Көнүзәк

Кечкенәләрнең зур проблемалары

26 июля

Президент урындагы җитәкчеләр алдына мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мәсьәләсен активрак хәл итү бурычын куйды

Бүген республикада 70 мең тирәсе сабый балалар бакчасына чират көтә. Соңгы бер елда гаризалар саны 19 меңгә арткан. Элек шушы кадәр гариза өч елда алынган. Хәзер ата-ана чиратка бала тугач та басып куя, әмма ул ике-өч яшьтә дә, аннан соң да килеп җитмәскә мөмкин. Президент Рөстәм Хәмитов үткәргән видеоселектор киңәшмәсе шушы җитди проблемага багышланды. Башкортстанда ел ахырына 1195 урынлык 11 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе сафка кертелергә тиеш. Бу хакта мәгариф министры Әлфис Гаязов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, төбәктә балалар бакчаларына булган ихтыяҗ әкренләп хәл ителә һәм якын елларда аларның саны артачак. Әйтик, — Уфада алты, Бөрҗән районында — ике, Сибай шәһәрендә һәм Иглин районында берәр учреждение ачылырга тиеш. 2011 елга республика адреслы инвестиция программасы кысаларында янә 23 балалар бакчасы төзү күздә тотыла, 19ы проектлаштырылырга тиеш. Башкортстан балалар бакчаларында өстәмә урыннар ачуны финанслау программасына керү өчен “Балалар бакчалары — балаларга” федераль проектта катнашуга заявка биргән иде. Аның җитәкчелегеннән уңай җавап килгән, документка ярашлы, республика өстәмә 3750 урын булдыру өчен 24,369 миллион сум күләмендә федераль субсидия алачак.

Хезмәт базарында киеренкелек кими

26 июля

22 июльдә Хөкүмәт йортында “2011 елда хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү буенча өстәмә чараларның республика программасын гамәлгә ашыру” дигән темага “түгәрәк өстәл” утырышы үтте. Халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт хезмәте идарәсе начальнигы Тимерхан Биккинин әйтүенчә, республиканың хезмәт базарында теркәлгән эшсезләр саны ел башыннан 17 процентка — 32,7 мең кешегә кимүе күзәтелә. Бу чорда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 2дән 1,6 процентка кимегән, Русия буенча уртача күрсәткечләр белән чагыштырганда Башкортстанда эшсезлек дәрәҗәсе түбәнрәк. “Росстат” мәгълүматлары буенча Башкортстанда эшсезлек дәрәҗәсе март-май айларында уртача 8,3 процент тәшкил итте, узган елда бу күрсәткеч 9,1 процент иде. Кризистан соң үсеш шартларында өстәмә чаралар программасының яңа өстенлекләре билгеләнде. Хезмәт базарында ихтыяҗ белән файдаланылмаган кешеләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән чараларны арттыру 2011 елгы программаның үзенчәлеге булып тора. Эшсезләрнең үз мәшгульлеген арттыруга зур игътибар бирелә. Бу максатларга программаны финанслау күләменең 60 проценты салынган. Үз мәшгульлегеңне үстерү программасы күп кенә эшсезләргә шәхси эшкуарлык белән шөгыльләнергә этәргеч бирде. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәпкә баскан һәм үз бизнесының проектын тәкъдим иткән эшсез бер тапкыр бирелә торган ярдәм — 58,8 мең сум күләмендә субсидия алырга мөмкин, предприятиене теркәү белән бәйле барлык чыгымнарны халыкны эш белән тәэмин итү үзәге үз өстенә ала. 2010 елдан эшсез гражданнарны эшкә урнаштыру өчен булдырылган һәр эш урыны өчен 58,8 мең сум күләмендә субсидия түләнә.

