Көнүзәк

Пай җире бай җиренә әйләнмәсен

23 июня

Милеккә бирелгән өлештән файда күрмәгәч,крестьян аны нәрсә эшләтергә белмичә баш вата

Авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрдән участокларны бер мәртәбә түләүсез хосусыйлаштыру көтелгән нәтиҗәне бирми. Бу эшне тиз генә төгәлләү бурычы куелса да, ул һаман сузыла. Бүлеп бирелгән участокларны милек хокукында теркәү мәсьәләсендә республиканың кайбер районнарында эш судка кадәр барып җиткән. Уфа районы агрохуҗалыкларында, мәсәлән, йөздән артык кеше җир алуга хокукын белдереп судлаша. Башкортстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, республикада аерым гражданнарга бүленеп бирелә торган җир 2,3 миллион гектар чамасы тәшкил итәргә тиеш. Әлеге мөһим кампания һәр районда да төгәлләнгән хәлдә, шушы пай җире республикадагы авыл хуҗалыгы җирләренең — 31, ә сөрентеләрнең 58 процентын тәшкил итәчәк дигән сүз. Аннары тагын да җаваплырак проблема туа: пай җирләре бай җиренә әйләнмәсме, анда үзаллы эшләргә теләүчеләрнең көче җитәрме? Кызганычка каршы, белгечләр фикеренчә, соңгы елларда илдәге авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге 400 миллион гектарның нибары 75-78 миллионы гына нәтиҗәле файдаланыла. 200 миллион гектарның чын хуҗалары юк. Башкортстанда мондый хәлгә юл куймас өчен нинди чаралар күрелә һәм пай хуҗалары үз җирләреннән нинди игелек күрә? Башкортстан депутатлары җир сәясәте белән бәйле законнар кабул иткәндә сак эш итте. Әйтергә кирәк, авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне түләүсез хосусыйлаштыру кампаниясенә республиканың Русия төбәкләре арасында соңгылардан булып кушылуы да шуның белән аңлатыла. Инде байтак төбәкләрдә, шул исәптән Башкортстанда да, җир хосусый милек булып кабул ителде. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, пай җирен аның хуҗалары бүләк тә итә ала, арендага да бирергә яки алырга мөмкин һәм мирас итеп тә калдыра ала. Ләкин авылда байтак кеше үз җирен нәрсә эшләтергә, ничек файдаланырга белми. Бу, үз чиратында, “шома” кешеләрнең крестьянның үз хокукларын белмәвеннән усал нияттә файдаланырга юл ача. Әйткәндәй, узган елда Кушнаренко районының бер хуҗалыгында крестьяннар үз җирләрен арзан бәягә урындагы бер җитәкчегә сатуларыннан баш тартып, судка мөрәҗәгать иткән иде.

