Көнүзәк

Саранчага каршы кискен көрәш бара

09 июля

— Гадәттән тыш хәл режимы урыннарда ашыгыч чаралар күрү, игътибарны саранча кебек корткычларны юк итүгә юнәлтү, — дип аңлатма бирде авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Николай Коваленко. — Эшләр планга ярашлы алып барыла, хәзер авыл хуҗалыгы культураларына хәвеф янамый. Саранча белән көрәшү темасы бүген Русиянең бик күп төбәкләрендә актуаль. Волгоградта министр Елена Скрынник рәислегендә саранча белән көрәшне оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үтте. Аның эшендә Көньяк, Төньяк Кавказ һәм Идел буе федераль округларының кайбер субъектларының агросәнәгать идарәсе органнары җитәкчеләре катнашты. Башкортстаннан бу чарага Николай Коваленко барган иде. Безнең республикада авыл хуҗалыгы культуралары корткычлары белән көрәш соңгы өч атнада киеренке алып барыла. Авыл хуҗалыгы министрлыгы каршында аеруча хәвефле корткычлар белән көрәш штабы оештырылган. Корткычларның таралуына һәм химик эшкәртү алып баруга көн саен мониторинг үткәрелә. Барлык районнарда да хуҗалыклар, авыл хуҗалыгы идарәләре, “Россельхозцентр” идарәсе белгечләре көче белән тикшерү маршрутлары оештырылган. Эшкәртү өчен тугыз берәмлек ГАРД аэрозоль җайланмасы җәлеп ителгән, аларның һәркайсы тәүлегенә 2 мең гектарга кадәр мәйданны эшкәртә. Химик эшкәртүгә 4 дельталет, 200дән артык сиптергеч, 70тән артык техника җәлеп ителгән. 12,7 миллион сумлык 22,5 тонна химикат хуҗалыкларга таратылган. Препаратлар барлык районнарда да бар. “Башплодородие” предприятиесендә дә тиешле запас тупланган.

Зарарлы бөҗәкләр күзәтүгә алынды

07 июля

Соңгы вакытта Русиянең теге яки бу төбәгендә саранча һәм башка бөҗәкләрнең басуларга һөҗүме турында хәбәр итеп торалар. Бу җәһәттән республикада хәл ничек? Авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекчелекнең прогрессив технологияләре һәм мелиорация бүлеге начальнигы Артур Ногманов әйтүенчә, эссе һәм дымлы һава ялан күбәләге, саранча кебек бөҗәкләр өчен уңай шартлар тудыра. Тикшерелгән 810 мең гектарның 250 мең гектарында зарарлы бөҗәкләр бар, 120 мең гектарны кыска вакытта эшкәртергә кирәк. Боларга башлыча Урал аръягы һәм көньяк районнары керә. Башкортстанда бу хәл контрольгә алынган һәм авыл хуҗалыгы культураларына зыян салучы бөҗәкләрнең таралуына һәм туплануына юл куймау өчен чаралар күрелә.

Мироновны тыңла һәм киресен эшлә

06 июля

“Гадел Русия” лидеры Сергей Мироновның Архангельск өлкәсендәге чыгышында “Бердәм Русия”дән тыш теләсә кайсы партия өчен тавыш бирергә чакыруын урындагы партиядәшләре дә хупламады. 27 июньдә берьюлы биш эсерның, урындагы ике депутатны да кертеп, Владимир Путин һәм “Бердәм Русия” оештырган Гомумрусия халык фронтына керүе билгеле булды. — Без Халык фронтына бер төркем булып кердек. Анда безне ишетерләр дип ышанабыз. “Гадел Русия”дәге коллегаларыбызны безнең башлангычны хуплаячагына, җәмгыятькә һәм партиягә нинди файда китерә алуыбызны аңлаячагына ышанабыз, — диде Няндом районы Советы депутаты Ирина Җәлилова. Мироновның чакыруларына мондый көтелмәгән җавап “Гадел Русия” партиясе рәисе Николай Левичевта ризасызлык уятты. Ул Архангельскидагы биш коллегасына партиядән чыгару белән янады. Элегрәк Миронов белән идеологик килешмәүчәнлек нәтиҗәсендә “Гадел Русия” сафларыннан чыккан Дәүләт думасы депутаты Эльмира Глубоковская үзенең Халык фронтына керүен һәм сайлауда “Бердәм Русия” исемлекләре буенча катнашачагын белдергән иде. “Гадел Русия”нең Санкт-Петербург Законнар чыгару җыелышындагы Мироновка каршы чыгыш ясаучы фракциясенең берничә әгъзасы да Халык фронты кысаларында власть партиясе белән хезмәттәшлек итүгә әзерлеген белдерде. Мәскәү өлкәсе думасындагы эсерлар фракциясндә дә Халык фронтына керергә ниятлиләр. Анда партия җитәкчеләре белән конфликт килеп чыгу нәтиҗәсендә эсерлар фракциясе таралу алдында.