Торак төзелеше күләме артырга тиеш

22 июля

2015 елда Башкортстанда 3,7 миллион квадрат метр торак төзү планлаштырыла. Бу әлеге вакытта төзелгәннән ике тапкырга артык, дип белдерде Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Стәрлетамакта үткән республика Хөкүмәтенең күчмә утырышында. Аның фикеренчә, ирешерлек максат куелган. — Республика төзелеш тармагының мөмкинлекләре безгә мондый алга китүгә ышаныч бирә, — диде ул. Бездә күп һәм тиз төзергә сәләтле компанияләр бар. Алар яңа технологияләргә, производстволарын модернизацияләүгә акча салырга әзер. Безгә башка төбәкләрнең төзүчеләре дә килергә риза. Ләкин бу яхшы вариант түгел. Без үзебездәге күләмнәрне үзебез төзи алабыз. Торак җитешмәү һәм аның бәясе югары булу проблемасы тоташ илдә кискен тора. Башкортстан, кызганычка каршы, башка төбәкләр арасында мактана алмый. Узган елда республика торак белән тәэмин итү буенча 56нчы урын алды. Ләкин әлегәчә хәлне яхшы якка үзгәртеп булмады. Агымдагы елның 6 аенда республикада 780 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылды. Бу узган ел белән чагыштырганда 3 процентка гына күбрәк. Алга китеш сизелми. Әлегә елына 2 миллион квадрат метр торак тапшырыла. Бу күрсәткечне дүрт ел эчендә 3,7 миллионга кадәр җиткерү өчен торак төзелеше күләмен 10 процентка булса да арттырырга кирәк. Алданган дольщиклар проблемасы төзелеш тармагындагы хәлне шактый катлауландыра. Хәзер бу проблеманы хәл итү өчен республика җитәкчелеге күп средстволар җәлеп итәргә мәҗбүр. Рөстәм Хәмитов әйтүенчә, агымдагы елда гына бу максатларга 1 миллиард сум бүленгән, аның 500 миллион сумы республика максатлы инвестиция программасыннан алынган. Челтәрләргә кушылуга, инфраструктура төзелешенә ташламалар төрендә бюджеттан тыш чыганаклардан шул ук күләмдә акча җәлеп ителгән. Бу бик зур сумма, шулай да проблеманы уңай хәл итәргә кирәк. — Көйләүче һәм хокук саклау органнарының дольщикларның акчалары намуссыз төзүчеләр, кайбер очракларда караклар кулына эләгүгә юл куюларына кешеләр гаепле түгел, — диде Рөстәм Хәмитов. — Ләкин факт факт булып кала. Быел миллиард сум акча төзелештә катнашып алданган дольщикларның проблемаларын хәл итүгә юнәлтелде.

Крестьянга җир бирегез!

21 июля

Яшь эшкуар Илнур Галиуллинның бу хыялы тормышка ашармы?

Туймазы районының Собханкул авылында яшәүче Валерий Галиуллин күпләрдән аермалы рәвештә, үз фикерен ачыктан-ачык әйтергә күнеккән. — Гомер буе җир эшенә тугры калган кеше мин. Заманында авылда иң беренчеләрдән ихатада теплица кордым. 25 ел инде шунда кыяр, помидор үстерәм. Безнең шәхси хуҗалык чирек гасыр базар мөнәсәбәтләре шартларында яши. Шул теплицадан кергән табышны файдаланып, туган авылымда “Рәйхан” крестьян-фермер хуҗалыгы оештырдым. Агроном Галиуллин шуны яхшы белә: җирдә эшләргә иренмәсәң, ул сине туйдырачак. Хезмәтне күп салу, алдынгы агротехника куллану нәтиҗәсендә ул үз җирендә уңышны күтәрүгә ирешкән. — Былтыргы корылыклы елда без “Омская–35” сортлы бодайдан 22-23әр центнер уңыш алдык, — ди Имәнкүпер авылы фермеры Валерий Кәшфелмәган улы. — Шуңа көзге байлыгыбыз да мул булды. Язгы бодайның класслы орлыгын бездән районның күп хуҗалыкларыннан, хәтта Ярмәкәй якларыннан да килеп алдылар. Моның сере гади: уңышны күтәрү өчен җирне кадерләргә, аны яхшылап эшкәртергә һәм ашларга кирәк. Икенчедән, кайбер фермерлар кебек без сан артыннан кумыйбыз, биләгән җирдән мөмкин кадәр күбрәк табыш алырга омтылабыз. Былтыр люцернаны 50 гектарга якын мәйданда үстергән идек. 3 тонна чиста үлән орлыгын җыеп алдык. Икътисади яктан бу эш отышлы булып чыкты. Чөнки базарда аның орлыгына ихтыяҗ зур. Тоннасын 80 мең сум белән саттык. Шуннан кергән акчаны хуҗалыкта җитештерүне арытаба үстерүгә салдык. Фермерлыкка тотынганга алтынчы ел китте, әмма мин хөкүмәттән бер тиен дә льготалы кредит алмадым. Хуҗалыкны үзебезнең көч белән алып барабыз. Былтыр көз уҗым бодаеның элита сортын алып кайтып чәчкән идек. Хәзер гектарыннан кимендә 30 центнер уңыш алырбыз, дип торабыз. Быел көз безнең беренче репродукцияле орлыкны башка хуҗалыкларга сатып, ярыйсы гына акча эшләргә мөмкинлегебез булачак. Ә калган мәйданны “Омская-35” сортлы бодай били. Әле дулкынланып яткан иген басуында тук башакларның моңы күңелләрне хисләндерә төсле.

