Көнүзәк

Брянскидагы кебек хәл кабатланмасын өчен...

13 января

8 гыйнварда Брянск шәһәрендә булган фаҗига тоташ Русияне тетрәндерде. Шәһәрнең Совет районындагы Авиационный һәм Брянск фронты урамнары кисешкән урында тротуар убылып, 2гә 1,5 метр зурлыктагы, 3 метр тирәнлектәге канализация коллекторы астында чокыр барлыкка килә. Шушы вакытта тротуардан коляска этеп 26 яшьлек ханым узып барган. Җир убылгач, ул торба читенә тотынып кала, ә аның яшь ярымлык улы коллекторда барлыкка килгән бер метр диаметрлы тишеккә төшеп, агып китә. Ханымга чокырдан чыгарга ЮХХДИ хезмәткәре булып эшләүче тормыш иптәше тиз үк килеп җитеп ярдәм итә. Кечкенә Кирилл Диденконың үле гәүдәсен 27 сәгатьтән соң гына, фаҗига булган урыннан 5 чакрым ераклыктагы чистарту корылмаларында табалар. Өлкәнең тикшерү комитеты шушы факт буенча җинаять эше кузгаткан, тикшерү бара.

Техосмотр үттеңме?

12 января

1 гыйнвардан автомашиналарга техник тикшерү үткәрүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә керде. Билгеле булуынча, узган елның июлендә бу кагыйдәләр закон рәвешендә кабул ителде һәм ноябрьдә РФ Икътисади үсеш министрлыгы техосмотр үткәрүче операторларны аккредитацияләү тәртибен раслады. Шунысын ассызыклау мөһим: хәзер бу процедураны Эчке эшләр министрлыгына караучы оешмалар түгел, ә Русия Автостраховкалау берлеге тарафыннан эшкә җәлеп ителүче предприятиеләр башкарачак. Үзгәрешләр техник тикшерүнең страховкалау оешмаларына күчүе белән генә чикләнми. Мәсәлән, хәзер автоинспектор документларны тикшергәндә техосмотр талонын таләп итми. Бу талон бары тик автогражданлык җаваплылыгын страховкалау полисын (ОСАГО) алганда гына кирәк. Шунсыз мондый полисны бирмәячәкләр. Белгечләр фикеренчә, киләчәктә техосмотр үтүгә чиратлар бетеп, кемнәргәдер өстәмә түләүгә (акча төртүгә) чик куелачак.

Студентка патриотик тәрбия бирү... кайнар аштан башлана

30 декабря

Башкортстан студентларына патриотик, әхлакый тәрбия бирү нинди дәрәҗәдә оештырылган? Бу юнәлештә хәлләр канәгатьләнерлекме? Хөкүмәт йортында үткән утырышта сүз шул хакта барды. — Президент Рөстәм Хәмитов студентларга патриотик тәрбия бирүгә игътибар җитмәвен сызык өстенә алган иде, — диде Премьер-министр урынбасары Салават Сәгыйтов. — Мәскәүдә, Уфада булган күңелсез вакыйгаларда яшьләрнең күмәк катнашуы бу юнәлешкә игътибар җитмәвенә ишарә ясый. Ни өчен студентларга сәяси мәдәният җитми? Яшьләрнең бер өлеше ни сәбәпле кайбер көчләр йогынтысыннан якланмаган? Бүген без бу сорауларга җавап эзләп, мәсьәләне уңай хәл итү юлларын тәкъдим итәргә тиешбез. Чөнки студентлар — безнең киләчәк. Димәк, аларга һәркем дөрес юл күрсәтергә тиеш. Патриотизм рухы белән янып яшәүчеләр беркайчан да тайгак юлга басмаячак, үз алдына куйган максатларга омтылачак. Республикада ел саен үсмерләр һәм егетләр арасында спартакиадалар оештырыла. Быел мондый чарада 80 меңнән артык кеше катнашкан. Стәрлетамак физик культура техникумы командасы укучы яшьләрнең физик әзерлеге буенча Бөтенрусия конкурсында беренче урын алган. Ләкин республиканың һәр яшь кешесе техникум студентлары сыман осталык күрсәтә алмый. Димәк, конкурс уңышын әллә ни зур казаныш итеп карау дөрес түгел.

