Көнүзәк

Күрсәтмә көтеп ятмыйлар

26 октября

Чакмагыш коммунальниклары кышка әзерлек белән керә

Торак-коммуналь хуҗалык тармагында үзгәрешләр бара. Атап әйткәндә, “Домком” проектын тормышка ашыру дәвам итә. Билгеле булуынча, тармак эшчәнлеген камилләштерү максатында агымдагы елда Торак кодексына яңалыклар кертелде. Бу яңалыкларны гамәлгә ашыру тәүгеләрдән булып Башкортстанда башланды. Шушы уңайдан Хөкүмәт Рәисе Азамат Илембәтов җитәкчелегендәге ведомствоара комиссия төзелде. Аның берничә утырышы булды. 13 сентябрьдә үткән утырышта Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов идарә итү компанияләре һәм торак хуҗалары ширкәтләре (ТСЖ) эшчәнлегенә контрольлек итү һәм аларның нәтиҗәлеген күтәрү максатында күпфатирлы йортлар белән идарә итүгә гражданнарны активрак җәлеп итү башлангычы белән чыкты. “Домком” проекты шушы инициативадан соң барлыкка килде. Хәзер күпкатлы йортларда (күпчелегендә) махсус советлар төзелеп, аларның җитәкчеләре билгеләнде. Йортлар советларына шактый вәкаләтләр бирелә. Торак-коммуналь реформа структур үзгәрешләр белән генә чикләнми. Монда иң мөһиме хезмәтләндерүне нәтиҗәле итү, нигезсез чыгымнарга юл куймау, тарифларның гомум эшчәнлек сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән булуына ирешү төп максат булып тора. Коммуналь хуҗалыкта, гомумән алганда, эшләр торышын канәгатьләнерлек дип бәялиләр. Быелгы җылыту сезонына әзерлек барышыннан чыгып шундый нәтиҗә ясарга була. Дөрес, халык әйтмешли, кыш бавыры озын, көтелмәгән хәлләр дә килеп чыгарга мөмкин. Табигать нинди генә көйсез булса да, әзерлек тиешенчә оештырылган урыннарда, гадәттә, җылыту сезоны өзеклекләрсез тәмамлана. Чакмагыш районы коммунальниклары, мәсәлән, соңгы вакытта хезмәтләндерүне бермә-бер сыйфатлырак итүгә, сезонлы эшләрнең һәркайсын вакытында һәм төгәл башкару исәбенә күрсәткечләрне яхшыртуга иреште.

Террорчы белән эчкече арасында аерма бармы?

25 октября

Аларның икенчесе тагын да яманрак, чөнки аңа җәмгыять һаман битараф кала

Соңгы берничә елда илдә терроризмга каршы көрәш бик нык активлашты. Илдә генә түгел, хәтта республикада көн туса, әле монда, әле тегендә экстремистлар төркеме юкка чыгарылуы, террорчылар оясы туздырылуы турында хәбәрләр килеп кенә тора. Әллә, чыннан да, күбәйделәр, әллә тиешле хезмәтләр тырышлыгын арттырды, аларны эзәрлеклибез, тотабыз һәм суд алдына бастырабыз. Һәм бу бик әйбәт, ил бөтенлегенә янаучы явызларга шул кирәк. Әмма илебезне эчтән кимергән, дистәләрчә ел буена бер җәзасыз меңнәрчә кешене гүргә керткән, терроризмнан да яманрак бер бәлабез бар — ул да булса эчкечелек. Ни өчендер ил дәрәҗәсендә аңа каршы көрәш бик сирәк игълан ителә, ителсә дә, ни халыкта, ни власть органнарында бернинди дә дәрт вә күтәренкелек тудырмый. Мондый кампанияләр, гадәттә, зур шау-шу белән башлана һәм бераздан әкрен генә тавыш-тынсыз юкка чыга. Яман гадәтләреннән тукталып торган эчкечеләр тагын эчәргә керешә, җәнҗал, канкоеш башлана, аз гына уңай якка борылган статистика саннары янә кирегә үсеп китә. Шушы урында соңгы көннәрдә генә теркәлгән ике вакыйгага тукталып үтәсе килә. Октябрьский шәһәрендә бер хәшәрәт әнисен аңын җуйганчы кыйнап ташлаган. Бу көнне алар тәүдә кәеф-сафа кора, хәмер елга булып ага, аннары, ана — улны, ул ананы белми башлагач, гадәттәгечә, юктан гына бәхәс чыга, йодрыклар эшкә җигелә. Кем көчлерәк — шул җиңә бит инде, 23 яшьлек әзмәвердәй егеткә каршы торып кара. Озак кына, кызган каны сүрелгәнче кыйный ул әнисен. Бәхетсез ана шул урыннан тора алмый, авыр тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатыла...