Октябрьский, Учалы һәм Федоровка - иң төзек торак пунктлар

06 июля

Башкортстанда “2010 елда иң төзек шәһәр (авыл) биләмәсе” конкурсында җиңүчеләр билгеләнде. Шәһәр һәм авыллар 60 меңгә кадәр, 60 меңнән артык кеше яшәүче шәһәр биләмәсе һәм биш меңнән күбрәк кеше яшәүче авыл биләмәсе категорияләрендә билгеләнде. Жюри халыкның тормыш тәэминаты объектлары торышын, шәһәр һәм авылларның архитектурасын, матурлыгын, тарихи-мәдәни һәм табигать мирасының сакланышын исәпкә алды. Прогрессив технологияләрне үзләштерү, ресурсларны сакчыл тотыну һәм, әлбәттә, территориянең санитар-эпидемиология һәм экология торышы бәяләнде. Халыкка күрсәтелүче хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү буенча урындагы властьларның эше, төзекләндерү буенча дәүләт һәм муниципаль программаларны гамәлгә ашыру да игътибардан читтә калмады.

Браконьерлар тыныч йокламасын

06 июля

“Росрыболовство”ның Караидел инспекциясе җитәкчесе Рәзиф Әхмәтнуров аларга карата шәфкатьсез булырга чакыра

Командировкага килгәч, район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика идарәсе начальнигы Равил Кашапов бер кичтә мине үзләренә кунакка чакырды. Чәйләп алгач, илле генә адымдагы Караидел елгасы буена балык кармакларга бардык. Янәшә генә яшиләр икән, хакимият башлыгының беренче урынбасары Вил Гарифуллин этен су кертергә алып чыккан. “Балыккаем, кап-кап, яр буенда ялтырап ят!” дип кармак салабыз. Мин, балачакны искә алып, “Эләк, балык, эләк, балык, эләкмәсәң — блин балык!” дип кармакны суга ыргытам. “Аның андый сүзләре дә бармыни? — дип көлә Равил Әхмәт улы. — Болай булгач, үзеңә яңа тема һәм материал булыр: мин сине иртәгә рыбнадзор егетләре белән таныштырам әле.” Шулай итеп, иртәгәсен без “Росрыболовство”ның Идел буе территориаль идарәсе Су-биология ресурсларына дәүләт контроле, күзәтүе һәм саклавы бүлегенең Дүртөйле инспекциясенә караучы Караидел бүлекчәсенә юл тоттык. Рәзиф Әхмәтнуров җитәкчелек иткән бу бүлекчә, ачуым да килмәгәе, Башкортстан территориясенең чирек өлешенә контрольлек итә. Аңа ун район һәм тулысынча диярлек Павловка сусаклагычы карый. Баш җитмәле хәл: шулкадәр зур мәйдан һәм сулыкларга бай төбәккә өч (!) инспектор калдырганнар, биш кенә ел элек, “реорганизация” дип аталган шау-гөр башланганчы алар тугыз кеше булган. Бетерергә, дип уйлаганнардыр инде, бетерү ягына бу хәтле үк тырышмаслар иде.

Башкортстан - Свердловск өлкәсе: хезмәттәшлекне үстерү - көн таләбе

05 июля

2 июльдә Президент Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендә Башкортстан делегациясе Свердловск өлкәсендә эш сәфәрендә булды. Екатеринбург аэропортында Рөстәм Хәмитовны өлкә губернаторы Александр Мишарин каршы алды. Губернатор резиденциясендә төбәкләр башлыкларының ике яклы очрашуы үтте. Александр Мишарин ике төбәк арасындагы товар әйләнешенең артуын билгеләп үтте. Бүген ул 25 миллиард сум тәшкил итә һәм якын елларда Башкортстан белән Свердловск өлкәсе арасында икътисади алмашу кимендә ике тапкырга артырга тиеш. Башкортстан Президенты билгеләп үтүенчә, төбәкләр арасындагы товар әйләнеше бүген безнең республика файдасына. Свердловск өлкәсенә ел саен 16 миллиард сумлык товар озатыла, безгә исә ул 9 миллиард сумлык кайтарыла. Рөстәм Хәмитов шулай ук Башкортстан белән Свердловск өлкәсе арасында икътисадтан тыш күптәнге мәдәни һәм ныклы тарихи бәйләнешләр урнаштырылуын да ассызыклап үтте. Очрашу барышында Башкортстан белән Свердловск өлкәсе арасындагы хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды. Ул икътисади һәм мәдәни мөнәсәбәтләрнең арытаба үсешен күз уңында тота. Атап әйткәндә, үзара бәйләнешләрнең бер юнәлеше — ике төбәк арасындагы транспорт инфраструктурасын яхшырту. — Бүген Башкортстан белән Свердловск өлкәсе арасындагы транспорт хәрәкәте хәзерге заман дәрәҗәсенә туры килми, — диде Рөстәм Хәмитов. — Яңа килешүдә Башкортстан территориясе аша үтүче “Мәскәү — Екатеринбург” югары тизлекле тимер юл магистрален төзү кебек тәгаен проектлар күз уңында тотыла. Ике зур төбәк берләшеп, башка җитди бурычларны да хәл итә ала. Александр Мишарин Свердловск өлкәсендә 50 меңгә якын башкорт яшәвен билгеләп үтте. Арытаба Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Свердловск өлкәсе губернаторы Александр Мишарин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән федераль Сабантуйда булды.

