Көнүзәк

Теләк һәм чынбарлык

23 ноября

Домкомнар эш күрсәтә алырмы?

Узган атнада Башкортстан Хөкүмәте Президиумының торак-коммуналь хуҗалыкны (ЖКХ) модернизацияләүгә багышланган утырышы Туймазы шәһәрендә үтте. Билгеле булуынча, РФ Торак кодексына үзгәрешләр кертелгән иде. Күпфатирлы йортларны хезмәтләндерү һәм идарә итүнең сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән төзәтмәләр тәүгеләрдән булып Башкортстанда гамәлгә кертелде. ЖКХны модернизацияләү проблемасының җитдилеге бәхәссез. Республика җитәкчелеге моңа зур игътибар бирә. Җитдилек шуннан да күренә — модернизацияләүне тизләтү буенча республикада Премьер-министр җитәкчелегендә ведомствоара комиссия төзелде. Бу комиссиянең берничә утырышы булды. Аңарда Президент Рөстәм Хәмитов та катнашты. Ул, шулай ук, “домком” дип аталган күпфатирлы йортлар советлары рәисләре белән дә берничә тапкыр очрашты. Менә, ниһаять, Туймазыда әлеге һәм башка көнүзәк мәсьәләләр буенча эшлекле сөйләшү булды. Күпфатирлы йортларны хезмәтләндерү һәм идарә итүне реформалау күптән өлгереп җиткән мәсьәлә иде. Реформалар хакында ике дистә ел буена күп сөйләнелсә дә эш бармады. Бары тик федераль үзәктән йортларны капиталь ремонтлауга акча бүленә башлагач кына күзгә күренерлек үзгәрешләр булды. ЖКХны реформалауга ярдәм фондыннан берничә ел эчендә Башкортстанга да тугыз миллиард сумнан артыграк акча бүленде. Байтак йорт ремонтланды, меңнәрчә кеше торак шартларын яхшыртты. Әлеге Фонд 2013 елга кадәр генә эшләячәк дип хәбәр ителгән иде. Әмма, Русия төбәк-ләре җитәкчелеге сораулары буенча, ул 2015 елга кадәр эшчән-леген дәвам итәчәк. Бу хакта РФ Президенты Дмитрий Медведев белдерде.

“Яңа таң” кайчан яңарыр?

