Көнүзәк

Яңа җиһаз ышанычны арттыра

22 сентября

Бүздәк районында электр челтәрләренең озынлыгы ике мең чакрымга якын. Алар, нигездә, үткән гасырның 60-70нче елларында корылган. Шуңа соңгы чорда челтәрне яңарту буенча күләмле эш башкарыла. Искегә ышаныч аз, чөнки кырыс табигать, аеруча кышкы вакытта, энергетикларны сынап кына тора. — Шактый катлаулы саналучы электр хуҗалыгында вак-төяк булырга тиеш түгел, — дип исәпли БашРЭСның Нефтекама филиалына караучы Бүздәк бүлекчәсе җитәкчесе Рамил Салихов. — Шуңа да кышка әзерлекне язга чыгу белән башлыйбыз. Графикка ярашлы, һәр объект техник тикшерү үтә, аерым урыннарда электр челтәрләре яңага алыштырыла. Мастер Радик Хисаметдинов җитәкчелек иткән бригада электр корылмаларына агымдагы һәм капиталь ремонт үткәрүгә махсуслашкан. Каран подстанциясе — бригада өчен чираттагы объект. Әйтергә кирәк, бу нокта төбәктәге электр челтәрләрендә мөһим урын тота, чөнки биредән электр энергиясе ике меңгә якын кеше яшәүче Каран авыл биләмәсе белән генә чикләнеп калмыйча, күрше Благовар районының Дмитриевка авылына да бирелә. — Биредәге җиһазлар 70нче елларда урнаштырылган, — ди Радик Гани улы. — Шуңа да аларның күбесен яңарту таләп ителде. Моннан тыш, трансформаторларның мае алыштырылды, көч үлчәгеч приборлар җентекле тикшерү үтте. Бер сүз белән әйткәндә, Каран подстанциясе кышкы чорга тулысынча әзер. Монтер Рамил Вәлиуллин район электр челтәрләре коллективында 21 ел хезмәт сала. Җитәкчеләр билгеләвенчә, үзен яхшы әзерлекле белгеч итеп күрсәткән һәм моны иң катлаулы шартларда да исбатлап тора. Электрчылар бригадасы әгъзалары Илдар Низаметдинов, Рамил Тимашев турында да шулай дип әйтергә мөмкин. Ремонт эшләрен сыйфатлы башкарып, алар корылмаларның, файдалану вакытын арттыру белән бергә, ышанычлылыгын да тәэмин итә.

Әбиләр чуагына күп калмады

22 сентября

— Узган кыш нормадан уртача бер градуска югары булды. Ә менә 2010 елның ноябре алдагы еллардагы белән чагыштырганда, биш градуска кадәр җылырак торды. Аның каравы, февраль чагыштырмача биш градуска суык булды, — диде Башкортстан Гидрометеорология һәм тирә-юньне мониторинглау идарәсенең метеокүзәтүләр бүлеге начальнигы урынбасары Людмила Вафина журналистлар белән очрашуында.

Батырлыкка һәрчак урын бар!

21 сентября

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы оештырылуының 92 еллыгы югары дәрәҗәдә узды

