Көнүзәк

Зыян күрүчегә битараф булмадылар

14 октября

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов кушуы буенча Төркиянең Кемер шәһәреннән ерак түгел юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән якташыбызга ярдәм күрсәтелде. 1 октябрьдә бәлагә юлыккан ике туристик автобуста путевка белән Төркиядә ял итүче 63 яшьлек башкортстанлы Ираида Плынова да бар иде. Авариядә ул кабыргаларын сындырган һәм авыр хәлдә Анталия дәваханәсенә җибәрелә. Бу вакыйгадан соң Ираиданың ире Русия Федерациясенең Төркия Республикасында Сәүдә вәкиллеге каршындагы Башкортстан вәкиллегенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Башта хатынны транспортта йөртү тыелган иде. Мөмкинлек тугач, Рөстәм Хәмитов табиблар бригадасы белән Анталиягә санитар самолет җибәрүне оештырырга карар итте. Ираида Плынованы алып кайту чыгымнары республика бюджетыннан түләнде.

Җир участогын бирәчәкләр

14 октября

Йорт төзүен үзең ничек тә хәстәрләрсең инде

Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен иң авыры — торак мәсьәләсен хәл итү. Республиканың Аналар берлеге рәисе Гөлшат Ибраһимова сүзләренә караганда, федераль законга ярашлы, мондый категориядәге гражданнарга йорт төзү өчен льготалы шартларда җир участогы бирү каралган. Кызганычка каршы, әлегә кадәр бу закон үтәлмәгән. Чөнки аны үтәргә тиешле органнар өчен тиешле механизмнар эшләнмәгән. Бу проблеманы Президент Рөстәм Хәмитов белән очрашуда Гөлшат Ибраһимова һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Лилия Гомәрова күтәрде. Рөстәм Зәки улы инвалид бала, шулай ук өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә йорт төзү өчен түләүсез җир участогы бирү турында инициативаны хуплады һәм законга үзгәрешләр кертүне тизләтергә чакырды. Ниһаять, 28 сентябрьдә Президент Рөстәм Хәмитов “Башкортстан Республикасында җир мөнәсәбәтләрен көйләү турында” Законга үзгәрешләр кертү турында” Законга кул куйды. Бу документта өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче шәхси торак төзү өчен бер тапкыр түләүсез җир участогы бирү каралган. Мондый хокук шулай ук инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә дә бирелә. Республиканың Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2011 елның 1 гыйнварына Башкортстанда өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче 34 меңнән күбрәк гаилә һәм шулай ук инвалид бала тәрбияләүче 14 мең гаилә яшәве мәгълүм. Әлеге категориягә керүче гражданнар җир участокларын кайчан һәм нинди шартларда алачак? Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Юлай Ильясов белән очрашуда әлеге сорауларга җавап табарга тырыштык. Президент Рөстәм Хәмитов инициативасы белән тиз арада кабул ителгән закон байтак еллар бик күп проблемалар тудырган мәсьәләгә нокта куйды. Чөнки күп балалы яки инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр әлеге шартларда социаль пособие исәбенә торак шартын хәл итәргә сәләтсез.

Игорь Изместьев акланырмы?

14 октября

Башкортстаннан элекке сенатор Игорь Изместьевны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү турында карар Русия Федерациясе Югары судында яңадан каралырга мөмкин. Ул террорчылык һәм берничә кешене үтерүне оештыруда гаепләнә. Кичә югары суд инстанциясе хөкем карарының законлылыгын тикшерә башлады. 2010 елның декабрь азагында хөкем чыгарылгач та экс-сенаторның адвокатлары Мәскәү шәһәр суды карарына шикаять язды. Изместьевның эшен башта присяжныйлар суды карады, ә соңыннан закон терроризм турында җинаять эшләрен присяжныйлар карамагыннан чыгаргач, коллегияне тараттылар. Бу адвокатлар дәгъвасының нигезе булып тора, чөнки алар эшне карау өчен присяжныйлар суды билгеләнгән, һәм әлеге гамәл закон көченә кергәнгә кадәр кылынган, (яңа законда терроризмда гаепләнүчеләр өчен “халык суды” көчен югалта), шуңа күрә присяжныйлар үз эшен азагына кадәр җиткерергә тиеш, дип исәпли. Киңкүләм мәгълүмат чараларында, присяжныйлар Игорь Изместьевны акларга теләгән, дигән хәбәр бар.