Акча да, дәваханә дә юк

18 июня

Красноусол үзәк район дәваханәсен ремонтлаганда 30 миллион сум акча югалган

Республика Контроль-исәп палатасы Президент Рөстәм Хәмитов кушуы буенча Гафури районында бюджет средстволарын куллануны тикшергәндә җитди закон бозуларны ачыклаган. Иң күп сорау үзәк район дәваханәсендә үткәрелгән капиталь ремонт уңаеннан туган. Ведомствоның чираттагы коллегиясе тикшерү йомгакларына багышланды. Район һәм дәваханә җитәкчелеге бюджет акчаларын туздыруда гаепләнә. 2007-2010 елларда шушы медицина учреждениесен ремонтлау өчен республика бюджетыннан — 75 миллион, районныкыннан 1 миллион сум акча бүленә. Ләкин ревизорлар билгеләвенчә, заказчылар 30 миллион сумлык ремонт эшләрен нигезсез кабул иткән һәм подряд оешмаларына шушы акчаны түләгән. Бу әлеге средстволарның ни өчен тотылганы да, аларның кая югалуы да билгесез дигән сүз. Подряд оешмалары кемнәр соң? Учреждениенең түбәсенә, тәрәзәләренә һәм аерым корпусына капиталь ремонт эшләү өчен заказчылар “ЭкоПласт” һәм чикләнгән җаваплылыктагы “Гафури” җәмгыятьләрен җәлеп итә. Әмма тиешле контроль булмау сәбәпле, капиталь ремонт бәясе 30 миллион сумга арттырыла, шуның 27,9 миллион сумы — “ЭкоПласт”ка, 2,1 миллионы “Гафури”га бирелә. Тикшерү барышында “ЭкоПласт” компаниясе тарафыннан Русиянең Шәһәр төзү кодексын бозу ачыкланган. Фирма дәваханәнең берничә корпусын проектның техник регламент таләпләренә ярашлылыгы турында дәүләт экспертизасының уңай заключениесе булмый торып ремонтлаган. Шунысы кызыклы: бу компания инде юкка чыгарылган һәм эшчәнлеген туктаткан. Ә Гафури районы хакимияте “ЭкоПласт”тан бурычларын ахырына кадәр үтәттерү өчен бернинди чара күрмәгән. Нигезсез файдаланган 28 миллион сум акчаның кая киткәнлеген ачыклау һәм бюджетка кире кайтару мөмкинлеге юк.

Синең балаң... өер башлыгы

17 июня

Төркем белән кылынган җинаятьтә гаепләнүче үсмерләрне нәрсә көтә?

Хәзерге заманда һәркемдә кесә телефоны бар. Мәктәптә укучы, балалар бакчасына йөрүче сабыйлар да әти-әниләре белән элемтәдә тора. Моның төп уңай ягы — балаларның кайда, кем белән нәрсә эшләп йөргәнен контрольдә тотарга мөмкин. Кызганычка каршы, бу хакта уйлап та карамаучылар да байтак. Кичен кайбер үсмерләрнең урамда трай тибеп, соранып, үткән-сүткән яшьтәшләренә бәйләнеп йөрүе шул хакта сөйли. Ә бит күп кенә балалар кичен урамга үз теләге белән маҗара эзләп чыкмый. Алар мәктәптәге “авторитет”ның әмерен үтәп, тайгак юлга баса. Мондый тәэсиргә бирелүчеләр рәшәткә артына эләгә. Җинаятьче төркемнәр оештыручы үсмерләрне ачыклау максатында Башкортстанда “Лидер” комплекслы оператив-профилактик операция үтте. Мөһим чараның нәтиҗәләре белән кызыксынып, Уфа шәһәре Совет районы буенча эчке эшләр идарәсенең балигъ булмаганнар эшләре бүлеге җитәкчесе, милиция капитаны Наталья Терегуловага мөрәҗәгать иттек. — Операция барышында үсмерләрнең дүрт җинаятьче төркемен ачыкладык, — дип башлады сүзен әңгәмәдәшем. — Нәтиҗәләр уйлануга этәрерлек. Гадәттә, тайгак юлга басучы үсмерләрнең күпчелеген имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, начар белем алучылар тәшкил итә. Балда-майда йөзүчеләр, яхшы шартларда үсүчеләр дә тик тормый икән. Боевиклар карап, маҗара эзләүче балалар артуында әти-әниләр дә гаепле. Хәзер бит телефон аша баланың һәр адымын күзәтергә мөмкин. Җинаятьче үсмерләрне киметүнең СССР чорыннан калган иң уңай һәм гади юлы бар. Мәктәп укучысының бер минут та буш вакыты булырга тиеш түгел. Мәктәп, спорт түгәрәге, өйгә эш... Ул чакта беркемнең дә этлек уйларга вакыты да, хәле дә калмаячак.

