Көнүзәк

Эреләтелгән хуҗалыкта максат- планнар да зур

24 декабря

Бу җәмгыять эшчәнлегендә агымдагы ел һәрьяклы уңай булды дияргә тулы нигез бар. Беренчедән, быел “Азат” җәмгыяте Кузьминовка авылындагы элекке Калинин исемендәге хуҗалыкны үз канаты астына алып, биредә дә эшне нәтиҗәле оештыруга иреште. Шулай итеп хәзер хуҗалык биләмәләренең гомум мәйданы 12 мең, сөренте җирләре 7300 гектарга җитеп, ул җиде авылда яшәүче меңнән артык кешенең тормыш-яшәешен тәэмин итә. — Кузьминовка бригадасын кабул итеп алганда андагы фермада нибары 76 сыер малы асрала иде. Ферма бинасы да шактый таушалган иде. Шуңа эшне тәү чиратта ферма бинасын капиталь төзекләндерүдән башладык. Төзекләндерү эшләре 1,8 миллион сумга төште. Сыер маллары санын да арттыруга ирештек. Кузьминовка фермасында 110 баш савым сыеры кышлатуга керде, — ди башкарылган эшләр белән таныштырып “Азат” җәмгыяте җитәкчесе Рәфис Дашкин. Гомумән, терлекчелек тармагын үстерүгә хуҗалыкта зур игътибар бирелә. Бүгенге көндә савым сыерлары саны биредә 250 башка җиткән. Ел башыннан 35 мең тоннадан күбрәк сөт сатканнар. Алдагы чорда исә савым сыерлары санын 500 башка җиткерүне максат итеп куялар. — Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Үзебездә үк токымчылык эшен җайга салдык, ел саен көтүлекне йөзгә якын тана белән яңартабыз. Тагын бер куанычыбыз — “Азат” хуҗалыгы быел “100 ферма” программасына керде. Аның кысаларында Кузьминовка авылында 200 баш сыерга абзар төзү күздә тотыла. Шушында ук бозау абзары да булачак, — ди Рәфис Дашкин.

Балагызны икътисадчыга укытыгыз, шофер булыр...

22 декабря

Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Фидус Ямалтдинов җитәкчелегендә узган утырыш икътисад һәм социаль өлкәләрне кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсенә багышланды. — Ел башыннан республикада рәсми теркәлгән эшсезләр саны 39 меңнән 28 меңгә кадәр кыскарды, мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итүчеләрнең 69 проценты эшкә урнаштырылган. Быел 211 мең буш эш урыны турында мәгълүмат булган, бу узган елгы дәрәҗәдән артыграк, — дип белдерде Фидус Әгъләм улы. Тик, аның фикеренчә, хезмәт базарында тәкъдимнең ихтыяҗдан күбрәк булуы ясалма рәвештә тудырыла, чөнки һәр вакансия дә кешене җәлеп итәрлек түгел. Әйтик, буш эш урыннарының гомум санының егерме процентында түләү минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк. Вакансияләрнең унбиш процентында гына эш хакы егерме мең сумнан артыграк, күпчелек урында ул ун меңгә дә җитми. Әйткәндәй, эшсезлек проблемаларына багышланган чараларда шушы саннар еш кабатлана, предприятие-оешмалар җитәкчеләренә, аз акчалы эш тәкъдим итәсез дигән шелтәле сүзләр яңгырый. Тик кеше эшсез икән, ул җиде-сигез меңлегенә дә шатланып риза булырга тиештер кебек. Бу акча тукланырга булса да җитәчәк бит. Ә кеше сайлана, бу эш ошамый, монысының акчасы аз, ди икән, димәк, аның ниндидер өстәмә средство алу юллары бар. Шулай булмаганда, ул нинди акчага яши?

Президент гастарбайтерларга ил капкасын ачты

22 декабря

Илебездә хезмәткә яраклы 6 миллион ир-ат эшләргә теләми. Моңа гастарбайтерлар гаеплеме?

