне кисәтү формасы буларак ашыгыч психологик ярдәм күрсәтү” дигән темага “түгәрәк өстәл” үтте. Ышаныч телефоны беренче тапкыр Англиянең дин әһеле Чад Вара тарафыннан оештырыла. Ул: “Үзеңә кул салганчы, миңа шалтырат,” дигән язуларны тарата. Шалтыратучылар саны шулкадәр күп була, аңа хәтта ярдәмчеләр таләп ителә. Русиядә беренче ышаныч телефоны 1982 елда эшли башлый. Совет чорында илебезнең иң зур 3 шәһәрендә генә мондый хезмәт күрсәтелә. Әлеге көндә Русиянең 64 субъектында ышаныч телефоннары эшли һәм аларга 600 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Башкортстанда 25 оешмага шалтыратып, психологик ярдәм алырга була. Халык, башлыча, Эчке эшләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыкларына шалтырата. Гаиләгә, яшьләргә һәм үсмерләргә республика социаль-психологик ярдәм үзәге, Балалар һәм үсмерләр өчен республика социаль приюты, Уфа шәһәренең “Индиго” психологик-медицина-социаль ярдәм үзәге, 1нче республика психиатрия дәваханәсенә мөрәҗәгать итүчеләр дә күп. — Республикада ышаныч телефоннары аша психологик ярдәм күрсәтүче оешмалар күп булуга карамастан, кешеләр, хәтта балалар белән эшләүче белгечләр дә бу турыда җитәрлек хәбәрдар түгел. Бу хезмәтләрнең телефон саннары да тиз генә хәтердә калмый, — ди Балалар һәм үсмерләр өчен республика социаль приюты директоры Илүсә Идрисова. — Шуның өчен бердәм телефон номеры булдырырга, балалар арасында бу турыда мәгълүматны үз эченә алган листовкалар таратырга кирәк. Республика приюты бу юнәлештә эш алып бара. Күп кенә балалар “Син бу дөньяда ялгыз түгел” дигән листовкалар белән яхшы таныш. Илүсә Идрисова ышаныч телефонына авыл җирендә яшәүче балалар күбрәк шалтыратуы турында сөйләде, чөнки алар, авылда хәбәр таралудан куркып, проблемалары турында дусларына, якыннарына сөйләргә кыенсына икән. Авылда яшәүче ата-аналар да балалары проблемасы, аларның эчке дөньясы белән азрак кызыксына, шуңа күрә туры элемтәдә эшләүче психолог бу очракта баланың бердәнбер киңәшчесе булып кала.

Дотация көтеп утырмыйлар

19 мая

Туймазы районының Илчембәт муниципаль берәмлегендә бюджетның 90 процентка якыны үз керемнәре исәбенә туплана