Җылы абзар - ярты азык

21 июля

Яңавыл районы хуҗалыклары көн саен 41 тонна сөт сата. Бу күрсәткеч узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 7 тоннага артыграк. Җитештерелгән продукциянең сыйфаты югары, тулысы белән беренче сортлы. Хәзер сөт барлык җәйләүләрдән дә суытып озатыла. Малларның продуктлылыгын арттыру өчен аларны өстәмә тукландыру һәм төнлә көтү оештырылган. Нәтиҗәдә һәр сыердан 12 килограмм сөт савалар. Ит җитештерүдә дә күрсәткечләр югары. Район терлекчеләре ит һәм сөт җитештерүне ел әйләнәсенә тотрыклы итеп алып барырга ирешергә тырышалар. Шуңа ныклы азык базасы булдыру белән беррәттән фермалар ремонтлауга да игътибар зур. “Җылы абзар — ярты азык”, ди халык. Яңавыллылар шушы хакыйкатьне истә тотып, малларны җәйләүгә чыгару белән фермаларда ремонт һәм реконструкция эшләренә тотындылар. Райондагы 30 ферманың күпчелегенә агымдагы ремонт таләп ителә. Шулай ук зур күләмле эшләр дә башкарыла. “Урада” агрофирмасында, “Восток” кооперативында мал абзарларына реконструкция үткәрелә, җылы идәннәр түшәлә. “Юлдаш” җәмгыятендә савым сыерлар абзарына реконструкция үткәрәләр. Быел алар токымлы 48 сыер, 40 тана алды. Киләчәктә дә бу эшне дәвам итү күзаллана. Шуңа күрә маллар торган урынны үзгәртеп коралар, 1986 елда төзелгән сөтүткәргеч тә яңартыла, суыткыч куела. Маллар да кул көче белән ашатылмаячак. Мондый күләмле эшләрне башкарып чыгу өчен төзелеш материалларын һәм корылмаларны кыштан ук хәстәрләп куйдылар. Узган елда да бу фермада бик күп эшләр башкарылды, юл да төзелде. Әлеге вакытта реконструкция эшләре белән эретеп ябыштыручы Нурхан Маликов һәм аның ярдәмчеләре шөгыльләнә, алар артыннан ук балта осталары идәннәрне яңарта.