“Сезнең ярдәмгә нык ышанам”

13 октября

Юл-транспорт фаҗигасендә ирен югалткан ханым республиканың Эчке эшләр министрыннан гадел һәм объектив тикшерү өмет итә

Республика Президенты карамагындагы Дәүләт средстволарын нәтиҗәле файдалануга җәмәгатьчелек контроле советына ярдәм сорап күпләр мөрәҗәгать итә. Былтыр ноябрьдән Совет адресына Мәчетле районында фаҗигале һәлак булган Олы Устьикин авылы мәктәбе укытучысы Марс Гаунетдиновның туганнарыннан хатлар килә башлаган. Алар шушы авылда 2010 елның 22 июлендә булган юл-транспорт вакыйгасы буенча хокук саклау органнарының гадел һәм объектив тикшерү үткәрүләренә булышлык итүне үтенә. Шул ук вакытта мәрхүмнең хатыны БР буенча эчке эшләр министры Михаил Закомалдинга да мөрәҗәгать иткән. Мөрәҗәгатьләрдән күренүенчә, Марс Гаунетдинов ул вакытта Мәчетле районы хакимияте башлыгы урынбасары вазыйфасын биләгән Әмирҗан Сәлимов идарә иткән автомобиль тәгәрмәчләре астында һәлак була. Җәяүлене таптаганнан соң Сәлимов зыян күрүчегә ярдәм күрсәтмичә, вакыйга урынын ташлап качкан. “Иремнең мәетен иртә белән канаудан таптык”, дип раслый Гаунетдиновның хатыны. Бу факт уңаеннан шул елның 23 июлендә Мәчетле районы буенча эчке эшләр бүлеге начальнигы вазыйфасын башкаручы А. Афризунов Сәлимовка карата җинаять эше ачкан. 5 августта БР буенча Эчке эшләр министрлыгы каршындагы баш тикшерү идарәсе җитәкчесе, юстициянең генерал-майоры В. Гугин әлеге җинаять эшен тикшерүне идарәнең юл-транспорт вакыйгалары бүлеге урынбасары В. Хушкинга тапшыра. “Шаһитлар һәм аларның күрсәтмәләре бар, алгы тәрәзәсе ватылган автомобиль, экспертиза нәтиҗәләре бар. Бу вакыйганы гадел тикшерү һәм гаеплегә җәза бирү өчен берни дә комачауламый кебек. Әмма Сәлимов бөтен җирдә дә үз кеше. Ай ярым ул хөкемнән үзәк район дәваханәсенең хирургия бүлегендә аерым палатада качып ятты. Шулай да зур тоткарлыклар белән булса да җинаять эше кузгатылды. Тикшерү В. Хушкинга йөкләтелде. Һәм менә бу волокита ел буена сузыла. Җинаять эше дүрт тапкыр туктатылды һәм шул кадәр үк, туктату законсыз дип табылып, прокуратура тарафыннан яңадан кузгатылды”, дип яза Гаунетдинова министрга.

Искечә яшәргә хакыбыз юк

11 октября

Республика көне уңаеннан Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында тантаналы җыелыш булды

Җыелыштагы чыгышында Президент Рөстәм Хәмитов тантанада катнашучыларны Республика көне белән ихлас тәбрикләп, Башкортстанның искиткеч матур табигате, мәһабәт Урал, кылганлы дала, куе урманнар, зәңгәр күлләр, нефть вышкалары һәм завод торбалары, фермалар һәм комбайннар, авыл йортлары һәм шәһәрләр, еракларга сузылган юлларны булдырган буын өчен горурлык тойгысы кичерүен яшермәде. Аннары Президент төбәкнең төп үсеш этапларына кыскача тукталып үтте. — Башкортстан гасырдан да аз вакыт эчендә көчле, индустриаль, фәнни, мәгърифәтле, мәдәни үзәккә әйләнде. Һәм шул ук вакытта үзенчәлеген дә саклады. Моның өчен Башкортстанның барлык хезмәтчәннәренә зур рәхмәт, — диде Президент һәм Башкортстанның язмышы өчен җаваплылыкны бөтен тулылыгы белән үзләренә алган элекке җитәкчеләрне олылап телгә алды һәм алар булдырган куәт-байлыкны саклауда һәм үстерүдә бүгенге башкортстанлылар алдында торган бурычларга тукталды. Атап әйткәндә, залда утыручыларның игътибарын шушы потенциалны тагын да үстереп, кешеләргә кайтару, беренче чиратта гади халык мәнфәгатьләрен кайгырту кирәклегенә юнәлтте. Власть анык кеше өчен эшләргә тиеш. Моның өчен Президент үз үрнәгендә барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләргә эш бүлмәләреннән чыгып, гади халыкны тыңлый, аңлый белергә өйрәнергә тәкъдим итте.

