Көнүзәк

Өметләр аклануына ышанабыз

02 ноября

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Республика йортында “Салават Юлаев” хоккей клубы идарәсе әгъзалары, җитәкчелеге, уенчылар һәм көярмәннәр белән очрашты. Анда узган мизгел чемпионы — Континенталь хоккей лигасының 2011 елгы Гагарин кубогы иясе проблемаларын хәл итү юллары турында сүз барды. Уфа клубы быелгы мизгелдә егерме уен үткәреп, аларның уникесендә җиңелде. Башкортстан җитәкчесе белән очрашуда уенчылар Виктор Козлов, Александр Радулов, Виталий Атюшов, Виталий Прошкин һәм Сергей Зиновьев, тренер Сергей Михалев катнашты. Рөстәм Хәмитов гаеплеләрне эзләмәскә, ә уңайсыз хәлдән чыгу өчен бөтен команданы, шул исәптән җитәкчеләр, уенчылар һәм көярмәннәрне тупларга киңәш итте. Хоккейчылар һәм Сергей Михалев, бөтен тырышлыкны салып, бу хәлдән чыгачакларына ышандырды. Көярмәннәр, үз чиратында, яраткан командаларына көч-куәт биреп торырга әзерлеген белдерде.

Эш бар, тик акчасы аз

01 ноября

Бүген Башкортстанда эшсезлек дәрәҗәсе 7,6 процент тәшкил итә. Былтыр бу вакытта 9 процент булган. Эш эзләүчеләрнең 70 проценты эшкә урнаштырылган. Мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны эшле итү дәрәҗәсе 29,8 процент тәшкил итә. Халыкның мәшгульлегенә ярдәм итү координацион комитетының Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Фидус Ямалтдинов җитәкчелегендә узган утырышында шундый саннар китерелде. Бәләбәй, Октябрьский шәһәрләрендә, Әлшәй, Архангель, Аскын, Иглин, Кырмыскалы һәм Кыйгы районнарында эшкә урнаштыру дәрәҗәсе һаман түбән — 42-55 процент. “Бу проблеманы хәл итү мәшгульлек хезмәте һәм республика башкарма власть органнарының гына түгел, шәһәр һәм районнарның урындагы үзидарә органнары эшчәнлегенең дә нәтиҗәлелеген күрсәтә”, — дип ассызыклады Фидус Әгъләм улы. Әле гамәлгә ашырылган социаль проектлар — “БР халкының мәшгульлегенә ярдәм итү” ведомстволы максатлы программасы һәм Башкортстанның хезмәт базарында киеренкелекне киметү буенча өстәмә чаралар программасы ярдәмендә 88 мең гражданны эшкә урнаштыру мөмкин булачак. Чарада Благовещен районы хакимияте башлыгы урынбасары Рафаэль Ханбиковның чыгышы тыңланды. 2014 елда ачылачак яңа предприятие төбәктә эшсезлек проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк, бер меңгә якын кеше эшле булачак, диде ул. Гаҗәп хәл — районда 306 эшсез теркәлгән, 500дән артык вакансия бар. Тик ул урыннарга урнашырга теләүче юк, чөнки хезмәт хакы аз, шуңа да саннар үзгәрешсез кала.

