Көнүзәк

Үз позициябезне ныгыту юлында

05 августа

Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Сергей Афонин 3 августта брифинг үткәрде. Журналистлар белән сөйләшүгә ике тема чыгарылган иде. Беренчесе “Аir Вasһkortostan” компаниясенең ике “Боинг“ самолеты бортыннан “Башкортстан” исемен алуны таләп итүгә багышланды. Икенче тема “Мәскәү — Екатеринбург” югары тизлекле тимер юл магистрален төзүдә Башкортстан Республикасының катнашуына, һәм юлның Уфа аша үтүенә бәйле иде. Бу сөйләшүне республика җитәкчелегенең төбәк имиджын ныгыту юнәлешендә эзмә-эзлекле хәрәкәт итә башлавы дип аңларга кирәк.

Идарә итүче компанияләр тикшерү үтәчәк

05 августа

Кичә Уфада торак-коммуналь хуҗалыктагы хәлне өйрәнү, торак милекчеләре ширкәтләре һәм идарә итүче компанияләр эшчәнлегенә тулы аудит үткәрү буенча Хөкүмәт комиссиясенең беренче утырышы узды. Аның эшендә комиссия составына кергән хокук саклау структураларыннан, Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан, законнар чыгару органнарыннан вәкилләр катнашты. Дәүләт думасының Гражданлык, җинаять, арбитраж һәм процессуаль законнар буенча комитеты рәисе урынбасары Андрей Назаров белдерүенчә, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә контрольне арттыру башлангычы белән “Бердәм Русия” партиясе чыккан. — Партиянең “Управдом” проекты нәтиҗәләре буенча Русиянең Торак кодексына үзгәрешләр кертү турында карар кабул ителде. Тәкъдим ителүче төзәтмәләр торак милекчеләре белән торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә хезмәт күрсәтүчеләр арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек системасын булдыруны күз уңында тота, — диде аңлатма биреп Андрей Назаров. Моңа бәйле июнь аенда Башкортстанда Президент катнашлыгында торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткән. Анда төбәк власть органнарына торак милекчеләре ширкәтләре һәм идарә итүче компанияләр эшчәнлегенә контрольне арттыру мөмкинлеге бирүче Русия Торак кодексына төзәтмәләр тикшерелгән. Шунда ук республика җитәкчелеге тарафыннан торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә хәлне өйрәнү һәм идарә итүче компанияләр эшчәнлегенә тулы аудит үткәрү буенча Хөкүмәтнең махсус комиссиясен төзү турында карар кабул ителгән.

Төзек юллар якты киләчәккә илтсен

04 августа

Уфада “Бердәм Русиянең” яңа юллары” проектына ярашлы ихаталарны төзекләндерү бара

Юл мәсьәләсе авылларны гына түгел, шәһәрләрне дә читләп узмый. Транспорт күп йөргән асфальт җимерелә. Шуңа күрә шәһәрләрдә дә язгы, көзге чорда юл уртасында күлләвекләр пәйда була. Чокыр-чакырлы юлларда водительләр генә түгел, җәяүлеләр дә иза чигә. Шәһәрләрдә ихата һәм балалар мәйданчыклары төзеклеге мәсьәләсе дә бик актуаль. Үзгәртеп кору башланганнан бирле оста кулы, буяу тимәгән корылмаларның кайберләре бүген ярымҗимерек хәлдә. Югарыда телгә алынган мәсьәләләрне тамырдан хәл итү максатында “Бердәм Русия”нең яңа юллары” проекты кысасында ил шәһәрләренә 34 миллиард, шул исәптән Уфага 795 миллион сум акча бүленде. Шуларның 265 миллионы — урамнарны, калганы — ихаталарны төзекләндерүгә һәм киңәйтүгә тотылачак. Әлбәттә, мондый ярдәмгә республиканың башка шәһәрләре дә мохтаҗ. Бу җәһәттән Башкортстан Республикасы Президенты Рөстәм Хәмитов башлангычы белән республиканың кече һәм уртача шәһәрләренең ихаталарын төзекләндерү буенча Президент программасы гамәлгә ашырыла башлады. Шушы максатларга республика бюджетыннан 300 миллион сум акча бүленгән. “Бердәм Русия”нең яңа юллары” проекты кысасында Уфаның Пархоменко урамындагы бер ихатада барган төзекләндерү эше белән якыннан таныштык. — Совет районында октябрь башына кадәр 103 ихатаны төзекләндерү планлаштырыла, — ди Совет районының төзелеш-монтаж эшләре идарәсе мастеры Роман Хөснетдинов. — 8нче Март, Революцион, Киров урамнарында эш тәмамланды. Иң элек иске бардюрларны яңага алыштырабыз. Җиңел автомобильләр аз булган чорда салынган юлларны киңәйтәбез. Хәзер “корыч атлар” подъезд алдындагы тар юлларга сыеша алмый. Шул сәбәпле тавыш-гауга да чыга. Яхшы нигезгә салынган асфальтны яңартабыз. Еллар, ташкын сулары аямаган юлларны чистартабыз. Арытаба ком, аның өстенә вак таш түшибез. Асфальт заманның иң алдынгы технологияләре ярдәмендә түшәлә. Көзгедәй тигез юллар халыкка уңайлык китерсен. Эш барышын җитди котрольдә тотучы участок җитәкчесе Динар Рамазанов та фикерләре белән уртаклашты.