22 ноября

Сафар авыл биләмәсендәге “Яңа таң” крестьян-фермер хуҗалыгы Чишмә районында шактый озын гомерле һәм иң эреләрдән санала. 1992 елда аны биредәге Ленин исемендәге колхоз агрономы Әхәт Әсәдуллин оештыра. Әйткәндәй, фермерлык хәрәкәте бөреләнгәндә барлыкка килгән крестьян хуҗалыкларының күпчелеге, вакыт сынавын тота алмыйча, таралып бетте диярлек. Ни аяныч, райондагы беренче фермерның да гомере кыска булды, 73 яшендә дөнья куйды ул. Әмма Әхәт Гыймадислам улының эшен балалары дәвам итә. 2005 елда хуҗалыкка җитәкчелеккә мәрхүмнең Уфадан авылга күченеп кайткан кызы Резеда һәм кияве Изварт алына. “Яңа таң”ның агымдагы ел йомгаклары һәм проблемалары турында Резеда Шәмсетдинова сөйли. — Оештырылганда хуҗалыкның сөренте җире 50 гектар тирәсе генә була. Хәзер исә, 500 гектарга җитте. Болар, нигездә, биләмәгә алынган пай җирләре. Үткән ел белән чагыштырганда быел һава шартлары уңайлы килде, шуңа да уңыш күрсәткечләре яхшы. Бу яктан зарланырга урын юк, чөнки басучылыкта да, терлекчелектә дә җитештерү күләмнәре арта. Әйткәндәй, хуҗалык эшчәнлеге турында күргәзмә материал туплап, без аны Мәскәүдә үткән “Алтын көз” аграр күргәзмәсенә җибәргән идек. “Яңа таң”ның эшчәнлеге анда югары бәһаләнеп, көмеш медальгә лаек булган. Бу безнең өчен зур куаныч. Гомумән, эшне заманча оештырырга тырышабыз, бу юнәлештә дәүләт ярдәме дә тоемлы. Атап әйткәндә, лизинг буенча ташламалы шартларда берничә яңа техника, шул исәптән ашлык комбайны да сатып алган идек. Быел ашлык саклагыч корып куйдык. Авылда эшләүче һәркемгә мәгълүм — амбарың булмау, яисә читтән техника җәлеп итү һич кенә дә чын хуҗаларча түгел. Шуңа да үз көченә һәм мөмкинлегенә таяну — фермер өчен табигый. Әмма безгә авырга туры килә, чөнки авыл хуҗалыгына ярдәм көчәя дип күпме генә сөйләнмәсен, бу инде ничә ел дәвамында коры сүз генә булып кала. Үз көчеңә ышансаң да, белә торып та, кайчак буш вәгъдәләргә дә алданасың икән. Безнең хуҗалыкка да турыдан-туры кагылды бу. Белүебезчә, федераль дәрәҗәдә дә, Башкортстанда да сөт терлекчелеген үстерү буенча максатлы программа кабул ителде. Перспективалы хуҗалык буларак, аңа “Яңа таң”ны да керттеләр. Бу безне шактый өметләндерде, тиешле документлар туплап, программа таләпләрен үтәдек. Гомумән, күптармаклы хуҗалыгыбызның төп билгеләнеше — сөт җитештерү, басучылык продукциясенең зур өлеше, нигездә, терлекчелеккә юнәлтелә. Бүгенге шартларда бу иң отышлысы, чөнки ашлыкка хаклар, үткән елны санамаганда, тотрыклы дәрәҗәдә түбән кала. Ашлыкны терлекчелек аша үткәрү файдалырак. Әлеге вакытта 70 баш савым сыеры асрала, максатлы программага кергәч, алар санын 100 башка җиткерүне планлаштырган идек.

“Йөрәгең таш түгелдер бит, нәнәй!..”

19 ноября

Инвалид хатын ике баласын кочаклап урамда калырмы?

...Кич утырып, әтисенә хат язды Азамат. Еракка. Кеше түгел, кошлар да очып җитә алмастай җиргә. Теге дөньяга. “Әти, син беләсеңме, безне бит өйдән куалар, нәнәй һәм аның туганнары судка бирделәр. Бу — безнең өй, бушатыгыз, диләр. Әти, син бик әйбәт кеше булдың, сине барысы да яратты, аларга ипләп кенә аңлат әле, безгә ярдәм ит. Бу бит безнең өй, аннан чыгып китәсебез килми”, дигән сүзләр, чыннан да, үлгән кешене дә сискәндерерлек. Икенче көнне хатны зиратка алып барып, сеңлесе белән әтиләренең кабере туфрагына күмеп куйдылар... Биредәге хәлләрне ишеткәч, унбер яшьлек малайның, аның сеңлесе Ралинаның һәм икенче группа инвалиды булган әнисе Илмираның җан әрнүләрен уртаклашырга Кушнаренко авылына юл тоттык. Айдар белән Илмира 1999 елда өйләнешәләр. Хатынның сүзләренә караганда, туй вакытында егетнең әнисе Венера ханым яшьләргә әти-әнисеннән калган йортны бүләк итә. Шушы нигездә тугыз туган үскән, 1995 елда әниләре үлгәннән соң, биредә яшәүче дә, аны мирас итеп кабул итүче дә булмаган. Хаҗиповлар — калын, Кушнаренкода билгеле нәсел. Туганнарның һәрберсе зур-зур уңышларга ирешкән, дөньялары җитеш, мул. Шул сәбәпле, еллар үтү белән бәләкәйләнеп, искереп калган йортка берсе дә мохтаҗ булмый, ә яшь гаиләгә менә дигән, ямаштырып, төзәтештереп шушында тормыш башлыйлар Айдар белән Илмира. 2000 елда — уллары Азамат, аннары кызлары Ралина аваз сала. Шикәр чиреннән җәфаланган хатын, үзенең гомерен куркыныч астына куеп, шушы адымга бара, ике балага гомер бүләк итә. Дөнья түгәрәкләнә.

