Көнүзәк

Зарланучыларның күпчелеге шәһәр халкы

26 января

Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эш нәтиҗәләре шуны күрсәтә

Башкортстан Хөкүмәте Аппаратында гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эш “Русия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен тикшерү тәртибе турында” Федераль законга, “Башкортстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында” Башкортстан Республикасы Законына ярашлы алып барыла һәм Башкортстан Хөкүмәтенең даими контролендә тора. Гражданнарның хатлары Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры, аның урынбасарлары, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе тарафыннан карала һәм тиешле күрсәтмәләр белән республика башкарма власть органнары җитәкчеләренә, оешмаларга үтәү өчен җибәрелә. Узган елда Башкортстан Хөкүмәтенә 9068 язма мөрәҗәгать килгән, шуның 266сы — күмәк, 494е — кабаттан язылган, 116сында мөрәҗәгать итүченең фамилиясе һәм адресы күрсәтелмәгән. Шуны әйтеп үтәргә кирәк: хатларның яртысыннан күбрәге Хөкүмәткә югарырак торучы органнардан килә. Узган елда Русия Федерациясе Президенты Хакимиятеннән — 3543, Русия Хөкүмәте Аппаратыннан — 892, Федераль җыелышның Дәүләт думасыннан — 18, Башкортстан Президенты Хакимиятеннән — 1392, Дәүләт җыелышы-Корылтайдан 25 хат килгән. Гражданнар мөрәҗәгатьләренең күпчелеге (3825) — торак мәсьәләләре буенча, алар мөрәҗәгатьләрнең гомум санының 42 процентын тәшкил итә. Аларның күпчелеген Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм анда катнашучылар, күп балалы гаиләләр, пенсионерлар, төрле төбәкләрдән күчеп кайтырга мәҗбүр булган кешеләр, Төньякта эшләүчеләр, запаска чыккан офицерлар һәм искергән торак хуҗалары яза. Күп кенә хатларда яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү, торак субсидияләре, торак сатып алуга кредитлар бирү мәсьәләләре күтәрелә. Торак төзүдә өлешләтә катнашучы алданган кешеләрдән төзүчеләрнең килешү шартларын үтәмәве турында 126 хат килгән.

Раил Әсәдуллин: “Халыкны ишетү һәм тыңлау җитми...”

25 января

Хәбәр ителүенчә, Гомумрусия халык фронтының Башкортстандагы координаторы итеп төбәк Координация советының чираттагы утырышында М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты ректоры, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк Сәяси советы секретаре урынбасары Раил Әсәдуллин сайланды. Раил Әсәдуллин шулай ук “Бердәм Русия” партиясе рәисе Владимир Путинның Уфадагы Җәмәгать кабул итү бүлмәсенә дә җитәкчелек итәчәк. Яңа җитәкче халык белән власть арасында соңгы чорда гаять мөһим бәйләүче дәүләт институтына әверелгән әлеге структуралар эшчәнлеген үстерү юнәлешләрен ничек күзаллый? Нинди бурыч һәм максатлар төп өстенлек итеп билгеләнә? Гомумән, “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе үзенең сайлау алды программасын тормышка ашыру юнәлешендә нинди проектлар, яңа башлангычлар өстендә эш алып бара? Шушы һәм башка сораулар белән Раил Мирвай улы Әсәдуллинга мөрәҗәгать иттек.

“Нур”га хәвеф яныймы?

25 января

Шушы көннәрдә Интернет челтәрендә Уфа “Нур” татар дәүләт театрының фасады җимерелә икән дигән хәбәр таратылды. Янәсе, театр стенасына бу хакта искәртүче язу да эленгән. Әлеге хәлгә ачыклык кертү максатында театрның директоры Урал Гыйрфатуллинга мөрәҗәгать иттек. Ул безгә түбәндәгеләрне җиткерде: — Һәр әйбернең дә гомере чикле булган кебек, биналар да вакыт үтү белән туза. Төзелеш материаллары дә мәңгелек түгел. Безнең театр капиталь ремонтка әзерләнә. Бинаның архитектурасы үзенчәлекле. Ул даими игътибар таләп итә. Әмма тамашачыларга куркыныч яный, дигән сүз түгел бу. Без бинаның хәлен тикшереп торабыз. Чираттагы ремонт эшләре һәрвакыт башкарыла килә. Декабрь азагында гына җентекле тикшерү үткәрдек. Мәдәният министрлыгы бинаның хәле турында хәбәрдар һәм мөмкинлек булгач та ремонтка акча бүләргә әзер. Средстволар күчерелү белән капиталь ремонтны башлыйбыз. Язулар элүгә килгәндә — сак булу беркайчан да, беркем өчен дә артык түгел.