Илчембәт муниципаль берәмлеге хакимияте башлыгы Илгизә Нигъмәтуллина урындагы бюджетның үтәлеше, салымнарның һәм башка төр түләүләрнең ничек җыелуы белән көн саен кызыксынып тора. — 131нче федераль закон урындагы үзидарә органнарының вәкаләтләрен бермә-бер киңәйтте. Тик яңа шартларда нәтиҗәле эшләү өчен тәү чиратта җитәрлек күләмдә акча булу кирәк, — ди ул. — Бүген муниципаль оешмалар үзләренең керемнәре исәбенә яшәргә тиеш, диләр. Бюджет никадәр баерак булса, без халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга, социаль программаларны үтәүгә акчаны да күбрәк бүлә алачакбыз. Бу җәһәттән Илчембәттә муниципаль берәмлекнең финанс-икътисади базасын ныгыту буенча зур эш башкарылган. Салым һәм салымнан тыш түләүләрне җыю да сизелерлек арткан. Җирле хакимиятнең баш бухгалтеры Гөлфия Закирова сүзләренә караганда, 2009 елда бюджетта үз керемнәре 2 миллион 477 мең сум тәшкил иткән. 2010 ел бюджетында үз керемнәре 1 миллион 543 мең сум күләмендә планлаштырылса, гамәлдә ул 2 миллион 837 мең сум күләмендә җыелган, ягъни билгеләнгән план 183 процентка үтәлгән. Шуңа күрә Илчембәттә дотация акчасына гына карап утырмыйлар. 2010 елда, мәсәлән, урындагы бюджетның 88 проценты үз керемнәре исәбенә тупланган. — Җир өчен аренда түләве елдан-ел арта бара. Былтыр шуннан гына да казнага 847 мең сум акча керде, — ди Илгизә Хәбирҗан кызы. — Әлбәттә, бу төр түләүләрдә нефтьчеләрнең өлеше зур. Безнең биләмәдә “Туймазынефть” идарәсенең промыселлары урнашкан. Ләкин сәнәгатьчеләр белән дә эшли белергә кирәк. Нефтьчеләр ел саен скважиналарга сузылган торбаларны алыштыра. Җир эшләренә тотыныр алдыннан башта бюджетка тиешле түләүләрен кертәләр. Икенчедән, бездәге авыл хуҗалыгы предприятиеләре уңышлы гына эшләп килә. Салымнарны үз вакытында түлиләр. Өченчедән, без гражданнарның җир биләмәләренә милек хокукын теркәү буенча эшне бермә-бер активлаштырдык. Документларны кабул итү өчен “Росреестр”ның район бүлеге һәм “Җир-кадастр палатасы” дәүләт оешмасының Туймазы филиалы хезмәткәрләрен үзебезгә чакырабыз. Алар атна саен киләләр. Яңарак гражданнарга дәүләт теркәвен үтү турында документларны тарата башладылар. Әле 58 кеше кулларына җир биләмәләренә хокукларын раслаган танытмалар алды. Ә бу категория гражданнар аренда түләвен һәм күчемсез милеккә салымны урындагы казнага түли. Без шулай ук Япрык һәм Илчембәттә күп кенә җирне шәхси торак төзелешенә һәм вак товарлыклы хуҗалыкларга бүлеп бирдек. Башта алар белән аренда килешүләре өч елга төзелә, соңыннан инде ул озайтыла. Шушы эшнең нәтиҗәсе бюджетны формалаштыруда күренә. Аренда түләве ел саен икеләтә, өчләтә арта.

Итәгеңә ут капкач, чәбәләнү файдасыз

12 мая

“Кызыл таң”ның 21 апрель санында Резеда Галикәеваның “Банкрот банкротка сатылган” дигән мәкаләсе басылган иде. Анда банкротлыкка чыгарылган фермер хуҗалыгын (Бүздәк районы) һәм Бәләбәй элеваторын сатудагы бик күп хилафлыклар турында сүз бара. Мин дә шуларга охшаш хәлләр турында сөйләмәкчемен. “Знаменка” кошчылык совхозы Бәләбәй районында гына түгел, ә республикада киң билгеле хуҗалык: ул йомырка һәм кош ите җитештерүгә махсуслашкан, моннан тыш, иммунопрепарат җитештерүче предприятиеләрне, шулай ук инкубаторларны югары сыйфатлы йомырка белән тәэмин итә. Совхозның нигезендә — калдыксыз производство, ягъни биредәге бөтен нәрсә дә кирәкле товарга әйләндерелә, хәтта тавык тәпиләрен һәм тавык башларын да ташламыйлар, алардан мәче һәм этләр өчен азык әзерлиләр. Һәм бу продукциягә дә сорау зур. Совхозның 4000 гектарга якын җире бар, шул исәптән чәчүлекләр дә байтак. Кошлар ашатуга кирәкле ашлыкның яртысы чамасы үзләрендә үстерелә. Сыер фермалары да бар. Моңача “Знаменка”да бер генә гектар җир дә сөрелмичә-чәчелмичә калмады, тирә-яктагы башка хуҗалыкларның чүп баскан басуларын күреп ачынганнан соң, мондагы җәй көннәрендә дулкынланып утырган иген басулары күңелләрне күтәрә иде. Бу совхозның тагын бер үзенчәлекле ягы: биредә җитештерелгән ит, йомырка һәм башка продукция арадашчыларсыз, ягъни очсызрак итеп, “Знаменка”ның үз киоскларында сатыла, алар Бәләбәйдә генә дә алтау, Приютта икәү, үзләренең үзәк усадьбасында икәү һәм башка урыннарда бар. Аның йомыркасы һәм тавык ите районнан читтә дә зур сорау белән файдалана. Әнә шулай булганлыктан кайбер намуссыз эшкуарлар “Знаменка” товар знагын алдап та кулландылар, чөнки мондый продукция кибетләрдә озак ятмый.