Карабодайга “кара көч” яныймы?

17 ноября

Республика Хөкүмәте сәүдә нокталарындагы өзеклекне тиз арада хәл итәргә күрсәтмә бирде

Республика авыл хуҗалыгы министрлыгында күптән түгел үткән киңәшмәгә “карабодай проблемасы” сәбәпче булды. Быел әлеге культурадан мул уңыш үстерелүгә карамастан, ул республика сәүдә челтәрләрендә чикле урын алды. Республиканың Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, Башкортстан сәүдә челтәрләрендә карабодай 20 төрдәге исем белән тәкъдим ителгән һәм шуларның нибары алтысы үзебезнең җитештерүчеләрнеке. Азык-төлек базарындагы мониторингны даими рәвештә өйрәнү шундый нәтиҗә биргән: республикада үстерелгән карабодай читтән кертелгәнгә караганда 15 процентка арзанрак. Димәк, аны сатып алучылар да күбрәк дигән сүз. Монополиягә каршы көрәш комитеты белгечләре узган атналарда, Башкортстан карабодаен “эзләп”, байтак эш башкарган. Шул ук вакытта, Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау комитетының бу мәсьәләдә “салкын”лык күрсәтергә тырышуы сизелә. Алар, карабодай буенча узган елдагы кебек ажиотаж булмаячак, дип тынычландыра һәм, киресенчә, декабрьгә кадәр сәүдә нокталарында арзанрак бәяле Башкортстан карабодае күпләп урын алачагына ышандыра. Авыл хуҗалыгы министрлыгы әзерләгән мәгълүматлар буенча, быел үзебезнең карабодай ихтыяҗны капларга гына түгел, ә күпләп сатарга да мөмкинлек бирәчәк. Аның тулай җыемы 42 мең тоннага җитәчәк, дип фаразлана. Бу очракта аның ярмасы 23 мең тонна тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта, республика ихтыяҗлары елына 20 мең тоннадан артмый. Бер сүз белән әйткәндә, карабодай белән бернинди проблема тудырырга да нигез юк. Урынлы сорау туа: ул чагында ни өчен республика сәүдә нокталарында үзебезнең ярма күренми? Бу хәл Башкортстанда үстерелгән арзанлы карабодайның чит төбәкләргә озатылуын, ә читтән югары бәя белән кертелүен аңлатмыймы?

Экс-премьер бюджет акчасын туздыруда гаепләнә

15 ноября

Башкортстанның элекке Премьер-министры Раил Сарбаев бюджет акчасын сарыф итүдә гаепләнә, дип хәбәр итте “Интерфакс-Поволжье” агентлыгына Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Светлана Абрамова. — Дүшәмбе республиканың экс-премьеры Раил Сарбаевка Русия Җинаять кодексының 160 статьясының 4нче кисәгенә ярашлы, бюджет акчасын нигезсез тотынуда гаепләүче карар чыгарылды, — диде Светлана Абрамова. Тикшерү органнары, шулай итеп, башта Русия Җинаять кодексының 285 статьясындагы 2нче кисәккә ярашлы (Русия субъектында дәүләт вазыйфасын биләүче кешенең вәкаләтләреннән усал нияттә файдалануы) гаепләүне хәзер башка статьяга ярашлы итеп үзгәртте. — Раил Сарбаевка гаепләү документы тапшырылгач, ул аның белән танышты, ләкин гаебен танымады һәм аңлатма бирүдән баш тартты, — дип хәбәр итте Светлана Абрамова. Тикшерүчеләр фаразы буенча, Раил Сарбаев 2009 елның декабрендә, вазыйфасыннан файдаланып, халыкара Уфа аэропортының генеральный директорына Уфа — Вена — Уфа маршруты буенча чартер рейсын оештыру буенча күрсәтмә бирә һәм чыгымнарны республика бюджетыннан каплаячагын белдерә.