Булсын, дип эшләсәк кенә

25 января

Яки власть каты куллылык та күрсәтергә тиеш

Икътисад тармакларында модернизация үткәрү, җитештерүне диверсификацияләү турында хәзер күп ишетәбез. Бу мәсьәләләрнең асылына төшенеп беткәнебез юк. Чөнки һәркем өчен боларның кирәге дә юк сыман. “Өстәгеләр беләдер әле, белмәсәләр сөйләмәсләр иде”, дип кенә куябыз. Модернизация һәм реформалауның турыдан-туры көндәлек тормышыбызга кагылганнары бар. Торак-коммуналь хуҗалык (ЖКХ) реформасы шуларның берсе. Бу тармакта үзгәрешләр ясауның мөһимлеге хакында унбиш ел чамасы элек үк сүз башланган иде. Хөкүмәттә бу тармак өчен җаваплы вице-премьерлар, министрлар алмашынды, ә проблемалар кала килде. Ниһаять, егерме беренче гасырга чыккач, боз кузгалды дияргә ярый. Тармакта реформа үткәрүгә булышлык итүче махсус фонд барлыкка килде. Әлеге реформаларга багышлап Русия Президенты берничә тапкыр Дәүләт советы утырышы үткәрде. Реформаларга булышлык итү фондына йөзләрчә миллиард сум казна акчасы бүленде. Фонд исә, үз чиратында, реформалар һәм үзгәрешләрнең нинди темп белән алып барылуыннан чыгып, төбәкләргә средстволар бүлде һәм бүлә. Бу оешма эшли башлаган чордан алып, мәсәлән, Башкортстан аннан ун миллиард сумга якын акча алды. Ул акчалар искергән торак фондына капиталь ремонт үткәрүгә, авария хәлендәге торакта яшәүчеләрне яңаларына күчерү өчен сарыф ителә. Өстәмә рәвештә, тармакта игълан ителгән реформалар кысаларында, республика һәм муниципалитетлар бюджетларыннан да шактый средстволар бүленә. Алар инфраструктураны яңартуга, инженерлык коммуникацияләрен камилләштерүгә юнәлтелә. Соңгы биш ел дәвамында гына, әйтик, Башкортстан ЖКХсының эшчәнлеген яхшыртуга, ягъни ремонт һәм яңарту эшләренә 14 миллиард сумнан артык акча тотынылды.

Теләнче тәрбияче...

24 января

Беркем дә үз ихтыяры белән теләнче булмый. Кырыс тормыш шартларыннан хасыйл булган җан ярасы ул теләнчелек. Урамда хәер сорашып утыручылар да тик кызгану хисе уята. Минемчә, алар үз хәлләреннән гарьләнәдер, башка бер чара да калмаганлыктан, шушы көнгә төшкәннәрдер. Чак кына игътибар, аз гына ярдәм булса, җәмгыятьтә үз урыннарын табарлар иде кебек... Хәер, теләнчеләр урам чатында гына утырмый. Эзләнә-күзәтә китсәң, теләнчелек күренеше башка сыймаслык урыннарда да очрый. Мәсәлән... балалар бакчасында. Балалар бакчасы — гүзәл балачак иле булырга тиеш, дип беләбез. Нәкъ биредә бала әдәп-әхлак әлифбасын таный башларга, мәрхәмәтлелеккә, хезмәткә, игътибарга, ихтирамга һәм күп-күп башка гүзәл сыйфатларга өйрәнергә тиеш. Тиеш, чөнки җәмгыятебезнең киләчәге тәрбияләнә монда. Бала үстерүчеләр белә, балалар бакчаларында хәлләр күптән инде канәгатьләнерлек түгел. Бу, беренче чиратта, балалар бакчасына йөрергә теләүчеләрнең саны андагы урыннар саны белән тәңгәл килмәүгә бәйле. Белүемчә, башкалада чират өчәр елга сузыла, төркемнәргә утызлаган бала йөри. Шултиклем бала тупланган урында тәртип булдыру, тәрбия өчен тиешле шартлар тудыру зур тырышлык таләп итә. Икенче мәсьәлә — бүтән эш яки баласын бакчага урнаштыруның башка ысулын таба алмаган тәрбияче хатын-кызлар хәле. Гади бер тәрбиячене күз алдына китерик. Иртүк гаиләсен ашатып-эчереп, бала җитәкләп ул эшкә чаба. Андый тәрбиячеләр арасында баласызлар күп түгел, чөнки баласын урнаштыру мәсьәләсе тумаган сирәк хатын-кыз гына балалар бакчасында адәм көлкесе хезмәт хакына эшләргә риза була.

Канлы нокта

21 января

“Зәңгәрлек”не пропагандалаудан туктарга вакыт түгелме икән инде?

