Көнүзәк

Югары исемгә тәкъдим ителделәр

30 июня

Башкортстан Язучылар берлегенең 28 июньдә булган идарә утырышында галим һәм әдип Суфиян Поварисовка “Башкортстанның халык язучысы” исемен бирү турында фикер алышу булды. Утырышта катнашучылар, Суфиян Поварисовның Башкортстан әдәбиятын баетуга зур өлеш кертүен билгеләп, аны “Башкортстанның халык язучысы” исеменә лаек дип тапты. Утырышта, шулай ук, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Кадим Аралбаев кандидатурасы да каралды.

Йорт-курасыз калганнарга - өр-яңа фатир!

29 июня

Урман фаҗигасендә зыян күргән 85 гаилә августта өй туйлаячак

26 майда Иглин районының Урман поселогы янындагы хәрби часть складларындагы шартлау нәтиҗәсендә 85 гаиләнең өе көлгә әйләнде. Билгеле, хәзерге заманда йорт салу, яисә фатир алу өчен кимендә бер миллион сум таләп ителә. Каза күргәннәрнең берсе дә дәүләт ярдәменнән башка кыш җиткәнче бу максатка ирешә алмас иде. Республика җитәкчелеге беркемне дә ярдәмсез калдырмады. Иглин авылында 85 гаиләгә торак төзелә башлавы, соңгы көннәрдә генә андагы эш барышы белән Президент Рөстәм Хәмитов һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев үзләре барып танышуы да шул хакта сөйли. Без дә күптән түгел төзелеш мәйданында булдык. — Төзелеш эшләре төнен дә тукталмый, — диде республика Торак төзелеше фондының техник күзәтчелек һәм производство эшләре бүлеге начальнигы Наил Мөхәммәтҗанов. — Өч катлы өч йортның һәрберсендә егерме дүрт фатир булачак. Унөч коттедж да үз хуҗаларын табачак. Җылылык, газ, су һәм электр энергиясе дә үткәреләчәк. Гомумән, каза күргәннәр әзер өйгә кереп яши башлаячак. Төзелешне август башына тәмамларга исәп тотабыз. Әлеге вакытта эшләр графиктан алда бара. Йортларның стеналары күтәрелгән. Кайберләренең түбәләре ябыла башлаган. Урамнарга электр баганалары утыртылган, чыбыклар сузыла, су торбалары салына. 260 төзүче ал-ял белми эшли. Августта Иглин авылы читендәге яңа урамга җан керәчәгенә өмет зур. Без фаҗига урынына — Урман авылына да кердек. Авылдагы күп кенә йортлар бомбага тотылган кыяфәттә. Үзебезне “кайнар нокта”да сыман хис иттек. Биредәге төзекләндерү эшләре барышы белән Иглин районы хакимияте башлыгының мобилизацион әзерлек, гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча ярдәмчесе Марат Каюмов таныштырды.

Игътибарны халык тиз тоя һәм бәяли

28 июня

Олы Урал сәясәтчеләренең интернет-көндәлеге популярлыгы рейтингында Башкортстан Президенты блогы беренче урында

