Көнүзәк

Мал азыгына кытлык булмаячак

07 сентября

Балтач районы хуҗалыкларында урып-җыю белән беррәттән мал азыгы хәзерләү дә дәвам итә. Быел игенчелек тармагында эшләүчеләр алдына ел ярымлык мал азыгы хәзерләү бурычы куелган иде. Җәй уртасында ук башланган бу эш районда зур оешканлык белән барды, планлаштырылган 11 мең тонна печән, 51 мең тонна сенаж хәзерләнде. Бу төр азыклар, нигездә, күпьеллык үләннәр биләгән басулардан тупланды. Алар районда 10780 гектарны били, шуның 81 процентын аксымга һәм башка төр матдәләргә бай кузаклы культуралар — клевер, люцерна, кәҗә үләне тәшкил итә. Бу басуларның гектар көче дә начар булмады, 26 центнердан артык коры печән һәм 150 центнер яшел масса бирделәр. Киләчәктә терлекчелек тармагын үстерүне күзаллап, районда быел бу төр культуралар чәчелгән җирләрне 2647 гектарга киңәйттеләр. Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы идарәсе баш агрономы Фәрит Солтанов әйтүенчә, 4233 гектар берьеллык үләннәрнең 1839 гектарын кукуруз, 1601 гектарын судан үләне, 509 гектарын мал азыгы тарысы били, калган мәйданнарга аксымга бай кузаклы культуралар катнашмасы чәчелгән. Әлеге вакытта аларны силоска салу бара. Бу төр мал азыгын 63 мең тонна хәзерләү планлаштырылган, шуның яртысыннан артыгы тупланган да инде. Гомумән, быел балтачлылар һәр малга 40 центнердан артык азык туплауны максат итеп куйган.

Уфа — Русиянең сөтле башкаласы!

06 сентября

3 сентябрьдә башкалабыз Уфада “Сөтле ил-2011” Бөтенрусия сөт фестивале ачылды. Нәкъ бер атнадан Мәскәүдә дәвам итәчәк чараның Башкортстанда старт алуы очраклы түгел. Сыер маллары һәм савым сыерлары саны, сөт җитештерү күләме буенча республика Русиядә беренче урында бара һәм ул хаклы рәвештә “Русиянең сөтле башкаласы” исеменә дәгъва итә ала. Чын мәгънәсендә халык бәйрәменә әверелгән фестивальне Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте һәм Русия Сөт җитештерүчеләр берлеге оештырды. Башкалабызның үзәк мәйданында Русия күләмендә беренче тапкыр зур масштабта үткәрелүче сөт фестивален ачу тантанасында Русия авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник, Русиянең баш санитар врачы Геннадий Онищенко, республика Президенты Рөстәм Хәмитов һәм Русия Сөт җитештерүчеләр берлеге идарәсе рәисе Андрей Даниленконың катнашуы бәйрәмнең абруен күтәрде һәм аңа матур бизәк өстәде. Башкортстанлылар Бөтенрусия сөт фестивален ныклы әзерлек һәм түземсезлек белән көтеп алды. Оештыруның төп максаты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, халыкта сөт продуктлары куллану культурасын тергезү һәм кулланучылар базарын үзебездә җитештерелгән сыйфатлы сөт продукциясенә баету белән бәйле булса, үзенчәлеге бу юнәлештә тиңе булмаган рекордларга ирешү белән билгеләнде. Әйткәндәй, Русия Сөт җитештерүчеләр берлеге идарәсе рәисе Андрей Даниленко фестиваль ачылырга берничә көн кала журналистлар белән очрашуда, мондый зур чараның илебездә генә түгел, ә дөньяда беренче тапкыр үткәрелүен билгеләп, Уфага килгәнче дөнья күләмендәге тәҗрибәнең һәм республиканың җирле колориты, күпмилләтле халыкларның яшәү рәвеше өйрәнелүе турында сөйләгән иде. Әйтергә кирәк, Башкортстанның бу яклап Мәскәүнең мәртәбәле кунаклары алдында йөзләре кызарырлык булмады. Сөт продукциясе сатылган сәүдә нокталарында гына түгел, ә дистәләрчә урында сибелеп урнашкан уен-аттракционнарда, һәртөрле конкурсларда катнашырга теләүчеләрнең иге-чиге булмады.

