Көнүзәк

Келәтләрдә - беренче миллион тонна!

19 августа

Башкортстан игенчеләре 1 миллион тонна ашлык җыеп алды. Бу җәһәттән Стәрлетамак районы эшчәннәренең өлеше зур булды. Алар 17 августка 75 мең тонна ашлык җыеп алды. Мәләвездә бу күрсәткеч — 60 мең, Авыргазыда — 51 мең һәм Чакмагыш районында 48 мең тонна тәшкил итә. Узган елгы корылыктан соң быелгы уңыш авыл эшчәннәре күңелендә зур ышаныч тудыра. Шул ук вакытта, республика агросәнәгатьчеләре алдында зур бурычлар тора. Бу хакта матбугат конференциясендә республика Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Эрнст Исаев сөйләде. Республикада иген культуралары 424 мең гектарда (планга карата 26 процент) җыеп алынган. Урып-җыюда Авыргазы, Бакалы, Бүздәк, Дүртөйле, Зианчура, Илеш, Кырмыскалы, Күгәрчен, Куергазы, Мәләвез, Стәрлетамак, Чакмагыш, Чишмә һәм Шаран районнары аеруча зур оешканлык күрсәтә. Аларда иген культуралары барлык мәйданның 35-45 процентында җыеп алынган. Дүртөйле һәм Куергазы игенчеләре урып-җыю эшләренең яртысыннан күбрәген башкарган. — Һәр уракның үзенчәлеге була. Быел да ул катлаулы шартларда бара. Җәй башындагы көчле җил һәм койма яңгырлар байтак мәйданда иген культураларының җиргә егылуына һәм уралып үсүенә китерде. Безнең бурыч — ашыкмыйча, әмма урак темпын югалтмыйча үстерелгәнне югалтусыз җыеп алу. Быел республикадагы барлык урак техникасын басуга чыгару максаты куелган иде һәм без моңа ирештек. Башкортстан дәүләт аграр университеты, профильле техникум һәм училищелар укучылары авыл эшчәннәренә зур ярдәм күрсәтә, — диде Эрнст Исаев. Быелгы урып-җыю эшләрендә республика буенча 3,5 мең чамасы комбайн катнаша, шуның 997се МТСларныкы. Урак барышында машина технологик станцияләр тарафыннан 120 мең гектарда уңыш җыеп алынган.

Күрәчәгенә ашкынадыр, ахры...

18 августа

Сипайлово белән Телеүзәк арасын хезмәтләндерүче маршрут таксилары әллә ни күп түгел. Шуларның берсе — 75нче маршрут. “ПАЗик”ларга караганда кызурак йөргәнгә күрә, халык ешрак аларга утыручан. Утыру, дигәннән. Утыручыларга караганда, биредә аягөсте баручылар күбрәк була, чөнки “Мерседес” маркалы бу маршрут таксиларына басып баручы пассажирлар да алу рөхсәт ителгән. Шулай булгач, иртәнге һәм кичке якларда алар халык белән шыплап тулган була. Кичә иртән мин дә шушы маршрутны сайладым. Бер тукталыш та үтмәдек, водитель кинәт кенә машинасын уңга каерды да, юл кагыйдәсен бозып, Бикбай урамыннан сулга борылды. Такси эчендәге халык чак егылмый калды. Күпләре водительгә ризасызлык та белдерде. Ходайның рәхмәте, йөз метр да китмәде, маршруткабызны ЮХХДИ инспекторы туктатты. Тик, ни гаҗәп, озак тотмады водителебезне, андый очракта була торган тарткалашу-исбатлау да булмады. водитель белән тәртип саклау хезмәткәре тиз “аңлаштылар”.

Агрохимикатлар зыян китермәсен иде

18 августа

“Россельхознадзор”ның Башкортстан буенча идарәсенә гражданнардан пестицидлар һәм агрохимикатлар белән хәвефсез эш итү өлкәсендә кагыйдә бозу очраклары турында 15 мөрәҗәгать килгән. Аларның барысы да пестицидлар һәм агрохимикатлар белән хәвефсез эш итүгә күзәтчелек бүлегендә тикшерелгән һәм тиешле чаралар күрелгән. Стәрлетамак районының Наумовка авыл Советына караучы Озерковка авылында яшәүчеләрдән килгән хәбәрдә 7-8 июньдә аларның йортлары янындагы бодай, карабодай басуына мотодельтаплан белән агулы химикатлар сиптергәннән соң, бакчалардагы кура җиләге, карлыган, помидор, суган, укроп, борчак, виноград һәм борыч үсентеләренә зыян килүе турында әйтелә. Административ тикшерү барышында “Стәрлетамак” предприятиесенең Озерковка авылы янында урнашкан басу-кырларын пестицидлар белән эшкәрткәндә участок белән торак пункты арасында законда каралган санитария аралыгы калдырылмавы, авиация ярдәмендә эшкәртүдә “Чисталан” гербициды кулланылуы ачыклана. Русия Федерациясе территориясендә куллану рөхсәт ителгән пестицидлар һәм агрохимикатлар каталогында әлеге гербицидны авиациядә куллану күрсәтелмәгән.

