Көнүзәк

Сәнәгать предприятиеләре җаваплылыкны көчәйтергә тиеш!

08 декабря

Кичә Президент Рөстәм Хәмитов республика Иминлек советының сәнәгать экологиясе хәвефсезлеге мәсьәләләре буенча утырышын уздырды. — Тарихи яктан шулай килеп чыккан, республикада сәнәгать предприятиеләре бихисап, шулар арасында экологик хәвефлеләре дә байтак, — диде Рөстәм Зәки улы. — Һаваның зарарлы матдәләр белән пычрануы турында Уфа, Салават, Стәрлетамак, Ишембай шәһәрләре халкыннан зарланулы сүзләрне күп ишетергә туры килә. Шулай ук Орджоникидзе һәм Калинин районнары халкы бигрәк тә төнлә, иртә таңнан һәм ял көннәрендә борынны ярып керә торган агулы газлардан интегә. Президент экологик хәвефсезлек хезмәтенең игътибарын бу хәлгә тагын да көчәйтергә кирәклеге турында әйтте. Аның фикеренчә, һава, җир-сулар пычрануда ягулык-энергетика комплексы предприятиеләренең гаебе зур. Аварияләр сәбәпле аккан нефть туфракны гына пычратып калмый, җир асты суларына үтеп керә. Нефть шламы белән шыплап тулган амбарларны бетерү, анда җыелган пычрак туфракны чистарту көн таләбенә әйләнергә тиеш, — диде республика җитәкчесе. “Башнефть” компаниясе 2015 елга кадәр экологик программаларны гамәлгә ашыруга 6 миллиард сум акча салырга вәгъдә итә. Чынлап та, экологик сәясәт предприятиеләрдән җитди караш, зур чыгымнар таләп итә. Утырышта шулай ук автомобиль транспорты белән бәйле мәсьәләләр дә күтәрелде. Юлларда тыгыннарны ничек киметергә, парковкаларны ни рәвешле ясарга — болар барысы да күп чаралар комплексын тормышка ашыруны сорый. Президент сәнәгать объектларындагы имгәнү очракларына да тукталды. Былтыр ел буена эш урынында имгәнүдән 4 кеше һәлак булса, быел 10 айда ук инде бу сан 9га җиткән. “Мондый фаҗигаләрне без бөтенләй булдырмаска тиеш”, — диде Президент.

Майлы күзләрне доллар сукырайта...

07 декабря

Республика Президенты каршындагы Дәүләт средстволарын файдалануның нәтиҗәлелегенә җәмәгатьчелек контроле советының чираттагы утырышы узды. Анда шәһәр-районнарда торак һәм социаль-мәдәни, көнкүреш тәгаенләнешендәге объектлар төзелеше өчен җир участоклары бүлгәндә гамәлдәге законнарның үтәлешен анализлау йомгаклары каралды. Совет әгъзалары 2008 ел башыннан 2011 елның июленә кадәр чорда Уфа шәһәрендә һәм Иглин, Нуриман, Мәләвез районнарында шушы мәсьәләнең хәл ителешен тикшергән. Уфа шәһәрендә җир участоклары өчен урындагы бюджетка керергә тиешле аренда түләве буенча бурыч 557 миллион сум тәшкил итә, ел башында бу сан 48,8 миллионга азрак булган. — Уфада җир участокларын ташламалы хак белән алырга хокуклы гражданнар исәбен алып бару тәртипкә салынмаган, шул сәбәпле, андый участоклар ташламалы шартларда бүленми. Бүгенге көнгә кадәр шушы эш белән шөгыльләнергә тиешле орган билгеләнмәгән, — диде тикшерү үткәргән Совет әгъзасы Андрей Носков. Шул ук вакытта башкалада гражданнарга җир бүлү турында берничә программа эшләп килә. Исәп алып баручы анык хезмәт булмаганлыктан, кайберәүләр берьюлы берничәсендә катнаша. Шуларның берәрсе буенча ташлама бирелү турында башка программаларны үткәрүгә җаваплы органнарга хәбәр ителми. Тикшерүчеләрне бигрәк тә Иглин районындагы хәлләр гаҗәпкә калдырган. Биредә Муниципаль милек белән идарә итү комитеты территориаль орган сафыннан чыгарылган һәм аның вәкаләтләре Уфа районы ведомствосына тапшырылган. Документлар тәртиптә түгел, килешүләр журналыннан битләр ертып-ертып алынган. Әйтик, 2008 елгы задаткалар килешүләрен теркәү журналының кайбер битләре юк, язулар 408нче килешүдән башлана.