Наркотикка тартылган һәр бала - безнең җиңелү ул

16 июня

14 июньдә Республика йортында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов наркотикларга каршы комиссия утырышын үткәрде. Республика башлыгы балалар һәм яшьләр арасында наркотикларга каршы эшчәнлек нәтиҗәлелегенең элеккечә түбән булып калуын билгеләп үтте. Мәгълүм булуынча, апрельдә Иркутскида үткән Русия Дәүләт Советы Президиумы утырышындагы чыгышында Дмитрий Медведев наркоманиянең глобаль төрдәге төп хәвефкә әверелүен аерым ассызыклап үтте. Ул бу куркынычның, кызганычка каршы, соңгы елларда сизелеп “яшәрүен” билгеләде. — Безнең бүгенге бурычыбыз — бу теманы җентекле ачыклау. Наркотикларга каршы эшчәнлекнең, аеруча балалар һәм яшьләр арасында тиешле нәтиҗә бирмәвенең сәбәпләрен ачыкларга кирәк. Кызганычка каршы, наркодилерлар әлегә балалар аңына ата-аналар һәм педагогларга караганда нәтиҗәлерәк тәэсир итә. Наркотик кулланып карарга ниятләгән һәр бала — безнең җиңелүебез ул. Җинаятьчеләргә каршы торуда һөнәри осталык күрсәтергә кирәк. Укытучыларның әлеге мәсьәлә буенча белемнәре өзек-өзек булырга тиеш түгел, аларга махсус системалы әзерлек үтәргә кирәк. Биредә табиб, психолог, юрист та булырга, балалар белән аңлаешлы телдә сөйләшә һәм ата-аналар белән дөрес мөгамәлә итә белергә кирәк. Наркоманияне башлангыч стадиядә булдырмау кебек мөһим бурычны нәкъ менә тиешенчә әзерлек үткән педагоглар хәл итә ала дип исәплим, — диде комиссия утырышында Рөстәм Хәмитов.

Авылларны... “500 ферма” тергезәчәк

16 июня

Дәүләт программасын тормышка ашыруда элекке хаталарга юл куелмасын идее

Авыл хуҗалыгы тармагын ил җитәкчелеге икътисадта никадәр генә өстенлекле тармак дип билгеләсә дә, соңгы елларда үсеш темпларының өметне акламавы күренә. Галимнәр моны авыл хуҗалыгында эзлекле сәясәт һәм дәүләт ярдәменең дөрес оештырылмавы белән дә бәйли. Гомумдәүләт проектында терлекчелек юнәлешенең өстенлек алуы очраклы түгел. Илдәге икътисади сәясәтнең уңышсыз алып барылуы Русиядә терлекчелек буенча алдынгы урыннарны алып торган Башкортстанны да урап үтмәде. 2009 ел йомгаклары буенча Башкортстан һәр сыердан сөт савып алу буенча Русиядә 34нче урынга төшкән иде. 2010 елда республикада тулай сөт җитештерү —14, сыер маллары саны — 19,5, шул исәптән савым сыерлары саны 18 (549,5 мең баш) процентка кимегән. Узган елда республиканың 29 районында авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә савым сыерлары кимүгә юл куелган. Республикада терлекчелек тармагын үстерүгә карашның тамырдан үзгәрергә тиешлеге министрлыкның яз аенда үткәрелгән киңәшмәсендә дә ассызыкланган иде. Билгеле, җитешсезлекләрдән арыну иң тәүдә тармактагы чынбарлыкка дөрес бәя бирүдән башланды. Чәчү эшләре башланыр алдыннан Башкортстандагы төрле категориядәге хуҗалыкларда сыер маллары санының төгәл исәбен алу кампаниясе (инвентаризация) үткәрелү дә шуның белән бәйле. Малларның төгәл санын ачыклау максатында тармак министрлыгы җиде мобиль төркем оештырды. Әлеге чара барышында аграрийларның субсидия алуга өмет итеп өстәп язуларга юл куймауларына мөһим игътибар бирелде. Нәтиҗәләр хуҗалыклардагы маллар санының рәсми статистика мәгълүматларыннан бик күпкә аерылуын күрсәтә. Мәсәлән, шәхси ихаталарда аларның саны рәсми документлардагыдан 23 процентка, ягъни, 200 мең башка кимрәк булуы ачыклана. Исәп алучылар эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дә малларның 30 мең башка азрак тәшкил итүен билгели.