Җитмештә дә - егет, пенсиядә дә - җитәкче

17 августа

Җитмеш яшькә җитеп килүче педагогик хезмәт ветераны, элекке мәктәп директоры Җәвит ага Мәһәдиевны быел 9 майда Миякәтамак авылының старостасы итеп сайладылар. Гомумән, Башкортстан районнарында авыл старосталары институтын булдырырга карар ителгәч тә Мәһәдиев кебекләр бу мәшәкатьле вазыйфага беренче кандидат итеп күзалланды. Миякәтамак авылында да “Кемне староста итеп куябыз?” дигән сорау тормый. Җәвит Гатаулла улының кандидатурасын район җитәкчелеге дә, урындагы халык та берсүзсез хуплап кабул итә. “Булдыра алырмынмы икән, яшь тә өлкән бит инде хәзер?!” Мәһәдиев үзе генә шундыйрак икеләнү белдерә. Әмма аның бу сүзләрен ишетергә дә теләмиләр. “Сез бит инде рәсми рәвештә тәгаенләнгәнче үк шул староста вазыйфаларын башкардыгыз, һәр гомум эштә алдан йөрүче, халыкны оештыручы булдыгыз! Сезне староста итеп кую — шул эшчәнлегегезне рәсмиләштерү генә бит!” — диләр. Дөрес сүзгә җавап юк. Җәвит Гатаулла улына да ризалашудан башка чара калмый, чөнки ул, чынлап та, ничәмә еллар инде, бернинди вазыйфа биләмичә дә, староста статусында каралган шул эшчәнлекне алып бара. Авылны төзекләндерү булсынмы, тирә-юньдәге чишмәләрне тәртиптә тотумы, мәчет төзетүме, халыкның уртак мәшәкатьләрен үз өстенә алумы — барысы да аның әйдәп йөрүеннән башка эшләнми. Мәсәлән, яңарак 52 авылдашының пайларын законлаштыруны азагына илтеп җиткергән. Аларны урындагы хуҗалыкка сату мәсьәләсе дә хәл ителгән инде. Бер пайны — 6 гектардан артыграк җир мәйданын 42 мең сумнан сату турында килешенгән.

Үзе туганчы ук бала сәламәтлеге игътибар үзәгендә булырга тиеш

17 августа

Көзге сессиядә Дәүләт думасы депутатлары “Русия Федерациясендә гражданнар сәламәтлеген саклауның нигезләре турында”гы закон проектын икенче укуда тикшерчәк. Депутатлар аның өстендә җәйге каникул чорында да эшләвен дәвам итте. Закон проектында аналарны һәм балаларны саклау, халыкның репродуктив сәламәтлеге мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Дәүләт думасы депутаты, медицина фәннәре докторы Сәлия Морзабаева шул турыда фикерләре белән уртаклаша.

Тугыз гаиләдән башланган тарих

17 августа

Балтач районының Тушкыр авылы күптән түгел 300 еллыгын билгеләде. 1711 елда Тушкыр елгасы буена тугыз гаилә килеп нигез салган. Авыл халкы үз тарихын югалтмаган, аксакаллары язып калдырган шәҗәрәләрен буыннан-буынга тапшырып, тулыландырып барган. Әле дә киләчәк өчен кыйммәтле бу мәгълүматларны саклап, баеталар. “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме оештырып Уразмәт, Бикташ, Бәйрәмша, Исмәгыйль, Туктагол, Сабит, Өметбай, Тимергази, Габҗәлил нәселләренең тарихын байкау һичшиксез яшьләрнең, балаларның күңеленә матур тәрбия орлыклары сала, читтә яшәүче авылдашларын тупларга, туганлык хисләрен яңартырга мөмкинлек бирә. Шушы нәселләр шәҗәрәләрендә авылның данлы тарихы да үз чагылышын тапкан. Ил күргән кайгыларны, авырлыкларны тушкырлылар да үз иңнәрендә күтәргән, шатлыклы мизгелләрен дә бергәләшеп бүлешкән. 1921 елда Балтач волостена азык-төлек буенча вәкил итеп Тушкыр авылы кешесе Гайнулла Абдуллин тәгаенләнә. 1922 елда ул яңа власть белән килешмәүчеләр кулыннан һәлак була. Авылга нигез салучыларның берсе булган Өметбай нәселе үзенең тугры улын югалта. Аннан соңгы колхозлашу чорында да эшкә уңган, үз көче белән гаиләсен мул тормышта яшәтергә тырышкан тушкырлыларның кайберләрен “кулак” мөһере тагып сөргенгә озатканнар. Тормыш гел кара көннәрдән генә тормый. Колхозлашу чоры авылда уңай яңалыкларга да юнәлеш биргән. Ул елларда авылда мәктәп, электр станциясе, тегермән, кирпеч заводы, ферма төзелә, җимеш бакчасына нигез салына. Киләчәккә якты өметләр белән яшәгән тушкырлылар колхоз басуларында мул уңыш үстереп, хөкүмәткә кызыл ылаулар белән ашлык тапшыра, ит, сөт җитештерә.