Русиядә мигрантлар саны елдан-ел арта бара. Яхшы күренешме бу, әллә начармы? Илебез читтән вакытлыча эшкә килүчеләр саны буенча АКШтан кала икенче урында. Әлбәттә, океан артындагы хезмәт базарында гастарбайтерларның арзанлы көчен куллану үзен аклый да торгандыр. Шәхси фикерем рәвешендә шуны гына әйтә алам, илебездә мигрантларга ихтыяҗ арту демографиягә һич тә бәйле түгел кебек. Эш бирүчеләрнең үзебездәге халыкка тиешле хезмәт хакы түләргә теләмәве дә гастарбайтерлар саны артуга китерә түгелме? Бигрәк тә Урта Азия илләреннән килүчеләрне түләүсез диярлек эшләтергә өйрәнде кайберәүләр. Мигрантлар эш эзләп Русиянең үзәк өлкәләренә килеп җитте. Дүрт ел элек исә Русия Хөкүмәте гастарбайтерлар кертүгә квота билгеләгән иде. Аңа ярашлы, илебездә ел саен 1,9 миллион мигрантны эшле итү мөмкинлеге каралды. Соңгы ел мәгълүматлары буенча, Федераль миграция хезмәте ел саен 9 миллионга якын чит ил кешесенең илебездә эшкә күчүен теркәгән. Эш бирүчеләргә гастарбайтерлар белән уртак тел табу икътисади яктан отышлы да булсын, ди. Сәяси һәм криминаль якларны исәпләмибез. Илебезнең хезмәт базарындагы эшсезлек шартларында төп җитештерү тармакларында мигрантларның арта баруы кайчан да булса бер “социаль шартлау”га китермәсме? Күптән түгел Русия Президенты Дмитрий Медведев Башкортстанга эш сәфәре барышында мөселман руханилары белән очрашуда әлеге проблемага үз карашын белдергән иде. Илебездә эшсезлек яки шуңа бәйле башка социаль проблемалар булмаса, мигрантлар турындагы бәхәсле сораулар куермас та иде бәлки. Әгәр дөнья күләмендә фикер йөртсәк, алга киткән бер генә ил дә мигрантларсыз яшәми. Әмма, Русиядән аермалы буларак, анда эшкуарлар гастарбайтерларны арзанлы эш көче рәвешендә генә файдаланмый. Швейцариядә, мәсәлән, хезмәткә яраклы һәр дүртенче кеше — тумышы белән чит илнеке. АКШта мигрантлар саны Русиядән өч (!) тапкыр күбрәк. Әмма бу илләрдә төп һәм читтән килүче халыклар арасында ниндидер ызгышлар күзәтелми. Әйткәндәй, берникадәр вакыт элек Германиядә һәм Франциядә булып үткән канлы бәрелешләрнең сәбәбе дә милли мәсьәлә белән түгел, ә икътисади каршылыклар, ризасызлыклар белән бәйле булды, дип хәбәр итте үзәк басмалар.

Ни өчен бәйгегә әзерлек сүлпән бара?

21 декабря

Мәгълүм булуынча, 2013 елда Уфада 20 яшькә кадәр егетләр арасында шайбалы хоккей буенча дөнья чемпионаты үтәчәк. Башкортстан бәйгегә ничек әзерләнә? Хәл итәсе нинди мәсьәләләр бар? Министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашкан киңәшмәдә сүз шул хакта барды. Киңәшмәне Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов алып барды. — Узган елда Башкортстан зур хөрмәткә, абруйлы спорт ярышын оештыру хокукына лаек булды, — диде Рөстәм Зәки улы. — Хәзер кунакларны кабул итеп, бәйгене югары дәрәҗәдә оештыру өчен зур көч салырга кирәк. Бу максатка республика бюджетыннан 108 миллион сум бүленәчәк. Спонсорлар, инвесторлар җәлеп итү дә мөһим. “Уфа-Арена” төзек булса, 1960 елда төзелгән “Спорт сарае” халыкара таләпләргә җавап бирми. Безгә, спортчылардан тыш, кунаклар, туристлар киләчәк. Аларга урнашырга кунакханәләр җитәме? Бәйгене ачу һәм йомгак ясау тантанасы йөз кызарырлык булмасмы? Киңәшмәдә алда торган бурычларга ачыклык кертеп, эшкә тотынырга кирәк. Залда урнаштырылган экран аша видеоролик тәкъдим ителде. Уфа, Башкортстан, республикадагы хоккей үсеше, спорт корылмалары турында бәян иткән ролик бер атнадан Канадада күрсәтерлек түгел. Сыйфат дәрәҗәсе шактый аксый. Бу мәсьәләгә Президент та тукталды. — Уртакул оста тарафыннан, гади камера белән төшерелгән ролик. Чын сәнгать осталарын җәлеп итеп булмый идемени? Казан универсиадасының ролигын карагыз һәм яңа, җанлы фильм төшерегез. Бу видео Канадада күрсәтерлек түгел. Сезгә бер атна вакыт, — диде Рөстәм Зәки улы.