Урак тәмамлана, келәтләргә гәрәбәдәй ашлык салына

03 сентября

Республиканың төньяк районнарында да урак төгәлләнү алдында. Балтач районы игенчеләре 35824 гектардагы бөртекле культураларның 85 процентын җыеп алдылар. Әле урып-җыю бодай басуларында һәм соңгы культуралар — карабодай, тары чәчелгән мәйданнарда бара. Балтачлылар бодай игүгә аеруча зур игътибар бирәләр, ул 13276 гектарны били. Игенчеләрнең тырышлыгына басулар югары уңыш белән җавап бирде — уртача төшем элекке еллардагыдан күпкә югары. Арпа чәчелгән мәйданнарда гектар көче 30-35 центнерга җитеп калды. Балтач сорт сынау участогы басуларында һәр гектардан уртача 35 центнер уңыш алдылар, “Россия”, “Луч”, “Правда”, “Мотор”, Куйбышев исемендәге хуҗалыкларда уңыш уртача район күрсәткеченнән югары. Нәтиҗәдә быел балтачлыларның 65 мең тоннадан артыграк ашлык җыеп алу мөмкинлеге бар. Мондый уңышка нигез көзге һәм кышкы айларда ук салынды — иң беренче чиратта югары уңыш бирергә сәләтле орлык тупланды. Урып җыю эшләре дә оешкан төстә барды. Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы идарәсе баш агрономы Фәрит Солтанов әйтүенчә, быел игеннәрнең күпчелеген тезмәләргә салып суктырып алганнар. Болай эшләү югалтуларны күпкә киметкән һәм келәтләргә кипкән, җитлеккән ашлык кайткан.

Яңа уку елына - яңа мәктәпләр

01 сентября

Әбҗәлил районында Белем көне алдыннан ике мәктәп ачылды. Аларны ачу тантанасында Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев һәм Әбҗәлил районы хакимияте башлыгы Рим Чыңгызов катнашты. Баем авылындагы 130 урынга исәпләнгән ике катлы мәктәп республика бюджеты исәбенә төзелгән. Әлегә кадәр 293 бала ике сменада шөгыльләнгән. бу аеруча башлангыч сыйныфлар өчен уңайсызлыклар тудырган. Бүген аларны иркен, заман таләпләренә җавап бирүче бина каршы ала. Мәктәп ачылу тантанасында Константин Толкачев республика Президентының тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Парламент спикеры мәктәп директорына ачкыч тапшырды һәм абруйлы кунаклар тантаналы рәвештә кызыл тасманы кисте.

Президент Иглин суганына сокланды

30 августа

Узган шимбәдә башкалабызның Спорт сарае мәйданында “Үзебездә үстерелгәнне сатып ал!” дигән акция кысаларында авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте. Быелгы муллык бәйрәмен Уфада Иглин районы эшчәннәре ачты. “Иглин суганы һәм балы” дип исемләнгән ярминкәдә республика Президенты Рөстәм Хәмитов катнашты. Башкала халкы традицион ярминкәләр башлануны быел да түземсезлек белән көтеп алды. Үткән елгысыннан аермалы буларак, быелгы сәүдә мәйданында кешеләрдә бәйрәмчә кәеф һәм ниндидер канәгатьләнү күзгә ташлана. Әлеге чараның “Үзебездә үстерелгәнне сатып ал!” акциясе канаты астында оештырылуы исә сатып алучыларны да күбрәк җәлеп иткән төсле. Ярминкәгә республика Президентының килүе сатып алучылар арасында җанлылык өстәде. Рөстәм Хәмитов бал һәм суган сатучыларның һәркайсы белән диярлек якыннан аралашты. Иглинлеләр ярминкәгә 20 тоннадан артык суган һәм 10 тонна чамасы бал алып килгән. — Суган дип тә әйтмәссең, табигать могҗизасы бит бу! — диде, соклануын яшерә алмыйча, Рөстәм Зәки улы Бибахты авылыннан суган сатучы Хәмдүнә Фәхретдинова белән сөйләшкәндә. — Район суган җитештерүчеләре белән элекке данын кайтарырга тиеш. Авылда менә дигән акча эшләү чыганагы да бит ул шөгыль. Аннары районда үстерелгәненә “Иглин суганы” дигән фирма стикеры беркетү турында да уйланырга кирәк. Бибахты авылы да кергән Турбаслы авыл Советы хакимияте башлыгы Лилия Хисмәтуллина Президентны суган үстерүчеләр эшчәнлеге белән таныштырды. Әйткәндәй, 63 яшьлек Хәмдүнә апа Фәхретдинова һәр елны 30 сутыйда суган үстерә. Ярминкәгә ул аны 3 тонна алып килгән, моңа кадәр шулкадәр үк күләмдә Себер сәүдәгәрләренә саткан. Дүрт татар авылын берләштерүче Турбаслы авыл Советында 500дән артык йорт бар. Аларның һәркайсында суган үстерәләр.