Матурлыкны үз кулларың белән тудырсаң, кадерле булла

17 августа

Быел Дүртөйле районының Наҗытамак авылында беренче тапкыр шәҗәрә бәйрәме узды. Бу куанычлы вакыйга турында Фәния Сәетгәрәева “Кызыл таң” гәзитендә язган иде инде. Миңа да бу бәйрәмдә катнашырга туры килде. Бик ямьле, бик күңелле вакыйга булды авылыбызда. Республикабызның төрле шәһәрләрендә һәм авылларында яшәүче авылдашларыбыз белән озак еллар очрашканыбыз юк иде. Һәр кешенең ялы бер вакытка туры килми — берсе кайтса, икенчесе кайта алмый, дигәндәй. Оештыручыларга зур рәхмәт, алар турында авылдашым алда әйтеп үтелгән мәкаләдә бик матур итеп язган иде. Артык тыйнаклыгым аркасындамы, әллә инде озак еллар очрашмаган яшьтәшләрем белән аралашып, онытылдымы — әйтергә теләгән сүзләремне халык алдына чыгып сөйли алмадым. Менә әле җәйге яллар җитте, авылдашларым белән уртаклашыр сүзләремне сөйләргә вакыт табылды. Гәзит аша чыгыш ясау бәлки кулайрактыр да, чөнки мин җиткерергә теләгән мәгълүмат һәр авыл кешесенә дә кызыклы булыр дип уйлыйм. Безнең авыл уртасында зур булмаган бер күл бар. Үзем туып-үскән йортның бакчасы артында булгач, җирсеп яланда бәйрәм тәмамланып килгәндә шул күлгә барып урадым. Хисләнеп, бөтнек үләнен җыеп иснәдем. Әниемнең бөтнекне киптереп пима, оекбаш һәм йон әйберләр эченә тутырганын исләп моңсуландым. Күл янындагы мунчабызны да күргәч, күңелем тулды, әнием мунча ягып йөридер кебек тоелды. Ләкин әнием дә, әтием дә авылның икенче ягындагы зиратта урын алдылар шул инде...

Кулланасың икән, түлә!

13 августа

Халыкның коммуналь хезмәт өчен бурычлары кышка әзерләнүдә өзеклек тудыра

Салкыннар башланганчы шәһәр халкын кайнар су белән тәэмин итүче иске суүткәргечләрне яңага алыштыру һәм башка төзекләндерү эшләрен вакытында башкару мөһим. Бу мәсьәләгә игътибар булмаса, кыш уртасында Уфа халкы сусыз, утсыз калырга мөмкин. Мондый хәлләрне булдырмас өчен республикада нинди эшләр башкарыла? Шәһәр халкы салкын кышны бәла-казасыз чыга алырмы? Төзекләндерү эшләрен вакытында тәмамларга нәрсәләр комачаулый? Ут, су һәм газ өчен түләмәүчеләргә карата нинди чаралар күреләчәк? Республика Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында сүз шул хакта барды. — Безнең алда зур бурычлар тора, — диде чыгышында тармак министры Ирек Ялалов. — Кышны төзек суүткәргечләр белән каршылаудан тыш, башка мәсьәләләргә дә игътибар кирәк. Квартал йомгаклары урындагы җитәкчеләрнең сүлпәнлеген күрсәтә. Хәзер совет чорындагы сыман беркемгә дә мул итеп акча бүлмәячәкләр. Акчаны кулга төшерү өчен кыймылдарга, халык белән тыгыз мөнәсәбәт тотарга, программаларда катнашырга һәм инвесторлар җәлеп итәргә кирәк. Сер түгел, тармакка заман технологияләре, алдынгы җиһазлар җитешми. Шул ук вакытта булганны сакчыл тотыну турында да онытырга ярамый. Әйтик, командировка вакытында бер районда казанлыкны карап чыккан идек. Пар казаннары бинасы ташландык терлек фермасын хәтерләтә. Мондый күренешкә юл куймыйк. Үз вазыйфабызга җаваплы караганда гына максатыбызга ирешербез. Киләчәктә авырлыклар артачак кына. 2012 елның беренче гыйнварыннан газ белән электр энергиясенең — биш, җылылыкның сигез процентка кыйммәтләнүе көтелә.

