Көнүзәк

Шартлар бар. Инициатива кем кулында?

20 марта

Республикада аграр тармакта кооперациягә берләшү берничә ел дәвам итә. Кооперативлар оештыруга нәрсә комачаулый?

Русиядә авыл хуҗалыгында кооперацияне үстерү мәсьәләсе соңгы елларда Хөкүмәт дәрәҗәсенә күтәрелде. Әмма әлегә федераль министрлык бу юнәлештә ниндидер чаралар күрергә ашыкмый. Министр Николай Федоров, илдә 2016 елга кадәр авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча максатлы программа проекты әзерләнүен хәбәр итүгә карамастан, үзәктән “тавыш-тын” ишетелми. Аграр документны кабул итүнең асылы шунда, кооператив хәрәкәтенең нигезендә фәкать крестьян һәм фермерлар мәнфәгате булырга тиеш. Авылда кече һәм урта бизнесның, шулай ук крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыкларның кооперация нигезендә берләшүе аларга җитештерүне арттыруга гына түгел, ә үз продукциясен зур сәүдә базарларына алып чыгарга һәм арадашчылардан арынырга булышлык итәчәк. Һәрхәлдә, аграр тармакта җитеш-терүчеләрнең берләшүе сәүдәдәге эре бизнес вәкилләренә ошап җитмидер, күрәсең. Югыйсә, Русиядә аграр кооперация үсешенә лоббистлар аяк чала дигән фикер тумас иде.

Халык хәвефсезлеге барыннан да өстен

19 марта

Иске Яндыз авылы янында сусаклагыч шушы максатны күз уңында тотып төзелгән

Синоптиклар быелгы язның иртә килүен фаразлый, һава температурасы да нормадан 1-2 градуска югарырак булачак. Кышның карга бай булуын исәпкә алганда, елга-күлләрнең ярларыннан ташып чыгачагына да шик юк.

Акча? Түгел, “кәҗә тоягы”...

18 марта

Ни өчен авыл халкы өчен үзе җитештергән итне сату баш бәласенә әверелә?

Күмертауда ит кибете хуҗабикәсенең авыл халкына ит өчен өч йөз мең сумнан артык бурычы җыелган. Тик бу бурычны кайтару аның уенда да юк, бер елдан артык инде халыкны буш вәгъдәләр биреп юата.

Наркотик та “синтетика”га әйләнде

18 марта

“Спайс”ларның балаларны агулавын туктатырга вакыт!

Соңгы ике елда наркотиклар һөҗүме юнәлеше кискен үзгәрде. Элек төп өлешне Әфганстаннан китерелгән әфьюн наркотиклары тәшкил итсә, хәзер тартып алынган наркотиклар арасында Кытайдан китерелгән “синтетика” зур урын алып тора. Аннан наркотик әзерләү өчен бернинди үсемлек чималы да кирәкми, шуңа күрә бәләкәй генә химия заводы да аны зур күләмдә җитештерә ала.

Бурычлар җитди, уңышлар тоемлы

15 марта

“Иң халыкчан” министрлык узган елга йомгак ясады

Яшәешебез Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы алдына елдан-ел яңа бурычлар куя. Һәм ведомство хезмәткәрләре аларны намус белән башкарып чыгарга тырыша. Күптән түгел министрлык коллегиясенең киңәй­телгән утырышында былтыргы эшчәнлек йомгаклары каралды, быелга планнар барланды. Бу чарада Президент Рөстәм Хәмитов та катнашты.

Кырым халкының теләге хөрмәткә лаек

15 марта

— Кырымда автономия парламенты тарафыннан тәгаенләнгән 16 мартта үтәчәк референдумны Украинада барган хәл-вакыйгаларга җавап буларак кабул итәргә кирәк, — диде Дәүләт думасының Гражданлык, җинаять, арбитраж һәм процессуаль законнар комитеты әгъзасы Рафаэль Мәрданшин. —Украинада конституциягә каршы кораллы переворот булды. Әлеге вакытта анда илнең урыс телле халкы һәм яңа власть арасында җитди каршылыклар бара. Шулай итеп, Кырым халкының референдум үткәрү турындагы карарын халыкның үз иминлеген саклау һәм хокукларын яклау теләге буларак кабул итәргә кирәк. Референдум пунктларының берсе — Русия юрисдикциясенә күчү.