Начар яшьләр булмый!

05 июля

Борай районы җитәкчелеге яңа буын турында җитди хәстәрлек күрә, аларга таяна һәм зур өметләр баглый

Яшьләр көне уңаеннан узган җомгада Борай районы үзәгендә зур бәйрәм оештырылды. “Танып” стадионындагы һәр чара бу көнне фәкать яшьләр өчен һәм яшьләр мәнфәгатендә үткәрелде. Зур сәхнәдә күңелле концерт программасы Борай киңлекләрен яңгыратты, ул арада спорт ярышлары иң-иңнәрне бәйгегә чакырды, яшьләрне бәйрәм белән тәбрикләп Уфадан махсус рәвештә чакырылган парапланеристлар парады стадион күген берничә тапкыр иңләп үтте, янәшәдә генә сый-нигъмәттән сыгылып торган сәүдә нокталары эш җәелдерде. Бер сүз белән, Борай районы хакимияте Яшьләр көне чыннан да фәһемле, күңелле, бай тәэссоратлары белән истә калырлык булсын өчен бар тырышлыгын салган. Район хакимияте башлыгы Борис Нурисламовның шәхсән үзенең дә бу көнне яшьләр арасында булуы исә бәйрәмне тагы да җанландырып җибәрде. — Яшьләр хакында еш кына тәнкыйть сүзләре ишетергә туры килә. Янәсе, алар ялкау, заманга яраклашмаган, кыйбласыз... Мин моны дөрес түгел дип саныйм. Безнең яшьләр тырышлар, булдыклылар һәм район үсешендә гаять мөһим урын билиләр. Бүген икътисадның кайсы гына тармагын алсак та, һәр өлкәдә хуҗалык йөген җигелеп тартучы яшьләребез бар. “Дэмен” хуҗалыгы агрономы Максим Камаев, Ленин исемендәге хуҗалык механизаторы Илдус Муллаяров, яшь табиблар Инга Красельникова һәм Наталья Баймәтова, “Дуслык” һәм “Эдельвейс” ансамбльләре җитәкчеләре Рита Гандәлипова һәм Радик Бакиров, башка бик күп талантлы яшьләребез нәкъ шундыйлардан. Район киләчәге турыдан-туры сезгә бәйләнгән, хөрмәтле яшьләр, һәм сез бу бурычны, һичшиксез, лаеклы рәвештә тормышка ашырырсыз, дип ышанам. Үз чиратында район җитәкчелеге яшьләрнең нәтиҗәле үсеше өчен мөмкин булганның барын да эшли һәм эшләячәк. Безнең эшчәнлектә бу төп өстенлекләрнең берсе булып тора, — диде чыгышында Борис Нурисламов.