Чиста су - кыйммәтле хәзинә

10 августа

Республикабыздагы суүткәргечләрнең күбесе җир астыннан туклана. Су белән тәэмин итүнең төп чыганаклары да елгалардан сөзелеп чыккан сулар. Аеруча эре сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре табигатькә, сулыкларга шактый кире тәэсир итә, сулыклар пычрана, кибә һәм деградацияләнә. Октябрьский, Нефтекама шәһәрләрендә, Бишбүләк, Дәүләкән, Бүздәк, Благовар, Авыргазы, Чакмагыш, Туймазы, Краснокама, Хәйбулла районнарында су сыйфаты ягыннан аеруча киеренке шартлар килеп туды. Алардагы суда төрле тозлар, тимер, марганец кебек кушылмалар күп. Моннан тыш, Дуван, Мәчетле, Балакатай, Кыйгы, Салават, Мишкә районнарында суүткәргечләрне тиз арада модернизацияләү һәм инженерлык инфраструктурасын үстерү таләп ителә. Гомум алганда, республикада суүткәргеч челтәрләренең озынлыгы 14,4 мең чакрым тәшкил итә. Шуларның 5581 чакрымын, ягъни барлык челтәрнең 38,7 процентын алыштырырга кирәк. 2010 елда су челтәрендә су югалту 52 миллион кубометр булган, бу барлык күләмнең 15,3 процентын тәшкил итә. Су челтәренең 60 проценты тузганлыгы төп проблема булып тора. Су белән тәэмин итү проблемасы күп субъектларның, икътисадның һәм сәнәгатьнең мәнфәгатьләре белән бәйле. Һәм су, илнең хәвефсезлеге белән бәйле проблема буларак, күп бюджет чыгымнарын таләп итә һәм бары тик максатлы программа белән генә чишелергә мөмкин. Моны хәл итү өчен Президент Рөстәм Хәмитов челтәрләрне яңарту, яңа объектлар төзү һәм республика халкын чиста су белән тәэмин итү өлкәсендә аерым эшләр башкарырга кушты. “Чиста су” республика максатлы программасы су белән тәэмин итү объектларын төзүне, модернизацияләүне һәм реконструкцияләүне күздә тота. Бу коммуналь хезмәтнең сыйфатын күтәрүгә, су ресурсларын нәтиҗәле файдалануга һәм республика биләмәләрендә экологик хәлне яхшыртуга этәрәчәк. “Чиста су” программасының заказчылары булып Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык, Табигатьтән файдалану һәм экология, Авыл хуҗалыгы министрлыклары тора. Хәзерге вакытта республиканың күп районнарында “Чиста су” муниципаль программалары эшләнә.

Буш куыктай шартлады

06 августа

21 июльдә башкалада эшләп килүче “АМТ” банкы лицензиясез калды. Әлеге кискен чара бу кредит оешмасының эшчәнлегендә тупас закон бозулар ачыклану сәбәпле кулланылды. Бу вакытка банк 2500 кешене хезмәтләндергән. Аларның финанс мәсьәләләрен хәл итү Русия Саклык банкының Башкортстан бүлекчәсенә йөкләтелгән. — Дүртенче августта “АМТ” банкына акча салганнарны башкаланың 39 офисында хезмәтләндерә башладык, — диде бүлекчә идарәчесе урынбасары Сергей Попов “Башинформ” агентлыгында журналистлар белән очрашуда. —Тагын бер офис Благовещен шәһәрендә эшли. Беренче көнне төшкә кадәр 400 кешене хезмәтләндердек. Аларга 120 миллион сумнан артык акча кайтарып бирелде. Банкның барлык бүлекчәләрендә дә бердәм реестр булдырылган, шуңа клиентлар аларның теләсә кыйсына мөрәҗәгать итә ала. Моның өчен паспорттан гайре документ кирәкми. Акчаны кулга алырга да, икенче исәпкә күчертергә дә мөмкин. Банк карталарыннан файдаланучылар да компенсациягә дәгъва итә ала. 21 июльгә кадәр җыелган процентлар түләнәчәк. — Әмма әлегә бер кешегә 700 мең сумнан да артык акча кайтарып бирү мөмкинлеге юк, — ди Вкладларны Страховкалау буенча дәүләт корпорациясенең Идел буе төбәге вәкиллеге җитәкчесе Вячеслав Бураков. —“АМТ” банкының Башкортстандагы өч подразделениесендә 700 мең сумнан артык акча салган 205 кеше хезмәтләндерелгән. Аларның вкладлары 226 миллион сум тәшкил иткән. Ә бу барлык сумманың өчтән бере дигән сүз.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»