Көнүзәк

Наркомания таралуга юл куймау - төп бурычыбыз

04 октября

Узган җомгада Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов наркотикларга каршы комиссия утырышы үткәрде. Анда Нефтекама шәһәрендә һәм Краснокама районында наркоманиянең таралуына кагылышлы хәл тикшерелде. Комиссия әгъзалары, шулай ук, Русия Федерациясенең 2014 елга кадәр наркотикларга каршы дәүләт сәясәте стратегиясен Башкортстанда гамәлгә ашыруның комплекслы планын раслады. — Бүген без республика власте органнарының һәм муниципалитетларның дәүләтнең наркотикларга каршы сәясәтен гамәлгә ашыруда үзара бәйләнешен ныгыту мәсьәләләрен тикшерәбез, наркотикларга каршы район комиссияләре эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү ысулларын карыйбыз. Район һәм шәһәрләрдәге оешмалар безнең өчен бик мөһим, чөнки алар халык белән турыдан-туры эшли. Урыннарда бу эшнең ничек гамәлгә ашырылуын белергә тиешбез. Бу эшне төп оештыручылар — муниципалитетлар һәм наркотикларга каршы муниципаль комиссияләр. Урыннарда нәкъ менә алар кешеләргә һәм хәл-вакыйгаларга якын тора, — диде Рөстәм Хәмитов утырыштагы чыгышында. — Бу дәрәҗәдәге төп мәсьәләләрнең берсе — наркотикларга каршы муниципаль программаларның тиешенчә финансланмавы. Бу программалар урындагы бюджетлар исәбенә финансланырга тиеш, — дип билгеләде республика башлыгы. — Урыннарда акчаның күп булмавын беләбез. Бу мәсьәләне хәл итү өстендә эшләргә кирәк. Акча җиткелекле булмаганда укучыларга һәм студентларга тест үткәрү кебек нәтиҗәле профилактика чарасын ничек гамәлгә ашырырга соң? Авыр булуын аңлыйм, шулай да ресурслар табарга кирәк.

“Башавтотранс”: үзгәрергә вакыт!

04 октября

Тикшерүчеләр дәүләт предприятиесендә байтак җитешсезлек тапкан

Башкортстан — үсешкән транспорт инфраструктурасына ия төбәкләрнең берсе. Пассажирлар ташу өлкәсендә республика Идел буе федераль округында элеккечә алдынгы урынны били. Әйтик, былтыр ул өченче урында булган. Моны үзебез дә күреп-белеп торабыз. Шөкер, сәгатьләр буе тукталышта транспорт көткән чаклар артта калды. Менә бүген башкалада транспортның теләсә ниндиенә утырып, теләгән җиреңә бар, билет бәясе дә кесәгә сугарлык түгел, 6 сумнан 25 сумга кадәр, автобусны мөмкинлегеңә карап сайла гына. Шулай да бу өлкәдә хәлләр алай ук бик шәп түгел икән. Бигрәк тә куәтле дәүләт предприятиесе исәпләнүче “Башавтотранс”та. Биредә 2010-2011 ел йомгаклары буенча йөк һәм пассажирлар ташу күләме кимегән. Мәсәлән, былтыр, 2009 елдагы белән чагыштырганда, ташу күләме — 22, пассажирлар әйләнеше — 23, керемнәр 4 процентка азайган, быел да шушы тенденция саклана. Бу саннар предприятиене республика Контроль-исәп палатасы комиссиясе тикшергәннән соң билгеле булган, аларны күптән түгел коллегия утырышында яңгыраттылар. Дөресен әйткәндә, җитешсезлекләр гомум тармакка хас. 2008 елгы финанс кризисы нәтиҗәсендә пассажирлар ташу күләме күпкә азайган. “Башавтотранс”ның үзенә килгәндә, рентабельлелек түбән булуының төп сәбәпләре арасында, барлык транспорт инфраструктурасы сакланган хәлдә, йөк һәм пассажирлар ташу күләме кимү, шулай ук ягулыкка, электр энергиясенә һәм материалларга хаклар арту аталды, шул ук вакытта транспортта йөрү бәясе бөтенләй үзгәрешсез калган диярлек. Зыянның төп өлешен пассажирлар ташу алып тора, монысы социаль нагрузкага бәйле. Бүген “Башавтотранс” автобусларын сайлаучыларның яртысы юл йөрүдә төрле ташламаларга ия, ягъни кулакча түләми, транспорт картасын файдалана, шул ук вакытта бүленгән бюджет ассигнованиеләре бер пассажирны йөртүнең нибары 30 процентын компенсацияли.