Эш. Торак. Хезмәт хаклары

30 августа

Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт средстволарын нәтиҗәле файдалануны контрольдә тоту буенча Җәмәгать Советында Октябрьский шәһәрендә эшкуарлыкны үстерүгә тәгаенләнгән бюджет акчаларын урынлы куллану мәсьәләсе каралды. Бер төркем икътисадчылар, җәмәгать эшлеклеләренең бу җәһәттән шәһәрдәге хәлне ачыклау нәтиҗәләре белән Рим Вәлиәхмәтов таныштырды. — Әлеге чараны без тикшерү түгел, ә танышу дип атар идек, — диде ул. — Чөнки ул Җәмәгать Советының чираттагы эш планы буенча оештырылды. Республиканың көньяк-көнбатышында урнашкан иң эре шәһәрләрдән саналучы Октябрьский һәрвакыт тоташ регионның әйдәп баручы төбәкләреннән булды. Җәмәгать Советы җитәкчесе Петр Бобылев әйткәнчә, әгәр анда да хәлләр хөрт булса, башкаларга ни кала. Һәр торак пунктындагы хәлләрне кешеләрнең яшәеш дәрәҗәсе күрсәтеп тора. Октябрьскийда 2007-2010 елларда халык саны 2012 кешегә арткан. Әмма бу күбрәк яшь балалар тууга түгел, ә мигрантлар агымы исәбенә барлыкка килгән. Шул ук вакытта шәһәрдә 7,3 процентка пенсия яшендәге кешеләр саны арткан. Бүгенге көндә биредә 43 мең кеше төрле тармакта хезмәт сала, уртача хезмәт хакы 16 мең 92 сум тәшкил итә. — Бу саннар әллә ни куркыныч тудырмый, — дип сүзгә кушылды Совет әгъзасы Альфред Стасюконис. — Әмма бүген без Октябрьскийның яшәү өчен ни дәрәҗәдә уңайлы шәһәр булуы турында сөйләшәбез. Әйтик, сәламәтлек саклау өлкәсе, торак белән тәэмин ителеш...