Кәгазьдә - бер төрле, гамәлдә башкача булмасын

08 октября

Рәсми кәгазьләргә караганда, хезмәт хаклары да, халыкны эш һәм торак белән тәэмин итү дә, яшәү шартлары да күзгә күренеп яхшыра кебек. Әмма гамәлдә башканы күрәбез, Бөтендөнья профсоюзлары “Лаеклы хезмәт өчен!” акциясе аша һәр төбәккә, һәр тармакка хас шушы күренешкә каршы көрәшне көчәйтү, гаделлекне тергезү кирәклеген белдерделәр. Акция уңаеннан кичә Башкортстан профсоюзлары активының киңәйтелгән утырышы үтте. Профсоюзлар утырышында яңгыраган таләпләр, нигездә, хөкүмәткә һәм эш бирүчеләргә юнәлтелгән иде. Акцияне үткәрүчеләрнең төп таләпләре билгеле, алар халыкны лаеклы хезмәт белән тәэмин итүне, фәкыйрьлекне бетерүне һәм социаль тигезлеккә ирешүне күз уңында тота. — Күпчелек русиялеләрнең гомум яшәү дәрәҗәсе түбәнгә тәгәрәгән бер мәлдә илдә доллар миллиардерларының саны бермә-бер арта. Чөнки гамәлдәге салым системасы байлар мәнфәгатенә эшли. Ә гади эшче очын-очка ялгый алмый интегә, — диде Башкортстан Профсоюзлары Федерациясе рәисе Әмирхан Сәмирханов һәм бүгенге көндә профсоюзларны борчыган иң мөһим мәсьәләләргә тукталды. Профсоюзларны борчыган мәсьәләләр, дигәндә, әлбәттә, күз уңында республика халкының мәнфәгатьләре тора. Чөнки бүген республика уртача хезмәт хакы буенча Русиядә 38нче урында. Хезмәт хакларындагы тигезсезлек 11 тапкырга арткан. Минималь эш хакы бүген 5500 сум тәшкил итә. Ул яшәү минимумыннан 10 процентка калыша. Республикада кайсыбер эш бирүчеләр индексация үткәрүне дә кирәк дип тапмый, социаль партнерлык принципларын һәм коллектив договорлар нормаларын бозу очраклары хәлне кискенләштерә килә. Эш хакы буенча бурычларны бетерү бүгенге көндә, шулай ук, иң зур проблемаларның берсе булып кала, дип билгеләп үтте профсоюзлар лидеры һәм башка җитди мәсьәләләрне күтәрде, аларның һәркайсы буенча эшлекле тәкъдимнәр кертте.

“Үзебез баш, үзебез түш...”