Халык “үз геройларын” белергә тиеш

30 декабря

Контроль-исәп палатасы быел республикада 4 миллиард сумнан күбрәк бюджет акчасының нәтиҗәле файдаланылмавын ачыклады

Контроль-исәп палатасы үткәргән тикшерүләр, эксперт-аналитик чаралар арасында киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп иткәннәре, кайтаваз тудырганнары да аз булмады. 2011 елда мәсәлән, республиканың Мәдәният һәм милли сәясәт, Яшьләр сәясәте һәм спорт, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыклары эшчәнлеге, кече һәм уртача малтабарлыкны үстерү буенча республика программасын тормышка ашыру, башкаланың Затон бистәсендәге автомобиль юлларын проектлау һәм төзелеше буенча үткәрелгән тикшерүләр байтак җитешсезлекләрне ачыкларга һәм аның сәбәпләрен билгеләргә ярдәм итте. Агымдагы елда, гомумән алганда, финанс-бюджет өлкәсендә 7 миллиард сум күләмендә закон бозу очрагы ачыкланган. Соңгы мәгълүматлар буенча, дәүләт һәм муниципаль милекне нәтиҗәле файдаланмау аркасында барлыкка килгән 2,5 миллиард сум зыян каплатылган. Бу узган елгы күрсәткечтән 2 тапкырга күбрәк. Контроль-исәп палатасының 2011 елгы эшчәнлегенә багышланган киңәшмәдә шунысы игътибарга лаек, тикшерүчеләр контроль чаралар үткәргәндә дәүләт милкенә идарә итүдә һәм бюджет акчаларын нәтиҗәле файдалануда җитешсезлекләргә закон нигезендә бәя бирү белән генә чикләнми, ә, бәлки, нәтиҗәлелеккә кире йогынты ясаучы сәбәпләрне дә ачыкларга, дәүләт ресурслары белән төгәл идарә итүгә юнәлтелгән профилактик чаралар тәкъдим итүгә дә игътибар биргән.

Төп максат - кыйблабыздан тайпылмау!

30 декабря

Хакимият башлыгы Марат Ишемгулов әзерләгән районны стратегик үстерү программасы яңа юнәлешләр тәкъдим итә

Авыргазы — республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүче районнарның берсе. Төбәк җире бәрәкәтле. Ул авыл хуҗалыгы казанышлары белән генә үлчәнми. Республиканың рухи дөньясын баетуда, иҗади казанышларны чит илләрдә пропагандалауда чагу шәхесләр биргән төбәк тә ул Авыргазы. Райондагы тотрыклылык беренче чиратта эш сөючән халык белән җитәкчелекнең уртак тел табып яшәргә омтылуына бәйле. Әйткәндәй, 1964 елдан башлап район белән нибары дүртенче “хуҗа” җитәкчелек итүе күренә. Мондый хәл, беренче чиратта, республика җитәкчелегенең авыргазылыларга ышанычын күрсәтә. Яңа гасыр башыннан районга җитәкчелек итү Марат Ишемгуловка тапшырылган иде. Югары эрудицияле, халык арасында зур абруй казанган һәм илдә, республикадагы каршылыклы сәяси вакыйгаларда да үз йөзен саклап калган хакимият башлыгын бүген чын мәгънәсендә авыргазылылар “халык лидеры” дип кабул итә. Район халкы үз җитәкчесенә тулысынча ышана. Мондый абруй күптән түгел Дәүләт думасына сайлау йомгакларында да күренде. Район халкы бүген нинди сулыш белән яши? Хакимият башлыгы төбәк үсеше перспективаларын нәрсәдә күрә? Марат Баязит улы белән шул хакта сөйләшәбез.

Хакимият башлыгы вазыйфасына тугыз кеше дәгъва итә

29 декабря

Уфа мэриясендә шәһәр хакимияте башлыгы вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү буенча комиссиянең икенче утырышы үтте. Аны конкурс комиссиясе рәисе, Президент хакимияте җитәкчесе Владимир Балабанов ачты һәм комиссия әгъзаларына утырышның эш һәм көн тәртибен, регламентын расларга тәкъдим итте. Комиссия әгъзалары Равил Бикбаев, Юрий Пустовгаров, Марат Мәһәдиев, Александр Дегтярев конкурс комиссиясе секретаре Анатолий Безрукавниковны тыңлады. Ул мэр вазыйфасына дәгъва итүчеләр исемлеген укыды. Алар — Любовь Белышева, Малик Мөлеков, Эдвард Мурзин, Андрей Носков, Иван Огнев, Николай Пучнин, Евгений Федоров, Салават Хөсәенов һәм Ирек Ялалов. Аларның барысы да конкурста катнашуга кертелде.

