Көнүзәк

Ил төкерсә, күл була...

03 февраля

Башкалабыз халкына башларын югары тотып йөрергә тәкъдим итәр идем. Мондый башлар урамдагы пычракны, адым саен очраган чүпне күрмәячәк. Югыйсә, кәеф кырыла. Урам җыештыручылар никадәр генә көч салуга карамастан, без һаман чүп оясында яшибез. Нигә икән? Конфет кәгазьләре, тәмәке төпчекләре һәм тартмалары, җәмәгать транспортында алынган билетлар, чеклар — боларның бик сирәге генә чүп савытына барып җитә. Һәм бу тәртипсезлеккә без шулкадәр күнеккәнбез, пычратучыга ачулану түгел, хәтта кисәтү ясарга да беркемнең уена килми. Искәрмә очраклар бар, ләкин алай гына мәсьәләне хәл итәргә мөмкинме? Шулай эш белән китеп баруым. Уфаның “Аптека” тукталышындагы юл чатында текә джип туктаган. Руль артында утырган ир машинасын җыештырып алырга булды шикелле. Ачык тәрәзәдән пыяла сыра шешәсе урамга очты... Моны бик яшь, мөгаен, яңа укуын тәмамлап эш башлаган полиция хезмәткәре күреп калды һәм шешәне кар өстеннән күтәреп, джип хуҗасына кайтарып бирде. Аның бу гамәле “хуҗа”ның җен ачуын кузгатты булса кирәк, шешә ракета тизлеге белән яңа траектория сайлап, сызгырып очып китте. Көпә-көндез. Урам тулы халык. Ни дип әйтәсең? Шулай да, матурлыкны күрә беләбез без. Бигрәк тә, чит илләргә сәфәр кылып кайтканнан соң, андагы урамнарның чисталыгына хәйран калуыбызны яшермибез. Алар бу тәртипкә ничек ирешә икән?

Безгә яңача икътисад кирәк

01 февраля

Русия Хөкүмәте Премьер-министры Владимир Путинның “Ведомости” гәзитендә дөнья күргән мәкаләсе

Русиядә тотрыклылык, мөстәкыйльлек һәм лаеклы тормыш гарантияләмәгән икътисад булырга тиеш түгел. Безгә көндәшлеккә сәләтле сәнәгате һәм инфраструктурасы, үсеш алган хезмәтләр күрсәтү өлкәсе һәм нәтиҗәле авыл хуҗалыгы булган яңача икътисад кирәк. Заманча технологияләр нигезендә эшләүче икътисад. Безгә икътисадны яңартуның нәтиҗәле механизмын булдырырга, моның өчен тиешле матди һәм кадрлар ресурслары табарга һәм җәлеп итәргә кирәк. Икътисадны диверсификацияләүдә протекционистик чараларга исәп тота алмыйбыз. Һәм Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергән өчен түгел. Без анда нәкъ менә җитештерүдә дә, куллануда да икътисадыбыз тышкы базарга нык бәйле булган өчен кердек. Әмма гражданнарыбыз һәм предприятиеләребез югары импорт пошлинасы түли. Гадәттән тыш протекционизм һәрвакыт торгынлыкка, түбән сыйфатка һәм югары бәяләргә китерә.

“Укытучы бизнесмен да була ала”

01 февраля

ди, унтугыз меңгә якын кешене хезмәтләндергән “Хәзинә” туристик фирмасы җитәкчесе Камил Олим улы Сираҗетдинов

Сер түгел, хәзер Төркиядә, Мисырда һәм дөньяның башка почмакларында ял итеп кайту кесә җитмәс хак түгел. Туристик фирмалар да күп. Алар халыкны җәлеп итү максатында һәркайсы мөмкин кадәр арзанрак хакка юлламалар тәкъдим итәргә тырыша. Җаның теләгәнен сайлап, чемоданнарыңны төйнә дә, юлга чык. “Хәзинә” — Башкортстандагы иң яшь туристик фирмаларның берсе. Шулай булуга карамастан, бик күпләрнең ихтирамын яулап өлгергән. Туристик фирма үз алдына нинди максатлар куя? “Хәзинә” туристик фирмасыҗитәкчесе Камил Сираҗетдиновтан шул хакта да сораштым.