Арзан да, сыйфатлы да

26 августа

Андый товарны сатып алу, ай-һай, авыр, диярсез. Ә менә Мәскәү, Казан кебек шәһәрләргә баручылар, безнең күзне кызыктырып, артык күп акча түкми генә менә дигән йорт кирәк-яраклары алып кайталар да, эре генә, “ИКЕА”дан алдык, диләр. Швециянең “ИКЕА” компаниясе, заманча һәм затлы, үзгә бер зәвык белән эшләнгән йорт җиһазлары һәм интерьер әйберләре сатучы кибет буларак, инде 60 ел эшли һәм дөнья күләмендә танылу алган. Аның дөньяның 26 илендә 286 кибете бар. Русиядә “ИКЕА” кибетләре “МЕГА” сәүдә үзәкләре составында ачыла. Бүген илдә шундый 12 комплекс эшли. Бу кибетләрдә сатылучы товарларның яртысы үзебездә җитештерелгән. “ИКЕА” — халыкның көндәлек тормышын яхшыга үзгәртүче кибет, диләр, чөнки монда сатылучы әйберләр күрер күзгә күркәм, сыйфатлы, заманча һәм югары зәвык белән ясалган. Кичә Башкорстан Республикасы Президенты Рөстәм Хәмитов, ИКЕАның Русиядәге генеральный директоры Пер Вендшлаг һәм башка рәсми кешеләр катнашлыгында кибетнең затлы ресторанында “ИКЕА”ны ачу тантанасы булды. Билгеле ки, кибетне файдалануга тапшырганчы төрле кытыршылыкларны үтәргә, техник төзексезлекләрне бетерергә туры килде. Ләкин республика җитәкчелегенең теләктәшлеге һәм ярдәме белән күп авырлыклар артта калды һәм, ниһаять, зур сәүдә үзәгенең ишекләре ачылды. Гадәттәгечә, журналист халкы республика Президентыннан гади, гадел, хикмәтле сүз көтә. Бу юлы Рөстәм Хәмитов сүзен “ИКЕА” белән Мәскәүдә беренче танышу мизгелләреннән башлады. Торагын ремонтлаганда ул арзан һәм сыйфатлы, шул ук вакытта затлы һәм заманча товарлар тәкъдим итүче “ИКЕА” кибетенә юлыга. “Фатирымны “ИКЕА” әйберләре белән җиһазладым. Мин ул әйберләрдән әле дә рәхәтләнеп файдаланам”, — диде ул һәм республика халкының да “ИКЕА” товарларына кинәнәчәгенә ышаныч белдерде. Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Павел Качкаев та Уфаның дөньяви бренды булган сәүдә комплексына ия булуын хуплады һәм “ИКЕА”ның бездә уңышлы эшләячәгенә өмет баглады.

Һәр утырышта бер яңалык

25 августа

Уфада узучы Нанотехнологияләр конгрессының икенче көнен эшлекле семинарлар һәм “түгәрәк өстәл” утырышлары дәвам итте. Атап әйткәндә, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында — “Русиядә нанотехнологияләр өлкәсендә күпбаскычлы белем бирүне үстерү проблемалары һәм перспективалары”, Башкортстан дәүләт университетында — “Сигналларны нано һәм микро-оптоэлектрон әверелдергечләр. Нанотасмаларның электрон сыйфатларын алу һәм тикшерү”, Республика онкология диспансерында — “Медицинада нанотехнологияләр”, Конгресс-холлда “Медицинада нанотитан” дигән темаларга “түгәрәк өстәл” утырышлары, биредә үк Русия-Франция-Германия семинары һәм II махсуслаштырылган югары технологияләр күргәзмәсе үз эшен җәелдерде. Әйтергә кирәк, эшлекле утырышларның һәркайсы кешелек җәмгыяте үсеше өчен гаять мөһим яңалыклар, фәнни ачышлар, перспектив юнәлешләр белән билгеләнде. Мәсәлән, “Медицинада нанотитан” дигән темага “түгәрәк өстәл” утырышында катнашучы галимнәр әлеге вакытта импланталогиядә киң файдаланылучы металл эретмәсен нанотитан белән алыштырырга тәкъдим итә. Утырышта билгеләнүенчә, медицинада файдаланылучы металл эретмәләре нанотитаннан күпкә авыррак һәм алар составында кеше организмы өчен агулы булган алюминий, ванадий, хром кебек металлар бар. Бу исә мондый материалдан эшләнгән имплантантны файдалану вакытын биш-ун ел белән генә чикләп калмый, пациентның сәламәтлегенә дә зур хәвеф белән яный. Нанотитанга килгәндә исә ул организмда бөтенләй диярлек кире реакция тудырмый һәм аны файдалану вакыты да күпкә озаграк. Гомумән, галимнәр фикеренчә, әлеге вакытта импланталогиядә нанотитанны алыштырырлык материал юк.

Автобус та, мәйдан да юк, акчасы да чамалы...