Гайбәт түгел, хәбәр килсен

04 октября

Хәбәрләр сәяси идеология иләге аша үткәрелеп, мәгълүматлар халыкка үлчәп кенә бирелгән заманнарда байтак яшәп алдык. Тирә-яктагы тавышларны ишетмәмешкә салышып, үз өеңә генә бикләнеп яшәү дә дөнья офыкларын киңәйтми, әлбәттә. Күрмим, белмим дип, үз-үзеңне ышандырсаң да, хак мәгълүмат булмаганда да, төрле хәбәр синең зиһенеңә бихисап юллар, һәммә ысуллар белән килеп җитә, сеңә тора. Кешеләр арасындагы бәйләнеш чаралары, ягъни коммуникация техникасы белән технологиясе шулкадәр үрелеп үсешә ки, хәтта электрон интеллектның киләчәктә кешенең фикерләү сәләтен һәм аңын алмаштыру ихтималлыгы турында сүзне галимнәр җитди алып бара. Әйтәсе дә түгел, сәнәгате һәм фәне алга киткән илләр, гомумән, дөнья җәмәгатьчелегенең хәбәрдарлык дәрәҗәсе даими күтәрелә. Моның кешеләр арасында үзара аңлашу өчен гаять мөһим булуы да бәхәссез. Элемтәнең интеграцияләнгән системасы һәркемгә теләсә нинди хәбәрне тоткарлыксыз алырга мөмкинлек бирә. Ул тәүдә АКШта хасыйл булды, көнбатыш Европа һәм Азиянең кайбер илләрендә үсеште, хәзер Русия тарафларында да тормыш-көнкүрешне компьютерларсыз, кесә телефоннарсыз күз алдына китереп булмый. Күп кенә яшьләрнең кулында китап урынына — электрон планшет. “Бердәм Русия” фиркасе съезды трибунасына Владимир Путин кулдан язылган кәгазьләр тотып чыкса, Дмитрий Медведевның алдында планшетка иде.

Казармада - “бабай”, тышта - Кыш бабай...

30 сентября

Яңа гына солдат каешы буганнарны армиядә нинди сынаулар көтә?

2010-2011 елларда илнең төрле төбәкләрендә хезмәт итүче Башкортстан егетләре төрле аяныч хәлләргә тарыды. Хәрбиләр сер бирмәскә, эз “җуярга” тырышса да, армиядә булган шушы һәм башка хәл-вакыйгалар киңкүләм мәгълүмат чараларында даими яктыртылды. Аяныч очракларга кайчан чик куелыр? Якташларыбыз яман даны таралган хәрби частьлардан сакланганмы? Армиягә баручыларның хокуклары якланамы? “Комсомольская правда” гәзитенең Уфадагы вәкиллегендә оештырылган матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды. Чарада Уфа гарнизонының хәрби прокуроры, юстициянең өлкән советнигы Владимир Овчинников белән Башкортстан Республикасының хәрби комиссары вазыйфасын вакытлыча башкаручы Илдар Баһаветдинов та катнаштылар. — Бүгенге теманы журналистлар аеруча “ярата”, — диде Илдар Әсхәт улы. — Җитди әзерләнеп, усал гына сораулар туплап килгәнсездер. Сез күп кенә мәгълүматны Интернет челтәрендәге нигезсез язмалардан укып белсәгез, мин исә бу “казанның” эчендә кайныйм. Шуңа күрә алдан ук кайбер мәсьәләләргә тукталып үтәм. Көзге чакырылышта Башкортстаннан армиягә алынучылар саны биш меңнән дә артмаячак. Шуларның 18 проценты югары белемле булачак. Бу күрсәткеч узган елгыдан ике тапкыр кимрәк. Чакырылыш башланганчы ук әти-әниләр “Улымны туган ягында калдырыгыз!” дип теңкәгә тия. Алдан ук кисәтеп куям — безнең мондый хокукыбыз юк. Әти-әниләре авыр тормыш хәлендә булганнарга һәм тагын берничә таләпләргә җавап бирүчеләр генә туган ягында хезмәт итәргә калдырыла.