Замана алга атлый, без аннан калышмаска тырышабыз. Берничә ел элек кенә төшебезгә дә кермәгән яңалыклар инде гадәти күренешкә әверелеп бара. Президент Рөстәм Хәмитовның интернетта ачылган блогын бер ел элек берчә шатланып, берчә гаҗәпсенеп кабул иткән идек. Була торган хәлмени: республика башлыгы синең язган хатыңны үзе укып, шуңа җавап бирсен яисә тиешле хезмәтләргә проблемаңны хәл итәргә кушсын әле! Власть җитәкчесе үзенең эшен ап-ачык, үтә-күренмәле дип игълан итә, һәр адымы турында халыкка җиткерә, теге яки бу проблема хакында фикерләре белән уртаклаша, кирәк дип тапса, киңәш сорый, кыскасы — республика тормышында ниләр булганын аның һәр кешесе белеп торырга һәм мәсьәләләрне хәл итүдә катнашырга тиеш дигәнне алга сөрә. Рөстәм Хәмитов үзенең блогын вазыйфага тәгаенләнгәннән соң ун көн үтү белән — узган елның 28 июлендә ачты. Санаулы көннәр эчендә ул Башкортстанның иң укыла һәм һәр күтәргән проблемасына фикерне белдерәсе килә торган блогерына әверелде. Бүген республикада баручы үзгәрешләргә битараф булмаган күпләр эш көнен Президент блогындагы хәбәрләр белән танышудан башлый. Һәрнәрсәгә аның мөнәсәбәтен беләсе килә. Моның өчен телевизор кабызасы һәм гәзит актарасы да юк, алдыңдагы компьютерның төймәсенә генә басасы. Югары дәрәҗәдәге җитәкче белән аралашу мөмкинлеге моңа кадәр кемгә тәтегән әле! Иң мөһиме — рәсми телдә түгел, уйланулары да, хафаланулары да үзебезчә, кем әйтмәшли, кешечә телдә. Тәүдә шикләнебрәк кенә ача идек бу битне, модага иярү генәдер, озакка бармас, дигән уйлар да булмады түгел. Проблемалар турында да язылыр да онытылыр кебек иде. Ялгышканбыз. Бүген блогка мөрәҗәгать итүчеләргә Президентның анык ярдәме турында күп язып булыр иде. Әйе, андыйлар байтак, чыннан да, бер генә мөрәҗәгать тә җавапсыз калмаган. Блог җәмгыятьнең әллә никадәр проблемасын көн өстенә чыгарып салды, бу кадәр җитешсезлек, законсызлык, кеше хокуклары бозылу әле генә эшкә тәгаенләнгән Президентны таң калдырды. Ул күп мәсьәләләрне хәл итүгә үзе тотынды, кирәк икән, тиешле хезмәтләренә күрсәтмә бирде. Үземнең күз алдындагы мисал: Уфаның Инорс бистәсендә яшәүче Лабановлар да Рөстәм Хәмитовка ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган иде. Өч игезәк бала үстерүче бу гаиләгә шәһәр хакимияте, керемегез яшәү минимумыннан арта, дип, льгота билгеләүдән баш тарткан, бу очракта бүләк рәвешендә бирелергә тиеш фатир мәсьәләсе дә хәл ителми. Лабановның җан авазына тиң хатын Президент блогыннан күпләр укырга да өлгермәде, мөрәҗәгать килеп керү белән Рөстәм Зәки улы гаиләгә ярдәм итү чарасын күрде. Икенче көнне үк ул, Лабановларның өйләренә барып, тормыш-көнкүреш хәлләре белән танышты, шунда ук проблеманы хәл итү юлларын әйтте. Илгә өч бөркет үстерүче гаилә бүген яңа фатирга күченү мәшәкатьләре белән сөенеп йөри.

“Банкта мине аңларга теләмиләр”

28 июня

Ни сәбәпле танылган фермер Фазыл Галимов бишенче ел инде бизнес-проектын гамәлгә ашыруга ташламалы кредит ала алмый?

Заманында Туймазы якларында Фазыл Галимов алдынгы фермерлар рәтендә йөри иде. — Үз көчем белән сарык фермасы төзи башлаган идем. Ләкин шушы инвестиция проектын гамәлгә ашыру өчен “Россельхозбанк”тан ташламалы кредит алып булмады, — диде ул. — Шулай да өметебезне өзмәдек, шушы объектка үзебезнең 3,5 миллион сумны салдык. Күп очракта кредит алыр өчен Баулы, Азнакай, Октябрьский якларындагы коммерция банкларының тупсасын таптарга туры килде. Тик алар әҗәткә акчаны кыска срокка гына бирә. Шуңа алган кредитларны кире кайтару миңа бик авырга төште. Бурычны каплар өчен былтыр 200 баш сарыкны сатып җибәрергә мәҗбүр булдым. Акча җитмәгәнлектән, быел яз тагын вак малны тотындым. Әлеге көндә көтүдә 100 генә баш сарык калды. Ә ферманы төзеп бетерергә кимендә 3 миллион сум кирәк. Әгәр “Россельхозбанк” аша финанс ярдәме күрсәтмәсәләр, бөтен башлаган эшем юкка чыгачак. Төмәнәктәге шушы крестьян хуҗалыгы 1994 елда оештырылган. Фермер Галимов башта 17 гектар җирне арендага ала. Җирдә үзаллы уңышлы гына хуҗалык итеп, ул башта биләмәсен — 150, аннан инде 250 гектарга кадәр киңәйтә. Бер үк вакытта ашлык һәм фураж складлары, яшелчә саклагыч төзи. Ул үзе яшәгән мохитнең матурлыгын саклап калу турында да хәстәрли — үз җирендә көзге мәйданы 3,5 гектар тәшкил итүче буа төзеп куя.