“Карагай”да күп кенә хилафлыклар ачыкланды

01 ноября

28 октябрьдә Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт средстволарын нәтиҗәле файдалануга контрольлек итү буенча иҗтимагый совет утырышы үтте. Утырышта “Карагай” шифаханәсенең финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерү нәтиҗәләре каралды. — “Карагай” дәүләт унитар предприятиесен тикшерү агымдагы елның 15 августында башланды һәм советның эшче төркеменә анализга кирәк булган бухгалтерлык, юридик һәм башка отчет документлары бирүдә тоткарлыклар булу сәбәпле, 8 сентябрьдә тәмамланды, — диде совет әгъзасы Ренат Торымтаев. Шифаханә эшчәнлеген тикшерү вакытында ревизорлар күп кенә тәртип бозуларны ачыклаган. Алар арасында иң зурысы — файдалануга тапшырылмаган биналарда кешеләрне кабул итү. “Карагай” территориясендә бассейн белән ял итү үзәге бер. Ләкин ул шифаханә балансында түгел. Шулай булуга карамастан, үзәк путевка белән ял итүчеләр карамагында. Бассейн хезмәте күрсәтелү турында матбугат битләрендә игъланнар да басылган. Әлеге объект 2009 елның февраленнән файдалануга тапшыру турында рөхсәтсез эшли, тапшыру-кабул итү акты, башка рөхсәт бирүче документлар да юк. Дәүләт төзелеш надзоры инспекциясе ел саен шифаханә җитәкчесенә штраф салуга карамастан, түләүле бассейн хезмәте күрсәтелә. Бассейн белән ял итү үзәген төзүнең заказчысы — республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы, генподрядчысы — Капиталь төзелеш идарәсе. Шушы объектны төзүгә республика бюджетыннан 105 миллион сум бүленгән. “Карагай” шифаханәсе директоры Розалия Солтанова сүзләренә караганда, объектны төзү өчен кирәк булган средство тулысынча күчерелмәгән, шунлыктан ял үзәгенең янгынга каршы системасы эшләми. Ә ял итүчеләр гомерләрен куркыныч астына куеп бассейнда йөзә бирә.

Кем күзлегеннән ничек бит...

01 ноября

Башкортстандагы милли сәясәтне Мәскәү галимнәре бөтен илгә үрнәк итеп куя

Хәбәр ителүенчә, 20 октябрьдә Русия Президенты Дмитрий Медведевның Русия югары уку йортлары һәм яшьләр оешмалары вәкилләре белән очрашуында Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университетында укучы Башкортстан егете Наил Нигъмәтуллин республикада үткәрелүче милли сәясәткә бәйле үз дәгъваларын белдерде. Атап әйткәндә ул, соңгы чорда “Башкортстанда милли сәясәт мәсьәләләре игътибардан читтә кала”, дип зарланды. Ил Президентының: “Бу нәрсәдә чагылыш таба?” дигән соравына студент, “элекке җитәкчелек дәверендә иң тыныч һәм тату булган төбәктә бик күп террорчылык төркемнәре барлыкка килүен һәм халыкларны низагка этәрүче провокацион сайтларның яңадан эшли башлавын” атады. Әлеге мөрәҗәгатькә бәйле Дмитрий Медведев, республиканың гамәлдәге җитәкчелегенең бу юнәлештәге эшчәнлеген уңай бәяләвен, шуңа да мондый сүзләрне ишетү күңелсез, дип белдерде. Әйтергә кирәк, Башкортстан Президенты үзе дә, Хәйбулла районыннан Мәскәүдә укучы студентның республикадагы милли сәясәт турында шундый фикер йөртүен тәмам аптырарлык хәл, дип бәяләде. Шулай диярлек тә шул. Мәгълүм булуынча, Рөстәм Хәмитов Башкортстан Президенты вазыйфасында тәүге эш көннәреннән үк, башка тармак мәсьәләләре белән беррәттән, милли сәясәт үсеше мәсьәләләрен дә иң җитди игътибар үзәгенә алды. Күпмилләтле Башкортстанда гомер итүче һәр халыкка рухи-мәдәни үсеш өчен тигез, уңай шартлар тудыру республикада үткәрелүче дәүләт сәясәтендә төп өстенлекле юнәлешләрнең берсе итеп билгеләнде. Бу җәһәттән җитди генә үзгәрешләр дә булды. Әйтик, милли сәясәт мәсьәләләре Хөкүмәт карамагыннан алынып, Президент Хакимиятенең эшчәнлек даирәсенә кертелде. Башкача әйтсәк, тармак мәсьәләләрен Президент шәхси контроленә алды дияргә дә була. Республикадагы милли сәясәт үсешендә әлеге яңалык нинди чагылыш тапты? Безнең карашка, җитәкчелек күпмилләтле Башкортстан халкының рухи-мәдәни үсеш мәсьәләләренә чынбарлыкта йөз белән борылды.