Президент яшьләр хәрәкәте лидерлары белән очрашты

20 декабря

Узган шимбәдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында “Ышанмыйм” дип аталган иҗтимагый яшьләр хәрәкәте активы белән очрашты. “Ышанмыйм” хәрәкәте Дәүләт думасына депутатлар сайлаудан соң оештырылды. Бүген анда алты меңгә якын кеше исәпләнә. Алар күбесенчә яшь уфалылар — социаль челтәрләрнең берсендә теркәлгән. Республика Президенты очрашуда катнашучыларны сәламләде һәм 20 еллап элек үзенә ышануы нәтиҗәсендә БАССР Югары Советына сайлауларда уңышка ирешүе турында сөйләде. — Ул вакытта сайлауларга Уфа шәһәреннән теркәлдем, — диде Рөстәм Хәмитов. — Торбаүткәргечләрне сынау белән шөгыльләнүче кечкенә предприятие оештырган идем. Кандидат итеп күрсәтелгәндә моны юкка гына эшләвемне, барыбер җиңмәячәгемне әйткәннәр иде. Шуңа да карамастан, мин үзем сайлаган юл белән бардым. Һәм моны дөрес дип исәплим, нәтиҗәдә шушы юлны ахыргача үтә алдым. Сайлауның беренче турында 47 процентка якын тавыш җыйдым, җиңүгә 2-3 процент җитмәде. Икенче турда 70 процентка якын тавыш җыйдым. Шуны билгеләп үтәсем килә, ул вакытта сайлау барышына сыйфатлы контрольлек итүне оештырган идек. Безнең күзәтүчеләр сайлау нәтиҗәләрен бозып күрсәтү очракларына юл куймады.

Халык ышанычын аклауның юлы бер - аңа хезмәт итү

20 декабря

Башкортстан Дәүләт торак инспекциясенең идарә итүче оешмалар һәм урындагы үзидарә органнарының гражданнар мөрәҗәгатьләрен тикшерү мәсьәләсе буенча киңәйтелгән утырышы үтте. Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен тикшерү, аларга хәвефсез, уңайлы һәм имин яшәү шартлары булдыру буенча тоемлы һәм ашыгыч чаралар күрү башкарма власть органнары һәм идарә итүче оешмалар тарафыннан беренче чиратта башкарылырга тиеш. Дәүләт торак инспекциясе начальнигы, баш дәүләт торак инспекторы Илдар Җамалетдинов үзенең чыгышында билгеләп үтүенчә, еш кына муниципаль берәмлекләр, идарә итүче һәм хезмәтләндерүче оешмалар халыкның мөрәҗәгатьләренә тиешенчә җавап бирми. Кешеләр күзәтчелек итүче органнарга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Мөрәҗәгатьләрдә күтәрелгән мәсьәләләрнең күпчелеген хәл итү зур финанс чыгымнары таләп итми, төзексезлекләр “Торакны карау-тоту һәм ремонтлау” статьясы буенча җыелучы акча исәбенә бетерелә, хезмәтләндерүче оешмалар хезмәткәрләренең эшен дөрес оештырганда бу акча йортларны тиешенчә файдалану өчен җитәрлек. Идарә итүче оешмалар тарафыннан формаль мөнәсәбәт бетерелгәндә гражданнар мөрәҗәгатьләре өч тапкыр кимиячәк.

Демократик асылга кайту юлында...

13 декабря

Ни өчен Дәүләт думасына соңгы сайлаулар җәмгыятьтә күпсанлы бәхәс тудыра?