Киләсе ел уңышын бүгеннән кайгырт!

22 октября

Башкортстан Хөкүмәтенең 20 октябрьдәге карары белән авыл хуҗалыгы техникасын һәм автоүлчәгечләрне киләсе ел басу эшләренә әзерләүне тәмамлау срогы билгеләнде. Бу карар район һәм районара ремонт базаларын нәтиҗәле файдалану, дефектовка, ремонт үткәрүне һәм авыл хуҗалыгы техникасын норматив таләпләргә ярашлы саклауга куюны оештыру максатында кабул ителде. Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада төп авыл хуҗалыгы техникасының 80 проценты искергән. Шуңа күрә 2012 елның басу эшләре башланганга кадәр республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында машиналар паркын тергезү буенча эшне оештыру дәүләт дәрәҗәсендәге әһәмияткә ия.

Автобусыбызны кайтарыгыз!

22 октября

Исәнмесез, хөрмәтле “Кызыл таң” редакциясе! Без — бер төркем студентлар — сезгә әлеге хатны юллыйбыз. Эш менә нәрсәдә: безгә авылга еш кайтырга туры килә, әти-әниләргә ярдәм итәргә кирәк. Без — Салават, Кыйгы, Балакатай районнарыннан килгән студентлар — башкалабызның төньяк автовокзалыннан Уфа — Лаклы — Кыйгы — Яңа Балакатай маршруты буенча йөрүче автобус белән кайта идек. “Башавтотранс”ның Мәсәгуть АТПсына караган әлеге автобус өч ай элек бу маршрут буенча йөрүдән туктады. Хәзер ул Балакатайга Мәсәгуть, Яңа Устьикин аша урап кайта. Безгә Малаязга кадәр билет алып, юл чатында төшеп калырга һәм үтеп-сүтеп йөрүче машиналарга кул күтәрергә кала, ярый да әле әгәр алар туктаса. Әмәлгә калгандай, алары да туктамыйча, выжлатып үтеп китәләр. Шулай кайта алмыйча төне буе юл чатында басып торырга мөмкинсең. Әти-әниләргә Малаяздан безне барып алыр өчен машина ялларга кала инде, нихәл итәсең? Кыйгының “частниклары” йөриләр дә бит, ләкин аларга ышаныч юк, шалтыратып алдан сөйләшеп куюга карамастан, “Газель”ләре тулса, сине көтеп тә тормый алар, акча, план артыннан куалар.

Интернет - белем чишмәсеме?

21 октября

Китап уку аерым катлам кешеләренә генә хас күренеш булып бара

Илдә үткәрелүче мәгариф реформасына бәйле җәмгыятьтә фикерләр бер төрле генә түгел. Кемдер тармактагы яңа башлангычларны хуплый, икенчеләр исә анда фәкать кире нәтиҗәләр күрә. Гомумән, мәгариф өлкәсе бүген нинди чор кичерә? Тармакны реформалау нинди максатлар куя һәм алар үзен аклыймы? Шушы һәм башка сораулар белән без галим, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты профессоры Мидхәт Садрыевка мөрәҗәгать иттек. — Мидхәт Минишаевич, сүзне шуннан башлыйк: галим күзлегеннән караганда, мәгариф системасы бүген кайсы юнәлештә үсәргә тиеш? — Бүгенге заман мәгариф системасы алдына бик күп җитди бурычлар куя. Беренчедән, мәгълүмати җәмгыятьнең яшәешен тәэмин итү һәм аны арытаба камилләштерү, икенчедән, глобаль мәсьәләләрне хәл итүдә кешегә төрле яклап ярдәм күрсәтү яңа мәгариф идеологиясе һәм философиясенең мөһим бурычы булып тора. Бүгенге тормыш илебезнең фәнни-интеллектуаль берләшмәсе вәкилләреннән Русиядәге цивилизация мәсьәләләрен рухи аңлауны таләп итә. Шул ук вакытта, илебездә яшәүче этносларның һәм халыкларның мәдәни-рухи традицияләрен дә онытырга ярамый. Мәгариф һәм фән системасындагы кризисны хәл итү өчен заманча программа әзерләргә кирәк. Ул “фән-мәгариф-мәгърифәт” комплексы проблемаларын үз эченә алырга тиеш. Фундаменталь фәннең әһәмиятен күз уңыннан ычкындырырга ярамый. Нәкъ менә ул Русия мәгариф системасының Көнбатышныкыннан өстенлеген саклап калуга булышлык итәчәк. Аның төп асылы — фундаментальлек һәм классиклык.