Сабан-тырмаларың әзерме?

13 марта

Синоптиклар быел апрельнең нормадан 1-2 градуска җылырак булачагын фаразлый

Сынамышларга күз салсак, март башында тавык эчәрлек су булса, яз иртә килә, дип юрыйлар. Бүген инде аяк асты су, түбәләрдән көмеш тамчылар тама. Бу — ашкынулы язга ишарә. Белгечләр дә быел язның иртә килүе хакында искәртә. Шулай да, аларның фаразына караганда, Башкорт­станның төп елгаларында ташуда элекке еллардагыдан әллә ни аерма көтелми. Чөнки җир көзге чорда дымга яхшылап туенып калган, кар катламы калын булгач, ул нормадан түбән туңган. “Бу фактор кар суларының тиз агып китүенә сәбәпче булырга мөмкин. Гадәттә, җир артык нык туңган очракта су басулар еш була”, — дип аңлатты бу җәһәттән гидрометеорология үзәге җитәк­чесе Вилора Горохольская. Быел һава температурасы нормадан бер градуска югары күтәрелгән. Әмма монда да артык хафаланыр урын юк. “Ул шуннан артмаячак. Явым-төшемгә килгәндә, карлы яңгырлар көтелә. Башкортстанда апрельдә аеруча җылытып җибәрәчәк. Һава температурасы нормадан 1-2 градуска күтәреләчәк, шул сәбәпле, явым-төшем дә 10-20 процентка артачак”, — дип хәбәр итте Башгидромет җитәкчесе. Гидрологлар күзәтүенә ярашлы, ташу буенча җыелган мәгълүматлар 1992 һәм 1998 еллардагы язгы ташкыннарга охшаш. “1992 елда Агыйдел — 614, 1998 елда 707 сантиметрга күтәрелде. Һава темпера­турасының кискен күтәрелеп китүе дә су күтәрелүенә көчле йогынты ясаячак”, — диде синоптик.

ГМО-культуралар игү кемгә отышлы?

13 марта

Тармак җитәкчеләренең әлеге проблемага карата битарафлыгы күңелдә шомлы уйлар тудыра

Соңгы айларда Русиядә гены модификацияләнгән культуралар игү һәм аны азык сәнәгатендә куллану хакында кызу бәхәсләр дәвам итә. Ил Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев аларның кешеләр сәламәтлеге өчен һич тә куркынычлы түгеллеген белдерде. Әмма Дәүләт думасы депутатлары, әлегә бу “теләк”не тормышка ашыруны туктатып торырга кирәк, дип, үз фикерен ачыктан-ачык әйтте. Әлеге химик туклану продукт­ларын ГМО дип йөртәләр. Аның кешеләр сәламәтлеге өчен зарары нәрсәдә һәм киләчәктә ГМО-үсемлекләр перспективасы ничек төсмерләнә? “Кызыл таң” гәзите редакциясе әлеге сораулар белән республикада билгеле аграр белгеч һәм бу тармакта зур вазыйфаларда эшләгән Зәки Кадиковка мөрәҗәгать итте.

Үтәкүренмәле миграция

12 марта

Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич миграция процессларын көйләү һәм чит илдә яшәүче ватандашларыбызга үз ирке белән күченүдә булышлык итү мәсьәләләре буенча эшче төркемнең киңәйтелгән утырышын үткәрде.

Алты алтын медаль һәм беренче урын!

11 марта

Сочида Паралимпия уеннары дәвам итә. Олимпия уеннарыннан аермалы буларак, Русия спортчылары беренче көнне үк югары күрсәткечләргә иреште. Ватандашларыбыз ике көндә биш алтын медаль яулап, медальләр саны буенча команда беренчелегендә алдынгы урынга чыкты.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»