4 декабрьдә алтынчы чакырылыш Дәүләт думасына үткән сайлаулар узган атнада илнең иҗтимагый-сәяси тормышында игътибар үзәгендәге төп вакыйга булды. Бу очраклы түгел. Беренчедән, әлеге сайлаулар чагыштырмача күпкә ачык демократик шартларда үтте, дияргә кирәк. Һәрхәлдә, аның нәтиҗәләре буенча илнең яңа тарихында тәү тапкыр чынбарлыкта парламентта күппартиялелеккә юл ачылды. Икенчедән, әлеге сайлау кампаниясе иң бәхәсле булып та тарихка кереп калыр, ахрысы. Ни гаҗәп, аның нәтиҗәләре гамәлдәге курсны яклаучыларга да, оппозициягә дә канәгатьлек китермәде. Сайлау нәтиҗәләрен шик астына алып, Мәскәүдә һәм ил төбәкләрендә митинглар үтте. Ике як та канәгатьсезлек белдерә икән, димәк хакыйкать урталыкта. Хәер, һәр мәсьәләгә аерым тукталып үтик. Русия Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, тавыш бирүдә ил халкының 60,2 проценты катнашкан. Партияләрдән “Гадел Русия” өчен электоратның 13,22 проценты, ЛДПРга — 11,66, “Русия патриотлары”на — 0,97, КПРФка — 19,16, “Яблоко”га — 3,3, “Бердәм Русия”гә — 49,54, “Хак эш” партиясе өчен 0,59 проценты тавыш биргән. Башкортстанда исә сайлау участокларына халыкның 79,3 проценты килеп, партияләр өчен тавыш түбәндәгечә бүленде: “Гадел Русия”гә — 5,45 процент, ЛДПРга — 5,20, “Русия патриотлары”на — 0,54, КПРФка — 15,65, “Яблоко”га — 1,25, “Бердәм Русия”гә — 70,5, “Хак эш” партиясенә 0,39 процент. Әлеге сайлау кампаниясенең төп нәтиҗәсе — “Бердәм Русия” партиясе анда 15 процентка якын тавышын югалтты. Ягъни 2007 елда әлеге партия өчен электоратның 64,3 проценты тавыш бирсә, бу сайлау кампаниясендә андыйлар саны ил буенча 14 миллион кешегә кимеде. Төп оппозиция партияләре саналган КПРФ, ЛДПР һәм “Гадел Русия” исә үз позицияләрен сизелерлек ныгытуга иреште. Мәсәлән, 2007 елда КПРФның күрсәткече — 11,57 процент, ЛДПРның — 8,14, “Гадел Русия”неке 7,74 процент иде. Ягъни, оппозициядән Дәүләт думасына үткән бу өч партия бергә электоратның 45 процентка якын өлешен алган булып чыга һәм парламентның яңа составында якынча “Бердәм Русия” партиясенә бәрабәр көч тәшкил итәчәк. Атап әйткәндә, Русиянең яңа чакырылыш Дәүләт думасы якынча “Бердәм Русия” фракциясеннән — 238, КПРФтан — 92, “Гадел Русия”дән — 64, ЛДПРдан 56 депутаттан торыр, дип фаразлана. Шул ук вакытта, ил һәм “Бердәм Русия” җитәкчелеге моны һич кенә дә власть партиясенең позицияләре күпмедер дәрәҗәдә какшавы дип карамый, чын-чыннан демократик юлдан үсешүче дәүләттә табигый процесс буларак бәяли.

“Башнефть”нең башлангычы хәерле булсын!

13 декабря

Үзен хөрмәт иткән һәр җитештерүче компания әйләнә-тирәнең сафлыгы турында онытмый, дигән сүзләр хәзер гыйбарә булып яңгырый. “Башнефть” акционерлар нефть компаниясе дә соңгы чорда бу хакта җитди уйлана һәм нәтиҗәле гамәлләр кыла. Дөрес, компания эш иткән җирләрдә борчылырлык урыннар күп, бу хакта без берничә тапкыр язып та чыктык, халыктан зарланулы хатлар да килеп тора. Ләкин кайчандыр эш башланырга, боз кузгалырга тиештер ләбаса! Күптән түгел “Башнефть” компаниясенең экологик программа объектлары буенча журналистлар өчен матбугат туры узды. Бу — сөенечле хәл, чөнки бүгенге көндә компаниянең экологлары да, технологлары да башкарылган эшләр турында хисап тотарга, ният-планнары хакында ачыктан-ачык сөйләшүгә әзер. “Туймазынефть” нефть-газ чыгару идарәсенең “Япрык” нефть җыю пунктында иярчен газларны җыю һәм файдалану объектларында булу, мондагы җитештерү культурасы, яңа технологияләр белән танышу мөмкинлеге тудыру — компаниянең сәламәт сәясәт алып баруына бер дәлил, дияргә кирәк. “Туймазынефть” идарәсе “Башнефть” компаниясендә нефть шламнарын эшкәртү җайланмасы булган бердәнбер идарә булып тора. Монда “Альфа-Лаваль” фирмасы җиһазы монтажланган. Журналистларны озатып йөрүче “Туймазынефть” нефть-газ чыгару идарәсенең баш технологы Әнвәр Чуракаев әйтүенчә, ун елда биредә нефть белән пычранган 176,3 мең тонна туфрак, ягъни нефть шламы эшкәртелгән. Ә быел — 23,1 мең тонна. Барлыгы 66 мең тонна эшкәртелгән нефть алынган.

Нигерия дәрәҗәсеннән күтәрелә алырбызмы?