“Дуңгызга суксаң - төрмә...”

07 декабря

Даниядә фермерлар бөтенләй хокуксызмы, әллә авыл хуҗалыгы шул дәрәҗәдә алга киткәнме?

Даниядә биш миллионнан артык кеше яши. Шул ук вакытта, бу ил фермерлары 15 миллион кешене (!) авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итә ала. Агросәнәгатьтә йөз меңнән артык кеше хезмәт сала. Дания фермерлары дөньяның 175 илен, шул исәптән Русияне дә, “ашата”. Әлбәттә, сыр, дуңгыз ите һәм тагын берничә төр продукция җитештерү буенча дөньяда алдынгы урыннарның берсен биләүче бу ил тәҗрибәсен өйрәнү безгә файдага гына булачак. Даниядә стажировка үтү, урындагы фермерларның алдынгы тәҗрибәсен өйрәнү өчен нинди шартларны үтәргә кирәк? Бу максатка ирешергә теләүче Башкортстан студентларын “әкиятләр илендә” нинди маҗаралар көтә? Башкортстан дәүләт аграр университетына эш сәфәре белән килгән Даниянең стажировкалар оештыруга махсуслашкан AgriLIDA фирмасы җитәкчесе Кристина Ларсеннан шул хакта да сораштык.

Дүрт елдан тормыш нинди булыр?

06 декабря

Күп нәрсә Президент Юлламасын нәтиҗәле тормышка ашыруга бәйләнгән

Дәүләт җыелышы-Корылтайның 30 декабрьдә үткән 45нче утырышында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов “Халык өчен эшләргә” дип исемләнгән чираттагы Юлламасы белән чыгыш ясады. Юллама дәүләт власте органнарында да, киң катлам халык арасында да зур хуплау тапты. Атап әйткәндә, аналитиклар аның гаять эшлекле, анык, нигезле булуын һәм гомум республика үсешенә юнәлтелүен сызык өстенә алды. Без дә үз чиратыбызда Юлламадагы төп өстенлекле юнәлешләргә һәм үзенчәлекләргә аерым тукталып үтүне максатка ярашлы дип таптык. Иң беренче күзгә ташланганы шул: Президент Рөстәм Хәмитовның беренче һәм икенче Юлламаларында тыгыз бәйлелек, эзмә-эзлеклелек, системалылык саклана. Бу җәһәттән яңа Юллама беренчесенең логик дәвамы дисәк тә һич хата булмастыр. Бу нәрсәдә чагыла? Беренчедән, яңа документта агымдагы елга Юлламада билгеләнгән бурычларның ни дәрәҗәдә үтәлешенә эзлекле анализ ясала. Ягъни Президент әйтте дә онытты түгел, һәр гамәлнең үтәлешен ныклап контрольдә тота, кирәк икән ул мәсьәләгә яңадан әйләнеп кайта. Мәсәлән, республикада кулланучылар кооперацияләре үсешенә бәйле мәсьәләгә ул яңа Юлламада да тукталды. — Авылда яшәүчеләрнең күпчелеге, ә алар безнең халыкның яртысы диярлек, сыйфатлы, экологик чиста, арзан азык-төлек җитештерүчеләр була алыр иде. Аларга кулланучылар кооперациясе ярдәм итәргә тиеш кебек. Кызганычка каршы, аның бүгенге торышы аңа кешеләрне бердәм базарга берләштерү мөмкинлеге бирә, аларга авыл хуҗалыгы производствосын үстерүгә тоемлы этәргеч була алмый. Бу турыда үземнең үткән Юлламамда да әйттем, кызганычка каршы, аннан соң бик аз нәрсә үзгәрде. Кулланучылар кооперациясен үстерү программасы проектын республиканың Сәүдә буенча дәүләт комитеты әзерләде, тик ул ведомствоара килешүләр сазлыгында батып калды, — диде Президент үзенең чыгышында. Бу җәһәттән Рөстәм Хәмитов әлеге эш өчен җаваплы дәүләт структураларына якын арада бу мәсьәләне тәгаен хәл итү юлын табарга кушты.