Приютта каза күргән кешеләр белән очрашу

31 января

29 гыйнварда Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Бәләбәй районының Приют поселогына килеп, газ баллоны шартлавы нәтиҗәсендә җимерелгән торак йортны карады, каза күргән кешеләр белән очрашты һәм һәлак булганнар гаиләләренең кайгысын уртаклашты. “Республика каза күргәннәргә һәм һәлак булганнар гаиләләренә бөтен яклап та ярдәм күрсәтәчәк, — диде Рөстәм Хәмитов. — Матди ярдәм күрсәтү һәм янган милек өчен компенсация түләү буенча Хөкүмәт боерыгы якын арада әзер булачак. Иртәгәдән кирәк-ярак өчен 15әр меңәр сум акча бирелә башлар. Яңа йорт төзеләчәк. Аның урынын билгеләргә, сыйфатлы һәм тиз вакытта йортны төзергә кирәк. Урман поселогында мондый эшне ике ай эчендә башкарып чыктык. Салкыннарга бәйле йортны төзү бераз катлауланачак, минималь технологик вакытта (100 көндә) йорт үзенең ишекләрен ачарга тиеш. Без халыкны май аенда яңа йортларга урнаштырырга бурычлы”. Президент каза күргәннәргә вакытлыча тору өчен бирелгән “Нефтяник” тулай торагындагы бүлмәләрне карап чыкты. Андагы яшәү шартлары аны канәгатьләндермәде һәм ул кешеләрне шул ук тулай торакның кунакханәсенә урнаштырырга кушты. Аннары Президент каза күргәннәрне өч тапкыр тукландыру оештырылган ашханәдә булды.

Лондон проблемалары Уфага яныймы?

31 января

Транспорт хәрәкәтенең авырлашуы турындагы беренче хәбәр 1772 елга туры килә. Ул вакытта Лондонның лорд-мэры Темза елгасы аша салынган күпердәге хәрәкәтне көйләү өчен өч кеше җибәрергә мәҗбүр була. Ул вакытлардан соң бик күп сулар ага, ә менә шәһәрдә транспорт хәрәкәте мәсьәләсе кискенләшә генә бара. Бу бигрәк тә зур шәһәрләргә хас. Европаның иң борынгы шәһәрләренең берсе булган Лондон урамнарына көн саен 11 миллион автомобиль һәм мотоцикл чыга. Шәһәр урамнары, аеруча аның үзәктәге өлеше шушы кадәр транспорт хәрәкәтенә исәпләнмәгән. Транспорт хәрәкәтенең киеренкеләнүе узган гасырның 60нчы елларында ук үзен сиздерә башлый. Юл ачылуны сәгатьләр буе көтәргә туры килә, автотранспортны кайда туры килә, шунда туктатып калдыралар. Бу чорда шәһәр буенча хәрәкәтнең уртача тизлеге сәгатенә 15-20 чакрым тәшкил итә. Мәсьәләне хәл итүгә шәһәр җитәкчеләре алына. Аннан соңгы елларда светофорлар автоматик режимга күчерелә, автомобильләр туктату мәйданчыклары түләүлегә әверелә. 2003 елдан шәһәр үзәгенә керү 7-18 сәгатьләрдә шулай ук түләүле. Нормативлар гамәлдә булган төбәкләрдә яшәүчеләргә 90 процент ташлама каралган, кайбер төр автобуслардан һәм автомобильләрдән, велосипедлардан түләү алынмый. Машинаңны туктаткан өчен сәгатенә 4-8 фунт түләргә кирәк. Рөхсәтсез урында машинаны туктатып калдырган өчен штраф күләме — 100 фунт. Бу чараларның барысы да күп баскычлы автомобильләр кую урыннары төзү, Европадагы иң беренче метрополитеннарның берсен реконструкцияләү белән беррәттән, шәһәр үзәгендәге транспорт агымы тыгызлыгын 18 процентка киметү мөмкинлеге бирә. Транспортта тоткарланулар саны 30 процентка кими. Транспорт мәсьәләсе тулысынча хәл ителми, әлбәттә, шулай да киеренкелек кими төшә.

Тозак

31 января

Эчке эшләр министрлыгының Салават шәһәре идарәсендәге халык белән эш итү бүлеге хезмәткәре Илмира Хәйбуллина белдерүенчә, 2011 елда җирле полиция җинаять эшләрен ачыклауда аеруча нәтиҗәле эшләгән. Узган елның октябрендә шәһәр полициясенең дежур бүлегенә килгән яшь ханым үзе белән гражданлык никахында булган 35 яшьтәге Таҗикстан кешесенең югалуы турында хәбәр итә. Салаватта сәүдә белән шөгыльләнүче үз машинасына утырып чыгып киткән була, кире әйләнеп кайтмый. Гражданканың гаризасы кабул ителә, тикшерү башлана. Озак эзләргә туры килми. Югалган кешенең үле гәүдәсе үз машинасының багажнигында табыла. Мәетне тикшерү вакытында аның тәнендә пычак белән чәнчү эзләре күренә. Нәтиҗәдә, РФ Җинаять Кодексының “Кеше үтерү” статьясы буенча җинаять эше кузгатыла. Тик кеше үтерүнең сәбәпләре дә, җинаять эшләү теләген тудыручы мотивлар да күренми. Билгесез эшне ачыклау буенча оператив тикшерү төркеме оештырыла. Р. ның документлары, акчасы, муенындагы кулон белән алтын чылбыры, алтын беләзеге, кесә телефоны югалуы ачыклана. Оператив тикшерүләр барышында тәҗрибәле белгечләр Р.ның кесә телефонындагы бер номер аша аның фахишәлек белән шөгыльләнүче, наркоҗинаять өчен элек хөкем ителгән 23 яшьлек кыз белән дә элемтәдә булуын ачыклый. Ул фахишәнең картәнисендә тәрбияләнгән үз кызы да була. Беркөн ул телефон аша баласына күчтәнәч алып килергә җыенуы турында әйтә. Тикшерүчеләр исә: “Беркайда да эшләмәүче бу кәккүк ана каян акча табарга мөмкин?” дип, үзләренчә уйлана һәм версия төзи. Полиция агентлары ялгышмый. Алдан әзерләнгән план буенча оператив төркем әлеге фахишәне дә, аның үзеннән яшь өйдәшен һәм ул егетнең дустын да кулга ала. Бу өч җинаятьче зыян күрүче Р. белән таныш булып чыга.