10 декабря

Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясендә “Власть һәм урындагы үзидарә органнарында коррупциягә каршы тору” дип аталган “түгәрәк өстәл” үтте. Президент Хакимиятенең коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге мөдире Валерий Кургузов әйтүенчә, оештыручылар чараны Коррупциягә каршы халыкара көрәш көненә багышлаган. Ул 9 декабрьдә билгеләп үтелде. 2003 елда бу көнне БМОның Коррупциягә каршы тору турындагы конвенциясенә кул куелды. Русия Федерациясе дә аңа кушылды. “Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар Русиянең коррупциягә каршы законнарындагы җитешсезлекләрне тикшерде. Дәүләт җыелышы-Корылтайның Социаль-мәгариф законнары һәм норматив актларның исәбен алып бару бүлеге мөдире Руслан Ямалетдинов законнар базасының камил булмавын һәм коррупция күренешенә ачык билгеләмә бирмәвен ассызыклап үтте. Ул коррупциягә каршы экспертиза проблемаларына җентекле тукталды. Аны закон кабул ителгәч түгел, аңа кадәр үткәрергә кирәклеге, юристлар, финансистлар, икътисадчылар кебек белгечләр үткәргән экспертиза да анык түгеллеген әйтте ул. “Әлегә коррупциягә каршы экспертизаны әһәмияткә ия дип әйтеп булмый”, — дип нәтиҗә ясады Ямалетдинов. — Конфликтларны көйләү һәм коррупция күренешләре турында хәбәр итү бурычы кебек законда каралган механизмнар, кызганычка каршы, эшләми, — диде Башкортстан Прокуратурасының коррупциягә каршы законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү бүлеге прокуроры Элионора Мкртчян. — Хәбәр итүнең аерым очраклары гына бар. Русия менталитетын исәпкә алсак, чынында исә коррупция очраклары күбрәк. Әлегә законның шушы таләпләрен үтәү оештырылмаган.

Изгелегегез игелек булып кайтсын

10 декабря

Кышның беренче көне искиткеч матур булды. Балаларның күңелен күрергә теләгәндәй, иртәдән үк кояш елмайды. Бәләбәй шәһәре мәдәният сарае балаларның шат тавышына күмелде. Биредә Бөтендөнья инвалидлар көненә һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне реабилитацияләү бүлекчәсе ачылуга ун ел тулуга багышланган берчә моңсу, берчә юанычлы “Изгелек бәйрәме” узды. Реабилитацияләү бүлекчәсе Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы башлангычы белән һәм район хакимияте ярдәмендә 2001 елда ачылган иде. Мондый бүлекчә ачылу заман таләбе була, чөнки бүгенге көндә шәһәрдә 335 инвалид бала исәпләнә. Ун ел эчендә ул заманча җиһазландырылган үзәккә әйләнде. Инвалидлар өчен уңайлыклар бинага керешли үк башлана. Коляскада йөрүчеләр өчен махсус пандус эшләнгән. Массаж, физиотерапия, дәвалау физкультурасы, уен терапиясе кабинетлары, социаль һәм көнкүреш адаптация бүлмәләре эшли. Аларның барсында да — яңа җиһазлар. Биредә инвалид балалар сәламәтлекләрен генә ныгытып калмый, ә үзләрен хезмәтләндерергә, көндәлек тормыш кагыйдәләренә өйрәнә. Инвалид балаларны йөрергә, кул эшләренә өйрәтү өчен дә җайланмалар бик күп. Боларның барысы да бүлекчә мөдире Гөлнара Гарифуллинаның тырышлыгы белән булдырылган. Ул үз эшенә мөкиббән киткән искиткеч тырыш кеше. Мөлаемлыгы, ихлас елмаюы, ягымлы тавышы белән бөтен кешене әсир итә. Күңеле тулы изгелек, диләр андый кеше турында. Ул һәр баланы, һәр ананы исемләп белә, һәр бала өчен җан атып яши, аларның язмышы өчен борчыла. Хезмәтенә күрә хөрмәте, дигәндәй, ул “Яшь ел директоры-2004” республика конкурсында җиңүче булды, 2011 елда Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Таләпчән һәм кешелекле җитәкче, олы йөрәкле тәрбияче, акыллы киңәшче, тирән белемле юрист, оста төзүче дә ул. Хезмәттәшләрен оештыра белә, тату фикердәшләр коллективы туплый алган. Аларның барысы да һөнәр остасы. Социаль педагоглар Людмила Мусина һәм Любовь Цветкова, логопед Ольга Павлова, дефектолог Оксана Назарова, психолог Светлана Зенова, хезмәт буенча инструктор Гөлшат Әхмәдуллина, массаж ясаучы шәфкать туташы Зөлфирә Абдуллаева, физиотерапия буенча шәфкать туташы Гүзәл Шәфыйгуллина, табиб-педиатр Людмила Садыйкова авыру балалар йөрәгенә юл таба, күңелләрен аңлый белүче белгечләр.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»