Республика полициясе хезмәткәрләренең шатлыгын уртаклашырга Русия эчке эшләр министры, армия генералы Рәшит Нургалиев, Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов, Русия эчке эшләр министры урынбасары, статс-секретарь Сергей Булавин, Дәүләт җыелышы — Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Премьер-министр Азамат Илембәтов, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, илнең башка төбәкләреннән кунаклар килгән иде. — Бүген илнең эчке эшләр органнарында үзгәрешләр дәвам итә. Бу соңгы берничә дистә елда иң күләмле реформаларның берсе. Полициянең төрле янауларга, җинаятьчеләргә каршы торырлык хезмәткәрләре, аларга ярдәм итүче матди-техник базасы булырга тиеш. Реформа тәүге уңай нәтиҗәләрен бирде дә инде. Әйтик, Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы быел 30 мең авыр һәм аеруча авыр төрләргә кергән җинаятьләрне ачкан, коррупциягә, терроризмга каршы көрәштә күркәм уңышлар бар. Әйтик, безнең хезмәткәрләр Иглин районының Урман поселогындагы шартлаудан соң 3600 кешене эвакуацияләүдә һәм аннан соң тәртип урнаштыруда актив катнашты, — дип билгеләде Рәшит Гомәр улы. Ул Башкортстан полициясен бүгенге бәйрәмнәре белән котлап, хезмәт бурычларын үтәгәндә каһарманлык һәм фидакарьлек үрнәге күрсәткән хезмәткәрләргә тармак бүләкләрен тапшырды. Җыелучыларны Рөстәм Хәмитов та тәбрикләде. — Башкортстанда җинаятьчелек дәрәҗәсе Идел буе федераль округының башка төбәкләре белән чагыштырганда түбәнрәк. Бу, әлбәттә, сезнең хезмәт җимеше. Сез алдыгызга куйган җаваплы бурычларны намус белән үтисез, җинаятьләрне ачыклыйсыз һәм кисәтәсез, зур профилактика эше алып барасыз. Гражданнарның мәнфәгатьләрен яклаганда күбегез чын каһарманлык һәм антка тугрылык үрнәге күрсәтә. Республика полициясе тарихына иң якты битләрне Төньяк Кавказда тынычлык урнаштыруда катнашкан хезмәткәрләр язды. Хезмәтегезнең никадәр хәвефле икәнен барыбыз да белә. Кызганычка каршы, кеше гомерен һәм тынычлыгын саклап, сез кайвакыт гомерегез белән хушлашасыз, сәламәтлегегезне югалтасыз. Бүген полициядә хезмәтен дәвам итүчеләр аларның истәлегенә лаек булырга тиеш. Мин фидакарьлек һәм профессионализм, бурычка тугрылык һәм коррупциягә каршы аяусыз көрәшне күздә тотам. Әле эчке эшләр органнары системасы тирән үзгәреш кичерә. Алар эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә, халыкның сезгә ышанычын ныгытуга юнәлтелгән. Алда җитди бурычлар тора, сез аларны намус белән башкарып чыгарсыз! — дигән ышаныч белдерде Президент. Рөстәм Хәмитов бер төркем полиция хезмәткәренә республиканың Почет грамотасын тапшырды. Башкортстан буенча эчке эшләр министры Михаил Закомалдин гражданнарның урланып, полиция хезмәткәрләре тарафыннан эзләп табылган әйберләрен кайтарды, шулай ук җинаятьләрне ачарга ярдәм иткән берничә кешене бүләкләде. Әйтик, Салават шәһәрендә яшәүче пенсионер Вера Сбитякова полицейскийларга 50гә якын җинаять эшләүдә шикле фатир карагын тотарга ярдәм иткән. Шушы бәндә аның кызы гаиләсе яшәгән фатирга слесарь рәвешендә үтеп керә һәм бу көнне оныклары янына килгән ханымның күз уңына эләгә. “Слесарь” киткәч кенә өйдән кыйммәтле әйберләр югалуы беленә. Берничә көннән соң Вера ханым угрының кибет алдында китап сатып торганын күреп калып, тиз генә полициягә хәбәр итә. Алар килеп җиткәнче каядыр кузгалган егетне күзәтеп бара һәм шәхсән кулларына тоттыра.

Дуслар авыр чакта сынала

21 сентября

Иглин районы Урман авылы халкының агымдагы елның 26 маенда кичергәннәрен аңлатып кына бетерү мөмкин түгел. Ул көнне Русия Оборона министрлыгының 99нчы хәрби арсеналында янгын чыгып, иске артиллерия снарядлары бер-бер артлы шартлый башлады. Аларның ярчыклары өч чакрымга кадәр очып, Урман авылындагы торак йортлар, каралтылар януга сәбәп булды. Башкортстан Хөкүмәте комиссиясе зыян күргән йортларны карады, аларны тергезү буенча эш күләме билгеләде. Район үзәге Иглинда торыр урынсыз калган кешеләргә җир бүлеп бирелде. Ике айдан анда яңа Урман урамы барлыкка килде. 56 гаилә өчен өч 24 фатирлы йорт, 13 коттедж төзелде. Широковлар — фатир алган шундый гаиләләрнең берсе. Гаилә башлыгы Сергей Николаевич 26 ел водитель булып эшли. Башта ул складларны саклаучы хәрби частьта, ә соң-гы өч елда Нагаево янгын сүндерү частенда янгын сүндерү машинасында эшли. 26 майда эштән кайтып килгәндә Сергей Николаевичка хатыны шалтырата һәм складларда снарядлар шартлавын хәбәр итә. Аларның йорты хәрби частьтан 150 метр ераклыкта гына урнашкан. Сергей Николаевич тиз генә фатирына кайтып, хатыны, кече улы Кириллны һәм күршедә яшәүче 82 яшьлек Людмила Никифоровнаны машинасына утыртып юлга чыга. Ә өлкән улы Евгений иске “УАЗ” машинасын кабызырга тырыша. Ни могҗиза: яртылаш сүтелгән машина урыныннан кузгала. Аңа күршеләр дә төялә. Шулчак тагын да шартлау яңгырый. Аның дулкыны шулкадәр көчле була: машина чак аумый кала.

