Көнүзәк

Корылтай Президиумы июнь утырышының көн тәртибен билгеләде

08 июня

Дәүләт җыелышының чираттагы утырышы 16 июньдә үтәчәк. Парламент Президиумының кичә үткән утырышында шундый карар кабул ителде. Утырышның көн тәртибенә парламентарийлар 37 мәсьәлә кертте. Шуның егермедән артыгы — закон проектлары. 16 июньдә үтәчәк парламент сессиясенең төп мәсьәләләренең берсе “2010 елга Башкортстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында” һәм “2010 елга Башкортстан Республикасы Мотлак медицина страховкалавы фонды бюджетының үтәлеше турында” закон проектлары булачак. Аларны тикшерү, беренче укуда һәм тоташ алганда кабул итү планлаштырыла.

Матур казанышлар булгач, бәйрәм дә күңелле!

07 июня

Узган шимбәдә Федоровка районы халкы Сабантуй бәйрәмен билгеләде. Аларның бәйрәм шатлыгын уртаклашырга Башкортстан Республикасының Дәүләт заказларын урнаштыру буенча комитет рәисе Сергей Новиков, башка дәрәҗәле кунаклар һәм җитәкчеләр килде. Иртә-таңнан Сабантуй мәйданы җыр-моңга, уен-көлкегә күмелде. Муллык билгесе буларак, азык-төлек товарларыннан сыгылып торган сәүдә машиналары эш башлады, рәт-рәт тезелеп киткән һәм күпмилләтле Федоровка төбәгенең иң асыл бизәкләрен, рухи хәзинәләрен үзенә туплаган тирмәләрдә самавыр җыр сузды. Һәр торак пунктның, анда яшәүче халыкның милли асылын исәпкә алып, зәвык белән бизәлгән машиналар парадка тезелде. Хәер, шушы рәвешле киң колач белән бәйрәм итү өчен Федоровка районының матур хезмәт уңышлары бар.

Рөстәм Хәмитов үрнәк күрсәтте

31 мая

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов үзенең бер көнлек хезмәт хакын кыйммәтле медицина ярдәменә мохтаҗ балаларга күчерде. Авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен акча җыю Беренче каналның “Беренчеләрдән бул” хәйрия акциясе кысаларында оештырылды. Быел акция Башкортстанда үтә. Җыелган акча авыр чирлеләр — Уфада яшәүче җиде яшьлек кызны һәм Стәрлетамактан 16 яшьлек үсмерне дәвалауга юнәлтеләчәк. Бу балаларны дәвалау өчен кирәкле кыйммәтле дарулар дәүләт реестрына кертелмәгән, шуңа күрә аларны бюджет исәбенә сатып алу мөмкин түгел. Башкортстан Президенты Хакимиятенең һәм Хөкүмәтенең күп кенә хезмәткәрләре дә үзләренең бер көнлек эш хакын шушы хәйрия акциясе исәбенә күчерделәр.

Гаделлек, дибез икән, гадел булыйк!

31 мая

Башкортстан Президенты белән туры эфирда сөйләшүдә “кискен темалар” аз күтәрелүнең сәбәпләре нидә?

Узган атнада Президент Рөстәм Хәмитов БСТ каналында туры эфирда Башкортстан халкы белән аралашты. Ике сәгатьтән артык дәвам иткән сөйләшүдә республика җитәкчесе кырык сорауга җавап бирергә өлгерде. Президентка юлланган башка сораулар да (эфир вакытында гына 300дән артык сорау алынды), Рөстәм Хәмитов ышандыруынча, игътибарсыз калмаячак, һәркайсы эзлекле өйрәнелеп, тикшерелеп, җаваплар әзерләнәчәк. Бу яклап караганда, әлеге сөйләшү республикада чыннан да ачык, үтәкүренмәле, власть һәм халыкның тыгыз диалогына, хезмәттәшлегенә нигезләнгән дәүләт сәясәте үткәрелүен янә бер тапкыр күрсәтте. Һәрхәлдә, республиканың соңгы егерме елдагы тарихы төбәк җитәкчесенең туры эфирда, барлык мәсьәләләрне дә шушы рәвешле уртага салып, яшермичә, ачыктан-ачык халык сорауларына җавап бирүен хәтерләми. Шул ук вакытта Рөстәм Хәмитов үзе “Живой журнал”да блогындагы язмада әлеге сөйләшүдә “кискен” темаларның аз булуын сызык өстенә ала. “Бәлки халыкта эчке цензор (самоцензура) көчледер?” — дигән сорау куя Башкортстан Президенты. Түбәндә без шушы сорауга һәм тапшыруга бәйле кайбер фикерләребез белән уртаклашмакчыбыз. Чыннан да, танырга кирәк, Президентның халык белән туры эфирда моңа кадәрге аралашуларыннан аермалы буларак, әлеге сөйләшү тәгаен кысаларда үтте. Яхшымы бу, начармы? Тапшыруга алдан югары әзерлек, системалылык булу, һәртөрле өзеклекләргә, туктап-каушап калуларга юл куелмау, әлбәттә, яхшы. Шул ук вакытта, тапшыруны шушы тәртиптә оештыру, безнең карашка, аның җанлылыгына, сөйләшүнең үтемлелегенә кире йогынты ясады. Моны нәрсәдән чыгып әйтәбез? Беренчедән, Президентка сорауларның күпчелеге власть белән диалог алып баручы халык тарафыннан түгел, тапшыруны алып баручы тарафыннан юлланды. Эш тәртибе шулай оештырылган: тәүдә шалтыратучылар сораулары студиядәге үзәктә туплана, аннары гына өйрәнелеп, гомумиләштерелеп, Президентка җиткерелә. Ягъни шалтыратучылардан килгән сорауларның кайсысы аеруча “әһәмиятле, кискен” булуын Президент түгел, тапшыруны әзерләү өчен җаваплы журналистлар хәл итә булып чыга. Моннан чыгып әйтәсе килгән фикер: болай эшләгәндә Президент “кискен” дип санаган сорауларның эфирга чыкмый калуы да бик ихтимал, чөнки республика җитәкчесе һәм журналист шалтыратучы күтәргән мәсьәләгә төрле карашта булырга да мөмкин.