Алар ялгыз түгел

03 августа

Шаулап-гөрләп яшәгән гаиләләр капкасын да бердәнбер көнне кайгы җиле кагарга мөмкин. Якыннарыңны югалтудан да ачы хәсрәт юктыр, мөгаен. Заманында никадәр бәхетле яшәсәң дә, бакыйлыкка бергә, җитәкләшеп баручылар, булса да сирәктер. Ялгызлык кешене сагышка күмә, ә сагыш сары май түгел. “Ялгыз картлык — барча бәлаләрнең дә бәласе” дигән ич акыл иясе Софокл. Караучың, хәл белерлек тә кешең булмаса, дөньяда яшәүнең мәгънәсе дә тоныклана. Ни үкенеч, елдан-ел игътибарга мохтаҗлар саны арта. Менә шундый ярдәмгә мохтаҗларны сыендыра Рәҗәп авылында урнашкан картлар йорты. 2004 елның 11 августында ачылды ул. Моңа кадәр дә район җитәкчелеге караучысыз калганнарны игътибар үзәгендә тота иде. Үрнәк һәм Рәҗәп авылларында картлар йортлары булдыру шуның дәлиле. Әлеге бинаны үзгәртеп корып җиһазлау белән ике картлар йорты берләштерелде. Хәзер инде исеме дә башка “Өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидларны стационар социаль хезмәтләндерү бүлеге” дип атала. Бүген биредә 40 кеше яши, аларны 21 хезмәткәр тәрбияли. Әлбәттә, бирегә көч ташлаган, башлыча чирле, я булмаса нык картайган кешеләр җыела. Күбесенең хәтере юк, зиһене таркалган. Арада холыксызраклары, юктан да хәтерләре кала торганнары да, бала акылы кергәннәре дә бар. Бөтенләй йөри алмаганнары, урын өстендә генә ятканнары, авыр чирдән җәфа чиккәннәре, торган йорт-илен сагынып йөдәткәннәре байтак. Бер сүзне кат-кат, аңлата алганчы сөйләргә дә, гел-гел генә көйләп, балаларны назлаган кебек яратып-юатып кына торырга туры килә биредәге хезмәткәрләргә. Бу хезмәтнең җаваплылыгын, авырлыгын аңлатып торасы юк. Шуңа да сабырлар, түземлеләр алына аңа.

Һәлакәтләрне булдырмау үзебездән тора

02 августа

Башкортстан Хөкүмәтендә үткән киңәшмәдә Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Ильяс Мөниров пассажирлар транспорты хәвефсезлеген планнан тыш тикшерүнең беренче этабы нәтиҗәләре белән таныштырды. Башкортстан Хөкүмәтенең 12 июльдәге боерыгы нигезендә, 1 августта пассажирлар ташу өчен тәгаенләнгән барлык төр транспорт хәвефсезлеген планнан тыш тикшерүгә нәтиҗә ясалды. Беренче чиратта, пассажирлар ташучы елга суднолары тикшерелде. — Республикада һәлакәткә очраган “Булгария” теплоходы кебек суднолар юк, — диде Ильяс Мөниров. — Башкортстанда 39 пассажир судносы бар, аларның 11е файдаланылмый. Июльдә Агыйдел һәм Караиделдә йөзүче 25 судно тикшерелгән, аларда пассажирлар ташуның техник хәвефсезлегенә тәэсир итүче Русия елга регистрына теркәлгән кагыйдә бозулар ачыкланган.