Соңгы арада шуңа игътибар итәм, телевидение каналлары берсеннән-берсе уздырып, “зәңгәрләр” темасын куерта башлады. Беркөнне “Давай поженимся” тапшыруында шундый егет утыра иде. 23 яшьтә, бизәнгән-төзәнгән, чәчләрен майлап тараган. Кыскасы, күпчелек өчен дип ышанасы килә, косасыны китерә торган зат. Алып баручылар тегеләй дә, болай да сораштыралар, гомер булмаганча җайлы-җайсыз сүз әйтеп үпкәләтүдән куркып, сак кына тормыш юлын барлыйлар. Без ханжа, ягъни монафикъ кешеләр түгел, янәсе, аңлыйбыз, бу дөньяда сезнең кебекләр дә яшәргә хокуклы, фәлән-фәсмәтән, имеш. Шулай итеп аның баласына суррогат ана эзләп утырдылар. Бу тапшырудан бик күп үсмерләр гомосексуалист булуның бер гарьлеге дә юк икәнлеген, хәтта беренче каналга чакырылу мөмкинлеген, балалы булуның да артык кыенлык тудырмавын төшенеп, колакларына киртеп куйганнардыр. Гафу итегез, мин — ханжа һәм бу бәндәләр белән кәнфитләнү туйдырды. Инде дәүләт каналларына (беренче каналга (!) сөйрәп алып кердегез, әйдә, гомосексуализмны пропагандалагыз, күккә чөегез, Мәскәүнең Кызыл мәйданында парадларын да үткәрегез... Тик аннан соң улларыгызны каян эзләп табарсыз икән? Әнә шундыйлар аркасында үзебезнең татар малайлары алма кебек чакларын тоткынлыкта үткәрергә мәҗбүр. Әлшәй һәм Кырмыскалы районнарында яшәүче әти-әниләре бүген ниләр кичергәнен бер Ходай белә.

Халык мәнфәгате сәясәттән өстен ул

20 января

Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевның “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов белән әңгәмәсе

Бүген татар дөньясында, Татарстан Республикасында һәм бөтен Русиядә генә түгел, төрки һәм башка чит дәүләтләрдә дә киң билгеле сәясмән, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев матур юбилеен — 75 яшьлек гомер үрен билгели. Бу уңайдан без аны редакция һәм гәзит укучылар исеменнән ихлас тәбриклибез. Әлеге әңгәмәнең тарихы бик үзенчәлекле. Республикабыздагы ул вакыттагы иҗтимагый-сәяси хәл-шартлар аны гәзит битләрендә бастырып чыгару мөмкинлеген бирмәде, шуңа үз сәгате сукканын авторның архивында көтеп ятты. Һәм менә бүген юбилярның күркәм бәйрәме уңаеннан ул дөнья күрә. Шунысын да әйтеп үтик: әңгәмә үзгәрешсез басыла, чөнки анда күтәрелгән мәсьәләләр бүген дә актуаль булып кала. Халкыбыз “Яхшы әйбер искерми ул” дип юкка гына әйтмәгән, акыллы, төпле фикерләрнең әһәмиятен еллар гына җуя алмый икән.

Без кемнең үгисетелгән баласы?

18 января

Мәдәният өлкәсендә утыз елдан артык эшләп, әлегә кадәр мәдәният хезмәткәре һөнәренең кирәклеген һәм мөһимлеген беркем дә, беркайчан да тиешенчә бәһаләмәде, дип әйтә алам. Гәрчә мәдәният хезмәткәрләре мөһим дәүләт бурычын үтәсә дә. Мәдәниятне тергезү һәм тарату яшәешебезнең төп өлеше булып тора. Шуңа карамастан, бюджет чиновнигы безнең өлкәне калдык принцибы буенча финансларга да мөмкин, дип уйлады һәм уйлый. Мәдәният хезмәткәрләренең социаль-хезмәт мәнфәгатьләре һәм хокуклары һәрвакыт кыерсытыла. Мисал эзләп ерак китмим. Мәсәлән, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләре хезмәткәрләре хезмәт хакын безгә караганда өч-дүрт тапкыр күбрәк ала. Моңа өстәп, озак еллар эшләгәне өчен (за выслугу лет) өстәмәләре дә бар, коммуналь хезмәтләндерү өчен дә тулысынча түләнә. Мин башкалар акчасын исәпләмим. Бу хәлне ишетү миңа бик аяныч: югары даирәдәге чиновниклар югары трибуналардан шушы тармакта эшләүчеләрнең хезмәт хакы турында сөйли, ә безне хәтта телгә дә алмыйлар. Ирексездән, алар “авыл клубы”, “авыл мәдәният йорты” дигән төшенчәне беләме икән, дигән уй туа. Нәкъ менә алар авылда яшәүчеләрнең, бигрәк тә яшьләрнең, буш вакытын файдалы итеп үткәрүдә, аларны күңел бушлыгыннан, чарасызлыктан коткарып калуда төп рольне уйный. Концертлар һәм үзешчән сәнгать түгәрәгендә катнашучыларның иҗади эшчәнлеге, яшь талантлар чыгышы, һәртөрле кичәләр, барлык бәйрәмнәр һәм күңел ачу чаралары үткәрү — болар барысы да авылда яшәүчеләрнең рухи тормышын баета, аларда халык иҗатына карата кызыксыну уята. Авыл мәдәният йортларының шундагы хезмәткәрләрнең әйтеп бетергесез тынгысызлыгы нәтиҗәсендә генә эшләп килүен, күп кыенлыкларны җиңә-җиңә, бик аз хезмәт хакына эшләүләрен җитәкчеләребез беләме икән? Күпләр, моңа түзә алмыйча, яраткан эшеннән китә, шул сәбәпле, авыл мәдәният йортларында һәм клубларда эшләү өчен кадрлар җитми. Билгеле булуынча, яхшы әзерлекле кадр булып җитешү өчен күп вакыт таләп ителә. Шагыйрь әйтмешли, булганны без бик тиз югалтабыз.