Кышка әзерлек тикшерелде

21 октября

Уфада нык салкында энергия тәэминатының бозылу куркынычы булган аварияләрне бетерү буенча күнекмәләр төгәлләнде. Бу чарага Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, Хөкүмәт каршындагы электр тәэминаты хәвефсезлеге штабы рәисе Марат Мөлеков җитәкчелек итте. Күнекмәләрдә республиканың энергетика системасы компанияләренең, муниципаль оешмаларның һәм Уфа шәһәрендә тормыш-көнкүреш тәэмин итү предприятиеләренең, башкарма власть һәм урындагы үзидарә органнарының, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дәүләт идарәсенең уртак эш-гамәлләре билгеләнде. Республика башкаласын җылылык һәм электр белән тәэмин итүгә хәвеф белән янаучы гадәттән тыш хәл-шартлардагы эшләр каралды. Күнекмәләрнең сценарие буенча һава температурасының кинәт -30 градуска төшүе һәм җилнең көчәюе, агачларга, электр чыбыкларына күпләп кар ябышуы нәтиҗәсендә электр линияләре күпләп өзелгән. “Көнбатыш”, “Орджоникидзе”, “Дежнев”, “Завод”, “Воронки” станцияләренә электр тогы килмәү сәбәпле, Уфадагы көнкүреш һәм сәнәгать кулланучыларының электр тәэминатыннан мәхрүм ителүе фаразлана. Сценарий буенча бу Уфа һәм Благовещен шәһәрләренең энергетика тәэминаты системасында җитди аварияләр китереп чыгарган. Нәтиҗәдә, Уфадагы “БашРТС” җәмгыятенең 2нче, 4нче һәм 6нчы насос станцияләре кебек социаль әһәмияттәге объектлар электрсыз калган, шәһәрдәге 2нче җылылык-электр үзәгеннән Октябрь проспектына су бирү кискен кимегән һәм Гафури исемендәге парк төбәгендә 25нче җылылык магистраленә зыян килгән, 16,5 мең кеше җылысыз калган.

Урманны янгын түгел, хуҗасызлык бетерә

20 октября

Халыкны урманга кертүне тыючы түгел, аны вәхшиләрчә талаучыларга каршы чараларны көчәйтүче законнар кирәк