Реформа нәтиҗә бирерме?

15 ноября

2012 елдан көч структураларында хезмәткә түләү 2-2,5 тапкыр артачак

Узган атнада илнең эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен үз тарихында тәү тапкыр яңа сыйфатта билгеләде. Әйтергә кирәк, яңарыш көч структурасының аталышына гына кагылып калмады, ил җитәкчелеге ышандыруынча, хокук сакчыларының эш сыйфатына һәм социаль якланганлыгына бәйле дә җитди генә үзгәрешләр күзаллана. Дөрес, әлегә элекке милиция һәм хәзерге полиция эшендәге ниндидер аерма, сыйфат үзгәрешеннән бигрәк, күбрәк хокук сакчыларын социаль яклау, аларның статусын күтәрү буенча дәүләт дәрәҗәсендәге революцион адымнар күзгә ташлана. 10 ноябрьдә ил Президенты Дмитрий Медведев 2012 елдан хокук саклау органнары хезмәткәрләренең эш хакын күтәрүне бу турыдагы закон белән ныгытты. Шушы рәвешле ул полицейскийларга һөнәри бәйрәм уңаеннан олы бүләк ясады. — Әлеге закон шактый озак әзерләнде һәм хокук саклау хезмәткәрләре өчен ул гаять мөһим әһәмияткә ия. Биредә эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең социаль гарантияләрен һәм моңа бәйле окладны, акчалата түләүләрне арттыру турында сүз бара. Бу максатка тиешле акчалар 2012 елга кадәр дә, 2014 елга кадәр дә каралган. Ил күләмендә дә, Мәскәүдә хезмәт итүчеләр өчен дә бу шактый гына сизелерлек булачак, чөнки хезмәт хакы буенча түләүләр тармакта уртача ике тапкыр, пенсияләр исә 1,5 тапкыр артачак. Хәзер яңа гына эшкә керешкән лейтенантның хезмәт хакы да 33 мең сум булачак. Моның белән бергә мин эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә социаль гарантияләр бирү тәртибен көйләү, страховка суммаларын һәм бер тапкыр бирелүче түләүләр күләмен арттыру турында да законга кул куйдым, — диде бу уңайдан Дмитрий Медведев Мәскәүдә хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән очрашуда.

Алыпсатарлар... икмәксез калды

10 ноября

Республика Президенты тәкъдиме белән ашлыкны залогка салу программасы эшләнде. Ул кайсы ягы белән отышлы?

Русиянең авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник 2020 елга ашлык экспортлау күләменең 40 миллион тоннага җиткереләчәгенә ышаныч белдергән иде. Ә күптән түгел Ставрополь краенда булганда, Владимир Путин быел эчке ихтыяҗлардан артып калган 24-25 миллион тонна ашлыкны чит илләргә сату мөмкинлеген әйтте. Фаразлар буенча, әлеге максатка ирешелер дә. Кызганычка каршы, быел мул уңыш үстереп алучы хуҗалыклар үз ашлыгын яхшы бәягә сата алудан мәхрүм. Илнең эчке базарында ихтыяҗ кимегәнлектән, игенчелек культураларына хаклар түбән булып кала. Монысы инде аграр предприятиеләрнең кредит-бурычлар өчен банклар белән вакытында исәп-хисап ясауны кыенлаштыруы ихтимал. Хәбәр ителүенчә, Президент Рөстәм Хәмитов урак эшләре башлангач ук ашлыкның резерв фондын булдыру турында карар кабул иткән иде. Бу чара ашлыкка бәяләр кимегән чорда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм күрсәтү максатында оештырылды. Моны тормышка ашыру өчен республика казнасы гарантиясе белән 1,5 миллиард сум күләмендә заем средстволары җәлеп ителде. Ашлыкның резерв фонды 530 мең тонна тәшкил итәчәк. Әлеге күләмдә арыш, арпа һәм бишенче класслысы — йөзәр мең, дүртенче класслы бодай — 200 мең һәм өченче класслысы 30 мең тонна булачак. Ашлыкны залогка салу операциясе аңа хаклар түбән булган чорда аграр хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күрсәтү булып тора.