08 октября

Кайбер чиновниклар үзләрен законнан да өстен куя

Экранда бер төркем кеше турникет янына җыелып, бинага керергә теләүчеләрнең юлына аркылы баскан. Ниндидер мөһим биеклекне дошманнан саклаучы геройлармыни. Араларында куе кызыл мундир кигән берсе аеруча тырыша, гүя күкрәге белән амбразурага ташланырга торган Матросов. Кемнәр алар? Бинаны нинди явызлардан саклый? Бу сюжетны күргән кешенең башында иң элек шушы сораулар туа. Ә җавап бик гади: Иглин районы хакимияте хезмәткәрләре, бер йодрык булып төйнәлеп, республика Контроль-исәп палатасы ревизорлары каршына баскан да, власть вәкилләрен бинага кертми. Алларында палата җитәкчесе Салават Харасов үзе тора, ә аларның үз туксаны туксан. Былтыр ноябрьдә республика Контроль-исәп палатасы рәисе Салават Харасов Иглин районы хакимияте вазыйфасын башкаручы Геннадий Решетниковка план буенча ревизия үткәрү өчен кирәкле документларга запрос тапшыру максатында килгән иде монда. Кызганычка каршы, контрольлек итү ведомствосы һәм алар белән булган республика матбугат чаралары журналистларына хакимият бинасына керү насыйп булмады. Тәүдә каршыларына хакимиятнең эшләр идарәчесе Валентина Куприянова атылып чыкты һәм КИП җитәкчесе, ревизорлары, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары юлына аркылы төшеп, алдында кемнәр басып торганын аңламаганга салышып, документлар тиешле тәртиптә гомум бүлектә кабул ителергә һәм рәсми теркәлергә тиеш, дип белдерде. Шулай да соңрак, бина фойесында озак кына бәхәсләшкәннән соң, Геннадий Решетников КИПның бер хезмәткәрен үткәрде һәм документлар, ниһаять, мең бәла белән теркәлде. Кызганычка каршы, бу көнне Салават Фәттах улына хакимиятнең төрле акыллы сүзләр белән чуарланган (әйтик, “Нәрсә кылырга белмәсәң, дөресен эшлә”) коридорларын һәм кабинетларын күрү бәхете тәтемәде. Әллә ничә тапкыр үтәргә омтылса да, каршында я Решетников әфәнде, я хакимият башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары пәйда булды, бинаны КИП башлыгыннан ни өчендер аеруча нык сакладылар, ә аның берничә тапкыр “кабинетка кереп сөйләшик”, дигән тәкъдиме һавада асылынып калды.

Профсоюзларның “теше” үтәрме?

07 октября

Кешеләрнең үз хокукларын якларга көче җитми. Хезмәт коллективларында профсоюзларның эш бирүчегә бәйлелегеннән аерылып булырмы?

Русиядә дәвам итүче сәяси, икътисади реформалар социаль киеренкелекне тагын да көчәйтте. Гражданнарның лаеклы хезмәткә хокукы, халыкны эш белән тәэмин итү һәм хезмәт хакының түбән булуы һаман да актуаль булып кала. Халык хуҗалыгының төрле тармакларында эшләүчеләрнең катгый таләпләре көннән-көн арта. Кызганычка каршы, хезмәт базарының әкрен үсүе, хезмәт хәвефсезлеге таләпләренә җавап бирердәй яңа эш урыннары булдырудагы сүлпәнлек дәвам итә. Илдәге эшсезләр саны статистика күрсәткеченнән берничә тапкыр югарырак булуы да сер түгел. Хезмәт хакы буенча бурычлар гомумән, дәвалап булмаслык чиргә әверелеп бара. “Башкортостанстат” мәгълүматлары буенча агымдагы елның 1 августына республикада хезмәт хакы буенча бурыч 117 миллион сум, ә республика профсоюзлары федерациясе мәгълүматларына караганда 145 миллион сумнан артып китә. Хезмәтләндерү, медицина ярдәме күрсәтү, санатор-савыктыру, транспорт һәм башка тармакларда хакларның туктаусыз үсүе дә халыкта зур ризасызлык тудыра! 7 октябрьдә — Бөтендөнья профсоюзларының “Лаеклы хезмәт өчен!” дигән лозунг белән чыгыш ясау көнендә республика профсоюзлары федерациясе халыкны шушы акциядә катнашырга чакыра. Республика профсоюзлары бу чарада нинди проблемалар күтәрәчәк? Федерация рәисе Әмирхан Сәмирханов үткәргән матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды. Профсоюзларның халыкара конфедерациясе һәр елның 7 октябрендә “Лаеклы хезмәт өчен” лозунгы астында чыгыш ясау буларак билгеләргә карар итте. Бу чараны хезмәт ияләренең үз хокуклары өчен туплану көне дип кабул итәргә кирәктер. Дөнья халкы ил хакимнәрен хезмәт кешесенә игътибарны киметмәскә чакыра. Быел бу чара нигездә башлангыч профсоюз оешмаларында гомум җыелышлар формасында үтә. Очрашуларда хезмәт шартларын яхшырту, хезмәтне саклау һәм аны оештыру, предприятие хезмәткәрләренең социаль гарантияләрен саклау мәсьәләләре каралачак.