Хезмәт хакы түләү буенча бурыч арта

19 июля

Кичә Хөкүмәт Премьер-министры Азамат Илембәтов үткәргән киңәшмәдә Суд приставлары федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Зариф Байгускаров чыгыш ясады. Ул хезмәт хакы буенча бурычларны кайтару эшләре турында сөйләде. Аның әйтүенчә, соңгы биш елда бурычларны вакытында кайтармаучылар саны үсү тенденциясе күзәтелә. Мәсәлән, 2006 елда 61,5 мең хезмәткәргә 436 миллион сум бурыч булса, 2007 елда — 69 мең хезмәткәргә 518 миллион сум, 2008 елда — 50 мең хезмәткәргә 585 миллион сум, 2009 елда 62 мең хезмәткәргә 1 миллиард 125 миллион сум, 2010 елда 67 мең хезмәткәргә 1 миллиард 139 миллион сум. Агымдагы елның беренче яртысында 26 мең хезмәткәргә хезмәт хакы буенча 593 миллион сум бурычны кайтару турында эш каралды. — Гражданнар хезмәт хакын түләмәү буенча конфликтны хәл итү өчен судка мөрәҗәгать итүне өстен күрә, — дип хәбәр итте Зариф Байгускаров. — 2011 елның беренче яртысында суд карарларын үтәмәгән эш бирүчеләргә карата 28 җинаять эше кузгатылды. — Хөкүмәт Премьер-министры ведомствоара комиссияләргә эшләрен активлаштырырга, кызыксынган оешмаларга хезмәт хакы буенча бурычларны кайтару буенча контрольне катгыйлатырга, килеп туган мәсьәләләрне судка биргәнгә кадәр хәл итәргә кушты.

Хокук бозучыларга штраф арта

15 июля

Башкортстанда Административ хокук бозулар турында кодекс көченә керде. Ул 4 кисәктән, 17 бүлектән һәм 121 статьядан тора. Анда каралган штраф санкцияләре күләме 100 сумнан 1 миллионга кадәр җитә. Хокук бозулар кабатлануның нормасы кертелгән, шуңа ярашлы, штрафлар күләме дә үзгәрә. Депутатлар фикеренчә, бу Кодексны кабул итү административ хокук бозуларга каршы торуның комплекслы механизмын булдырачак һәм республика, муниципаль дәрәҗәдәге норматив хокукый актларның таләпләрен тәэмин итүгә һәм үтәүгә булышлык итәчәк. Мәсәлән, 5.1 статьяда Кызыл китапка кертелгән сирәк очраучы һәм югалу куркынычы янаучы җәнлекләрне яисә үсемлекләрне юк иткән өчен 1 мең сумнан 2 мең ярым сумга кадәр штраф каралган. Кодекс статьяларының берсе җәнлекләргә карата явызлык күрсәткән өчен гражданнарга 500 сумнан 1 мең сумга кадәр административ штраф салуны күзаллый. Этен бәйсез һәм борынчыксыз урамда йөртүчеләргә 1 мең ярым сумнан 3 мең сумга кадәр штраф салулары бар.

Каеннарны көйдермәгез, болай да сагышлылар

14 июля

Яз җитүгә һәрберебез табигать кочагына, урманга, елга буйларына ашкынабыз. Әле яңа гына баш төрткән үләнне күреп сокланабыз. Каеннарның сутка тулышкан ямь-яшел бөреле чукларын кулларыбызга алып, әллә ни исе булмаса да, аһ дип күкрәк тутырып сулыйбыз. Ярый ла шушы гамәлләрдә генә тукталып калсак... Учак ягу тыелса да, үзебез белән үк алып килгән утын-күмерләр ярдәмендә ут тергезәбез, мангал корып җибәрәбез... Ә инде бу күңел ачуларның ахыры билгеле: тау-тау чүп, яшел үлән үскән җирдә кара корым. Болары әле “чәчәкләр”е генә. Ә шул учаклардан чыккан янгын күпме! — Башкортстан урманнарында уникенче көн янгыннар теркәлми, — дип башлады урман хуҗалыгы министры Рәҗәп Нәбиуллин матбугат конференциясендәге чыгышын. — Беренчедән, елның яңгырлы булуы бу бәладән сакласа, икенчедән, былтыргы табигать афәте — корылык безгә зур сабак булды. Шулай да, быел урманнарда 59 янгын чыгу очрагы теркәлгән, 384 гектар җирдә агач-куаклар янган. Янгыннарның дүртесенә генә яшен сәбәпче. Утыз очракта табигатькә ял итәргә чыгучы кешеләр гаепле: сүндерелмәгән учаклар калдыру, тәмәке тарту — күпме кешене хафага салган да күпме зыян китергән! Былтыргы шушы чор белән чагыштырганда (былтыр 297 янгын теркәлгән) янгыннарның биш тапкырга, ә каза күргән мәйданның унике мәртәбәгә ким булуы, әлбәттә, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре фидакарьлегенә бәйле. Янгын чыгу куркынычы булган урман, аңа якын авыл җирләрендә көн саен 700дән артык инспектор күзәтү эше белән мәшгуль. Алар урманнарда йөри, ял итүчеләрне кисәтә, халык белән аралаша. Табигать кочагына төркемләп ял итәргә чыгучылар белән әңгәмәләр үткәрә, гомумән, профилактик чараларга зур урын бирелә. Урманга якын утырган авыллар тирәсен коры үләннән тазарту, тирә-ягын сөреп чыгу да янгыннан саклануның мөһим бер чарасы. Республикада шундый 526 авыл бар. Аларның барысында да янгынга каршы чаралар күрелгән. Әлеге вакытта янгын чыгу куркынычы булган Зилаер, Белорет, Әбҗәлил, Бөрҗән районнары ныклы күзәтү астында.