Исәп ачылды

31 мая

“Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе Гомумрусия халык фронтының Төбәк координация советы белән берлектә Иглин районындагы хәрби склад шартлаудан һәм янгыннан зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү максатында акча җыю игълан итте. — Бер мизгелдә дистәләгән гаилә йорт-җирсез калды. Аларның өйләре янып бетте, күп йортларга капиталь ремонт таләп ителә. Без кеше кайгысыннан читтә кала алмыйбыз. Барлык битараф булмаган гражданнарны, эре предприятиеләр җитәкчеләрен Иглин районындагы хәрби склад шартлаудан һәм янгыннан зыян күрүчеләргә булдыра алганча ярдәм итәргә чакырабыз, — диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе сәяси советы секретаре Константин Толкачев.

Һәлакәткә юл куелмады

28 мая

26 майда Иглин районының Урман поселогыннан ерак түгел урнашкан хәрби частьның корал складында янгын чыгу турында хәбәр иткән идек. Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов ашыгыч рәвештә Урман поселогына килде. Ул поселоктан эвакуацияләнгән кешеләрне урнаштырырга һәм аларны тукландыруны оештырырга кушты. Президент шулай ук Русиянең Эчке эшләр, Гадәттән тыш хәлләр, Оборона министрлыклары җитәкчеләре белән телефон аша сөйләште. Нәтиҗәдә, зыян күргән торак пунктында янган йортларны сүндерү өчен өстәмә көчләрне, талауларны кисәтү өчен Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен җәлеп итәргә, гадәттән тыш хәлне бетерү буенча штаб төзү өчен Башкортстанга Оборона министрлыгы җитәкчеләрен җибәрергә карар ителде. Рөстәм Хәмитов Иглин районы хакимияте башлыгы Рәфыйк Мусинга хәрби частьтагы шартлаулар нәтиҗәсендә торыр урынсыз калган Урман поселогы халкы өчен торак төзү буенча чара күрергә кушты. Торак йортлар республика бюджеты исәбенә төзеләчәк. Республика эвакуацияләү комиссиясенең оператив утырышында кыска вакытта хәвефле зонадан кешеләрне эвакуацияләү өчен барлык мөмкинлекләрдән файдалану турында сүз барды. Дүрт авыл халкы хәвефле зонадан чыгарылды, алар азык-төлек, кием-салым, элемтә белән тәэмин ителде, диде Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, эвакуацияләү комиссиясе рәисе Фидус Ямалтдинов. Эвакуацияләнгән халыкның күпчелеге Иглин, Красный Восход, Ауструм, Таутөмән һәм Майск авылларындагы мәктәпләрдә урнаштырылды. Рәсми мәгълүматлар буенча, илледән артык йорт, шул исәптән сигез фатирлы ике катлы ике йорт янгыннан зыян күргән, коткаручылар 2,5 меңнән артык кешене һәлакәт урыныннан чыгарган.

Бер бала да чит түгел!

28 мая

Бар кешелек бәхете кыерсытылган бер баланың күз яшенә тормый, дигән әдип. Бәлагә тарыган бала ялгызы аны җиңә алмый – күз яшьләрен сөртер өчен мәрхәмәтле өлкәннәр кулы кирәк. Әгәр җанда бер генә изгелек тамчысы калган икән, без бу сабыйга ярдәм итәргә бурычлы. Чөнки безнең арада чит балалар юк – барысы да үзебезнеке! Азалина Гыйбадуллина Уфада яши. Сирәк очрый торган чирдән җәфалана. Аны дәвалаучы препаратлар Русиядә сатылмый, дару средстволары дәүләт реестрына кертелмәгәнлектән, илгә кайтарту да чикләнгән. Изгелек тик изгелек булып кына кайта – сабыйга ярдәм итеп, үзебез дә яхшылыкка өмет итә алабыз, туганнар!