Кимчелекләр кыю бетерелә

31 января

Русиянең Төбәкләр үсеше министрлыгында илебез субъектларындагы дәүләт торак инспекцияләре эшчәнлегенә йомгак ясалды. Тапшырылган мәгълүматларга караганда, Башкортстан Дәүләт торак инспекциясенә узган елда мөрәҗәгатьләр күпкә арткан. Инспекция хезмәткәрләре торак фондыннан файдалануга күзәтчелек алып баруны югары дәрәҗәдә башкарган, ачыкланган кимчелекләрне бетерү буенча идарә итүче оешмаларны ашыгыч чаралар күрүгә мәҗбүр итә, гражданнарның мөрәҗәгатьләрендәге күпсанлы мәсьәләләрне хәл итә алган. Гомум рейтингта республика торак инспекциясе, Мәскәү һәм Санкт-Петербург оешмалары белән беррәттән, алдынгы урынны били. Бу аның хезмәткәрләренең югары квалификацияле булуы турында сөйли. Дәүләт торак инспекциясе үткәргән тикшерүләр барышында торак фондыннан техник файдалану, коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү буенча кимчелекләрнең һәм торак биналардан файдалану кагыйдәләрен бозуның 42326 очрагы ачыкланган. Кимчелекләрнең 90 проценттан артыгы бетерелгән, калган өлеше контрольдә тотыла.

Мәсьәләләрне җайга салу өчен ике ай вакыт

28 января

Республика Президенты каршындагы Җәмәгатьчелек Советы утырышында Благовещен шәһәре һәм “Полиэф” комбинаты арасында тимер юлга бәйле килеп туган аңлашылмаучанлык тикшерелде. “Полиэф” — илкүләм әһәмияткә ия эре сәнәгать предприятиеләренең берсе. Биредә икътисадта зур сорау белән файдаланган химия продукциясе җитештерелә. Шушы рәвешле ул бюджетны тулыландыруга тоемлы өлеш кертә, шул исәптән Благовещен районы бюджетын да тулыландыра. Комбинат районның шактый гына мәйданнарын биләп тора. Предприятиене һәм районны бәйләп торучы янә бер объект — тимер юлы. Бу объектның хуҗасы да аренда документлары буенча “Полиэф”.

Герой укытучы ник елый?

26 января

Гомере буе халык мәнфәгатьләрен кайгырткан Хәнифә Искәндәрова картлыгын бернинди уңайлыкларсыз, иске йортта кичерә