Матур эшләрне күрик

20 сентября

Тармактагы эшне контроль һәм тәнкыйть белән генә яхшыга үзгәртеп булмый

Үткән атнада Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов торак-коммуналь хуҗалыгы тармагында эшләгән идарә итүче компанияләр һәм торак хуҗалары ширкәтләре (ТСЖ) эшчәнлегенә контрольлек итү буенча ведомствоара комиссиянең утырышын үткәрде. Аның эшендә, комиссия әгъзаларыннан тыш, Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, ведомство һәм предприятие җитәкчеләре дә катнашты. Шушы зур сөйләшүдән соң без Уфа шәһәренең Дим районы торак-коммуналь хуҗалыгы директоры Ринат Гарипов белән очраштык, районда хезмәтләндерү, кышкы чорга әзерлек һәм башка эшләр торышы белән таныштык. — Комиссия утырышында Президент Рөстәм Хәмитов ифрат җитди проблемаларны күтәрде, — диде Ринат Хатмулла улы. — Ифрат җитди, димен, чөнки торак-коммуналь хуҗалык эшчәнлеге һәркемгә кагыла. Тармактагы эшләр торышы халыкның көнкүреше, яшәү сыйфатына турыдан-туры тәэсир итә. Шуңа күрә идарә итүче компанияләргә зур җаваплылык йөкләтү һәркемгә аңлашыла. Тармакта реформалар игълан ителүгә ун елдан артык вакыт үтүгә карамастан, реаль эшләр соңгы 3-4 елда гына күренә башлады. Моңа торак-коммуналь хуҗалыгындагы структур үзгәрешләр, реформаларга ярдәм итү буенча махсус фонд төзелү, әлеге фондтан хезмәтләндерүче оешмаларга средстволар бүленү этәргеч бирде. Юкса, тәүге чорда күрсәтелгән хезмәтләрнең бәяләре арту, торак фондын ремонтлау, ихаталарны төзекләндерү өчен акча булмау безнең эшне кыенлаштырды, халыкта ризасызлык тудырды. Хәзер килеп, “Бердәм Русия” партиясе башлангычы белән, аеруча искергән йортларга капиталь ремонт үткәрү, ихаталар һәм анда керүче юлларны төзекләндерү, бордюрларны алмаштыру, асфальт түшәү мөмкинлеге туды.

Һәркем полиция хезмәткәре була алмый

20 сентября

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет озайлы тәнәфестән соң яңартылган составта утырыш үткәрде. Аның эшендә министр Михаил Закомалдин, район һәм шәһәр эчке эшләр органнары карамагындагы Иҗтимагый совет рәисләре катнашты. Әлеге оешма 2004 елда эчке эшләр бүлекләре эшчәнлегендә кеше хокукларын яклаучы орган буларак барлыкка килгән иде, 2008 елда республика Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советка үзгәртелде. Бу көнне чыгыш ясаучылар башкарылган эшләр турында сөйләде. Аларның сүзенә караганда, телгә алырлык эшләр байтак, әмма Совет эчендә оештырылган биш эшче төркемгә бердәмлек, инициатива күрсәтү, үзара ярдәм итү җитеп бетмәгән. Совет рәисе Марат Муллагалләмов адресына шактый тәнкыйть сүзләре яңгырауга карамастан, ул күпчелек тавыш белән янә шушы вазыйфага сайланды. Министр урынбасары Руслан Шәрәфетдиновның чыгышы эчке эшләр органнарында барган реформага багышланды. Ул башланганнан соң республика полициясе личный составы 23 процентка кыскарган. Хезмәткәрләрнең барысының да әхлакый-эш сыйфатлары, физик һәм хокукый әзерлеге тикшерелгән. — Һәр кеше дә полиция хезмәткәре була алмый. Законны санга сукмаган кешеләр белән көн саен очрашу бик зур түземлек, белем таләп итә, — дип билгеләде Руслан Михайлович.