Төшергәндә... акча исәбе онытыла

28 декабря

Контроль-исәп палатасы “Башкортостан” киностудиясендә бюджеттан бүленгән акчаның нәтиҗәле тотылмавын ачыклады. Ә ни өчен Мәдәният министрлыгы җитешсезлекләргә күз йомган?

“Башкортостан” киностудиясе” дәүләт унитар предприятиесе эшчәнлегендәге җитешсезлекләр, кадрлар агымчылыгы һәм җитәкчелекнең кайбер кырын эшләре турында имеш-мимешләр күптән таралган иде. Кызганычка каршы, алар дөрес булып чыкты. Күптән түгел Башкортстан Контроль-исәп палатасы коллегиясе утырышында әлеге предприятиенең 2009-2011 еллардагы хуҗалык эшчәнлеген тикшерү нәтиҗәләре каралды. Коллегия карарына ярашлы, тикшерү йомгаклары турында республика Прокуратурасына һәм Эчке эшләр министрлыгына җибәреләчәк. “Башкортостан” киностудиясе 2006 елда оештырылган иде. Төрле сәбәпләр белән аңа “яшәү урынын” берничә тапкыр алыштырырга туры килде. Әмма мондый хәл бюджет чыгымнарын файдалануда, дәүләт милке белән идарә итүдә акланмаслык тәртип бозуларга сәбәп була аламы? — Республиканың Җир һәм милек мөнәсәбәтләре, Мәдәният министрлыкларына киностудиядә тәртип булдыру өчен зур эш башкару бурычы тора. Без студиянең иҗади эшчәнлегенә бәя бирмибез. Безне икътисади күрсәткечләр борчый, — диде Контроль-исәп палатасы рәисе Салават Харасов. Дәүләт унитар предприятиесе эшчәнлегенә шундый бәя бирелүнең сәбәпләре нәрсәдә соң? Утырышта тикшерү нәтиҗәләре белән палатаның бүлек начальнигы Илдар Булатов таныштырды. — Тикшерү үткәрелгән вакыт арасында киностудия 96 миллион сум дәүләт ярдәме алган. Әлеге сумманың 62,4 миллион сумы фильмнар төшерү өчен тәгаенләнгән була. Чынлыкта бу максатка тотынылган чыгымнар 21,1 миллион сумнан артмый. Ачыклануынча, предприятие 75 миллион сумны үз ихтыяҗлары өчен тотынган. Шул ук вакытта, фильмнарны прокатлаудан һәм аларның дискларын сатудан алынган керем 400 мең сум тәшкил итә. Аның 320 мең сумы кино йолдызы Марат Бәшәров катнашлыгында төшерелгән “Ловец ветра” фильмыннан кергән, — диде И. Булатов.

Штрафлар күпкә күтәреләчәк

27 декабря

1 гыйнвардан Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр көченә керә. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкны арттырачак. Сүз юллардагы тыгыннарга карата кабул ителгән үзгәрешләр турында бара. Транспорт хәрәкәтенә комачаулап, машиналар күпләп җыелган юл чатына хәтта светофорның яшел утына чыккан өчен штраф ун тапкыр артачак. Хәзер бу гамәл өчен 1000 сум түләргә кирәк булачак. Светофорда кызыл утка туктамаган һәм юл чатында өстенлекле хокукка ия транспортны үткәрмәгән өчен штраф күләме дә 1000 сумга кадәр арта. Шофер стоп-линия алдында туктамаган өчен дә 800 сум штраф салына. Шулай ук 1 гыйнвардан, фото һәм видеокүзәтү камералары теркәгән очракта, машиналарны газоннарга куйган өчен штраф салыначак. Моннан тыш, такси булып рөхсәтсез эшләгән өчен дә җәза катылана. Транспорт чарасына законсыз рәвештә җиңел такси билгесен һәм төсле махсус схема куйган өчен — 5000 сум, вазыйфа биләүче кешеләргә — 20 мең сум, юридик берәмлекләргә 500 мең сум штраф салыначак. Транспорттан файдалануны тыю сәбәпләре бетерелгәнче номерлар салдырыла, рөхсәтсез куелган такси фонаре тартып алына. Такси шоферы чек бирүдән баш тарта икән, аңа 1000 сум штраф салынырга мөмкин.