Институт эшчәнлеге югары бәяләнде

06 декабря

28 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр Краснодар авыл хуҗалыгы гыйльми-тикшеренү институтында Русия Авыл хуҗалыгы академиясе Үсемлекчелек бүлегенең фәнни-җитештерү эшчәнлеге буенча отчет сессиясе булды. Сессиядә аграр юнәлештә эшләүче 24 фәнни учреждениенең, шул исәптән Башкортстан авыл хуҗалыгы гыйльми-тикшеренү институтының отчеты тыңланды. Институт директоры Вәкил Шириевның чыгышы зур кызыксыну уятты һәм гыйльми учреждениенең 2011 елдагы эшчәнлеге югары бәяләнде. Быел институт 6 патент алды. Агымдагы елда люцернаның “Галия” сорты Русия Федерациясенең селекция казанышларына Дәүләт реестрына кертелде. Йомшак сабанашлык бодаеның “Экада-113”, судан үләненең “Смена”, кырык яфрак дару үләненең “Уралочка” сортлары дәүләт сорт сынавына тапшырылды. Институт 1 мең тоннадан артык югары репродукцияле авыл хуҗалыгы культуралары орлыгы җитештерде. Гыйльми учреждение 2011 елда 2 миллион сумлык 4 инновацион проект конкурсында җиңде, 1 миллион 770 мең сумлык 15 килешүгә кул куелды.

Бозга ышанма, балыкчы!

30 ноября

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе оештырган рейд балыкчыларның көтелмәгән хәлләргә әзер түгеллеген күрсәтте

Боз астыннан балык тоту хәвефлеме? Бәке тишеп кармак салучылар нинди бәлагә тарырга мөмкин? Мөгаен, бу хакта белмәүчеләр дә байтактыр. Агыйдел елгасының, Кандракүл һәм башка сулыкларның өсте кыш башлану белән язга кадәр чуарлануы шул хакта сөйли. Шулай да су туңу белән балык кармакларга ашкыну дөресме? Җилеккә үтәрлек салкыннарда да яраткан шөгыльләреннән баш тартмаучылар аянычлы хәлдә нәрсә эшләргә кирәклеген беләме? Шушы мәсьәләгә ачыклык кертү максатында Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе рейд үткәрде. — Агыйделнең тимер юл күпереннән Бөре шәһәренә кадәр өлеше өчен җаваплымын, — диде идарәнең баш дәүләт инспекторы Алексей Федоров. — 50 чакрым сулык минем күзәтү астында. Җәй көне бу араны катерда үтәм. Кыш үземнең машинаны файдаланам. Балыкчыларның күпчелеге хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәми. Алар үзләре белән 25 метрлы аркан йөртергә тиеш. Озын колга да ярый. Авыр киемнәр белән салкын суга төшкәннәрне Чуд күлендәге Ливон ордены рыцарьлары язмышы көтә. Салкын суда кешене яшен тизлегендә көзән җыера. Таяк, аркан булса, аны коткарып калырга мөмкин. Ә булмаса? Агыйдел елгасына төшкәч тә аптырашта калдык. “Боз өстенә чак кына су чыккан. Бу күренеш елгада суның күтәрелүе турында сөйли. Кагыйдә буенча мондый бозга аяк басарга ярамый”, — диде алдан баручы Алексей. Кагыйдәне бозып, ары киттек. Унбишләп балыкчы күренде.