Үткәне матур, киләчәге якты

17 сентября

Мәләвез урман хуҗалыгы предприятиесе 75 еллык юбилеен билгеләде Урманнар — Башкортстанның байлыгы һәм горурлыгы. Республиканың көньяк-көнбатышында урнашкан Мәләвез якларында да урманнар зур мәйданны били. “Мәләвез урманы” дәүләт унитар предприятиесенә Күгәрчен, Мәләвез, Куергазы районнары карый. Предприятие карамагында 267 мең гектардан артык урман. Гомерен урманчылыкка багышлап, үз һөнәренә тугры калган тәҗрибәле белгеч Әсхәт Кормаев җитәкчелек иткән предприятие уңганнары урманнарны саклауга, урман запасын арттыруга һәм алардан сакчыл файдалануга гаять күп көч сала. Аларның киеренке эше нәтиҗәсендә тирә-якны яшелләндерү буенча һәр елны күләмле эшләр башкарыла: 190 гектарда агач утырту, урманнарда корыган һәм авыру агачларны сайлап кисү, чүп-чардан арындыру һәм башка төр санитар-чистарту эшләр.

Ашлык — келәттә, чиратта — җитен һәм чөгендер

15 сентября

Бүздәк районы хуҗалыкларында бөртекле культуралар уңышын җыю соңгы гектарларда бара. “Разгуляй” компаниясенең Бүздәк бүлегендә басулар мул уңыш белән куандырды — гектардан төшем уртача 26 центнер тәшкил итә. Хуҗалыкның быелгы чәчү мәйданы 14680 гектар, шуның 3500 гектарында бөртеклеләр үстерелде. Үзләренең урак техникасы булмагач, аны читтән җәлеп итәләр. Быел басуда төп көч булып “Үзәк” МТСы комбайннары торды, бөртеклеләр урагын, нигездә, 8 агрегат алып барды. Биредә игенчелек культурасы югары, чәчү тиешле вакытта һәм заманча технологияләр кулланып башкарылды. Шуның нәтиҗәсе буларак, уңыш мул. Баш агроном Радмир Вәлиев билгеләвенчә, аеруча уҗым культуралары, атап әйткәндә, көзге бодай куандырган. 65 гектарлы бер басуда, мәсәлән, гектардан уңыш 37,5 центнер тәшкил иткән. Ә арышның “Татьяна” сорты 32 центнер биргән. Сабанашлык культуралары да сынатмый, гектар куәте кимендә 25 центнер белән килә.

Басуларда хезмәт киеренкелеге кимеми

08 сентября

Мәләвез районының Салават исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы эшчәннәре соңгы гектарларда сабанашлыклар уңышын җыеп алды. Басулар мул уңыш белән куандыра. Урак тәмамланды дияргә була. Гектар куәте 30 центнердан артык. Арпа белән солы исә гектарыннан 35-36 центнер төшем бирде, — ди шушы авылда туып үскән, ун яшеннән колхозның яшелчә бакчасында җәйге айларда чиләкләп су сибеп кәбестәләр үстергән, хезмәт биографиясен армиягә киткәнче комбайнчы ярдәмчесе булып башлаган, соңрак читтән торып югары белем алгач, ферма мөдире, бригадир һәм 1995 елдан колхоз рәисе вазыйфасын уңышлы башкаручы, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы эшчәне Сибәгать Гайнуллин. Бүген дә хуҗалыкның һәр тарафында эш кайный. Мал азыгы фермалар янына китереп куелса да, бу эш әле дәвам итә. Уҗым ашлыкларын чәчү дә тәмамланып бетмәгән. Әле 300 гектардагы кукурузны силоска саласы бар. Гомум алганда, быел һәр баш малга кимендә 35 центнер азык тупланачак. Техник культуралар мәйданы да зур. Быел шикәр чөгендере белән бәрәңге өчен дә ел яхшы килгән. Көнбагыш басулары да мул уңыш вәгъдә итә.

Уңыш югары булгач, кәеф күтәренке

07 сентября

“Шаранагрогаз” хуҗалыгының уңышлары республикада яхшы билгеле. Биредә бөртеклеләрнең гектар көче 30 центнердан югары, терлекчелектә дә алга китеш сизелерлек. Болар барысы да югары агротехник культура, ныклы хезмәт һәм технологик тәртип нәтиҗәләре. Тимергали Тимеркәев Башкортстанда билгеле шәхес. Быел ул 42 нче тапкыр уракта катнаша. — Хезмәт юлымны 1967 елда ул дәвердәге “Марс” колхозында агроном булып башладым, — ди ул күңел хатирәләрен барлап, — ике ел армия сафларында хезмәт итеп кайткач, тагын авыл хуҗалыгына эшкә килдем. Тимергали Мәгъдән улы 1993 елдан башлап “Шаранагрогаз” оешмасын җитәкли. Бүгенге көндә хуҗалыкның дүрт мең гектардан артык сөренте җире бар, шуның өч мең гектарын бөртекле культуралар били. Баш агроном Олег Горошко әйтүенчә, быел һәр гектар уртача 35 центнер уңыш биргән.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»