Көнүзәк

Үз илебездә уяулыкны югалтмыйк!

11 марта

Украинадагы хәлләр белән артык мавыгып, Русиянең эчке сәясәтендәге мәсьәләләр икенче планда калмыймы?

Украинада һәм Кырымда барган хәл-вакыйгалар менә инде берничә атна Башкортстанда да төп игътибар үзәгендә кала. Бу җәһәттән 3 мартта Башкортстан халыклары ассамблеясе, чираттан тыш утырышка җыелып, Украина халкына мөрәҗәгать кабул итте. Атап әйткәндә, республиканың милли-мәдәни берләшмәләре һәм дини конфессияләр җитәкчеләре Украина гражданнарын “нинди милләткә, дингә карамастан, экстремизмны һәм милләтара низагны туктатырга” чакырды.

Ана эчсә –дөнья ишелә

06 марта

Гүзәл затлар көрәшкә чыга. Аракыга каршы!

Статистика мәгълүматларына караганда, соңгы елларда Башкортстанда эчкече хатыннар саны җиде процентка арткан. Ә әлеге статистикага кермәгәннәрнең саны тагын да күбрәк. Бу хәлнең гаиләләргә нинди бәла алып килүе, сүнгән учаклар, җимерелгән язмышлар турында күп фәлсәфә кормыйча гына, аннан котылу юлларын эзләргә вакыт. Башкортстан Республикасының Хатын-кызлар берлеге оештырган “Эчмә, әни!” семинарында шул хакта җентекле сөйләшү булды.

Башкортстан - сезнең белән

06 марта

Башкортстан “Юлдаш” телевидениесендә Украинадагы урыс телендә сөйләшүче халыкка ярдәм күрсәтүгә багышланган “Без — бергә” дигән акция узды. Ул “Русия өчен” халык фронты” гомумрусия иҗтимагый хәрәкәте башлангычы белән үтте. Акцияне оештыручылар — “Уфимское времечко” программасы, “Диңгез җыелышы” төбәк иҗтимагый оешмасы, “Витязь” диңгез пехотасы” җәмгыяте, хәрби хәрәкәтләр ветераннары иҗтимагый оешмаларының координацион советы, Башкортстан хатын-кызлар берлеге.

“Кроношпан” җәмәгатьчелек мәнфәгатен исәпкә алырга тиеш

05 марта

Үткән чәршәмбедә Уфада республиканың Иҗтимагый палатасында Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич тарафыннан оештырылган эшче төркемнең киңәйтелгән утырышы үтте. Анда Уфада “Кроношпан” агач эшкәртү заводы төзелешенә бәйле мәсьәләләр тикшерелде. Җәмәгатьчелек игътибарына “Идел буе федераль округы буенча Лаборатория анализлары һәм техник үлчәнешләр үзәге” федераль бюджет учреждениесе тарафыннан үткәрелгән экология экспертизасы нәтиҗәләре тәкъдим ителде. Белгечләр әйтүенчә, “Кроношпан” шәһәргә экологик хәвеф белән янамый.

Җәяүле гомере юлда кыела

05 марта

Башкаланың дәүләт автоинспекциясе Уфа шәһәрендә юл хәрәкәте өлкәсендә административ кагыйдә бозуларны документлаштыру һәм кисәтүгә юнәлтелгән профилактик чаралар үткәрә.

Проблеманы берлекләр хәл итәчәк

04 марта

Әлегә исә Урал аръягы төбәгендә агачны исәпле кисү планы үтәлми

Республиканың Урал аръягы төбәге урман мәйданнары һәм аны сәнәгать җитештерүе күләме буенча иң зурлардан исәпләнә. Биредә Әбҗәлил, Баймак, Бөрҗән, Зианчура, Зилаер, Кананикольское, Учалы һәм Хәйбулла урман хуҗалыклары урнашкан. Гомум урман фонды — 1,5 миллион гектарга якын. Соңгы 2 елда биредә нибары 1,8 миллион кубометр агач хәзерләнгән. Бу — планлы кисүдә каралганның яртысыннан аз гына күбрәк.