Табигать һәйкәлләре өчен кем җаваплы?

01 ноября

Бу мәсьәлә министрлыкны да, муниципаль берләшмәләрне дә борчымый кебек

Республиканың Контроль-исәп палатасы былтыр һәм бу елның беренче яртысында нефтьүткәргечләр, газүткәргечләр, электр линияләре һәм башка объектларның трасса янындагы җир участокларын нәтиҗәле файдалану һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә арендага бирүнең нигезлелеген тикшерде. Ачыклануынча, тикшерү үткән районнарда әлеге участоклар, гомумән алганда, нәтиҗәле файдаланылган. Шул ук вакытта Баймак, Илеш, Ишембай һәм тагын берничә районда бу объектлар тирәсендәге җирне саклау начар оештырылган. Әйтик, законны бозып, Зилаер районында “Мегафон” акционерлар җәмгыяте 12,9 гектар мәйданда җепселле-оптик линия төзелешен җир участогын арендалауга килешүсез, проектсыз һәм зыянны каплату турында документларсыз алып барган. Чишмә районында торбаүткәргечен саклау зоналарындагы җир, гамәлдәге законнарны бозып, авыл хуҗалыгы кооперативларына унбер айга арендага бирелә. Кайбер район хакимиятләре андый җирләрдән ике тапкыр — тәүдә агросәнәгать комплексыннан, аннары торбаүткәргеч транспорт предприятиесеннән — аренда хакы ала. Краснокама район Советы һәм хакимияте авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән торбаүткәргеч транспорт предприятиеләренең җирне вакытлыча алып торудан килгән зыян күләмен билгеләү мәсьәләсендә үзара мөнәсәбәтләренә кысылган. Зыян өчен түләнгән акча авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә түгел, ә район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге исәбенә кертелгән. 2010 елда шушы исәпкә 16 миллион 840 мең сум акча күчерелгән, алар бозылган җирне тергезүгә юнәлтелмәгән, башка максатларда файдаланылган. Тикшерелгән бер генә районда да объектлар янындагы җирләрне файдалануга чикләү куелмаган һәм тиешенчә теркәлмәгән. Нәтиҗәдә алар турында мәгълүмат күчемсез милек дәүләт кадастрында юк. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Илдар Әминевның сүзләренә караганда, бу мәсьәлә федераль дәрәҗәдә хәл ителергә тиеш, чөнки вәкаләтле орган җирдән файдаланучылар китергән зыянны исәпләү буенча методик тәкъдимнәрне әлегә кадәр кабул итмәгән.

Мөрәҗәгать игътибарсыз калмады

29 октября

Башкортстан Президенты исеменә шундый хат килде: “Хөрмәтле Рөстәм Зәки улы! Без, Башкортстан, Төмән, Чиләбе һәм Свердловск өлкәсеннән хаҗга барырга җыенган бер төркем, килеп туган катлаулы хәлдән чыгу өчен Сездән ярдәм сорап мөрәҗәгать итәбез. 91 кешедән торган төркемебез путевка бәясен (80-100 мең сум) Мәскәүдәге “Сафа-Тур” операторына түләде. Ул хаҗга баруны тәэмин итүне үз өстенә алды. 23 октябрьгә тәгаенләнгән самолет очмады. Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдинның Сөгуд Гарәбстанының Тулы вәкаләтле илчесенә мөрәҗәгать итүе, кызганычка каршы, уңай нәтиҗә бирмәде. Илчелек 23 октябрьдә визалар тапшыру вакыты чыгуына сылтанды. Хаҗга баручыларның күпчелеге өлкән яшьтәге кешеләр, алар изге урынга бару максатында үз акчаларын түләде. 23 октябрьдән алып без көтәргә мәҗбүр. Соңгы өметебез — Сез, Рөстәм Зәкиевич һәм дәүләтебез”.