Кулда - диплом, кесәдә - җил...

25 ноября

Гаҗәп хәл, уку йортларын тәмамлаучылар да бүген халыкның аз якланган катламына керә, чөнки кулыңда диплом булу белән генә түгел әле, белгечлегең буенча эш табарга да кирәк. Кичәге студентларны бер җирдә дә кочак җәеп көтеп тормыйлар. Әле республикада теркәлгән эшсезләрнең 40 процентка якыны — 16-29 яшьләрдәге кешеләр. Быел тугыз айда халыкны эш белән тәэмин итү бүлекләренә уку йортларын яңа тәмамлаган 2500 белгеч исәпкә баскан. Бу проблема соңгы вакытта республика Хөкүмәтенең аерым игътибарына алынды. 23 ноябрьдә Премьер-министр урынбасары Фидус Ямалтдинов җитәкчелегендә узган Республика халкының мәшгульлегенә ярдәм итү координацион комитеты утырышы шушы проблемага багышланды. Ноябрь башында Президент Рөстәм Хәмитов Уфа дәүләт авиация-техник университеты студентлары белән очрашу вакытында югары уку йортларын тәмамлаучыларны эш белән тәэмин итү мәсьәләсен сызык өстенә алган иде. Бүген республика вузларында 150 меңнән артык кеше укый, шуларның өчтән бер өлеше — бюджет нигезендә. Югары белем алучылар саны соңгы ун елда өч тапкыр арткан. Хезмәт базары аларның барысын да кабул итәргә әзер түгел, ә яшь белгечләрдән эш тәҗрибәсе таләп итәләр. Проблеманы хәл итүнең бер юлы — кадрларны бизнес структуралар заказы буенча әзерләү мөмкинлеге. “Стартка хокук” проекты республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасы тарафыннан шушы максатта эшләнгән. Ул студентларның предприятиеләрдә практика үтүен, аларны теге яки бу компания үзенчәлекләрен искә алып укытуны һәм аннан соңгы эшкә урнаштыруны күз уңында тота. Проектта чыгарылыш курсындагылар гына түгел, өченче-дүртенче курс студентлары да катнаша ала. — Бу юнәлештә тәүге адымнар эшләнде. Шушы айда авиация-техник университетының ун чыгарылыш курсы укучысы Сәүдә-сәнәгать палатасында эш башлаячак. Палата вузлар һәм муниципаль берәмлек башлыклары белән студентларны республика предприятиеләрендә эшкә урнаштыру турында килешүләр төзи. Эш бирүчеләр 500 тирәсе белгечне укытуны планлаштыра, — диде Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкиле Александр Козлов.

Илеш игенчесе дәрәҗәсен төшерми

25 ноября

Узган гасырның 70-80нче елларында Илеш районында гектарыннан 25-30 центнер ашлык алынды. Төбәк республикада алдынгылардан булды. Бүген районда эшләр ничек тора? Бу хакта Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин белән әңгәмәләштек. — Авыл хуҗалыгындагы төп күрсәткечләр буенча без бүген дә алдынгылар исәбендә. Бүген бөртеклеләрнең уңдырышлылыгы 28 центнер тәшкил итә, 131 мең тонна ашлык җыеп алынган. Хуҗалыклар табышлы эшли, ит һәм сөт җитештерү, сату буенча да алдынгылар исәбендә барабыз. “Уңыш”, “Сөн”, “Мир”, Куйбышев, XXII партсъезд, М. Гәрәев, М. Горький исемендәге, “Урал” хуҗалыклары, “Илеш” МТСы тагын да югарырак күрсәткечләргә ирешә.