Уфа: йомгаклар һәм бурычлар

26 февраля

Былтыр башкала предприятиеләрендә 549,2 миллиард сумлык товар җитештерелгән

Гыйнвар-февраль айлары — министрлык һәм ведомстволарның, шәһәр һәм районнарның, оешма-предприятиеләрнең узган елга йомгак ясап, киләчәккә планнар билгеләү чоры. Башкала хакимиятендә Уфаның сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре киңәшмәсе үтте. Сәнәгать һәм инновацион сәясәт министры Алексей Карпухин, Уфа шәһәр Советы рәисе Евгений Семивеличенко, хакимият башлыгы Ирек Ялалов, предприятиеләр җитәкчеләре һәм бизнесменнар катнашлыгында үткән киңәшмәдә 2013 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды, тармактагы проблемалар һәм планнар билгеләнде.

Урланган акча кирпеч аша да күренә

25 февраля

Тикшерүчеләр йортларны капиталь ремонтлауга бүленгән акчаны “исәпли белмәүчеләрне” фашлады

Илебезнең торак-коммуналь хуҗалык тармагы узган берничә дистә ел дәвамында җәмгыятебез яшәешендә “кайнар нокта”га әйләнде. Ул, шулай ук, тормыштагы чынбарлыктагы социаль проблемаларны чагылдыра, гражданнарның тормыш дәрәҗәсен билгели. Тармакта хезмәт күрсәтү бәяләре үсә. Кызганычка каршы, туксанынчы еллардан башлап ил Хөкүмәтенең әлеге өлкәдә проблемаларга тиешле игътибар бирмәве аркасында торак-коммуналь хуҗалыкта инженерлык инфраструктурасы тузу 80 процентка җитте. Шул ук вакытта, җимерелү куркынычы булган йортларда яшәүчеләр саны арта. Күпкатлы йортларның күбесе капиталь ремонтка мохтаҗ. Әйтик, Уфада күпкатлы йортларның 40 проценттан күбрәге моннан 40 һәм аннан да артыграк ел элек салынган. Йортларның өчтән беренең тузуы 50 проценттан югары. Әгәр ил буенча мәгълүматларга күз ташласак, Русия Исәп палатасы тикшерүләренә караганда, гражданнарның 60 проценттан күбрәге торак-коммуналь хуҗалык эшчәнлеге сыйфатыннан канәгать түгел. Бу юнәлештәге проблемалар һәркемгә мәгълүм. Аларны хәл итүдә ярдәм йөзеннән дәүләт корпорациясе — Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга булышлык итү фонды оештырылган иде. Биредә тупланган финанс йортларда капиталь ремонт үткәрүгә, авария хәлендәге торакта яшәүчеләрне күчерүгә һәм инженерлык инфраструктурасын тергезүгә юнәлтелә. Башкортстанда әлеге тармакны реформалаштыру ничек дәвам итә? Бүленгән бюджет акчалары максатлы тотыныламы? Республика Контроль-исәп палатасы утырышында сүз шул хакта барды.

Оператор эше дә ят түгел

22 февраля

Эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү, аларны халык арасында пропагандалау максатында Башкортстанда 2013 елда “Чиновник һөнәрен үзгәртә” акциясе старт алган иде. Чара быел да дәвам итә. Акция кысаларында республиканың Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов Уфа нефть эшкәртү заводында оператор булып эшләде.

Төп бурыч - җирне нәтиҗәле файдалану

22 февраля

Кичә республиканың Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясе үтте. Анда 2013 елгы эш йомгаклары каралды һәм быелга бурычлар билгеләнде. Коллегия эшендә республика Президенты Рөстәм Хәмитов катнашты һәм чыгыш ясады.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»