Коткару эшләре дәвам итә

12 июля

Президент Дмитрий Медведев 12 июльдә Русиядә матәм көне игълан итте

Татарстанда Иделдә баткан “Булгария” теплоходында соңгы мәгълүматлар буенча 199 кеше булган. Путевка белән ял итүче 148 пассажирның — 50се, 33 команда әгъзасының — 28е, теркәлмәгән 18 пассажирның 6сы коткарылган. Көчле җил һәм дулкын коткару эшләренә комачаулый. Теплоход Болгар — Казан маршруты белән барган һәм Кама Тамагы районының Сүкәй авылы яныннан ерак түгел Мәскәү вакыты белән 13 сәгать 58 минутта 20 метр тирәнлеккә баткан. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәге начальнигы Игорь Паньшин хәбәр итүенчә, коткаручылар әле булса “Булгария” теплоходының капитанын тапмаганнар. “Без шаһитларның күрсәтмәләренә генә нигезләнәбез. Алар әйтүенчә, теплоход, фарватер юнәлешне үзгәртү сәбәпле, кырынаеп, уң бортына яткан һәм дулкын китереп бәргәнлектән, су астында калып, сигез минуттан баткан”, ди ул. Игорь Паньшин әйтүенчә, теплоходның ягулыгы агып чыга, водолазларга мондый шартларда эшләве бик катлаулы.

Табигать үз көчен күрсәтте

12 июля

Шимбәдән якшәмбегә каршы төндә, яңгыр катыш җил-давыл чыгып, табигать тагын да үз көчен күрсәтте. — Җил-давылда 21 күпфатирлы йортның түбәсе зыян күрде, шул исәптән, шифер белән ябылган — 94 квадрат метр, калай белән ябылган 10 квадрат метр мәйдан, — диде Дүртөйле районы хакимияте башлыгы урынбасары Дамир Биглов. — 30дан артык агач ауды, нәтиҗәдә, Уфа, Механизатор, Кызылармияче урамнарында, Партизаннар тыкрыгында юл хәрәкәте тулысынча туктап калды. Бер агач Горшков урамындагы юлга ауды, икенчесе Ленин урамында район элемтә узелы янында электр линиясен өзде. Икенче көнгә сәгать унберләргә юллар чистартылды. Биектау авылы янында, Юнтирәк, Юкәлекүл авыллары арасында юллар аккан су белән юылган. Шәһәр Мәдәният сараеның тышкы ягы һәм түбәсе дә җитди зыян күрде. Гарасат нәтиҗәләрен бетерүдә 9 бригада һәм алты берәмлек техника катнашты. — 3 мең гектарда авыл хуҗалыгы культуралары, аеруча Киров исемендәге, “Әсән” һәм “Уңыш” хуҗалыклары зыян күрде. Бу чәчүлекләрнең сакланып калу-калмавын әйтүе авыр, — ди район хакимияте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илгиз Зиннәтуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»