Хөкүмәт Президиумының күчмә утырышы Урал аръягында үтте

06 октября

Кичә Башкортстан Хөкүмәте Президиумының Баймакта үткән күчмә утырышында Урал аръягы районнарында сәламәтлек саклау системасын камилләштерү мәсьәләләре тикшерелде. Утырышны республика Президенты Рөстәм Хәмитов алып барды. Әлеге программа 2011-2012 елларга исәпләнгән. — Төп максат — тармакны яңа дәрәҗәгә күтәрү, — дип ассызыклады республика башлыгы. Программа чараларын гамәлгә ашыру өчен 15,5 миллиард сумлык эш башкарылачак. Ул республика һәм федераль бюджетлардан финансланачак. Башкортстан Президенты быел федераль бюджеттан шушы максатка 3 миллиард сум бүленүен әйтте. — Бу акча үзләштерелә дә инде, — дип билгеләде Президент. — Республиканың кардиология диспансерында һәм балалар клиник дәваханәсендә капиталь ремонт бара. Республика шәһәрләре һәм районнарының медицина учреждениеләрендә дә ремонт алып барыла. Медицина җиһазларын сатып алуга заказлар бирелгән. Башкортстан Президенты Урал аръягындагы сәламәтлек саклау системасын камилләштерү нәтиҗәсендә ярдәм күрсәтүнең ни дәрәҗәдә үзгәрәчәге турында сөйләде. — Урал аръягы Башкортстан тормышында аерым урын били, — диде Рөстәм Хәмитов. — Республиканың һәр унынчы кешесе биредә яши. Башкортстанның өчтән бер өлеше Урал аръягына туры килә. Республика җитәкчелеге бу төбәккә бик зур игътибар бирә. Республика Президенты берничә мәсьәләне билгеләде һәм шушы юнәлештә эшләргә кирәклеген әйтте. Соңгы елда Урал аръягында сабыйлар үлеме очраклары арткан.

Күз яшьләрен сөртик аларның

05 октября

Башкалада “Балалар йортлары һәм тәрбиягә бала алган гаиләләрдәге чыгарылыш сыйныф укучыларын социаль яклау: тәҗрибә, проблема, перспективалар” дигән темага фәнни-гамәли конференция узды. Анда 300дән артык белгеч, Мәскәү, Новосибирск шәһәрләреннән кунаклар катнашты. — Бүгенге көндә башкаланың уку йортларында 1609 ятим һәм караучысыз калган бала укый, — дип белдерде конференция йомгаклары буенча оештырылган матбугат конференциясендә шәһәр хакимиятенең Опека һәм попечительлек идарәсе начальнигы Руслан Хәбибов. — Аларның 1117се, ягъни 70 проценты, бирегә республика һәм Русия төбәкләреннән килгән. Чыгарылыш сыйныф укучылары белем алуны дәвам итәргә күбрәк Башкортстан дәүләт университетын сайлый. Калган эре вузларда да алар өчен урыннар бар. Без аларның һәрберсе белән элемтәдә. Чыннан да, караучысыз калган бала үзаллы тормыш юлына аяк басканда югалып калырга мөмкин. Нәкъ шул вакытта аңа юрист, психолог, табиб һәм башка белгечләрнең киңәшләре кирәк. Ә иң мөһиме — балалар йортларында ятимнәрне үсеп җиткәнче тәрбияләмичә, тизрәк гаиләләргә урнаштыру мөһим. — Җәмгыять өчен бер ятим бала да зур мәсьәлә тудыра, — ди бу хакта “Гаилә” хәйрия фондының “Яңа гаиләгә” проекты җитәкчесе Алексей Рудов. — Аны балалар йортында тәрбияләү өчен ай саен 50 мең сум тирәсе акча сарыф ителә. Ул гаиләдә тәрбияләнгән очракта шушы акчага күпме яхшы эшләр башкарырга мөмкин булыр иде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»