“Кызыл таң” гәзитендә республика урманнарын бәрәкәтле файдалану, саклау һәм урманчыларны борчыган проблемалар буенча байтак язма дөнья күрде. Туймазы районыннан килгән хат бу темага кабат әйләнеп кайтырга этәргеч бирде. “Авыл янәшәсендә бик матур урман бар иде, — дип яза даими авторыбыз Мәсгуть Галимов. — Әмма ун елдан артык инде без аның әкренләп юкка чыгуын күреп борчылабыз. Аның корыган, ауган агачлар белән чүпләнүе бер хәл. Дистәләрчә ел үскән чыршыларның быел корый башлавы күзәтелә. Бергә гомер кичерүче, авылның “тере” шаһитлары булган мәһабәт агачлар коруын күреп өлкәннәр елый. Ил хакимнәренең зур хатасы аркасында үзе дә “күкерткә әйләнгән” урманны янгыннардан саклау максатында быел аерым төбәкләрдә июль-сентябрь айларында халыкны урманга кертүне тыючы карарлар чыгарылуын да ишеттек... Аны тиздән бөтен ил буенча кулланырга кирәк дигән тәкъдимнәр дә бар. Әйтерсең лә сентябрь аеннан урман яну ихтималлыгын бетерер...” Гәзит укучы халыкны борчыган уртак проблеманы күтәрә. Ни өчен урманнар урында яшәүчеләргә хезмәт итми? Башкортстанда үз йортларын салып керүчеләргә агач бүлеп бирүдә тәртип булырмы? Ә бәлки, ил күләмендә янган миллионнарча гектар урман тармактагы хәл итүне көткән проблемаларны яшерүгә генә хезмәт итәдер? Русиядә урманнар 800 миллион гектар чамасы мәйданны били. Бәйсез мәгълүмат чыганакларына караганда, узган ел шуның сигез миллионеын янгыннар юкка чыгарды. Икътисади һәм экологик яктан зур югалту бу. Миллионнарча гектарны югалтсак та, дөнья масштабыннан чыгып фикер йөрткәндә зур бәла түгел, ди белгечләр. Русиядә урман мәйданы кимү куркынычы янамый, ә урман фонды сыйфатының елдан-ел начараюы зур проблема тудыра. Гомумән, урманнар ел саен планетада 13 миллион гектарга кими. Шул ук вакытта көн саен 100 төрдәге хайван һәм үсемлек мәңгелеккә югала. “Яшел калкан”ыбызның кимүе имезүчеләрнең — 25, кошларның 11 процентының үлеп бетү куркынычын тудыра. Бәлки, Русия өчен югалту алай ук зур түгелдер. Ә менә урманнардагы хуҗасызлык тоташ илнекенә генә түгел, урындагы халык тормышына да тискәре йогынты ясый. Шундый санга игътибар итик. Бүген Русия арзан чимал — эшкәртелмәгән агач җитештерү буенча дөньяда беренче урында торса, урман кереме буенча Скандинавия илләреннән 10 тапкырга калыша. Тагын да аянычлырагы, агачны чимал килеш чит илләргә күпләп сатабыз, ә үзебезнең халыкның урманга керүен тыючы законнар-карарлар кабул итәбез.

Дмитрий Медведев аграрийлар белән очрашты

19 октября

“Базы” авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Вадим Соколов Русия Президенты Дмитрий Медведев белән очрашуда авылның социаль үсеше, авылларда юллар төзү, яшь белгечләрне җәлеп итү һәм аларны торак белән тәэмин итү мәсьәләләрен күтәреп чыкты. Республиканың уңышлы эшләүче авыл хуҗалыгы предприятиесе рәисе, илебезнең иң яхшы 12 авыл хуҗалыгы җитәкчесе исәбендә, Русиянең авыл хуҗалыгы проблемалары һәм перспективалары турында дәүләт башлыгы белән әңгәмәдә катнашты. Бу чара Президентның Мәскәү янындагы Горки резиденциясендә үтте. — Быелгы урып-җыю барышына нәтиҗәләр ясарга иртәрәк, — диде Дмитрий Медведев. — Ләкин ниндидер йомгак ясарга да мөмкин. Бу ел авыл кешеләрендә һәм, гомумән алганда, илебезнең барлык халкында, узган ел белән чагыштырганда, уңай тәэссоратлар калдырды, чөнки былтыр хәлләр бик авыр булды. Сез бик күп эшләдегез, ә безгә авылга булышлык итү буенча эш барышында төрле карарлар кабул итәргә туры килде. Президент, барлык очракларда булмаса да, бу ысул ярдәм итте, кискен начараю күзәтелмәде, дип билгеләде. Ул агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме күрсәтү турында сөйләде. — Быелгы уңыш күпкә яхшырак, — диде Дмитрий Медведев. — 90 миллион тонна бөртеклеләр җыеп алынды. 95 миллион тонна җыеп алу мөмкинлеге дә бар. Кышны яхшы үткәрү, эчке ихтыяҗны тәэмин итү, резервны туплау (шул исәптән, киләсе ел резервын) өчен запасларыбыз җитәрлек.

Каты калдыклар эшкәртү каты чикләвек булды...

19 октября

Ни өчен Дәүләкәндә чүп-чардан арыну мәсьәләсе капма-каршы торуга китерә?