24 августа

Уфаның 534 бала шөгыльләнүче “Восход” спорт мәктәбен борчыган мәсьәләләр болар гына түгел

Дөньядагы иң киң таралган футболны Башкортстанда да үз итәләр. Әлбәттә, бүген урамда туп тибүче малайларның да киләчәктә клуб, ил данын яклыйсы килә. Республикада бу хыялларны тормышка ашырырлык шартлар бармы? Уфаның махсуслаштырылган олимпия резервындагы 9 санлы “Восход” балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенә (футбол клубына) килүчеләр нәкъ шушы хыялын гамәлгә ашыра ала. Мәктәптән Туймазы, Яңавыл һәм башка шәһәрләрдән килеп шөгыльләнүчеләр дә байтак икән. “Восход”та ничә яшьлек үсмерләр чыгыш ясый ала? Бу максатка ирешү өчен нинди сынаулар үтәргә кирәк? Спорт мәктәбен нинди мәсьәләләр борчый? Биредә шөгыльләнүчеләр киләчәктә илнең футбол данын яклый алырмы? — Бүген мәктәптә 7-21 яшьлек 534 кеше шөгыльләнә, — диде мәктәп директоры Венер Шакирҗанов. — Күп кенә әти-әниләр балаларын спорт түгәрәгенә илтәр алдыннан “Минем балам күнекмәләргә чыдармы? Аны сайлап алырлармы?” сыман сорауларга җавап эзли. Без дә, үз алдыбызга һәрвакыт югары максатлар куйсак та, Русия күләмендәге бәйгеләрдә призлы урыннар яуласак та, беркемне дә кире бормыйбыз. Бары тик балаларның сәламәтлеге яхшы һәм спорт белән шөгыльләнергә теләге көчле булсын. Гомумән, балага “Синнән футболчы чыкмый! Бар, кайтып кит!” дию дөрес түгел? Кире тибелгән баланы урам тормышы, наркомания, алкоголизм көтә. Язылучыларның барысын да алабыз. Билгеле, бөтенесеннән дә оста футболчы чыкмый. Кайберәүләр берникадәр вакыттан соң, көчләрен башка спортта сынап карый. Шөгыльләнгән өчен беркем дә акча түләми. Чит төбәкләрдә, республиканың башка шәһәрләрендә үткән бәйгеләргә бару да финанслана. Әлбәттә, һәр футбол клубының йөзен танылган уенчылары, ирешкән нәтиҗәләре билгели. Әлеге вакытка кадәр “Восход”ның ирешкән иң зур уңышы — 2008-2009 елгы суперлига сезонында 1992-1993 елгы үсмерләр командалары арасында мини-футбол буенча Русия беренчелегендә яуланган икенче урын. Якташларыбыз ул чакта финалда “ВИЗ-Синара” (Екатеринбург) командасына гына отылган. “Восход”та шөгыльләнеп “канат ныгытучылар” илнең дәрәҗәле футбол клублары данын яклый: Алексей Васильев, Сөләйман Абдуллин (“ЦСКА” (Мәскәү), Фидан Хәбибуллин (“Носта” (Новотроицк), Данил Гәрәев (“Рубин” (Казан), Вячеслав Морозов (“Динамо” (Мәскәү), Ринат Хисаметдинов, Вячеслав Ткачев (“Октан” (Пермь) һ.б.

Вакыт ашыктыра

20 августа

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Азамат Илембәтов энергетика, торак-коммуналь хуҗалыгын һәм социаль тәгаенләнештәге объектларны көзге-кышкы чорга әзерләү мәсьәләләре буенча видеоселектор киңәшмәсе үткәрде. Бу мәсьәлә буенча тәүге киңәшмә 23 майда үткән иде. Ул сөйләшүдә көзге-кышкы чорга әзерлек буенча төп бурычлар билгеләнде, ремонт-төзекләндерү эшләрен финанслау мәсьәләсе ачыкланды. Аларны гамәлгә ашыру өчен 18 августка төрле чыганаклардан 4 миллиард сумнан артык акча салынган. — Җылыту сезонына әзерлек, гомумән алганда, оешкан төстә бара, — диде Азамат Фәттах улы. — Шул ук вакытта, аерым районнарда сүлпәнлек сизелә. Шуңа алар эшне активлаштырырга, 15 сентябрьгә объектларны әзерләп бетерергә тиеш. Әлеге чорга барлык эшнең 80 проценты төгәлләнгән. Гомум торак фондының 85 проценты, ягъни 74,3 миллион квадрат метры, кышкы чорга әзер. 378 казанлыкның 268ендә ремонт тәмамланган. Шулай ук җылылык һәм су үткәрү челтәре буенча планлаштырылган эш 80 процентка башкарылган.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»