Бүребай халкының киләчәге бармы?

29 октября

Бүребай поселогында “Бүребай тау-баектыру комбинаты” ябык акционерлар җәмгыяте урнашкан, анда безнең тормышыбызны даими агулап торучы ике зарарлы күл (хвостохранилище) бар. Поселокта кар базлары юк, алар барысы да әлеге күлнең агулы суы белән тулган. Бездә эчәр су да, коелар да юк, комбинатның җитештерү калдыкларыннан түзә алмаслык сасы ис килә, бездә бер үсемлек тә үсми, тавыклар, казлар, үрдәкләр һәм башка тереклек агуланып үлә. Таналык һәм Урал елгаларында балык зарарланган һәм аны ашарга ярамый. Халык еш авырый һәм бу күп еллар дәвам итә. Без, дамба ерылып китсә, агулы су астында калырбыз дип гел курку астында яшибез. Зарарлы калдыклар күле поселокка караганда 7 метр биектәрәк урнашкан, шуңа күрә бөтен пычрак безгә таба ага. Без бу гозер белән Хәйбулла районы хакимияте башлыгы Р. Р. Хәйруллинга, республиканың экология министрлыгына берничә тапкыр мөрәҗәгать иттек, ләкин бер чара да күрелмәде. Без, Бүребай поселогы халкы, димәк, беркемгә дә кирәк түгел! Безнең киләчәгебез юк!

Уйнап башланса да, һәлакәткә илтә

29 октября

Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе яшьләргә шушы хакыйкатьне төшендерергә тырышты

Соңгы арада наркоманияне кисәтү, наркоманнарны дәвалауга багышланган һәр чара шушы теманы бөтен куркынычлыгы белән чагылдыручы фильм караудан башлана. Уфада Бөтенрусия фәнни-гамәли конференцияне оештыручылар да бу кагыйдәдән тайпылмады. Экранда япь-яшь кенә бер кыз, йомшак уенчыгын күкрәгенә кысып, үзенең тормыш юлын сөйли. Кайчандыр бик матур булган зур күзләре тоныкланып, сүнеп калган, сорауларга көчкә генә җавап бирә. Ул — дезоморфин корбаны. “Мин наркотикларны ярты ел чамасы кулланам. Уйнап башлаган эш мине тиз бөтереп алды, героинга ничек “утыруымны” сизми дә калдым. Дезоморфинга героиннан качар өчен күчкән идем, имеш, җиңелрәк була да мин савыгам. Бу “крокодил” дигәннәре тагын да яманрак икән, бер исән җирем дә калмады. Гафу итегез, миңа сөйләшүе авыр...”, дип сүзен тәмамлый бахыр бала. Экран артында алып баручы тавышы: “Кызның нибары берничә ай гомере калган...” Бу хәлләрне күреп тәннәр чымырдый, тиз арада ниндидер чара күрәсе килә. Ничек инде берничә ай, әнә бит исән, ярдәм генә көтә, акылына да килгән кебек. Тик аяк-куллары, эчке органнары череп-таркалып беткән үсмерне коткару мөмкин түгел шул инде. Һичьюгы аның гыйбрәтле язмышы мисалында башкаларны бу бәладән йолып калырга иде. Менә бу сюжетны көнаралаш яисә атнага бер үсмерләр яратып карый торган “Дом 2”, яки тозсыз сериаллар урынына күрсәткәндә... Югыйсә, телевидениедә әнә шундый үзәккә үтәрлек, уйландырырлык тапшырулар юк.

Учларыма сал син йөрәгеңне...