Исән барып, сау кайтырга

29 сентября

Узган елда республикада 79 кеше эш урынында һәлак булган

Быел май азакларында матбугатта Уфадагы сыра заводында ике эшченең сыра мичкәсенә батып үлүе турында хәбәр күренеп калды. Соңрак аларны “агулы газдан харап булганнар” диючеләр дә табылды. Ничек кенә булмасын, эшкә киткән кешне йортына табутта кайтару бик зур фаҗига. Мондый хәлләр республикада бигрәк тә эшкәртү сәнәгате, төзелеш һәм авыл хуҗалыгында еш күзәтелә. Узган елдагы барлык шундый фаҗигаләрнең 62 проценты менә шушы тармакларга туры килә. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри сырхау алучылар исемлегендә — беренче, файдалы казылмалар табучылар — икенче, ягулык-энергетика өлкәсендә эшләүчеләр өченче урында тора. Узган елда эш урынында һәлак булучылар саны — 79, тән җәрәхәтләре алучылар 179га җиткән. 2009 ел белән чагыштырганда бу саннарның күпкә артык булуы хафа тудыра. Әлбәттә, бу хәлне икътисадта берникадәр җанлылык башлану белән аңлатучылар да бар. Әмма бу очракта да “балык башыннан чери”. 294нче федераль закон Хезмәт дәүләт инспекциясенә тикшерүләр санын күпкә киметте. Социаль страховкалау фондында хезмәт хәвефсезлеге инспекторларын укытуны финанслау туктатылды. Мондый шартларда предприятие җитәкчеләренә аеруча уяу булырга кирәк иде дә бит, әмма гамәлдә хезмәт хәвефсезлеге аларның күбесе өчен кирәкмәгән чыгымнарга гына кайтып кала, алар бу акчаны җитештерүне киңәйтүгә тотыну ягында. Нәтиҗәдә, четерекле хәлләрнең өчтән бере эшне начар оештырудан килеп чыга. Технологик процессларның төгәл булмавыннан һөнәри сырхау алучылар саны арту да җитәкче намусында. Зарарлы шартлар өчен өстәмә түләмәүче хуҗалар еш очрый. Шундыйларның берсе — “Русджам-Уфа” җәмгыятендә. Ул Төркиянең пыяла концернына карый. Төрек байлары зарарлы шартларда эшләүче безнең кешеләрне өстәмә түләүләр, өстәмә ял көннәре белән хушландырырга теләми. Алай гына түгел, алар эшкә алганда хезмәт урынының ни дәрәҗәдә хәвефле булуын да әйтеп тормыйлар. Бу хәл ике ел дәвам итә. Эшчеләр үзләренең хокуклары бозылуы турында тиешле органнарга берничә тапкыр хәбәр итә. Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы үткәргән аттестация нәтиҗәсендә пыяла ясау машиналары операторларының хәвефле шартларда эшләве һәм моның өчен ташламалар булмавы ачыклана. Әлеге хәлгә юл куючыларга закон буенча 40 мең сум штраф салына. Предприятие үзенең берничә миллион сум бурычын эшчеләренә кайтарып бирергә мәҗбүр була. Бәләбәй шәһәрендә исә “Торак-коммуналь сервис” компаниясе хезмәткәрләренең эш атнаcын кыскарта. Җитәкчелек шул рәвешле аларны күбрәк эшләтеп, азрак түләү юлына баса. Әмма эшчеләр прокуратурага мөрәҗәгать итә. Хокук саклаучылар тикшергәннән соң, эшчеләрнең хак булуы ачыклана һәм директор административ җәзасын ала. Бу ике очрак та эшчеләрне баш иеп, күз йомып йөрмәскә чакыра.

Шикәрдән сәясәт ясамыйк

29 сентября

Эшкәртүче заводларның республика халкын камыш шикәре белән тәэмин итүенә чик куелырмы?