Басудагысы түгел, ә өстәлдәгесе уңыш

30 июля

Кичә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Кырмыскалы районында бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыюга багышланган республика семинар-киңәшмәсендә катнашты һәм басуларда эшләүче авыл хуҗалыгы техникасын карады, Башкортстанда урып-җыю кампаниясенә рәсми старт бирде. — Күк йөзендә болытлар йөзүгә карамастан, кәефегез яхшы һәм бәйрәмчә икәнлеген күрәм. Кайбер иптәшләр, быел моңа кадәр күрмәгән уңыш җыеп алачакбыз, дип әйтеп, бераз ашыктылар. Басудагысы түгел, ә өстәлдәгесе уңыш. Өстәлләребезне, элеваторларыбызны тиешле күләмдә сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин иткәч кенә: “Без яхшы уңыш җыеп алдык”, — дип әйтә алачакбыз. Алдыбызда авыр, катлаулы эш тора. Аның нәтиҗәләре һава шартларыннан, оештыруга, коллектив белән идарә, тиешле карарлар кабул итә белүгә, һөнәри осталыкка бәйле, — дип ассызыклады Рөстәм Хәмитов. Төбәк башлыгы Башкортстан авыл хуҗалыгы гыйльми-тикшеренү институтының 100 еллык юбилеена багышланган чарада, Башкортстан Русия Федерациясе авыл хуҗалыгының лидерларының берсе, дип әйткән сүзләрен искә төшерде. — Без лидерларның берсе түгел, ә лидер булырга телибез. Моның өчен мөмкинлекләребез бар. Иң беренче чиратта — югары класслы үз һөнәренең осталары. Сез барысын да эшли аласыз. Сез җирне эшкәртә дә, коллектив белән эшли дә беләсез, заманча технологияләрне дә үзләштерәсез. Сез — белемле, эзләнүче кешеләр. Шуңа күрә куелган максатларны, һичшиксез, үтәрбез дип ышанам, — диде ул. Башкортстан Президенты районнар урып-җыюга әзер булуын билгеләде. — Безнең техника, ягулык, кадрлар һәм белемебез бар. Хөкүмәтебез, шәхсән мин, бу авыр эш чак кына булса да җиңелрәк булсын өчен барысын да эшлибез. Финанс белән ярдәм итәбез. Бюджетта дефицит булуга карамастан, ресурсларны кызганмыйбыз, ай саен йөзләрчә миллион сум күләмендә ярдәм күрсәтәбез. Бу акчаның күктән төшмәгәнен беләсез, ул тир түгеп табыла. Бу ресурсларны ышанычлы кулларга тапшырганыбызны һәм моның өстәлләребездә күпереп пешкән икмәк торсын өчен кирәк булуын аңлыйбыз, — диде Рөстәм Хәмитов. — Бер ел эчендә без дуслашып өлгердек, бер-беребезне яхшырак белдек. Безне бер максат берләштерә — кешеләрнең, республикабызның иминлеге. Без эшли белгәнебезне, идеяләр генә тәкъдим итеп калмый, нәтиҗәләргә ирешә алганыбызны күрдек. Кешеләр бездән яхшы нәтиҗәләр көтә. Без аларның ышанычын акларбыз.

Гадел көндәшлек өчен

28 июля

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Башкортстан буенча идарәсе агымдагы елның беренче яртысында табигый монополияләр, электроэнергетика, реклама, сәүдә һәм башка тармакларга караган законнарны бозу белән бәйле 1195 эш кузгаткан. Шушы вакыт эчендә гражданнарның 177 мөрәҗәгате буенча тикшерүләр үткәрелгән. Идарә хезмәткәрләре төрле инстанциядәге 390 суд утырышында катнашкан. Куллану базарында гадел көндәшлекне тәэмин итү юнәлешендәге эшчәнлек бу идарәнең төп функциясе санала. Икътисад тармакларында эшләгән бизнес структураларына тигез шартлар тудыруга ирешү, дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарларга заказ урнаштыруда гаделлекне тәэмин итү, товар җитештерүчеләрнең үзара сөйләшеп бәя билгеләвенә чик кую җөмләсеннән дә Монополиягә каршы федераль хезмәт даими эш алып бара. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалыгын реформалау барышында барлыкка килгән байтак җитешсезлекләр, хуҗалык итүче субъектлар арасындагы аңлашылмаучанлыклар да шушы хезмәт катнашлыгында хәл ителә.