Күңелләр үзгәреш көтә

05 июля

70-80нче еллардагы СССР иҗтимагый-сәяси хәятенә карата “торгынлык” сүзен куллану гадәткә кергән иде. Картайган ил башлыгы Леонид Брежнев сәясәте көрчеккә килеп терәлде. Товар, матди байлык җитештерүдә сүлпәнлек, бер урында таптану башланды. Бүгенге Русиянең хәлен галим-голәмә, журналист халкы торгынлык дип бәяләргә җөрьәт итми. Күрәсең, базарларның кайнап торуы, кибетләр, супермаркетларның затлы азык-төлек белән тулган булуы шикләндерәдер. Тик сатудагы барлык товар импорт бит, кикереп яшәүче калын корсаклар да халыкның бик кечкенә өлеше генә. Төп катламның исә һаман да арзан азык белән җан саклап килүен күрәбез. Теге чакларда фатир хаклары түбән иде ичмасам, ә хәзер фатирга түләү хәсрәте туену кайгысын да җиңә, дип әйтүчеләр күп. Безнеңчә, калган яклары бар да охшаш. Теге чакта да, хәзер дә нефть, газ, металл, агачны чимал итеп сатып көн күрәбез. Авыл хуҗалыгы тузгытылган, индустрия юк, фән-техника, сәнгать тә күз буяу өчен генә дәүләт бюджетының аерым графасын тәшкил итә, мәгариф тә беткән... Тагын нәрсә? Янә ике әйтелгән заман да өстәгеләрнең ялган оптимизм, хушкүңеллелек күрсәтеп яшәве, уңышлар, казанышларны барлау һәм халыкны яхшы тормышка, якты киләчәккә юнәлтү иллюзиясен тудыру, урын саклау белән бик охшаш икән. Кыскасы, илгә кабат яманатлы торгынлык кайта. Шик юк, ил-көн өстенә төшкән социаль афәтне идарәче катлам һәм система политтехнологлары һәртөрле табигать, техноген бәла-казалары, дөньядагы начар шартлар, йомык базарлар, финанс кризислары, хәтта ахыр килеп халыкның үз булдыксызлыгы белән аңлатырга маташсалар да, аның төп, нигез чыганагы булып дәүләт башлыклары, алар корган идарә системасы, тоткан икътисади юнәлеш тора. Кешелек хөкүмәттән башка яшәү формасын тапмаган әле. Сизеп торам, гражданлык тойгысы, ил сулышы белән яшәгән һәр кеше тормышыбыздагы яхшы хәбәрләр белән эш иртәсен башларга омтыла. Әмма юк, каядыр самолет егылып төшкән, ниндидер абруйлы кеше үтерелгән, корал склады шартлаган... Ил төзеклеген җуйган механизм кебек киреләнә, сына, өзелә, таркала... Шулай да хәбәрләр арасында аеруча күңелгә тигәне — сәяси вакыйгалар, башлыкларыбызның эш гамәлләре, әйткән сүзләре. Ирексездән уйланасың, алга, яктыга таба атлыйбызмы без? Һаман да торгынлыкка, яңа бәла-казаларга оеткы салынамы?

Башкортстан үрнәк күрсәтә

02 июля

Ноябрьдә Башкортстанда аналарның Бөтенрусия форумы узачак. “Мәрхәмәт” хәйрия фондының попечительләр советы рәисе Гөлшат Хәмитова, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова һәм “Әни” хәйрия фондлары халыкара ассоциациясе президенты, Русия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Рәис Атнагулов шул хакта хәбәр итте. — Ульяновский шәһәрендә узган аналар форумында катнашканнан соң туды бу фикер, — диде Гөлшат Гафур кызы. — Безнең дә күрсәтер нәрсәләребез, уртаклашыр тәҗрибәбез бар. Башкортстан күп балалы гаиләләр саны буенча Русиядә дүртенче урынны били. Тәүдә Идел буе округы күләмендә үткәрелергә тиешле форум бөтен Русияне колачларга булды. Бөтен ил безнең ничек яшәгәнне, күпбалалы әниләрне хөрмәт иткәнне, алар фикеренә колак салганны күрсен.

Юллар Бүздәккә илтә

30 июня

Бүздәк юл төзү-ремонтлау идарәсе карамагында 350 чакрым юл исәпләнә, шуның 216 чакрымы — асфальт юллар. Моннан тыш, идарә коллективы 44 күперне хезмәтләндерә. Май башында игълан ителгән юл төзекләндерү айлыгында Бүздәк юлчылары матур гына нәтиҗәләргә иреште. Дистәләрчә чакрым юл тәртипкә китерелде. Хәзер исә коллектив алдында яңа бурычлар тора. — Агымдагы чорда район һәм республика әһәмиятендәге юлларны ремонтлау буенча зур гына эш күләме билгеләнде, — ди идарә җитәкчесе, Башкортстанның атказанган төзүчесе Раил Фәррахов. — Әлеге вакытта ремонт эшләре берничә юнәлештә җәелдерелде. Атап әйткәндә, Көязебаш төбәгеннән Бүздәккә илтүче юл ремонтлана. Безнең бригадалар республика әһәмиятендәге объектларда да эшли. Әмма төп игътибарны район юлларына юнәлтәчәкбез. Бүздәк — Казаклар-Кобау юлындагы аерым участокларны ремонтлау Рузил Рөстәмов бригадасына йөкләтелгән. Әлеге вакытта эш Кыска Елга авылы янында бара. Биредә дистәдән артык техника тупланган, шуңа да эш темпы шактый югары. — Бер чакрым ярым юлны ремонтлау бурычы куелды безгә, — ди мастер Руслан Фәхретдинов. — Сменага 400 метрдан артыграк юлга асфальт түшәлә, шуңа да эшне тиз тотабыз. Сыйфатка моңарчы дәгъва белдерүче булмады. Монда эшне тәмамлау белән техника яңа урынга күчереләчәк.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»