Намусны базарда сатабыз

28 июня

Намустан да югарырак кыйммәт була микән? “Хәйләсез дөнья — файдасыз!” дигән әйтемне һәр гамәлдән төшем алырга омтылучы адәмнәр уйлап чыгаргандыр ул. Елгырлык һәм елгыр кешеләр гомер бакый, теләсә нинди җәмгыятьтә булган. Башка кеше исәбенә мал җыю гадәтен тәрбия дә, рәсми идеология дә, халыкның гореф-гадәтләре дә юкка чыгара алмый. Җәмгыятьтә намуссызлар һичкайчан да күпчелектә булмый, әмма намуссызлык еш кына хаклык һәм тугрылыктан өстен чыга. Югарырак әхлакый категорияләр белән фикер йөрткәндә, кеше психологиясенә һәм аның дөньяга карашына иҗтимагый идеологиянең фундаменталь кыйммәтләре, җәмгыятьтәге икътисади һәм социаль хәлләр төп йогынтыны ясыйдыр. Шул ук вакытта, идарә итүче корылышның гадел һәм каты куллы булуы, кануниятнең дәүләт инфраструктурасын ныгыта килүе дә гаять мөһим. Әлбәттә, демократия принципларына тугры кешеләр җәмгыятьтәге гаделлек белән эчкерсезлекнең иң тәүдә шуларга нигезләнүен исбатлар. Бу да бәхәссез, чөнки идарә, чыннан да халык кулында булганда гаделлек өстенлек ала. Ләкин бүгенге Русия чынбарлыгын гамәли демократия белән бәйләү урынсыз булыр иде. Әбҗәлил районының Казмаш, Әбделгазе һәм Амангилде авылларында безне кул һәм күңел җылысыннан мәхрүм итмәгән Гайнихәят, Зәкирә һәм Хәдичә дәү әниләрем бар иде. Бик күптән бакыйлыкка күчеп, күз алдыннан әллә кайчан югалсалар да, аларның ипле, төпле сүзләре йөрәктә калган. Яшь чагыннан ук күз нурыннан мәхрүм калып, күңел карашы белән гомер кичергән, безне әкиятләре, хикәятләре, мөнәҗәтләреннән яздырмаган Зәкирә дәү әнием: “Алдашмагыз, дустыгызның юлын кисмәгез, кеше малына каныкмагыз, балакайлар”, — дип гел кабатлар иде. Дәү әниемнең исеме, гарәпчәдән “әйтүче”, “искә алучы” дигән мәгънә белдерүен уйлаганда, аның аты да, асылы да бер булуына ышанасың.