Социалистик Хезмәт Герое Ринат Йосыпов: “Эш кешесенә кадер-хөрмәт булырга тиеш!”

12 мая

Башкортстан Республикасы Президенты Рөстәм Хәмитов 1 Май бәйрәме алдыннан Социалистик Хезмәт Геройлары һәм Хезмәт Даны орденының тулы кавалерлары белән очрашты. Анда катнашучылар арасында Чакмагыш районыннан Социалистик Хезмәт Герое Ринат Йосыпов та бар иде. Ринат Шәйхулла улы Рапат авылында туып үскән, гомере буена тырыш хезмәте белән туган җирен данлаган, фидакарьлеге өчен ике тапкыр Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән. ВЛКСМның һәм КПССның икешәр съездында катнашкан. Ленин комсомолы премиясе лауреаты. СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашып, “Москвич” автомобиле белән бүләкләнгән. Ә 1971 елда районның алдынгы механизаторына Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Ватаныбызның тугры улы, бар булмышы белән туган җиренә береккән, бәхетен шул туфракта тапкан данлыклы игенчедән Уфада, Республика йортында үткән очрашу турында җентекләбрәк сөйләвен үтендек.

Үзләре тапканга таяналар

12 мая

“Калтай” крестьян-фермер хуҗалыгы Кушнаренко районында алдынгылардан санала. Биредә элекке “Урал” колхозының җирләрен һәм техниканы саклап калуга ирешкәннәр. Әле 2200 гектарда иген үстерәләр. Бүгенге көндә басуларда эш кайный. Игенчеләр янында без дә булдык. Басу капкасын чыгуга уҗым басуы җәйрәп ята. Былтыргы корылыкка карамастан, чәчүлекләрнең торышы ярыйсы гына. 500 гектар уҗымның 400 гектары кышны имин чыккан, аларга өстәмә тукландыру үткәрелгән. Уҗым культураларының һәр гектарына 50 килограмм исәбеннән минераль ашлама керткәннәр. Ягулык-майлау материаллары кирәгенчә алынган. Орлыкны калтайлылар үзләре җитештереп, язгы чәчүгә алдан әзерләп куярга гадәтләнгән. Гомумән, читтән көтеп утырмыйлар, үзләре тапканга таяналар. — Заманына күрә зарланырлык яшәмибез, — ди хуҗалык җитәкчесе Дамир Гыйльманов. — Хуҗалыкта эшләүчеләргә ел әйләнәсенә 7-8 мең сум айлык хезмәт хакы түлибез. Әлеге кызу чорда игенчеләр 4 тапкыр түләүсез кайнар аш белән тәэмин ителә. Басуларда тәҗрибәле механизаторлар белән бергә иңгә-иң куеп район үзәгендәге 114нче һөнәрчелек училищесы укучылары да эшли. Үзебезнең авылдан 6 егет быел диплом алырга җыена. Алар коллективны тулыландырыр дигән өметтәбез. Җитәкче булачак хезмәттәшләренең матди хәлен бүген үк хәстәрли башлаган — аларга бер тапкыр бирелүче 60 мең сум һәм соңыннан хезмәт хакыннан ай саен тотып барылачак дәүләт ярдәме юлламакчы.

Илгә җитеш гаиләдә үскән балалар кирәкме?

11 мая

Өч игезәк ул үстерүче Лабановлар республика Президентына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган

Март азагында Уфаның Инорс бистәсендә яшүче Лабановлар гаиләсе күптән көтелгән куанычлы вакыйга кичерә: Гөлнара белән Александрның өч игезәк улы дөньяга килә. Бу шатлыкны гаилә алты ел көтә, исән-сау аваз салган нарасыйларын кулга алгач, алардан да бәхетле кеше булмый. Әмма тормыш алларына сынауларны куеп кына тора. “Безнең республикада “күп балалы” һәм “аз тәэмин ителгән” дигән төшенчәләр гел бергә йөри. Югыйсә, күп балалы гаилә күп тәэмин ителгән була алмый кебек. Ала икән шул, без берьюлы өч балага артсак та, аз тәэмин ителгән түгелбез икән, чөнки айлык керемебез 30 мең сум, һәр кешегә алты мең туры килә, ә яшәү минимумы биш мең сум. Уфаның Калинин районы буенча Хезмәт һәм халыкны социаль яклау идарәсе безгә бернинди льгота да билгеләмәде: сөт кухнясы, транспортта ташламалы хакка йөрү, өстәмә пособиеләр, торак-коммуналь хезмәтләргә түләүгә субсидия... Безгә боларның берсе дә юк. Безнең бүгенге чыгымнарны исәпләсәң (баланы тукландыруга гына да аена 12 мең сум кирәк, һәрнәрсә өч тапкыр күбрәк таләп ителә бит!), без аз тәэмин ителгән генә түгел, хәерчелек чигендә яшәүче булып чыгабыз, югыйсә. Бала тудыруны дәртләндерү дигән булалар тагын. Безнең балалар икенче сорттанмы соң әллә? Ярдәм аз акча алучыларга гына таләп ителә микәнни? Без хатыным белән — югары белемле кешеләр, республикага белемле гаиләләрдә тәрбияләнгән белгечләр кирәкми микәнни?” дип җан авазына тиң сүзләр белән республика Президенты блогына язарга мәҗбүр булган Александр. Гөлнара бүген өч баланы ялгызы карый. Ире эштә, өлкән яшьтәге әнисе Яңавыл районында яши. Александрның әти-әнисе күптән гүр иясе. Ярдәмче ялларга әлеге дә баягы акча җитми. Дәүләт тиешлесен дә бирмәгәч, бу балаларны без ничек аякка бастырыйк, дигән урынлы сорау куя гаилә республика җитәкчелеге алдында. Уфада берьюлы өч игезәк бала табучыларны элек-электән бик зурлыйлар: хакимият бинасына чакырып тантаналы төстә фатир ачкычы тапшыралар иде. Лабановлар бу мөмкинлектән дә коры калган, торыр урыныгыз бар, дигәннәр. Александрның әти-әнисеннән калган әлеге ике бүлмәле фатирда алардан башка ирнең бертуганы да теркәлгән, мәйдан җитмәгәне көн кебек ачык. Алай булса, бу фатирыгызны шәһәргә тапшырасыз инде, дигән белгечләр. Янәсе, шулай иткәндә генә алар өч бүлмәле торакка исәп тота ала. Белүебезчә, фатир ачкычы башкаланы берьюлы өч кешегә арттырган гаиләгә бүләк рәвешендә бирелә иде. Хәзер алай түгел микәнни? “Без шул иске фатирның ике бүлмәсендә җан асрарга тиеш булабызмыни? Бер кешегә унике квадрат метр мәйдан тиеш дигәнне кем уйлап тапкан? Хакимияттә миннән яңа туган балаларның милке булмавы турында белешмә таләп итәләр, бер айлык сабыйның нинди милке була ала, берәрегез миңа аңлатып бирегез әле. Белешмә китерү авыр түгел, ләкин аның һәрберсе 520 сум тора, бу инде болай да тишек бюджетның янә 1560 сумын бер дә юкка туздыру дигән сүз. Күптән түгел, өченче бала туган очракта җир участогы бүленәчәк, дип сөйләделәр. Кая барырга, ничек чиратка басарга — бу турыда бернинди мәгълүмат юк. Безнең илдә, республикада власть синең турыда белсен һәм нәрсәдер бирсен өчен фәкыйрь булырга кирәк. Ә минеке кебек гаиләләргә ярдәм кирәкмимени? Безнең балалар ни белән аерыла? Әллә инде минем кебек көнне төнгә ялгап эшләмичә, үз көчең белән нәрсәгәдер ирешергә омтылмыйча, кул кушырып кына утырырга кирәк микән?”