Битараф булмасак кына...

09 ноября

Хезмәтләндерү сыйфаты үзебездән тора

Узган айда Русия Президенты Дмитрий Медведев торак-коммуналь хуҗалык проблемаларына багышланган видеокиңәшмә үткәрде. Анда тармакка дәүләт ярдәме һәм базар икътисады механизмнарының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре тикшерелде. Киңәшмәдән соң Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов болай диде: “Сөйләшү барышында күтәрелгән проблемалар буенча республикада актив эш алып барыла. Торак-коммуналь хуҗалыкта тәртип булдыру юнәлешендә, мәсәлән, күпкатлы йортларда махсус советлар (Домком) оештырыла. Бу эш бездә беренчеләрдән булып башланды. Домкомнарның гомум саны 14-15 мең чамасы булачак һәм алар идарә итү компанияләре һәм торак хуҗалары ширкәтләре (ТСЖ) эшчәнлегенә контрольлек итү хокукы да алачак”. Билгеле булуынча, җәй башында Торак кодексына җитди үзгәрешләр кертелде. Алар торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуны, тармакка бүленгән средстволарны нәтиҗәле файдалануга гражданнар контролен көчәйтүне һәм башкаларны максат итеп куя. Тармакта барган реформаларның нәтиҗәлелеге ягыннан Башкортстан башкаларга үрнәк итеп куела. Шуңа күрә әлеге үзгәрешләр дә тәүгеләрдән булып бездә тормышка ашырыла башлады. Республикада Премьер-министр җитәкчелегендә шушы яңалыкларны гамәлгә куюны оештыру буенча ведомствоара комиссия дә төзелде. Башкортстан Президенты шушы реформаларга бәйле берничә киңәшмә үткәрде. Мәсьәләгә мондый дәрәҗәдәге игътибар тармактагы хәлләрнең җитдилеге һәм аларның һәркемгә диярлек кагылуы белән аңлатыла. Ике дистә елга якын барган реформаларның нәтиҗәсезлеге, әйтик, кабул ителгән карарларның күп вакыт кәгазьдә генә калуы белән бәйле иде. Дөресрәге, мәсьәләгә югарыдан контроль җитешмәде. Ул, булса да, түбәннән инициативага күрсәтелмәү нәтиҗәсендә тармакка бүленгән средстволарның урлануына, максатсыз тотынылуына юл куелды. Шундый законсызлыкка чик кую өчен Домкомнар төзелә дә. Аларның контрольлек функцияләренә зур игътибар бирелсә дә, асылда, йортлар советлары хезмәтләндерүне яхшырту, идарә итү компанияләренә проблемаларны турыдан-туры җиткерү буенча актив эшчәнлек алып барырга тиешләр.