Сәламәтлек саклау тармагында яңалыклар көтелә

25 июня

Дәүләт җыелышы-Корылтайның Социаль сәясәт һәм сәламәтлек саклау комитеты утырышында сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылышлы яңа закон проектлары каралды. Депутатлар алдында комитет рәисе Альбина Бурангулова, сәламәтлек саклау министры Георгий Шебаев һәм Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Әлфира Бакиева чыгыш ясадылар. “Башкортстан Республикасында кешенең йогышлы чирләрен иммунопрофилактикалау турында” Башкортстан Республикасы Законының 10нчы мәддәсенә үзгәрешләр кертү турында” һәм “Башкортстан Республикасында мотлак медицина страховкалавын оештыру турында” закон проектлары икенче һәм өченче укуларда каралды. Георгий Шебаевның чыгышы “Сәламәтлек” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланды. Министр проектның беренчел медицина-санитар ярдәмне үстерү һәм аналарга һәм балаларга күрсәтелүче медицина ярдәмен камилләштерү кебек өстенлекле юнәлешләренә тукталып үтте. Проектны тормышка ашыру барышында медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән халыкның 80 процентына югары технологик медицина ярдәме күрсәтелгән, туым 30 процентка арткан. Сәламәтлек саклауның яңа юнәлешләрен 2011-2013 елларда үстерү өчен ел саен 150 миллион сум акча тотынылачак, дип билгеләп үтте министр. Үз чишелешен таләп итүче кадрлар һәм дәүләт гарантияләренә бәйле мәсьәләләргә дә тукталып үтте ул.

Халык күптән аңлаган

25 июня

Башкортстанда йөздән артык авыл үзен “айнык” дип игълан итәргә риза

Кайчан гына әле республикада рәсми рәвештә ике авыл үзен “айнык” дип игълан иткән иде. Шуларның берсе —Гафури районының Тугай авылында булырга да туры килде. Бу бәләкәй генә күркәм авыл, аның чәмләнеп дөнья көткән эшсөяр халкы белән сокланып кайткан идек шул чак. Шөкер, бүген бу башлангычны республикада янә 37 районнан йөздән артык авыл күтәреп алган. “Айнык Башкортстан” төбәк җәмәгатьчелек хәрәкәте игълан иткән “2011 елның айнык авылы” бәйгесендә шулкадәр авыл катнашырга теләк белдерде. Күпләрендә исерткеч эчемлек һәм тәмәке сатуны чикләү буенча эшләр җәелдерелде. Сәүдә нокталарында алар сатылмый. Уку елында мәктәпләрдә айнык тормыш рәвешен һәм спиртлы эчемлекләр кулланудан бөтенләй баш тартуны пропагандалаучы класс сәгатьләре, ата-аналар җыелышлары үткәрелә. Бәйрәмнәрдә, атап әйткәндә, соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләре көннәрендә алкоголь сатуны тыю конкурста катнашучыларны җиңүгә якынайтачак, моның өчен баллар кушылачак. Үз чиратында “Айнык Башкортстан” хәрәкәте бу авылларда методик әсбаплар, видеоматериаллар, китаплар һәм плакатлар таратып, семинарлар һәм лекцияләр үткәрүне планлаштыра. Журналистлар белән очрашу вакытында Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина профилактикасы үзәге баш табибы Анфиса Рәхмәтова министрлык та бу чараларда катнашачак һәм республика бәйгесен үткәрергә ярдәм итәчәк, дип белдерде.

Власть - халыкка хезмәттә

25 июня

Бакалы районы хакимияте башлыгы Александр Андреев белән әңгәмә

Ел башында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Бакалыда булып кайткач, үзенең блогында республиканың көнбатышында урнашкан бу районның авыл хуҗалыгы төбәге булуы, социаль-икътисади үсештә биредә яшәүчеләрнең үзләренең тырыш хезмәтенә, тапкырлыкка таянуы хакында язды. Ул шулай ук мондагы эшсөяр халыкның ачык һәм киң күңеллелеген, эш нәтиҗәсеннән ямь табып яшәвен билгеләгән иде. Әйтергә кирәк, Президент Бакалыкешеләренең төп сыйфатларын бик төгәл тотып алган һәм бәян иткән. Район бүген нинди хәстәрлекләр белән яши, урындагы хакимият социаль-икътисади үсеш перспективаларын ничек күзаллый? Шулар хакында Бакалы районы хакимияте башлыгы Александр Андреев белән сөйләшәбез.