Бензин бәясе һәм бәянең файдасы

11 мая

хакларның кискен үсүенә юл куелмаячак

Хәтерегездә булса, ягулык бәяләре узган ел ахырында кискен үсеп киткән иде. Ул чакта, дизель ягулыгы һәм бензин бәясендәге акциз өлешенең төгәл бер сумга артуына бәйле рәвештә, хаклар нәкъ шушы кадәргә күтәрелгән иде. Акциз — махсус салым төре. Гадәттә, ул киң куллану товарлары, зиннәтле әйберләр бәясенә салына һәм турыдан-туры казнага тәгаенләнә. Бензинга килгәндә, аның хакында да акциз өлеше бар. Узган елда, әйтик, шушы өлешне ел саен 1 сумга арттыру (өч ел дәвамында) буенча карар кабул ителгән иде. Шуннан соң колонкаларда хаклар күтәрелде дә. Русия Хөкүмәте Премьер-министры Владимир Путин күрсәтмәсе белән бәяләр 2011 елның тәүге кварталында ук элекке дәрәҗәгә кайтты. Ләкин апрельнең икенче яртысында кабат үсеш күзәтелә башлады. Янә Премьер-министрның әлеге проблема буенча катгый сүзе кирәк булды. Ул, нефть компанияләре һәм нефть продуктлары белән сәүдә итүчеләр үзара килешеп хакларны күтәрә, дип бәян итте. Ә базар шартларында мондый килешү “картельный сговор” дип атала һәм аның өчен җинаять җаваплылыгына тарттырырга тиешләр. Әлбәттә, усал нияттәге килешүне дәлилләп исбатлый алсалар. Бездә ул, нигездә, мөмкин түгел. Чыннан да, бүгенге шартларда җитештерүчеләр һәм сәүдә итүчеләрнең үзара килешүе турында сүз күп йөри. Моның өчен ягулык колонкаларындагы хакларга игътибар итү дә җитә. Мәсәлән, республикада ягулык белән, башлыча, “Башкирнефтепродукт” һәм “Лукойл-Уралнефтепродукт” җәмгыятьләре сәүдә итә. Менә берничә ел инде алар саткан ягулык бәяләрендә аерма нибары 10 тиен тәшкил итә. Хаклар артса да, төшсә дә, шушы аерма саклана. Көндәшлек шартларында, монополиягә юл куймас өчен, кече заправкалар челтәрен киңәйтү максатка ярашлы булыр иде. Әмма алар бездә бармак белән генә санарлык. Уфада, әйтик, “Уфанефтепродукт” дип аталган җәмгыять бар һәм аның заправкаларында бензин монополистларныкыннан 50-60 тиенгә арзанрак.

Дошманнарга илем тез чүкмәс!

07 мая

Илебез Җиңү язын 66нчы тапкыр каршы ала. Гомерләрен, язмышларын аямаган ата-бабаларыбыз батырлыгы нәтиҗәсендә бүген чалт аяз күк йөзенә карап сөенәбез. Сафлары сирәгәйгән ветераннарга бу көннәрдә ил күләмендә зур хөрмәт күрсәтелә. Истәлекле көн якынлашу уңаеннан Русия төбәкләрендә, шул исәптән Башкортстанда, тантаналы чаралар оештырыла. Кичә “Конгресс-холл”да бәйрәм тантаналары үтте. Иң элек утырышлар залында ветераннар, республиканың эзтабарлар отрядлары вәкилләре өчен “Бу — безнең Җиңү!” дигән “түгәрәк өстәл” оештырылды. Аннары бәйрәм тантанасы концерт залында дәвам итте. Сәхнәгә 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең хәрби байрагы мендерелгәч, Башкортстан Республикасы Президенты Рөстәм Хәмитов чыгыш ясады. — Хөрмәтле ветераннар! — дип башлады ул сүзен. — Җиңүнең нинди авырлыклар кичереп яуланганын барыбыз да яхшы беләбез. Сугыш елларында илебез халкы фронтта да, тылда да сынатмаган. Сезнең тырышлыгыгыз, батырлыгыгыз нәтиҗәсендә кешелеккә куркыныч янаган дошман җиңелгән. Шуңа күрә 9нчы май хаклы рәвештә Русиянең иң мөһим бәйрәме санала. Без фашист илбасарлары алдында тезләнмәдек һәм беркайчан да тезләнмәячәкбез, чөнки үрнәк алырдай корычтай нык буын бар. Җиңү традициясен яшь буын да дәвам итсен. Барыгызны да тагын бер тапкыр ихлас тәбриклим!