Төзегәннең генә киләчәге бар

27 декабря

Кырмыскалы район авылларында шәхси йорт салырга теләүчеләргә ел башыннан 700дән күбрәк җир участогы бүлеп бирелгән

Район агросәнәгатьчеләре өчен 2011 ел уңышлы булды. Авыл хуҗалыгы җитештерүе өстенлек алган район быел төп тармаклар буенча күрсәткечләрне шактый яхшыртты. Әлбәттә, алар узган елгы корылык нәтиҗәләре белән чагыштыруга бәйле түгел, ә аннан алдагы чор күрсәткечләре янәшәсендә тотрыклылыгы белән ныгытыла. Узган ике ел авыл эшчәннәре өчен чын мәгънәсендә сынау булды. Икътисади кризистан соң, ил күләмендә корылык зур зыян салды. Мондый шартларда агросәнәгатьчеләрнең төп бурычы ирешелгәнне саклап калу, югалтуларга юл куймау иде. Дәүләтнең аграр тармакка тоемлы ярдәме, гомумән, авыл эшчәннәре алдында яңа бурычлар куеп эшләргә, җитештерүнең һәр өлкәсендә алдынгы технологияләрне кыюрак кулланырга булышлык итте. Кырмыскалы районы гына да, мәсәлән, аграр тармакка ярдәм йөзеннән федераль һәм республика казналарыннан быел 170 миллион сумлык субсидия һәм дотация алды. Кырмыскалылылар республикада лидерлар исемлегендә кала. Ел башыннан авыл хуҗалыгы тармагында җитештерелгән тулай продукция күләме 2,5 миллиард сумга якынлашты.

Саннар ялган, хәлләр яман

24 декабря

Наркотикларга каршы комиссия утырышы киеренке шартларда үтте

Республикада рәсми исәптә торган наркоманнар саны арта. Шушы елның октябренә алар 5847 кеше булган, узган ел белән чагыштырганда дүрт процентка артык. Араларында 39 кеше — урта махсус һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары. Наркотик кулланучылар исәбендә 38 студент. Ләкин барыбыз да аңлый, бу саннар дөреслеккә якын да килмәгән. Дөресен белүче дә юк. Уфада кулланылган канлы шприцлар ятмаган берәр подъезд бар микән? Ай-һай. Сораштыру нәтиҗәләре буенча, укучыларның һәм студентларның 40 проценты наркотик средстволарны кайдан һәм ничек табарга белә. Димәк, алар моның белән кызыксынган, димәк, студентларның яртысы диярлек наркотик татып караган... Булырга да мөмкин, чөнки яшьләр арасында аны куллану абруй өсти дип исәпләүчеләр күп. Тугыз айда 128 кеше шушы “абруйларына тончыгып” үлгән. Кичә республиканың наркотикларга каршы комиссиясе утырышы мәгариф министры Әлфис Гаязовның чыгышы белән башланды. Аның фикеренчә, яшьләрнең ялын оештыру, спортка җәлеп итү тиешле дәрәҗәдә оештырылмаган. Уку йортларында здравпунктлар ябыла, ә кешенең наркотик сөреме астындамы-юкмы икәнлеген фәкать медицина хезмәткәре генә әйтә ала. 160 меңнән артык студентның 130ы наркоман буларак исәптә тора. — Без наркоманиянең, алкоголизмның укучылар мохитенә никадәр тирән үтеп кергәнен яхшы беләбез. Сез китергән саннар көлке, ялган, чынбарлыкта хәлләр күпкә җитдирәк. Кискен сорауларга җавап яңгырамады, әйтерсең, барысы да ал да гөл, — дип тәнкыйть утына тотты Президент Рөстәм Хәмитов аның чыгышын.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»