Монументка нигез салынды

23 июня

1941 елның 22 июнендә фашистлар Германиясе СССРга мәкерле һөҗүм ясый. Миллионнарча халыкның язмышын челпәрәмә китергән бу көн Русиядә Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләнә. Җитмеш ел элек булган вакыйга уңаеннан Башкортстанда да чаралар үтә. Кичә Уфада тимер юл вокзалы каршында фронтка киткән якташларыбыз истәлегенә багышланган монументка нигез ташы салынды. Тантаналы чарада Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов катнашты. — Хөрмәтле ветераннар! — диде чыгышында Рөстәм Зәки улы. — Бүген Русиядә Хәтер һәм кайгы көне. Без дә бирегә ил иминлеге, якты киләчәк өчен фронтка киткәннәрне искә алу өчен җыелдык. Чалт аяз күк астында, чәчәк атучы илдә яшәвебез белән дошманга каршы дәррәү күтәрелгән ата-бабаларыбызга рәхмәтле булырга тиешбез. Монументка нигез ташы салып мөкатдәс эш башкарабыз. Кешелек тарихында иң канкоешлы сугышта илебез җиңеп чыкса да, туп шартлаулары тынса да, сугыш кайтавазын җәмгыять һаман да тоеп яши. Ничек кенә булса да, Бөек Ватан сугышы турындагы хәтерне мәңгеләштерергә, үсеп килүче яшь буынга җиткерергә бурычлыбыз. Бүгенге вакыйга да шушы максатка хезмәт итә. Сезнең һәммәгезгә дә сәламәтлек телим! Монументның нинди булачагы әлегә билгесез. Архитекторлар, сәнгать осталары арасында конкурс игълан ителәчәк. Иҗади бәйгедә җиңүченең хезмәт җимеше Уфа кунакларын каршы алачак, озатып калачак. Иң мөһиме — монумент Башкортстанның күпмилләтлелеген чагылдырырга тиеш. Чөнки яу кырына киткән якташларыбыз арасында башкортлар, татарлар, урыслар, чувашлар, марилар, удмуртлар, украиннар, белоруслар, латышлар һәм башка бик күп милләт вәкилләре булган.

Өстәп язучылар белән сөйләшү кыска булачак

23 июня

Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Эрнст Исаев мал азыгы хәзерләүдә контрольне көчәйтү бурычын куйды

Республика агросәнәгатьчеләре алдында бүген төп бурыч — чәчүлекләрне сыйфатлы эшкәртү һәм барлык мөмкинлекләрне туплап ел ярымга җитәрлек күләмдә мал азыгы хәзерләү. Кызганычка каршы, республика хуҗалыкларының барысында да бу эш оешкан төстә бара дип булмый. Әйтик, Әбҗәлил, Балакатай, Благовещен, Дуван, Караидел, Кыйгы, Мәчетле, Салават, Стәрлебаш, Учалы һәм Яңавыл районнарында чәчүлекләрне гербицидлар белән эшкәртү планлаштырылган мәйданның 30-50 процентында гына башкарылган. Мал азыгы хәзерләү буенча да узган елгы җитешсезлекләрне дәвам итүче районнар аз түгел. Чәчүлекләрне тәрбияләүдә һәм аграр хуҗалыкларда мал азыгы хәзерләүдә сүлпәнлекнең сәбәбе нәрсә белән бәйле? Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Эрнст Исаев үткәргән видео-селектор киңәшмәсендә сүз шул хакта барды. Соңгы атналардагы һава торышы чәчүлекләрнең яхшы үсешенә генә түгел, чүп үләннәре һәм корткычларның артуына да уңай тәэсир итте. Әлеге вакытта хуҗалыкларда көнбагыш һәм шикәр чөгендере плантацияләренең рәт араларын эшкәртү игътибар үзәгендә булырга тиеш. Көнбагыш республика буенча 20 июньгә 88 процентка эшкәртелсә, Благовещен, Дәүләкән, Стәрлебаш һәм Күгәрчен районнарында күрсәткечләр шактый түбән. Шикәр чөгендерендә дә хәл катлаулы булган районнар аз түгел.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»