“Дуслык күпере” тоташтырды

15 июня

2011 ел Башкортстанда Милләтара татулыкны ныгыту елы дип игълан ителде. Дистәдән артык милләт вәкилләре бер гаиләдәй тату яшәгән Борай районында моны ихлас кабул иттеләр. Районда шушы елга багышланган чаралар даими үтә. Район китапханәләр системасы хезмәткәрләре “Дуслык күпере” марафоны үткәрделәр. Китапханәләр системасы директоры Миләүшә Янгирова һәм методист Ирина Исмәгыйлева оештырган бу чара районда халыклар дуслыгын ныгыту, китапханәләрнең иҗади эшчәнлеген активлаштыру, алар эшенә җәмгыятьнең игътибарын юнәлтүне максат итеп куйды. Марафон район үзәк китапханәсендә “Дуслык табыны” дигән очрашудан башланды. Китапханәдә үткән бу чарада Каенлык, Зур Бадрак, Вострецово, Зур Шөкшән, Алтаю авыллары китапханәчеләре үз төбәгендә яшәүче татар, башкорт, урыс, мари, удмурт халыкларының гореф-гадәтләре, аш-сулары, кул эшләре белән таныштырды. Галина Салаева (Шөкшән), Әлфирә Миңнеәхмәтоваларның (Алтаю) мари һәм удмурт җырлары “Дуслык табыны”ның милли бизәге булды. Вострецово авылыннан Резеда Гарипованың чыгышында — урыс, Рида Йосыпованың (Каенлык) биюендә татар халкының гореф-гадәтләре чагылыш тапты.

Ветераннар хуплый

15 июня

Республика Ветераннар советы президиумының чираттагы утырышында Башкортстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы дәүләт комитетының “Ветераннарга, инвалидларга, пенсионерларга автомобиль, су һәм тимер юл транспортында йөрүдә ташламалар бирү турында”гы мәгълүматы тыңланды. Президиум “Гомумрусия халык фронты”н оештыру турындагы декларация проектын хуплады һәм ветераннар оешмаларын аны тикшерүдә катнашырга һәм халык программасы проектына үз тәкъдимнәрен әзерләргә чакырды. Быел декабрьдә Русия Федерациясе Федераль җыелышының Дәүләт думасына Башкортстаннан депутатлар сайланачак. Республика Ветераннар советының чираттагы пленумында шушы уңайдан барлык ветераннарга һәм пенсионерларга мөрәҗәгать кабул итү турында карар чыгарылды.

Һәр эшнең үз вакыты

15 июня

Русия Президенты Дмитрий Медведев 4 июньдә “РФ Торак кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль законга кул куйды. Бу документ 7 июньдә “Российская газета” дадөнья күрде. Шулай итеп, торак фонды, күпфатирлы йортлар белән идарә итү, хезмәтләндерү, торак хуҗалары хокукларын яклау буенча моңа кадәр яшәп килгән җитешсезлекләр бетерелер дип ышанырга кирәк. РФ Дәүләт думасының профильле комитеты рәисе Павел Крашенинников, күптән түгел Уфада булып, бу законга карата фикерләре белән уртаклашкан иде. Ул, әлбәттә, документны әзерләү һәм кабул итүдә турыдан-туры катнашкан кеше буларак, күбрәк аның өстенлекләренә басым ясады, моңа кадәр юл куелган законсызлыкларга чик куела, диде. Торак-коммуналь хуҗалык тармагын рефомалауда конкрет эш белән катнашкан белгечнең бу төзәтү, үзгәрешләргә карата һәм, гомумән, тармактагы эшләр торышы хакында сөйләвен үтенеп без Ринат Гариповка мөрәҗәгать иттек. “Уфа шәһәре Дим районы торак хуҗалыгы идарәсе” акционерлар җәмгыяте директоры тармактагы хәлләрне реформалау башланганчы да, башлангач та ничек булганны яхшы белә.

Вакыт көтми

11 июня

Үстерелгән үзебезгә җитәрме?