Русиянең азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итүдә шикәр эшләп чыгару күләме дә мөһим урын алып тора дигән фикердә галимнәр. Моның өчен эчке базарда үзебездә җитештерелгән әлеге продукция күләме 80 проценттан ким булмаска тиеш. Быел чөгендерчеләр өчен табигать шартлары аеруча уңайлы килде. Әйтергә кирәк, Русия җитештерүчеләренә куелган максатка ирешүе өчен мөмкинлекләр начар түгел. Белгечләр фаразлавынча, Русиядә быел шикәр җитештерү күләме 4,2-4,6 миллион тоннага җитүе көтелә. Бу — соңгы елларда иң яхшысы дип исәпләнгән 2009 елгы күрсәткечтән 35 процентка күбрәк. Статистика мәгълүматлары елның беренче яртысында илгә шикәр чималы импорты 17,9 процентка үсүен күрсәтә. Шул ук вакытта, дөнья базарында шикәргә хаклар югары сакланганда, Русиядә аның килограммы октябрь-ноябрь айларында 22 сумга кадәр кимиячәк, ди белгечләр. Илнең эчке базарында бу күрсәткеч 19 сумга калган очракта Русия шикәренең Польшадан алып Кытайга кадәрге илләрдә иң арзаны булуы ихтимал. Бу инде киләчәктә әлеге продукциягә ихтыяҗ арткан Евросоюз илләренә, Африка сәүдә нокталарына юл ачылачак дигән сүз. Дөньяда, Русиядә шикәр комы җитештерүдә шундыйрак хәлләр. Ә менә Башкортстан чөгендерчеләре нинди шартларда яши? Кайчандыр чит эшкуарлар кулында булган дүрт эшкәртү заводы республиканың татлы тамыр үстерүчеләре мәнфәгатен ни дәрәҗәдә кайгырта? Һәм ни өчен Башкортстан халкы үзендә үстерелгән чөгендердән түгел, чит илдән кертелгән чимал шикәре белән тәэмин ителгән? Шушы һәм башка сорауларга җавап эзләп журналист тикшерүе үткәрергә булдык. Җәй никадәр уңышлы килсә дә, агросәнәгатьчеләр өчен көз катлаулы булмакчы. Сентябрь уртасына республикада бөртеклеләрнең дүрттән бер өлешен җыеп аласы бар иде әле. Айның тәүге атнасында татлы тамыр урагы башланды. Мал азыгы туплау дәвам итә, кукуруз ашыктыра, көнбагыш чират көтә. Өстәвенә, җылы көннәр әледән-әле явымнар белән чиратлаша. Сүлпәнлеккә юл куелган хәлдә югалтуларның шактый булу ихтималлыгын белгечләр дә инкарь итми. Әмма оешканлыктан бигрәк, күп районнарда техника җитешмәве үзен сиздерә. Соңгы елларга кадәр, ашыкмаган хәлдә дә, урып-җыю август ахырында тәмамлана иде. Игенчелектән кала, республикада шикәр чөгендере алу көзен авыр һәм мәшәкатьле эшләрдән санала. Быел аның да уңышы куандыра. Әлегә республика буенча гектар куәте 245-247 центнерга җитә. Югалтусыз җыеп алган хәлдә, ул тулаем уртача 212 центнердан ким булмас дип фаразлана. Тармак министрлыгы исәпләвенчә, тулай җыем 1,4 миллион тоннага җитүе көтелә. Бу соңгы биш елдагы иң зур күрсәткеч. Әмма аны югалтусыз җыеп ала алырбызмы?

Бу карар гадел түгел

28 сентября

26 сентябрьдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов “Эхо Москвы” радиостанциясенә интервью бирде. Рөстәм Зәки улы әңгәмәдә мөселманнарның Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен федераль дәрәҗәдә ял көннәре дип игълан итү турында тәкъдиме хакында әйтте, Башкортстан Республикасының “Ял һәм бәйрәм көннәре турында” Законының федераль законнарга каршы килүен таныган һәм аның шушы положениесен гамәлдән чыгарган Русия Югары суды карарына аңлатма бирде. “Бу карар гадел түгел, ул республикада яшәүче күпсанлы мөселманнарның хокукларын чикли дип исәплим, — диде Президент Рөстәм Хәмитов. — Без Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай исеменнән шикаять белән Русия Федерациясе Югары судына мөрәҗәгать иттек. Без Русия Югары судының административ эшләр буенча суд коллегиясенең 31 августтагы билгеләмәсен гамәлдән чыгаруны, бу эш буенча карарны гамәлгә ашыруны туктатуны сорыйбыз. Башкортстан законын гамәлдән чыгару турындагы Русия Югары суды карары әле көченә кермәгән. Ул карар Русия Югары суды Президиумында яңадан каралыр һәм туктатылыр, дип уйлыйм. Бу безнең беренче адымыбыз. Без, шулай ук, Дәүләт думасындагы Башкортстаннан булган депутатларга гамәлдәге РФ Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү башлангычы белән чыгуларын сорап мөрәҗәгать иттек. “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында” Законга ярашлы рәвештә, Русия Федерациясе субъектларына конфессиональ бәйрәмнәрне ял көне дип үзаллы игълан итү мөмкинлеге бирү турында фикер алга сөрелә. Бу мөрәҗәгатьне Дәүләт думасы кабул итте. Русия Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертелер, дип ышанам”.