Безнекеләр - ил бәйгесе җиңүчеләре

25 ноября

Башкортстандагы ике муниципалитет — Октябрьский шәһәре һәм Нуриман районы Русиядә кече бизнеска нәтиҗәле ярдәм күрсәтүче иң яхшы җиде муниципаль берәмлек буларак билгеләнде. Җиңүчеләр исемлеге “Бизнес-Уңыш-2011” проекты кысаларында урыннарда кече бизнесны үстерү дәрәҗәсенә бәя бирү нәтиҗәләре буенча билгеләнгән. Анда 300гә якын муниципаль берәмлек катнашкан. Октябрьский шәһәре кече бизнесны уңышлы үстерүче иң яхшы җиде муниципалитет арасында беренче урында. Биредә кече һәм урта эшкуарлык субъектларының җитештерү-технологик үзәге, бизнес-инкубатор, мәгълүмат-консультацияләр бюросы һәм эшкуарларның җиде бизнес-берләшмәсе эшли.

Табигать көйсезлегеме, әллә сүлпәнлекме?

24 ноября

Республика хуҗалыкларында шикәр чөгендере алу ноябрьнең тәүге атнасына кадәр дәвам итте дә, җир өсте туңгач, туктап калды. Кызганычка каршы, аграр предприятиеләрнең байтагы өчен зур югалту бу. Тоташ алганда барлыгы 5 мең гектар чамасы мәйданда татлы тамыр кар астында калды. Уңышы җыелмаган плантацияләрнең язын ничек эшкәртеләчәге дә билгесез. Әлегә бу хәлнең ни сәбәпле һәм ничек килеп чыкканлыгын ачыклау кайгысы юк. Республика Хөкүмәте белән берлектә шикәр эшкәртүче предприятиеләр продукция һәм икенчел чимал калдыкларын ташу өчен вагоннар җитешмәү проблемасын хәл итү белән мәшгуль. Русия буенча да быел шикәр чөгендере рекордлы уңыш бирде. Узган ел тулай җыем 19,9 миллион тоннадан артмаган булса, быелгысы 48 миллион тоннага җитте. Шикәр комы җитештерү 5,5 миллион тоннадан артачак. Мондый күрсәткеч илебезгә шикәрне тышкы сәүдә базарына экспортларга мөмкинлек бирәчәк. Русия Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Виктор Зубков ноябрь аенда ук экспорт күләменең 150 мең тонна булачагын белдергән иде. Билгеле, быел Русия төп кулланучылар — БДБ илләрендәге сәүдә базарында шикәр комы сатуда лидерлыкны үзенә алырга җыена. Әмма бу максатка ирешүдә каршылыкка очрады. Илебездә әзер продукция ташучы вагоннар җитешми икән. Башкортстан чөгендерчеләре дә быел шикәр комын күпләп читкә озату мөмкинлегенә ия. Әмма кар астында калган плантацияләрдән алынмаган уңыш республика сәүдә нокталарында чагылыш тапмасмы? Башкортстанда шикәр чөгендере узган ел 68,9 мең гектарда үстерелгән иде. Әмма җәй коры килгәнлектән, уңышы булмады. Аграрийлар үткән елны 20 ноябрьгә кадәр, ягъни җир өсте туңганчы татлы тамыр алды. Ихтимал, авыл эшчәннәре быел көзнең һәм кышның шулай үзенчәлекне киләчәген фаразлый алмагандыр. Плантацияләрдә уңыш җыюга гадәттәге еллардан бер айга соң тотындылар. Чөнки җәй ахырындагы һәм көзнең тәүге айларындагы яңгырлар татлы тамырга тагын да ныграк үсәргә мөмкинлек бирә иде. Кызганычка каршы, уңыш җыюның нәкъ кызган мәлендә туңдырып җибәрде. Өстәвенә, чөгендер алу техникасының җитешмәве дә хәлне катлауландырды. Шул рәвешле, байтак чимал исраф булып калды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»