Президент сайтына мөрәҗәгать иткән “Эколог“ предприятиесе директоры Андрей Салийның үзе белән очрашып сөйләшергә форсат чыкмады. Мин Президентка мөрәҗәгать итү сәбәпләрен урында ныклап тикшерү һәм гәзит битләрендә яктырту нияте белән Дәүләкәнгә килеп кергәндә Андрей Салий Уфага киткән иде. Район хакимияте башлыгының кабул итү бүлмәсендә утыручы кыз алай да мине аның белән бик тиз генә тоташтыра алды. Ни сәбәпле үзен эзләвемне белгәч, Андрей Григорьевич журналист белән нәкъ үзенә очрашырга туры килмәвенә хәтта сөенгәндәй булды. Күрәсең, әлеге темага бәйле каршы торулардан ул күптән арыган иде. Мондый хәл килеп тугач, ул үзенә хәтта юридик мәсьәләләр буенча урынбасар вазыйфасын булдырган һәм ул урынга шәһәрдә күптән инде бәйсез холкы, туры сүзлелеге белән дан тоткан адашы Андрей Норкинны чакырган. — Сезне бу мәсьәләләр белән минем урынбасарым таныштырыр, хәзер мин аңа шалтыратып әйтәм! – диде ул. Озак та үтмәде, алдымда буйчан гына яшь ир пәйда булды: — Республика гәзите журналисты сез буласызмы? – дип аптыратты ул мине үзенең оперативлыгы белән. — Аптырамагыз, мин бит НКВД системасыннан! — диде ул шаярта биреп. — Район эчке эшләр бүлегендә “оперативник” булып эшләдем, гадел җанлылыгым, туры сүзлелегем андый урында озак эшләү мөмкинлеге бирмәде. Хәер, безнең тормыш кайда да көрәш бит инде ул. Менә хәзер “Эколог”та район хакимияте белән алышырга, хәтта якалашырга, судлашырга туры килә! — Судлашмый гына булмыймыни соң, барыгыз да бер уй, бер ният белән яшәргә тиешсез кебек: шәһәр экологиясе өчен, беренче чиратта, район һәм шәһәр хакимиятләре җавап бирә түгелмени?!

“Домком” алдашуга юл куймас!

15 октября

Русия Президенты Дмитрий Медведев күптән түгел торак-коммуналь хуҗалыгы эшчәнлеге, андагы башбаштаклыкларны бетерү, ныклы контрольлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. РФ Премьер-министры Владимир Путин исә алдагы елда тарифларның нигезсез үсүенә юл куелмаячак, дип белдерде. Торак-коммуналь хуҗалыгы эшчәнлегендәге көнүзәк проблемалар кичә Уфаның Совет районы хакимиятендә дә тикшерелде. Биредәге җитди сөйләшүдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов та катнашты. Хәбәр ителүенчә, 13 сентябрьдә, торак-коммуналь хуҗалыгы тармагында эшләүче идарә итү компанияләре һәм торак хуҗалары ширкәтләре (ТСЖ) эшчәнлеген тикшерү буенча ведомствоара комиссия утырышы булган иде. Анда чыгыш ясап, Рөстәм Зәки улы тикшерү эшенә гражданнарны җәлеп итү зарурлыгын ассызыклады. Мондый мөһим эшне тормышка ашыру өчен, ягъни идарә итү компанияләре һәм ТСЖлар эшчәнлеген контрольдә тоту максатында, “Бердәм Русия” партиясе күпфатирлы йортларда яшәүче инициативалы гражданнардан “Домком” дип аталган советлар төзүне һәм аларның рәисләрен сайлауны күз уңында тота. Советка идарә итү компанияләре һәм ТСЖлар эшчәнлегенә, гражданнардан җыелган средстволарны нәтиҗәле тотынуга контрольлек итү вәкаләтләре бирелә. Июнь ахырында РФ Торак кодексына үзгәрешләр кертелгән иде. Бу үзгәрешләр торак-коммуналь хуҗалык тармагында тәртип урнаштыруны, йортларда яшәүчеләр мәнфәгатьләрен тулырак яклауны, ихтыяҗларны тулырак канәгатьләндерүне һәм башкаларны үз эченә ала. Башкортстан Республикасы шушы яңалыкны гамәлгә кертү буенча үзенчәлекле тәҗрибә төбәге санала.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»