Берәүләр тәмле ашый, икенчеләр җилкә кашый

24 сентября

Республиканың азык-төлек базарында көндәшлекне үстерүгә, продукцияне үтемлерәк итүгә нәрсә комачаулый?

Дөньяда азык-төлек кризисы башлану турында хәбәрләр еш ишетелә. Планетада халык саны арта, ә игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнүче илләрдәге җитештерү күләме тоташ ихтыяҗны капларга җитми. Русиядә соңгы берничә елда азык-төлек хәвефсезлеге проблемасы дәүләт сәясәте дәрәҗәсенә күтәрелде һәм аның Доктринасы әзерләнде. Ә узган елның декабрендә илебез дөньяның Азык-төлек хәвефсезлеге конвенциясенә кушылды. Азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итү өчен илнең сәүдә базарындагы туклану продуктларының 80-85 проценты үзебездә җитештерелгән булырга тиеш. Әлбәттә, әлегә Русия мондый күрсәткечтән бик ерак тора. Соңгы елларга кадәр илебезгә читтән елына 30-35 миллиард долларлык азык-төлек кертелде. Шул ук вакытта, авыл хуҗалыгы тармагына ил казнасыннан бүленгән еллык бюджет суммасы 1 проценттан артмады. Башкортстан — Русиядә үз халкын төп туклану продуктлары белән тәэмин итүче төбәкләрнең берсе. Шул ук вакытта, республика сәүдә базарына читтән кертелгән туклану продуктлары да аз түгел. Базар мөнәсәбәтләре шартларында монысы көндәшлекне үстерүгә дә ярдәм итә. Республикабызның азык-төлек базарында бәяләр, сыйфат, халыкның сатып алу мөмкинлеге дәрәҗәсе ничегрәк? Халыкны үзебездә җитештерелгән продукция белән тәэмин итүдә нинди проблемалар бар? Республиканың Дәүләт җыелышы-Корылтай бинасында азык-төлек базарындагы хәлләргә мониторинг үткәрү буенча эшче төркем һәм “Халык контроле” проектын тормышка ашыру комиссиясенең берлектәге утырышында әлеге мәсьәләләр уртага салып тикшерелде. Көзге айларда башкалада яшәүчеләр белән авыл халкы арасындагы элемтә, хезмәттәшлек елның башка мизгеленә караганда җанлана төшә. Әлбәттә, араларны көзге ярминкәләр якынайта. Башкалада авыл ярминкәләре әлегә берничә тапкыр гына үтте. Үткән елдагы белән чагыштырганда, бәрәңге бәясе 20 процентка кимрәк. Тиздән, олаулар күпләп килә башлагач, ул тагын да төшәчәк. Узган елдагыдан, шулай ук, кишер — 45, кызыл чөгендер — 21, кәбестә — 40, суган 3 процентка арзанрак. Ә менә ит — 20, бал уртача 6 процентка кыйммәтләнде.

Урманчыны ниләр борчый?

23 сентября

Республикада узган елгы янгыннардан зыян күргән 5,5 мең гектар урманны тергезү өчен 30 миллион төп яшь үсенте таләп ителә