Мәктәп - саклый, клуб - ямьли

18 января

Бүгенге авылларыбызның киләчәге хакында алардагы мәгариф һәм мәдәният учакларының хәленә карап та фикер йөртергә була

Кызганычка каршы, авыл мәдәният йортының иртәгәсе алай ук куанычлы төсмерләнми. Аның файдалануга тапшырылуына да ярты гасыр булып килә. — Шул вакыттан бирле бу бина агарту-буяудан башка ремонт күрмәгән, — ди әлеге бина ачылганда бишектә яткан Миякәтамак мәдәният йортының бүгенге директоры Әхәт Исмәгыйлев. Шулай да ярты гасыр бөтен авыл халкына хезмәт иткән бу бинаның торышын алай ук начар дип тә булмый. 60нчы еллар өчен типовой булган бер катлы, кирпеч диварлы һәм такта түшәмле бина. Түшәм штукатуркаланган һәм агартылган. Берничә урында “пеләшләнгән” булса да, түшәмнән берни дә агып-тамып тормый. Берничә урында идән такталарын алыштырасы бар. Тәрәзәләр генә тулысынча яңартуга мохтаҗ, алар инде күптән үз ролен үтәми. Әйтик, китапханә урнашкан бүлмәдә ничек тә җылылыкны саклар өчен аларны полиэтилен белән каплаганнар. Чөнки чатнаган, ватылган өлгеләрне инде алыштырырлык түгел — рамга тотынсаң, ул таралачак. Шундый ук хәл тамашалар залында. Андагы дүрт зур тәрәзәнең икесен директор үзе кирпеч белән бөтенләй томалаган.

Кәгазьдәге түгел, гамәлдәге мөһим!

17 января

Яки ни өчен авыл мәктәпләрен ябу төбәк башлыкларының эшчәнлек нәтиҗәлелеге күрсәткече булып тора?

“Безгә теге яки бу төбәк җитәкчелеге эшчәнлеге нәтиҗәлелегенең турыдан-туры анда яшәүче гражданнарның тормыш сыйфатында чагылыш табуына ирешергә кирәк. Кәгазьдәге отчетлар белән гражданнарның яшәеше арасында аерма булырга тиеш түгел”, — диде Русия Хөкүмәте Премьер-министры Владимир Путин 10 гыйнварда аның рәислегендә үткән селектор киңәшмәсендә. Киңәшмә ил төбәкләре башкарма власть органнарының эшчәнлек нәтиҗәлелеген бәяләү һәм күтәрү мәсьәләләренә багышланды. Владимир Путин билгеләвенчә, теге яки бу төбәкнең нәтиҗәле үсеше анда минераль байлыклар яисә федераль үзәктән күләмле ярдәм булуга түгел, тәү чиратта урындагы җитәкчелекнең активлыгына бәйләнгән. Юкса, бер үк шартларда эш иткән төбәкләрнең берсе алдынгылар исемлеген җитәкләсә, икенчесе исә артта сөйрәлә. Бу җәһәттән Хөкүмәт Премьер-министры алдынгылар исемлегендә Татарстан, Кабарды-Балкар республикаларын, Краснодар краен, Төмән, Белгород, Пенза өлкәләрен атаса, Саратов, Архангель, Волгоград, Мурманск өлкәләрендә эшләр торышын анда яшәүче халык бик түбән бәяләве турында белдерде. Аерым рәвештә исә ул Киров өлкәсенә тукталды. Владимир Путин белдерүенчә, төбәктәге Нововятск шәһәрендә декабрь аенда гына торак-коммуналь хуҗалыкта җылы суга тарифларның 40 процентка кадәр артуына юл куелган.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»