Мәктәпкәчә белем бирүне үстерү мәсьәләсе каралды

27 июля

21 июльдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов видеоселектор киңәшмәсе үткәрде. Анда, балалар бакчалары системасына мөнәсәбәте булган кешеләрне җәлеп итеп, балалар бакчалары белән тәэмин итү проблемасы тикшерелде, республикада мәктәпкәчә белем бирүне үстерү программасына төзәтмәләр кертелде. Республика Президентының мәктәпкәчә белем бирү системасын үстерү буенча күрсәтмәсе 25 июльдә Хөкүмәт Премьер-министры Азамат Илембәтов катнашлыгындагы оператив киңәшмәдә каралды. — Балалар бакчаларын төзү һәм кире кайтару нәтиҗәсендә өстәмә рәвештә 25 мең бала тәэмин ителәчәк, барлык балаларның 65-67 проценты бакчага йөриячәк. Дәүләтнеке булмаган секторны үстерергә, мәктәпкәчә белем бирүнең вариатив формаларын кертергә кирәк, — дип ассызыклады Азамат Илембәтов. Мәгариф министры Әлфис Гаязов, балалар бакчаларында яңа урыннар булдыру, мәктәпкәчә белем бирүнең вариатив формаларын куллану, балалары бакчага йөрмәгән ата-аналарга компенсация төрендә түләүләр буенча эшләр берничә юнәлештә алып барыла, диде. 2013 ел азагына кадәр 24 мең 134 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчаларын сафка кертү планлаштырыла. 18 мең урын — яңа балалар бакчасы төзү, 6 меңе 38 балалар бакчасын кире кайтару исәбенә булдырылачак.

Электрон сәүдә активлаша

27 июля

25 июльдә Сәламәтлек саклау министрлыгында 2011-2012 елларда сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру кысаларында заказларны урнаштыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте. Сәламәтлек саклау министры Георгий Шебаев һәм Дәүләт заказларын урнаштыру буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Новиков алып барган чарада сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Дәүләт заказларын урнаштыру буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Валерий Исхаков чыгыш ясады. Ул заказчылар һәм Дәүләт заказларын урнаштыру буенча дәүләт комитеты хезмәттәшлек иткәндә килеп туган мәсьәләләрне билгеләде, шулай ук техник биремнәрне һәм бу программа кысаларында продукция белән тәэмин итүгә дәүләт контрактлары проектларын формалаштыру проблемаларына тукталды.

Алар - хәстәрлекле кулларда

27 июля

Тәтешле районы Күрдем авылындагы картлар йортына беренче генә баруым түгел. Тыштан ук матур, пөхтә булып, монда хәстәрлекле кешеләр эшләвен әйтеп тора ул. Бу юлы да безне шәфкать туташы Роза Гатауллина җылы каршы алды. Хәзерге вакытта картлар йортында 23 кеше тәрбияләнә. Шуның өчесе – урын өстендә ятучылар. Бүлмәләр, урын-җир җыйнак, чиста, хәстәрлек-тәрбия яхшы булуы күренеп тора. Барысының да өс-башын юып, үзләрен атна саен мунча кертеп торалар. Монда тәрбияләнүчеләр берсе дә тормыштан зарланмый, хезмәткәрләргә карата бары рәхмәт сүзләре генә әйтә. Әлбәттә, һәркемнең күңелендә үз сагышы, үз уйлары бар. Кодаш авылыннан килгән Кәүсәрия Хәерланамова монда инде дүртенче ел тәрбия күрә. Ире дә, ике улы да иртә үлеп китте аның. Ярый әле Күрдем авылында картлар йорты булды, еракка алып китмәделәр, дип куана ул. Кәүсәрия апа яши торган бүлмәдә яран гөле шау чәчәктә утыра. Ул авылда чакта да гөлләр үстерергә әвәс иде, аның тәрәзәләрен каплап утырган яраннардан, кыңгырау гөлләрдән узып баручылар һич күзләрен алалмый иде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»