Хәрби частьта янгын һәм шартлаулар

27 мая

Иглин районындагы Урман поселогыннан ерак түгел хәрби часть складлары яну турында хәбәр алынды. Район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге начальнигы Әнәс Вәлиуллин сүзләренә караганда, гадәттән тыш хәл турында район хакимиятенә көндезге сәгать ике тирәсендә хәбәр ителгән. Хәрби частьның үзәгендә хезмәткәрләр яшәгән биш катлы өч йорт урнашкан. Урман поселогының үзендә 3540 кеше яши. Вакыйга урынына Уфадан һәм Чиләбе өлкәсенең Әшә шәһәреннән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы подразделениеләре һәм янгын сүндерү частьлары килә. Складларда янгын чыгуның сәбәбе әлегә билгесез. Шулай да моның аңлы рәвештә ут төртү булмавы фаразлана. Ангарлардан тыш, часть территориясендә хәрби кирәк-ярак саклау өчен җир асты складлары да бар.

Безнең хезмәткә Борис патша нигез салган

20 мая

Илебезнең икътисади куәте үсеше асылда дәүләтнең халыкны эш белән тәэмин итү сәясәтенә бәйле. Тарихка мөрәҗәгать итсәк, эшсезлек мәсьәләсенең күптәннән килүен күрәбез. XVI гасыр башында патша Борис Годуновка да шушы мәсьәләләрне хәл итәргә туры килгән. Ул вакытта Русиядә корылык була, крестьяннарның күпчелеге бөтенләй уңыш җыеп ала алмый. Халык, ачлыктан котылырга теләп, шәһәрләргә, шул исәптән Мәскәүгә дә китә. Әмма башкалада да эш табу авыр була. Бу мәсьәләне хәл итү өчен Борис Годунов шәһәр үзәген төзү буенча җәмәгать эшләре оештыра. Кешеләр көндез эшли, кичен аларны ашаталар һәм төн кунарга урын бирәләр. Шулай итеп, нәкъ менә эшсезләр Кызыл мәйданга таш җәяләр. Екатерина II исә хезмәт белән тәрбияләү идеясен гамәлгә ашыра. Өлкәннәр һәм балалар өчен махсус укыту учреждениеләре оештырыла. Һөнәр алганнар фабрикаларга һәм заводларга эшкә җибәрелә. Һөнәргә укыту шулай барлыкка килә. Эшләргә теләмәүчеләр өчен махсус йортлар ачыла. Шулай ук эш бирү йортларында үз-үзен тукландыруга өмет-ышанычын югалтканнар өчен эш-һөнәр табыла. 1894 елда Мәскәүдә беренче хезмәт биржасы ачыла. Совет чорында илебездә шулай ук эш табарга теләүче кешеләрне оешкан төстә туплау омтылышы булган. Мәсәлән, революциядән соңгы җимереклек һәм эшсезлек чорында хезмәт биржалары оештырыла. Күпмедер вакыт эшләгәннән соң, алар акрынлап үзенең әһәмиятен югалта. Республикада гражданнарны эшкә урнаштыруда булышлык итү органнары 1969 елдан эшләп килә. Ул вакытта Уфада бүгенге эш белән тәэмин итү оешмасы — халыкны эшкә урнаштыру һәм мәгълүмат бирү бюросы ачыла. Бу гражданнарны оешкан төстә эшкә урнаштыруны үстерүгә яңа этәргеч бирә. Тиздән шундый ук бюролар Стәрлетамак, Салават, Белоретта һәм башка шәһәрләрдә ачыла.

Закон проектын җәмәгатьчелек тикшерәчәк

20 мая

Дәүләт җыелышы-Корылтайның сәнәгать, транспорт, төзелеш, элемтә һәм эшкуарлык буенча комитеты “Башкортстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы турында” закон проектын тикшерү өчен җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте. Башкортстанда яшәүчеләрнең тәкъдимнәре һәм төзәтмәләре кертелгәннән соң кабул ителәчәк икенче закон бу. Аны ачык тикшерү мәйданчыгы — “Электрон җәмәгатьчелек гәзите” сайты (www.i-gаzеtа.соm). “Башкортстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы турында” беренче указга 1995 елның 11 июлендә кул куела. 2009 елның февралендә бу указ көчен югалта. Моңа Русиядәге иҗтимагый-сәяси һәм икътисади хәлдәге җитди үзгәрешләр этәргеч булды. Эшкуарлыкны үстерүдә яңа бурычлар һәм юнәлешләр барлыкка килде. Эшкуарлык өлкәсендәге эшчәнлекне көйләүче законнар базасы киңәйде һәм ныгыды, коммерция белән шөгыльләнмәүче оешмаларның хокукый статусы билгеләнде. Сәүдә-сәнәгать палатасы турындагы норматив-хокукый актның булмавы республикадагы эшкуарлыкның арытаба үсешен, тышкы икътисади эшчәнлекне тоткарлавы сизелде. Тәкъдим ителгән закон проекты Сәүдә-сәнәгать палатасының дәүләт һәм муниципаль власть органнары, оешмалар һәм гражданнар белән үзара хезмәттәшлек итүнең төп принципларын һәм төрләрен, максатларын һәм бурычларын билгели.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»