28 октября

Туймазы районы Серафимовка авылында яшәүче Галина һәм Николай Ртищевлар гаиләсендә ике бала туа – ул һәм кыз. Икесе дә йөрәк чирле... Улларының сырхавына беркем дә каршы тора алмый — ул моннан тугыз ел элек мәңгелеккә күзләрен йома. Ата-ана өчен иң куркыныч — бала кайгысы акылдан шашарлык көчле булса да, Ртищевлар үзләрен кулга ала һәм кызлары Наталья өчен көрәшә башлый. 2000 елда Мәскәү шәһәрендәге А. Бакулев исемендәге Йөрәк тамырлары хирургиясе гыйльми үзәгендә Наташага операция ясыйлар. Ул уңышлы уза. Кызчык авыртынулардан арынып, тулы канлы тормыш белән яши башлый. Әмма, кайгы килсә капкаң ач, дигәндәй, бәла моның белән генә чигенергә уйламый — 2005 елда ул янә авырый башлый. Табиблар аңа силденафил дигән препарат тәгаенлиләр. Аның 100 граммы 2800 сум тора... Быел Ртищевлар янә Мәскәүдә тикшеренүләр үтә. Бу юлы табиблар аларга траклир дигән дару язып бирә. Аның бер кабы ике айга җитә, хакы – 184 мең сум... Ул ничек кенә кирәк булмасын, гаилә, матди хәленә карап, балага силденафил алырга мәҗбүр. Ә аның тәэсире бик аз. Наташага бүген 17 яшь. Ул медицина колледжында укый, теше-тырнагы белән тормышка ябышып, яшәргә тырыша. Әмма...

Балалар төпләрдә уйнармы?

26 октября

11 октябрьдә Башкортстан халкы киң колач белән Республика көнен бәйрәм итсә, Уфа шәһәренең Октябрь проспектындагы 3нче, 5нче һәм 7нче йортларда яшәүчеләр өчен ул ихатада үскән агачлар язмышына бәйле көрәш белән билгеләнде. Октябрь проспектындагы 5нче йортта яшәүчеләрнең берсе Алексей Кустов сүзләренә караганда, шау-шу 8 октябрьдә үк башлана. Нәкъ шул көнне билгесез эшчеләр, торак милекчеләрен үзләре белән таныштырып та тормастан, агачларны кисәргә керешә. Бу көнне 14 агач киселә һәм эшчеләрне биредә яшәүчеләрнең каршылык күрсәтүе генә туктата. 11 октябрьдә исә эшчеләр килеп, калган 11 агачның да башына җитә. Агачлар киселү — бер хәл, аларны аударганда балалар мәйданчыгы да шактый зыян күрә. Полиция хезмәткәрләреннән, шәһәр властьларыннан чара күрүне көтеп алалмагач, биредәге йортларда яшәүчеләр ярдәм сорап Башкортстан Президенты блогына язарга карар итә. Җавап озак көттерми. “Башка сыймаслык хәл! Октябрь проспектыннан үткәндә, мотлак, сезнең ихатаны кереп караячакмын. Киселгән агачлар урынына яңаларын һәм эре үсентеләр утыртуны йөкләтәчәкмен”, — диелә бу җәһәттән Рөстәм Хәмитовның җавабында. Узган җомгада әлеге мәсьәлә буенча биредә яшәүчеләр белән Уфа шәһәр Советы депутаты Анатолий Безрукавников һәм агачларны кисүгә рөхсәт биргән документка кул куйган Уфа шәһәренең коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Радик Шаһиәхмәтов очраштылар. — Күренүенчә биредә 25 төп агач киселгән. Һәм бу эш халыкның каршылык белдерүенә карамастан, ул гына түгел, 11 октябрь — Республика көнендә башкарылган. Бу, әлбәттә, бернинди кысаларга да сыймый. Шулай да хәзер, хәлне Башкортстан Президенты контрольгә алганнан соң, мәсьәлә уңай якка хәл ителер, киселгән агачлар урынына 25 чыршы утыртылыр, дөреслек тантана итәр, дип ышанасы килә, — диде Анатолий Безрукавников.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»