Иртүк эшкә килүгә таныш укытучым шалтыратты. Шомлы тавышын ишетеп каушап калдым. Бер-бер хәл булганмы әллә? Борчылуы үзе өчен түгел, СССРның беренче халык укытучысы, укытучылардан беренче Социалистик Хезмәт Герое Хәнифә Искәндәрова өчен икән. Гәзиттә мәгариф өлкәсе өчен җаваплы кеше буларак, югары исемнәр йөртүче мөгаллимәнең башкаларны борчырлык нинди бәлагә таруы мине дә кызыксындырды. Танышыма герой белән очрашырга теләвемне белдердем. Хәнифә Сираҗи кызы белән редакциядә очраштык. Кечкенә гәүдәле, өлкән яшьтә булуына карамастан, теремек укытучының тыйнаклыгы, оялчанлыгы башта ук күзгә ташланды. Сүзен нидән башларга белми торды. Уфага нинди йомыш белән килүен сорагач, чишелеп китте. — Көчем, сәламәтлегем булганда бөтен тырышлыгымны эшкә, балалар тәрбияләүгә, халык ихтыяҗын, мохтаҗлар хаҗәтен үтәүгә, хәтта район өчен мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә салдым. Илгә, халыкка хезмәт иткәч, алар мәнфәгатен кайгырткач, үземә вакыт та калмады, — дип башлады сүзен герой укытучы. Хәнифә Искәндәрова 1928 елның 20 мартында Салават районының Яхъя авылында күп балалы гаиләдә туган. Иң өлкәне буларак, дүрт энесенә апа гына түгел, ярдәмче, тәрбияче, үрнәк булган. Әтисе Сираҗи заманы өчен алдынгы карашлы укытучы булган. Шуңа Хәнифә мәктәп тәмамлауга, сугыштан соңгы ачлыкка карамыйча, әтисе үрнәгендә Уфа укытучылар институтына укырга керә. Аны 1949 елда тәмамлагач, туган районының Аркаул мәктәбендә биология укытучысы булып эшли башлый. Шушында ук укытучы егет Рим Абдрахман улына кияүгә чыгып, өч балага гомер бирә. Ул елларда яхшы укытучыларны авылдан авылга, артта калган мәктәпләргә күчереп йөртә торган булганнар. Искәндәровлар да Салават районының Мияшәгәр, Торналы, Малояз мәктәпләрендә 1949 елдан 1991 елга кадәр эшли. Балалар укытуга, шулай итеп, Хәнифә Сираҗи кызы 62 ел гомерен багышлый. 1968 елда аны беренче Бөтенсоюз укытучылар съездына делегат итеп сайлыйлар. Шунда илнең төрле төбәкләреннән килгән иң яхшы 70 укытучыга Социалистик Хезмәт Герое дигән абруйлы исем бирәләр. Башкортстаннан беренче герой-укытучы Хәнифә Искәндәрова була. “Леонид Брежнев, медаль такканда, укытучы хезмәтен металлург, шахтер хезмәтенә тиңләде”, дип хәтерли Хәнифә Сираҗи кызы. Ун елдан соң үткән икенче съездда Башкортстаннан янә бер укытучы — Лира Камаловага шундый ук югары исем бирелә.

7 миллиардтан арттык. Җиребезнең туендыру көче җитәрме?

26 января

Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматы буенча, 2011 елның 31 октябрендә Җирдә яшәүче халык саны 7 миллиард күрсәткеченнән узды. Якынча фаразлар буенча, 2050 елга ул сан 9 миллиардка җитәчәк. Әлбәттә, соңгы елларда кешелек дөньясына зур куркыныч тудыручы глобаль проблемаларның ниндидер көтелмәгән төзәтмәләр дә кертүе ихтимал. Җир шарының төрле кыйтгаларында климат үзгәрүе, табигый бәла-казалардан һәм сугышлар ел саен йөзләрчә мең кешенең гомерен өзә. Шул ук вакытта, илләр арасында энергия чыганаклары, нефть һәм газ кебек табигый байлыклар һәм төче су ресурслары өчен көрәш дәвам итә. Әмма Җир шарында халыклар санының 2050 елга кадәр тагын ике миллиардка артуы яшәешебезгә зур сорау куя: кешеләрнең барысына да табигый ресурслар һәм азык-төлек җитәрме? Алдагы 30-40 елда дәүләтләр аграр тармакны үстерү буенча нинди юнәлешләргә өстенлек бирергә тиеш? Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына әгъза булып кабул ителгән Русиядә авыл хуҗалыгын үстерүдә нинди юнәлешләргә өстенлек бирелә һәм дөнья күләмендә куркыныч тудыручы ачлыкка каршы көрәшүдә ул үз өлешен кертә алырмы? Планетада яшәүчеләр саны ел саен 80 миллион кешегә арта. Бу күпмерәк, дип сорау куйганда, чагыштыру өчен, әлеге Германия халкы кадәр, дип әйтергә була. Ниһаять, без җиде миллиардтан арттык. Әмма әлегә кадәр галимнәр арасында Җирнең никадәр кеше “асрый” алуы һәм халыкны якын елларда тукландыру проблемасы буенча бәхәсләр дәвам итә. Ничек кенә булмасын, 9 миллиард кешене азык белән тәэмин итү өчен туклану товарлары җитештерүне 2-3 тапкыр үстерү кирәклеге бәхәс тудырмый. Моңа ирешеп буламы? Алдан әйтеп үтелүенчә, фикерләр төрлечә. Бөтендөнья Метеорология оешмасы экспертлары, мәсәлән, һава торышындагы аномалияләр нәтиҗәсендә якындагы 10 елда азык-төлек җитештерү байтакка кимиячәк, дип билгели. Бигрәк тә Кытайда, Урта диңгез буендагы илләрдә, Төньяк Америкада галимнәр корылыклы елларның артачагын фаразлый.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»