2011 ел Халыкара урманнар елы дип игълан ителгән иде. Җирдәге табигый байлыклар арасында иң кыйммәтлесе саналган яшел хәзинәбезгә дөнья күләмендә әһәмият бирү очраклы түгел. Урманнарга игътибарны көчәйтү әйләнә-тирә сафлыгы белән генә чикләнми. Кызганычка каршы, соңгы унъеллыкларда кешеләрнең “яшел калкан”ыбызга вәхшиләрчә мөнәсәбәте елдан-ел көчәюе сизелә. Ә табигый казалар алдында, гомумән, күп очракта әзерлексез икәнлегебезне күрсәтәбез. Шундый берничә санга игътибар итик. 2010 елда Башкортстанда 5,5 мең гектарда урман янды. Көчсезлегебезгә ел коры килде дип тә акланырга булыр иде. Шул ук вакытта 2011 елның беренче сентябренә республика урманнарында 77 янгын теркәлгән иде. 475 гектар мәйдан зыян күрде. Белгечләр фикеренчә, янгын очракларының 80 проценты кеше факторы белән бәйле. Ә кешеләрнең аңлы рәвештә урманнарга рөхсәтсез кул сузуын нәрсә белән акларга? Урлашучыларның җиңел кәсеп белән баерга теләвенә нинди аклану булырга мөмкин? Республика Урман хуҗа-лыгы министрлыгыннан шундый мәгълүмат алдык. Быел 5,5 мең кубометр чамасы агач рөхсәтсез киселгән. Бу урман хуҗалыгына 3,3 миллион сумлык зыян килгән дигән сүз. Табигатьтәге югалтуны штраф белән каплатып булмый. Тармак министры Рәҗәп Нәбиуллин узган елгы корылыклы җәйдә янгыннан юкка чыккан 5,5 мең гектарны тергезү өчен 30 миллион чамасы яшь үсенте таләп ителүе турында сөйләгән иде. Әйткәндәй, Свердловск өлкәсендә янгыннар 250 мең гектар урманны җир белән тигезләде.

Мелиорация яңадан аякка баса алырмы?

22 сентября

Башкортстанда сугарылучы мәйданнар элеккеге 150 мең гектардан 20 меңгә калган. Максатлы программа гамәлгә кергәнче җир астындагы торбалар урланып бетмәсме?

Узган елгы корылык нәтиҗәләре авылда яшәүчеләрнең, аграр тармакта эшләүчеләрнең табигать сынауларына әзерлексезлеген дә күрсәтте. Билгеле, явым-төшемне сорап алып булмый. Аның каравы, ил күләмендә миллионнарча гектардагы югалтуларны киметә ала идек. Сүз — ясалма сугару мәйданнарының кимүе, гомумән, Русиядә мелиорация тармагының әкренләп юкка чыгуы турында. Галимнәр фикеренчә, илдәге сөренте мәйданнарның 80 проценты дымга сусый, 10 процентында ул нормадан югары. Былтыргы корылык нәтиҗәсендә ашлык культуралары җитештерү 35 процентка кимегән бер вакытта ясалма сугарылган мәйданнарда уңышның 12 процентка гына төшүе күзәтелде. Кызганычка каршы, соңгы егерме ел дәвамында мелиорация хезмәтен үстерү буенча Русиядә бер генә чара да күрелмәгән. Совет чорында, мәсәлән, Башкортстанда сугарылучы басу мәйданнары 150 мең гектардан арта иде. Мелиоратив инфраструктураны үстерү авыл хуҗалыгында мөһим юнәлешләрнең берсе булды. Соңгы мәгълүматлар буенча, республикада “өстәмә яңгыр” корылмалары булган мәйданнар 20 мең гектардан артмый. Булганнары да эшли микән? Күптән түгел, әйтик, алдынгы райондагы бер хуҗалык җитәкчесенә республика җитәкчелеге үтәсе юл читендәге хәтсез еллар хәрәкәтсез торган корылманы вакытлыча булса да эшкә кушарга әмер биргәннәр. Әмер буенча гына су сибелгән басулар игелек белән җавап бирерме? Үткән елгы корылыкның “файдасы” да күренә. Русиядә, ниһаять, мелиорацияне 2020 елга кадәр үстерү буенча максатлы программа проекты әзерләнгән. Шушындый ук документ Башкортстанда да эшләнә. Әмма бу программалар кабул ителеп, башкарыласы чаралар акча белән ныгытылганчы корылыклы җәй авыл хуҗалыгын ничә тапкыр сынар икән? Икътисадка суккач, үткән елгы корылык нәтиҗәләре ил Хөкүмәтен дә борчуга салды, күрәсең, чөнки табигый аномалия агросәнәгать тармагына зур зыян китерде. Экспертлар бәяләмәсе буенча, илдә корылыктан 25 меңнән артык аграр хуҗалык зыян күрде. Авыл хуҗалыгы 30 миллион тонна ашлык, 36 миллион тонна чамасы мал азыгын һәм 20 процентка кадәр яшелчәне алып җиткермәде. Эссе җәйдә барлыгы 13,3 миллион гектар мәйданда авыл хуҗалыгы культуралары юкка чыкты. Бу — зыян күргән төбәкләрдәге барлык чәчүлек мәйданның 29 проценты дигән сүз.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»