Республика хуҗалыкларында язгы кыр эшләре тәмамлану алдында. Аерым районнарда карабодай культурасын чәчәләр. Көннәрнең явымлы торуын исәпкә алганда мондый “соңга калу” үзен аклый. Гомумән, чәчү кампаниясендә һәр елдагыча Дүртөйле, Кырмыскалы, Мәләвез, Стәрлетамак, Чакмагыш, Авыргазы, Бакалы, Балтач, Илеш һәм Туймазы районнары зур оешканлык күрсәтте. Республикада язгы кыр эшләренең төп нәтиҗәсе — барлык климатик зоналарда да чәчүлекләрнең торышы яхшы. Дым запасы җитәрлек һәм уңайлы табигать шартлары яхшы уңыш алуга өметне арттыра. Шулай да, быелгы чәчү кампаниясенең үзенчәлеге нәрсәдә һәм агросәнәгать тармагы эшчәннәре алдында нинди бурычлар тора? Авыл хуҗалыгы министрлыгында үткән матбугат конференциясендә министрның беренче урынбасары Николай Коваленко һәм үсемлекчелектә прогрессив технологияләр һәм мелиорация бүлеге начальнигы Артур Ногманов шушы һәм башка сорауларга җавап бирде. Республика җитәкчелеге быел агросәнәгать тармагы алдына зур бурычлар белән беррәттән кискен таләпләр дә куйган иде: авыл хуҗалыгы күпертелгән ялган саннардан арынырга тиеш. — Күз тимәсен, соңгы 15 елда язгы эшләр өчен мондый табигый шартлар булмаган иде әле. Туфракта бүгеннән 15-20 көнлек дым запасы да бар. Яңавыл төбәгеннән алып Туймазы киңлекләренә кадәр чәчүлекләрнең торышы яхшы, — дип билгеләде Артур Ногманов. — Гомумән, быел чәчүлекләр узган елдагыдан 86 мең гектарга артыграк тәшкил итә. Һәр гектардан уртача 18 центнер уңыш алган хәлдә дә ашлыкның тулай җыемы өч миллион тонна чамасы тәшкил итәчәк дигән өмет бар. Башка еллардан аермалы буларак, быел чәчүлекләрне бозып кабат чәчелгән мәйдан азрак тәшкил итте, ягъни, 116 мең гектардан артмады. Уҗым культуралары да Артур Ногманов сүзләренә караганда, республикада соңгы дистәләрчә ел күзәтелмәгән күләмгә җиткән. 2010 елда 400 мең гектардан артмаса, быел ул 538 мең гектар тәшкил итә. Арыш һәм уҗым бодае мәйданы барлык бөртеклеләрнең өчтән бер өлешен диярлек алып тора.

Тәрбия күргән җир уңыш бирер

08 июня

Бүздәк районында язгы басу эшләре 70 мең гектардан артыграк мәйданда үткәрелде. Чәчүлекләр структурасында иң зур урынны бөртеклеләр алып тора. Сызма культуралардан өстенлек — шикәр чөгендерендә, ул 5 мең гектарда игеләчәк. Иң күләмле плантация “Башкирагроинвест”та — биредә аны 2310 гектарда чәчтеләр. Район басуларында яңа культуралар да урын алмакчы. Атап әйткәндә, шул ук “Башкирагроинвест”та майлы культуралардан җитен һәм соя үстерү планлаштырыла. Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Рим Ногманов билгеләвенчә, хәзерге чорда барлык хуҗалыкларда да чәчүлекләрне химик утау киң колач белән бара. Бу эшкә районда утызга якын махсус техника җәлеп ителгән. “Алга” колхозы рәисе Фән Вәлиев әлеге агрочараның әһәмиятен яхшы белә. Хуҗалыкта бөртеклеләр 2200 гектар били, шикәр чөгендере — 260, кукуруз — 330, көнбагыш 100 гектарда чәчелгән. Әйтергә кирәк, шытымнар яхшы, моны чәчүлекләрне кабул итеп алганда район дәүләт комиссиясе дә билгеләде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»