Президент данлы бәйрәм белән котлый

07 мая

Бөек Җиңүнең 66 еллыгын билгеләгән чорда яугир Гаян апа Фәйзуллинаның йөзендә Җиңү солдатларында гына була торган бер горурлык балкый. Сугыш елларының авыр һәм аяусыз сынауларын үткән, әле 88 яше белән барса да, көр күңеллелеген югалтмаган, ватандашларының хөрмәтен һәм игътибарын тоеп яшәүче фронтовикның көчле рухлы булып калуы һәркемне сокландыра. Туймазы районының Чокадыбаш авылы кызы 1941 елда Бәләбәй педагогия училищесын тәмамлый. 1942 елның язында Мәчетле районы мәктәпләрендә эшләп йөргән ун мөгаллимәне Кызыл Армия сафына алалар. Башта Свердловскидагы элемтәчеләр мәктәбендә хәрби әзерлек үтәләр. Өч айдан соң аэродромнарны хезмәтләндерүче элемтәче кызлар Ленинград фронтына эләгә. Ленинград блокадасын өзгәч, безнең гаскәрләрнең көчле һөҗүменә инде дошман каршы тора алмый. Элемтәчеләр Неман елгасы буенда урнашкан аэродромда французларның “Нормандия” эскадрильясен дә хезмәтләндерә. Кече сержант Гаян Фәйзуллина 1945 елның 9 май таңын Көнчыгыш Пруссия җирендә каршылый.

Җылылык өчен култамга таләп ителми

07 мая

Идарә итүче компанияләр үз кесәләрен калынайту өчен әллә нинди хәйләләргә бара

Республика Прокуратурасы торак-коммуналь хезмәтләндерү өлкәсендә гражданнарның хокуклары үтәлүне күзәтүгә җитди игътибар бирә. Бу җәһәттән закон бозуларны вакытында ачыклау һәм кисәтүне тиз арада анализлау максатында Прокуратура тарафыннан контрольдә тотучы органнар белән үзара бәйләнеш булдырылган, бердәм тикшерү чаралары үткәрелә. Агымдагы елда прокуратура органнары бу өлкәдә закон бозуның 1400 очрагын ачыклаган, 700 күрсәтмә чыгарылган, аларны тикшергәннән соң вазыйфалы 430 кеше дисциплинар җаваплылыкка тарттырылган, судка 470 дәгъва һәм гариза җибәрелгән, административ хокук бозулар турында 295 һәм ике җинаять эше кузгатылган. — Тикшерүләр күрсәтүенчә, хокук бозуларның төп өлеше күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеге алып барган оешмаларга туры килә. Соңгы вакытта идарә итү компанияләре белән гражданнар арасындагы сөйләшү еш кына соңгыларының күзәтү органнарына мөрәҗәгате белән тәмамлана, — диде республика прокуроры урынбасары Гөлнара Бикбулатова журналистлар белән очрашуы вакытында. — Бу мөрәҗәгатьләргә торак-коммуналь хезмәтләргә хакны күтәрү, сыйфатсыз хезмәт күрсәтү, торак фондын тоту буенча бурычларны үтәмәү, коммуналь ресурсларны нигезсез чикләү яисә туктату сәбәпче. Мисал өчен, Уфаның Совет районы прокуратурасы үткәргән тикшерү барышында “Жилстройсервис” җәмгыяте идарә итү оешмасы тарафыннан җылылык өчен түләүгә төзәтүләрнең ике ел кертелмәве ачыкланган. Нәтиҗәдә, күпфатирлы өч йорт хуҗаларыннан 1,5 миллион сум артык акча җыелганлыгы билгеле була. Тикшерү нәтиҗәләре буенча бу оешма җитәкчесеннән яңадан исәпләү таләп иткән. Моннан тыш, шушы оешма лифтны хезмәтләндергән өчен торак милекчеләреннән ике тапкыр өстәмә түләү ала, гәрчә әлеге чыгымнар торакны тоту һәм ремонтлау өчен түләүгә кертелгән булса да. Бу факт буенча Совет районы прокуратурасы идарә итү компаниясе җитәкчесенә карата административ хокук бозу турында эш кузгата.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»