Шәһәр белән авыл дуслыгы җитми

03 ноября

Башкала сәүдә нокталарында үзебезнең җитештерүчеләргә өстенлек бирү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Базар мөнәсәбәтләренә күчә башлаган һәм аграр тармакта җитештерелгән продукциягә бәяләр “ычкынган” чорда, билгеле, реформаторларны халыкның нинди сыйфатлы ризык белән туклануы артык кызыксындырмады. Санитар туклану нормасы, ГОСТ таләпләре дигән төшенчәләр дә онытылды. Туксанынчы еллар уртасы якынлашканда русиялеләрнең азык-төлек ихтыяҗын канәгатьләндерүне чит ил фермерлары үз өстенә алды. “Буш ботлары”ннан тыш та АКШның хәрби базаларында 40 ел сакланган стратегик ит запаслары да аз булмады Русиянең сәүдә нокталарында. Ач халыкның ачуын басарга кирәк булгач, ил хакимнәре боларына да күз йомды. Ниһаять, әкрен булса да Русия агросәнәгать тармагы күтәрелә башлады. Крестьян үзенең асылына кайта, җир эшкәртә, дөнья көтә. Әмма русиялеләрне үзебездә җитештерелгәне белән генә тәэмин итү өчен күп эшлисе бар әле. Илнең миллионлы зур шәһәрләрендә һаман да чит ил продукциясе өстенлек ала. Бу яктан башкортстанлыларның хәле яхшырак. Республикабыздагы 580 меңнән күбрәк шәхси ихата һәм берничә мең берәмлек башка категориядәге хуҗалыклар Уфаны үзебездә җитештерелгән ит, сөт һәм яшелчә белән тәэмин итүгә зур көч сала. Сыйфаты ничегрәк, дигәндә, тулай продукциянең 70 процент чамасы крестьян ихаталары өлешенә туры килүен ассызыклау мөһим. Димәк, химик ашлама, пестицидларсыз үстерелгән продукцияләр тәкъдим ителә. Гомумән, башкаланың сәүдә нокталарында бүген нинди проблемалар бар? Шәһәр хакимнәре уфалыларны сыйфатлы продукция белән тәэмин итү өчен нинди чаралар күрә?

Алданма!

03 ноября

Башкала хакимиятенең Халыкка социаль ярдәм күрсәтү идарәсе карамагындагы кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә бер хатын килеп, ниндидер кибеттән сатып алынган оегының тиз ертылуына зарлана, судка бирү белән яный. “Оек өчен суд юлында йөреп нервыларыгызны бетермәгез, мәсьәләне судка кадәр хәл итәргә кирәк”, — диләр аңа. “Күгәрченкәйләрем, бу мине куркытмый, бүген судларда унҗиде эшем карала: ирем белән, дәваханә белән, торак-коммуналь хуҗалык белән...”, — дип санап китә теге ханым. Шөкер, бу бүлеккә мөрәҗәгать итүчеләр арасында әлеге гаугачыл хатын кебек дәгъвалашып йөрергә яратучылар еш очрамый, әмма теге яки бу хезмәтләргә, сатучыларга, банкларга зарланып килүчеләр күп. Бүлек җитәкчесе Светлана Галиева сүзләренә караганда, елның тугыз аенда 6970 кеше мөрәҗәгать иткән, шулардан 706 шикаять судларга җибәрелгән. — Соңгы вакытта бигрәк тә банк эшчәнлегенә сукранучылар артты. Кибеттә кредитка товар алганда, килешүне укып тормыйча, җиңел генә берәр банк хезмәтеннән файдаланалар. Аннары унсигез процент арттырып түләү урынына алтмыш процент түләргә мәҗбүр булалар. Безгә дәгъва белән килгәч, килешүне укып карыйбыз, барысы да язылган, тик вак хәрефләр белән. Бер кешене дә көчләп банктан кредит алырга мәҗбүр итә алмыйлар, килешүне хәтта өйгә алып кайтып ашыкмыйча җентекләп укырга да була, игътибарлылык кирәк, — диде Светлана Фәнәви кызы. Аның сүзләрен “Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе әйдәүче белгеч-эксперты Татьяна Русинова да куәтләде. Быел бу ведомствога килгән мөрәҗәгатьләр саны да арткан. 4482 шикаятьнең 178е уңай хәл ителгән, 768е буенча чаралар күрелгән, 1462 кешегә аңлатма бирелгән. Бигрәк тә товарларның һәм күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфаты белән канәгать булмаучылар, торак-коммуналь хезмәтләргә зарланучылар күп. Гаризалар бер ай эчендә карала, аннары кулланучының дәгъвасы канәгатьләндерелгәнгә кадәр контрольдә тотыла.